киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Хаменеи: Атом кораллануы диндә тыелган

26.02.2010

Иранның атом тырышлыклары дөньяда борчылу уятуны дәвам итә. Иран рухи башлыгы Хаменеи исә күптән түгел бу гаепләүне кире кагып, атом кораллануның хәрам булуын белдерде.

Атом энергия идарәсе Иранның атом коралын ташый алырлык ракеталар ясау юнәлешендә булуын белдерүеннән соң, Иран ТВ каналында яңгыраган чыгыш игътибарга лаек иде.

Иран рухи башлыгы үз чыгышында Иранның атом коралы җитештерү тырышлыгы турындагы хәбәрләрне кире кагып, күпләп үтерү коралларының диндә тыелган, хәрам булуын белдергән.

Иран рухи башлыгының бу соңгы чыгышы яңалык түгел. 2004 елда Иранның атом тырышлыклары турында бәхәсләр артканда да, рухи башлык дини эчтәлектәге сүзләр белән бу гаепләүләрне кире кагарга тырышкан иде.

Икенче яктан хакимият сүзчесе хәтта Хаменеинең атом коралларын тыйган фәтва чыгаруын игълан итте.

Тозга язылган фәтва

Фәтва дигәннән бу хакта рәсмиләр тел белән әйтсә дә, рәсми буларак бернинди газетта басылмады. Иран рәсмиләре мөселман булмаган халыкка атом кораллануның исламда урыны булмавы турында нотык тотты. Әлеге фәтваның Иранның үзендә кануни бер кыйммәте, көче юк.

Моңа өстәп шигый шәригатенә күрә илдә фәтва бер "мәрҗи", ягъни махсус идарә тарафыннан чыгарылуы шарт. Ә Хаменеинең үз башына фәтва чыгару вәкаләте юк.

Тәкыя сәясәте

Хаменеи һәм Иран рәсмиләре атом тырышлыкларын гел тыныч максатта булуын алга сөрде. Шулай да бу хакта дәлилләр күрсәтелә башлагач, алар моны төрле аңлатмалар белән ябарга тырышты. Бу элек-электән килгән тәкыя, ягъни өстен ябып кую гадәте. Сәясәт терминологиясендә исә "тәкыя" дошманга каршы асыл максатын яшерү, бу хакта берни сиздермәскә тырышуны аңлата.

"Атом кораллану фарыз"

Бу каршылыкны бер мисал яхшы исбатлый. Гыйрак белән сугыш вакытында Иранның үз башына калуын күргән Хаменеи ил галимнәрен җыеп, илнең киләчәк "зур планын" ачып бирде. Бәлки бу тарих Иранның ни өчен атом програмына бу кадәр әhәмият бирүен күрсәтәдер.

1987 елның февраль аенда белгечләрне җыйган Иран рухи башлыгы Хаманәй: "Атом энергиясе, әйе безгә бу кирәк. Милләтебез тышкы дошманнар янавында. Бу янауларга каршы без үзебезне саклый алуыбызны күрсәтү кирәк. Шул исәптән, сез кылган барлык адымнар илебезне һәм инкыйлабны саклау өчен бик мөһим. Моны истә тотып, тизрәк һәм көчлерәк эшләгез", дип Хаманәй үзе атом технологиясен үзләштерүне сораган иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
27.02.2010 01:26
Һәрбер ил үз иминятен булдырырга хаклыдыр.Кайбер илләр үз атом коралларын булдырырга хаклы, кайберләренә ярамый.Берәр төрле мантыйкка сыямы соң инде бу? Америка көчеге Израиль, атом-төш коралы белән дә коралланган.Күрше тирәләрнең җирләрен басып алып аларны мәсхәрәли.Аңа ярый, бөтенесе дә.Башкаларга ярамый,үзен-үзе саклау, яклау өстендә эшләргә.Кайда мантыйк, кайда дөреслек? Дөреслек, барыбер, үз юлын яра ул.
җавап

кем: tatar malayı кайдан: tatar ile
28.02.2010 20:21
Mantiq şundaki qoralni niçek totasın belmägän axmaqqa qoral tottırmilar, ul tirä yaqqa yanayaçaq. Izrail ber xäl, Irannın üz könçelege başqalarga zıyan biräçäk...
     
текст зурлыгы - +