якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:14

дөнья

Иранда "Гаиләне саклап калу" кануны бәхәс уята

Иран парламенты гаилә хокуклары турында яңа канун өлгесен карый. "Гаиләне саклап калу" карары нигезендә Иранда ирләр беренче хатыны ризалыгы булмыйча да, икенче хатын-кызга өйләнә алачак.

Иранда ир-атлар урамда үзләре теләгенчө көнбатыш модасында киенә ала, хатын-кызларның исә бик сайлау мөмкинчелеге юк
текст зурлыгы - +
Канун өлгесе гаиләне саклап калу максаты белән парламентка тәкъдим ителгән булса да, ул киресенчә гаиләләрне таркатырга мөмкин.

Хатын-кыз хокукларын яклаучы активистлар 2007 елда президент Әхмәдиниҗат тарафыннан тәкъдим ителгән канун өлгесенең Иранда хатын-кыз хокукларын кысуга китерә алачагын белдерә.

Канун өлгесен яклаучылар исә, бу карарның Ислам принципларын ныгытачагын алга сөрә. Парламент әгъзасы Мөхәммәт Деган фикеренчә, монда кияүгә чыга алмаган хатын-кызларның хокуклары яклана.

Дини кануннар нигезендә, Иранда бер ир дүрт хатынга өйләнә ала. Шулай да Иранда күпхатынлык популяр түгел. Халык моңа каршы тора.

Бу карар өлгесе 2008 елда каралган иде, ләкин хатын-кыз хокукларын яклаучы оешмаларның көчле тәнкыйть һәм басымы нәтиҗәсендә ул кичектерелде. Парламент карар өлгесен яңадан карап чыгу өчен аны җаваплы шурага кире юллады.

Бу күренеш хатын-кыз хокукларын яклаучы активистлар өчен үзләренә күрә җиңүгә тиңләнде. Ләкин аларның бу шатлыгы озакка сузылмаска охшый.

Бу юлы оппозициянең тавышы элекке кебек көчле түгел. Парламентта карарны яклаган консерваторлар өстенлек итә. Элек парламентта бу карарга каршы торган оппозиция тарафдарларының кайберләре хәзер төрмәдә яисә чит илдә яшәргә мәҗбүр.

Карар өлгесе парламент тарафыннан комиссиягә кире җибәрелсә дә, аңа әллә ни зур үзгәреш кертелмәгән. Хәттa кайбер өлеше хатын-кызларның хокукларын тагын да кыса.

"Исламдагы күпхатынлык ялгыш шәрехләнә"

Зәһра Раһнавард
Оппозициядәге сәясәтчеләрнең берсе Зәһра Раһнавард "Гаиләне саклап калу" карары өлгесен парламетта карауны туктатуны сорады.

Оппозиция башлыкларыннан Мир Хөсәен Мусавиның хатыны булган Раһнавард исламда телгә алынган күпхатынлыкның әлеге канун өлгесендә ялгыш шәрехләнүен әйтте.

Соңгы үзгәрешләр белән, хатын-кыз гаиләсенә зыян китерә алачак берәр начар әйбер белән шөгыльләнә башласа, 6 ай өенә кайтмаса, бала таба алмаса, яткан урыныннан тора алмаслык хәлдә авыру булса, ире хатыны ризалыгын сорамыйча, башка хатын-кызга өйләнә алачак.

Ирләр хокуклары гына кайгыртыла

Норвегиядә яшәгән Иран хатын-кызлары хокукын яклаган Асия Амини карарда бары тик ирләр хокуклары гына кайгыртылуына ризасызлык белдерә. "Гаиләне саклап калу" максатында чыгарылган канун өлгесендә хатын-кызларның хокуклары каралмый, алар киресенчә кыерсытыла", ди ул.

"Әгәр бу санап үтелгән шартлар хатын-кыз өчен түгел, ә ир-ат өчен булса? Әйтик, ул хатынын җенси яктан канәгатьләндерә алмаса, кысыр булса, хатынын карамыйча өйне ташлап китсә, аның баласы һәм хатыны нишли ала?", дигән сорау куя Асия Амини.

Хатын-кызлар хокукын яклаучы Асия Амини фикеренчә, гаиләне саклап калу өчен тәкъдим ителгән канун өлгесе бары тик гаилә эчендәге ир-атның җенси һәм намус өстенлеген генә истә тотып язылган. Бу исә демократик хокукларны яклау өлкәсендә шактый авырлыклар кичергән оппозициядә тагын да ризасызлык тудыра.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Монир кайдан: Сембер
26.08.2010 09:45
Элеге тема буенча ук, 18 авг. башланган энгэмэ дэвам итэ: "Эфганстан дин эhеллэре шэригать мэхкэмэсе кертмэкче".

кем: каракаш кайдан: моннан
25.08.2010 21:39
кайбер ил турында нидер укыгач, фотосурәтләр, тапшырулар карагач : -их шунда яшисе иде безгә дә!.-дип әйтеп куясың. иранда яшисе килми барыбер,караңгыыы, теләсәгез ни әйтегез..

кем: Әмәтулла
25.08.2010 21:10
ӘлхәмдүлиЛләһи, уйлый белүче акыллы ирләр әле бар!
Мөселман туганнар! Ураза ае мөбәрәк булсын, Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразаларыбызны Аллаһ тәгалә кабул итсен, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбыз, хаталарыбызны гафу кылып, хәерле хаҗәтләребезне үтәсен.

Бүген адашуда саташуда йөрүче якыннарыбыз, туганнарыбыз, хезмәттәшләребез, күршеләребез, танышларыбызны, безне ничек намаз белән сөендерсә, аларны да шулай сөендерсен!
Бәхет һидаят, ике дөнья бәхет- сәгадәте насыйп булсын!
Камил иман, камил акыл белән дөньяда яшәп, Аллаһ хозурына камил иман белән мөселман хәлебездә күчәргә насыйп итсен!

кем: ураллы
25.08.2010 15:16
Беззэ гэжэп инде - катын-кыз тэнен йэшерhэ, был ярамай, оят, э тотош напоказ сыгарып куйhа - бик эйбэт, бик демократично!Оят та тугел.
Баштубэн килгэн донъя!!!

Э гомумэн, нисэ катынга ойлэнергэ икэнлеген hэр бер ил узе хэл итергэ тейеш. Башкаларзын бында ни кысылышы бар?!
Ойлэнэ икэн бер -нисэгэ, тимэк, гаилэhе осон яуаплылык ала ир кеше. Хэленэн килхэ, алhын эйзэ. Беззэге ише уйнаш урсетеп яткансы. Корьанебез рохсэт итэ, хэм тап бына уйнашты ботороу осон рохсэт итэ.

кем: Харис кайдан: Капка яныннан
25.08.2010 14:22
Ә бүгенге татар хатыннарыбызның гаурәтләрен генә түгел, ә бәлки интим урыннарын да урамга чыгып, күрсәтеп йөрүләре коточкыч хәл түгелме?

Кайсыбызны гына алсак та, безнең сүзләребез мәхлүкать- халык кылынган. Ул дөрес булырга һәм дөрес булмаска мөмкин. Әгәр дә кем дә кем моның белән килешәсе килми икән, ул кабер газабына һәм җәһәннәм газабына әзерләнсен. Бу - хакыйкать.
җавап

кем: molayem_dinche кайдан: Ufa
25.08.2010 15:06
ну хэркем узе очен жаваплы! моселманнар христиан иллэренэ басып кергэч халыкны уз ихтыярына калдырган: киеменэ, дининэ, тормышына кагылмаган! Эмэви, госманлы имп. һ.б. Шуна да алар бу иллэрдэ озак хакимият урнаштыра алган. Динне яшисе килмэгэн кешегэ аны кучлэп тагып булмый! "Лэ икраһэ фи-ддин!" - диндэ мэжбур иту юк, иреклек бар. Ислам, узен моселманга санаган ахмак турэлэр кебек хатыннарны кыерсытмый!

кем: Vatandash кайдан: Bulgar Ile
25.08.2010 14:18
Хоть нерсе языгыз... АКШ мөселман иллерде - оккупант хем бөтен Ислам доньяның дошманы!
җавап

кем: Милләтче кайдан: Татарстан
25.08.2010 15:03
Абау, нинди кыю бу булгарист, АКШның тетмәсен тетә! Браво! Ә Россиянең Иделдәге, Кавказдагы мөселман җирләрен оккупировать иткәне турында нигә берни әйтмисең? Или һәркөнне киңәшергә йөгергән органнар анысын рөхсәт итмиме?

кем: Vatandash кайдан: Bulgar Ile
25.08.2010 08:55
Яздым инде, тагын язам:
"Азатлык" радиосы, сез АКШ конторасы! Ислам иллерене яулап керген АКШ оккупантларын яклап мында язасыз хем Ислам динен ямсез күрсетесез.
Нинди мөселман иле АКШка баса шуны мыскыллап язасыз!
Сез татарларга Ислам динен ямсез күрсетмеме телисез?
җавап

кем: Dinche кайдан: Ufa
25.08.2010 13:38
Айе, монда бит суз ислам дин кагыйдэлэре турында бармый. Э надан сэясэтчеләрнен глупый гамэллэре чагыла. Нишлисен инде тыю, кыерсыту бу илләрнен язмышы. Минемчэ, беренче рэсем астындагы язу язманын эчтэлеген бик яхшы чагылдырган...
җавап

кем: Милләтче кайдан: Казан
25.08.2010 13:12
Булгарчы-бутаучы! Кая күрдең әле син монда мыскыллау? Алар булган нәрсәне бит язганнар, уйлап чыгармаганнар. Ирандагы вәхшилек билгеле, аны исламга бәйләмәгез. Ул сезнең кебек надан муллалар оясы. Чын бәлә менә шунда. Татарстанга да шуны кертеп маташасыз, кыргый һәм надан икәнегезне күрсәткән репортажларны ярятмыйсыз. Исламны үзегез әйбәтләп өйрәнәсе урынга төкерек чәчү җиңелрәк шул.

кем: исемсез
25.08.2010 06:16
ул катындар ят кешелэр алдында гына каранан кейенэ, э ойзэрендэ - заманса.
беззэ ихэ катын-кыз гаурэтен курхэтеп, йэ инде саманан тыш бизэнеп, кейеме менэн кеше ихтибарын тартырга маташа. Шуга инде ирзэр осон бер сер зэ калманы, э сер калмаган нэмэ узенэ тартмай.
Исламда катындар айырылрга хокуклы. Иренен кеуэте етмэй, кысыр икэн, тотхон да айырылхын бисэхе.
Э куп катынлылык Курьан Кэримдэ эйтелгэн икэн, ул обсуждать ителэ алмай. утэлергэ тейеш.

кем: каракаш кайдан: яктылыктан
24.08.2010 23:13
мескеннәр, гомер буе кап-карадан киенеп, ничек туймыйлардыр үзләре. кара, соры төсләр психиканы да какшата!- диләр бит белгечләр.
җавап

кем: akkash кайдан: karangidan
25.08.2010 16:46
xakimiat basimnarinnan psixologiase kakshagan xalik, karaga borenmi nishesen?!