якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:04

халык сүзе

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (9)

Никита Хрущевның (c) американ күргәзмәсендә Пепси эчүен АКШ вице-президенты Ричард Никсон (у) күзәтә, Мәскәү, июль 1959
текст зурлыгы - +
Хрущев кыйссасы

Советлар берлеге чорында “Коммунистлар түрәләрне үзләре симертә, кешегә бирми, ә үзләре суя” дигән әйтем бар иде. Никита Хрущевны да Брежнев Суслов кулы белән алып ыргытты. Аннары  Хрущевны “домашний арест”ка утырттылар. Ул гидропоника белән шөгыльләнде. Ул вакытта чит ил журналистлары Хрущев оныгыннан “бабаең нишли?” дип сорыйлар икән. Онык исә “Бабай елый да елый дип җавап тоткан. Хрущев картлыгында сукыр кала. Улы Сергей мемуарларны магнитофон лентасына яздыра. Боларның берсе турында да совет матбугаты хәбәр итмәде. Хрущевның үлгәнен, күмүдә бары тик унлап якын туганнары гына катнашуын да мин "Свобода" аша белдем. Берничә елдан соң гына бәясе 10 мең сумнан артмаган (ул вакыттагы совет акчасы) кабер өсте һәйкәле ясарга рөхсәт бирелә. Аны да бары тик сынчы Эрнест Неизвестный иҗат итәргә тиеш дигән шарт куела. Үз заманында Хрущев хакимияттә булганда, Манеж мәйданында Неизвестныйны, абстракт художник буларак, халык алдында  бик нык мыскыллаган була.

Мәскәү аша үткәндә, мин бу һәйкәлне карарга ниятләдем. “Новодевичье” зираты бик зур һәм пөхтә. Ул тоташ һәйкәлләр мәйданчыгын хәтерләтә. Анда адым саен күренекле кешеләрнең таш сын калкып тора. Сталинның атылып үлгән дип саналган хатыны кабере өстенә дә ак мәрмәрдән бик тыйнак һәйкәл куелган.
Һәйкәлләр аллеялар булып, бер-беренә каратып эшләнгән. Хрущев кабере  зиратның түр почмагында. Һәйкәле дә башкаларныкына ошамаган, читкә-почмакка карап тора. Фотога төшерим дигән идем, “обьективка сыймады”. Артка чигенгән идем, өч метр тирәсе биеклектәге такта стенага төртелдем. Шуннан соң, такта стенаны  әйләнеп, югары менеп, кабер ташы-һәйкәлне фотога төшердем. “Югары” дигәнем зиратның чүплеге икән. Һәйкәл әнә шул чүплеккә “карап” тора. Һәйкәлнең төзелеше дә бик үзенчәлекле. Шомартылган, әмма киртекле-киртекле ак һәм кара  мәрмәр ташлардан тора. Домино шакмаклары кебек алар берсе өстенә икенчесе әрле-бирле куелган. Төртсәң, авып китәр төсле. Сул якта ак таш, уң якта карасы. Аска аркылы итеп ак таш куелган. Бу – аның балачагын тасвирлый. Өстә ак һәм  кара таш баганалар. Алар өстендә аркылысы – кара таш. Монысы – Сталин периодын чагылдыра. Өченче кат өстендә аркылысы ак таш. Үзенең хакимлек чоры. Бу ак таш өстендә дәү пеләш “кисекбаш” – Хрущевныкы. Тагын бер этаж ак  һәм кара ташны һәм Хрущев башын зур кара таш белән бастырып куйганнар. Монысы – ахыргы гомере. Кабер өстенә капланган олы мәрмәр өстендә исем фамлия һәм тере чәчәкләр. Мәскәүдән кайткач, фотосүрәтләрне дус-ишләргә дә тараттым. Ул вакытта интернет юк. Хәзер генә ул, керәсең дә карыйсың!

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр
     
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз

Хөрмәтле Азатлык укучылары!

 

Сезгә үз хәбәрләрегезне дөньяга җиткерү өчен яңа мөмкинлек тәкъдим итәбез. Сез үзегезнең төбәгегездә булган йә буласы хәлләр, татар-башкорт тормышына кагылышлы кызыклы вә әһәмиятле вакыйгалар турында хәбәрләрегезне безгә җибәрә аласыз. Без аларны Халык сүзе бүлегенә урнаштырып барырбыз.
 
Хәбәр язу кагыйдәләре форумдагы шикелле (форум кагыйдәләре). Моңа өстәп, хәбәрегез мөмкин кадәр әдәби телгә якын, кызыклы һәм эчтәлекле булсын.

Хәбәрегез бераз редакцияләнергә мөмкин, ләкин аның эчтәлеге өчен тулысынча үзегез җаваплы булачаксыз. Хәбәр ахырында исемегезне һәм элемтәгә керү өчен email адресыгызны, телефон номерын язарга онытмагыз.

Хәбәрегезне azatliq@rferl.org адресына җибәрә аласыз.

Фото, видео, аудио файлларны безнең Мультимедиа җибәрү бите аша җибәреп була.

Көнбатышта “citizen journalism” дигән төшенчә бар. Үзебезчә әйтсәк, “халык журналистикасы” буладыр. Әйдәгез, башлап карыйк.