якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:03

төркия

Эрдоган үзенекен итте – ул Казанга да киләчәк

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган 200 кешелек делегация һәм 5 дәүләт министры белән бергә ике ил арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатында 15 мартта Русиягә бара. Төркия югары рәсмиләре эшлекле сәфәрне Татарстанда йомгаклaячак.

Эрдоган Русия президенты Дмитрий Медведев белән узган елның маенда Әнкарада очрашкан иде
текст зурлыгы - +
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Русия президенты Дмитрий Медведев белән бергә ике ил арасындагы "Югары дәрәҗәле хезмәттәшлек киңәшмәсе җыенына" җитәкчелек итү максатында 15 март көнне Мәскәүгә килә.

Мондый олы җыен югары рәсмиләр катнашында быел икенче тапкыр оештырыла. Төркия премьеры Төркия һәм Русия хезмәттәшлек форумында күләмле чыгыш ясарга әзерләнә.

Татарстан – ике ил арасында күпер

16 март кичендә Төркия югары рәсмиләре Татарстан башкаласы Казанга юл тотачак. Эрдоганның биредә Татарстан башлыклары һәм рәсмиләре белән очрашулары каралган. Төркия кунаклары өч көнлек сәфәрне шулай итеп Татарстанда тәмамлаячак һәм 17 мартта Казаннан Истанбулга очачак.

Мәгълүм булганча, 3-4 мартта Татарстан башкаласы Казанда узган Төркия-Русия хөкүмәтара уртак сәүдә комиссиясе утырышы вакытында туризм тармагында хезмәттәшлекне ныгыту килешүенә кул куелган иде.

Казанга Эрдоганның да килү ихтималы беренче мәртәбә шул очрашуда әйтелде. Төрек премьерының сәяхәт планында башта Казан юк иде, Татарстан башкаласына бару сәфәргә берничә көн калганда гына, җомга төштән соң гына игълан ителде.

Ике ел элек, 2009 елның февралендә Казанда Төркия президенты Абдулла Гүл булып киткән иде.

Туризм һәм визалар

2010 елда Русиядән Төркиягә ялга килгән туристлар саны 3 миллионнан артты. Төркия виза бетерелү белән 2011 елда Русиядән 4 миллионнан артык туристын кунак итүне максат куя. Русия мәгълүматларына караганда, ике ил арасында мөнәсәбәтләр ныгу белән Төркиядән Мәскәүгә барган төрекләр саны да соңгы елда 35%га арткан.

Төркия югары рәсмиләренең Мәскәүгә булачак сәфәре вакытында иң мөһим вакыйгалардан берсе дә ике ил арасында кыска сәяхәтләр өчен визаларны бетерү килешүен ниһаять гамәлгә кертү булачак. Әлеге вакытта визасыз режим өчен кирәк рәсми хәстәрләр тәмамланды. Ике ил дә хәзер бу хакта рәсми белдерүләр ясаганнан соң килешү 30 көн эчендә үз көченә керәчәк.

Ягулык үткәргече проектлары

Виза килешүеннән кала, очрашуда Русиянең Төркиядә атом станциясе төзүе һәм Самсун-Җәйһан нефть үткәргече проектлары мөһим тема булып тора.

Русия премьеры Владимир Путин "Көньяк агым" белән бергә, Кара диңгез буенда газ сыеклаштыру корылмаларын төзү турындагы тәкъдимен янә кабатлар дип фаразлана.

Үзара сәүдәдә максат - аны 100 миллиард долларга җиткерү

Очрашу вакытында шулай ук ике яклы сәүдә әйләнеше күләмен алдагы 5 елда 100 миллиард долларга үстерү максаты куела.

Чик буенда мал әйләнешендә уңайлыклар кертү планлаштырыла. Төркия ягы Русиягә яшелчә һәм җимешләр ташыган йөк машиналарының төрле сәбәпләр аркасында чик буенда көннәр буе көтүенә ризасызлык белдергән иде.

Чик буен узу процессы җиңеләйтелгән очракта ике ил арасында йөкләрне машина юлыннан ташу күләме артыр дип исәпләнә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
14.03.2011 13:05
Бик әйбәт, ярый әле ТР президенты мөстәкыйль сүрәтне раслый алса иде? Ни күләмдә Мәскәү Рөстәм Миңлехановка рөхсәт итә икән?
Бәлки шул кадәрле вакчылык күрсәтмәс? Чөнки бу кешелек сыйфаты,
бармы икән шушы сыйфат президент Медведевта????
җавап

кем: viner
14.03.2011 20:24
Нинди "кешелек сыйфаты", Мөхәммәт абый. Бу бит урысча сәйәсәт. Монда көчне генә ихтирам итәләр.
Азатлыкта Медведев белән Миннихановның Чаллыда төшкән фотосы бар иде. Медведевның янында Русия флагы, ә Минниханов янында - бушлык. Әллә куркып, әллә боерык буенчы Татарстан флагын алып чыгып киткәннәр. Янәсе бергә торсалар Татарстан әләме Русиядән тәңгәл хокук даулауын исбатлый. Менә шундый вакчылык. Әз генә булса да горурланырга мөмкинлек бирмиләр.

Мәкалә авторына афәрин: "Эрдоган үзенекен итте", - ди. Шулай нык булсаң гына алар белән тигез торып сөйләшергә була. Фотосыда нинди бит, ә? Яш президентның шатлыгы эченә сыймый: чын сәйәсәтченең кулын тоту мөмкинлегенә шатлана! Рәхмәт Вил абыйга фотога ихтибарны юнәлдергән өчен.

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
13.03.2011 16:14
Hush kilesez, aziz Erdoghan bey! Sez Islam don'yaseneng chen kaharmane!

кем: Вил Мирзаяанов кайдан: АКШ
12.03.2011 15:39
Менэ ичмасам фотосурэт! Барысын да ачып салган.

кем: Фаил
12.03.2011 11:36
Көтәбез!