якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:02

төркия

Гарәп илләрендә Эрдоганның абруе арта

Төркия премьеры Тайип Эрдоганның узган атнада гарәп илләренә сәфәрен ил халкы да, халыкара җәмәгатьчелек тә игътибар белән күзәтте.

Мисырда Эрдоган сәфәре уңаеннан эленгән шигар: "Яхшырак киләчәк өчен бердәм булыйк"
текст зурлыгы - +

Соңгы инкыйлаб дәрте белән мәйданнарга чыгып, тоталитар җитәкчеләрне хакимияттән алып ташлауга ирешкән Мисыр, Тунис һәм Либия халкы бу атнада Төркия премьерын шул ук инкыйлаб мәйданнарында, кулларына Төркия һәм үз милли әләмнәрен тотып каршы алды.

Халыкның Төркия җитәкчесен шул кадәр дулкынланып һәм яратып каршы алуы бу илләрдә Төркия премьеры популярлыгының артканнан-арта баруын тагын бер кат күрсәтте.
 
Гарәп матбугат чаралары Эрдоганга карата булган игътибар җәһәтеннән хәтта Сәләхетдин Әюби вакытын искә алды. 1187 елда Иерусалимне хачлы христианнар кулыннан кире алган, элекке Месопотамия җирләреннән булган көрд асыллы Әюби гарәп халкы хөрмәтен казанган иде. Чыгышы белән гарәп булмаган Әюби гарәпләр өчен зур каһарман булып санала.

Европа кунаклары аптырады

Тиз арада рәсми програм оештырып, Эрдоганнан бер көн алда Либиягә килгән Франция белән Британия җитәкчеләре дә үзләренә карата бу кадәр игътибар һәм ихтирам казана алмады. Киресенчә, аерма көнләшерлек дәрәҗәдә иде.

Сул якта - Эрдоганны каршылау, 16 сентябрь. Уң якта - Европа җитәкчеләрен сәләмләү, 15 сентябрь, 2011 ел. Триполи.

Бер яктан мактау, икенче яктан тәнкыйть

Шулай да, Төркия премьеры Тайип Эрдоган гарәп илләрендә зур каһарманга тиңләнгәндә, Көнбатыш илләрендә соңгы арада тәнкыйтькә дучар була.

Аның Израилгә каршы чыгышы, дипломатик мөнәсәбәтләрне туктатуы, Фәләстин дәүләтен яклавы, Израил белән дустанә мөнәсәбәттә булган Көнбатыш илләрендә ризасызлык уята.

Кайбер көнбатыш сәясәтчеләре Эрдоганны гарәпләр алдында Израилгә каршы сөйләве бәрабәренә гарәп сәясәтенә йогынты ясау омтылышында гаепли.

Ләкин, ничек кенә булмасын, Эрдоган яисә Төркиянең Көнбатыш һәм Гарәп илләренә тәэсирен инкарь итеп булмый. Төркия җитәкчесе бу эшне үзенчә уңышлы да башкара кебек.

АКП үрнәге гарәпләргә модель була аламы?

Төркия күзлегеннән караганда, Төркиянең исемен, тәэсирен чит илләрдә бу дәрәҗәдә таныта алган җитәкчеләр җөмһүрият тарихында бик сирәк очрый. Ил эчендә Эрдоган сәясәтен өнәп бетермәгән кешеләр дә, Эрдоганның халыкара чыгышларына битараф кала алмый.
Либия халкы Эрдоганны каршы ала, 16 сентябрь 2011 ел. Триполи
Бер-берартлы сайлауларда көче арта барган АКП хакимияте заманында Төркия икътисады 3 тапкырга үсте. Һәрбер кешегә төшкән керем күләме исә ике тапкырга артты.

Эрдоган гадәттә иң соңгы сүзне әйтә торган гаскәрне дә тәртипкә кертә. Төркиядәге бу зур үзгәрешләрне исламчы гарәпләрдән алып либераль милләтчеләргә кадәр бар гарәп халкы дикъкать белән күзәтә.

Төркия моделе ислам үзенчәлеген кире какмый. Төркиянең күптөрле мәзхәбне үз эченә кабул иткән, ислахчы "сөнни" моделе гарәпләргә чын үрнәк була алмаса да, ул башка бер режимга куркыныч белән яный.

Бу модель динне үз сәясәтенә һәм мәнфәгатьләренә күрә кулланган Иран режимының төбәктәге тырышлыкларын юкка чыгара. Төркия моделе Иранның Якын Көнчыгыштагы йогынтысына балта чаба.

Госманлы яңадан терелерме?

Гарәп Американ институты (AAI) тарафыннан узган ел чыккан еллык хисапка караганда, гарәп илләрендә Эрдоганны яклау шундый көчле ки, хәтта дошманнарның куркy салу максатында тараткан "Госманлыны яңадан терелтә" дигән гаепләүләрен юкка чыгарырлык дәрәҗәдә. Эрдоган сәясәтенә мөкиббән киткән гарәпләр бу янаулардан да курыкмый.


Мисыр Эрдоганны каршылауга әзерләнә
Әлеге санап узган фактларны телгә алган Financial Times язмасы түбәндәге хисапны китерә:

Тикшеренүләр Мароккодан алып, Согуд Гарәбстанына кадәр илләрдә гарәпләрнең Төркия алып барган сәясәтне хуплавын күрсәтә.

Мисал өчен Согуд Гарәбстанында Төркиянең сәясәтен яклаганнар саны – 98%. Икенче яктан Якын Көнчыгышта үз тәэсирен арттырырга теләгән Иран сәясәтен дөрес дип санаганнар саны нибары 6%. Ә Согуд Гарәбстаныннан күпкә иреклерәк булган башка гарәп илләрендә исә Америка сәясәтен хуплаганнар саны Иранны яклаганнардан да кимрәк булып чыккан.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Рәис кайдан: Чаллыдан
24.09.2011 10:08
Мәскәү Казанга каршы туутаусыз һөҗүмнәр оештыра башлагач, тәмам гаҗиз булган Сәхиб Гәрәй хан ярдәм өмет итеп, Төркиягә илче юллый. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдин менә нәрсә яза:
"...Казан гаскәре белән генә русларга каршы торырга мөмкин күрмәгәнгә, Истанбулда солтан Сөләймән Кануни хозурына илче җибәреп, Казан мәмләкәтен табигъ, ягъни буйсынган хисап итүне һәм Казанны Василийдан саклавын үтенә.
Солтан Сөләйман Кануни бу вакытта бөтен җиһанны тетрәтеп торган күәтле... бер падишаһ иде. Әгәр дә [ул] Истанбулда тәхетендә яткан вакытта Василийга бармак кына селексә дә, Василий Казан тарафына хәтта күз дә салачак түгел иде, фәкать солтан Казанга гаскәр дә җибәрмәде вә җитди сурәттә Казан мәсәлә сенә керешмәде дә..." ( Ризаэтдин Фәхретдин. "Казан ханнары", Казан, ТКН., 1995.80 б.)

кем: Кадерле кайдан: Уфадан
23.09.2011 22:11
Казан кан эчендә ятканда, татар илчеләренә төрек солтаны, юк-бар белән мине бимазаламагыз, дип җаваплаган...
Татар-төрек арасында бүген дә шундый ук вәзгыйәт күзәтелмиме соң?! Татар-төрек лиөейларын эштән туктату Мәскәү хәкимиятенә берни тормады. Каян килә ул, шул кадәрле дә куркаклык?!
Әгәренки күп миллионлы, ярыйсы үсү кичергән татар урнына берәр илдә чынында мәктәпсез, телсез, мәдәниятсез урыс кардәше яшәп ятса, күрер идегез вәзгыйәтнең ничек үзгәрүен...
Минемчә, бүген татар халкы Төркиядә һич"югы берничә татар гимназиясе эшләвенә өмет итә ала.

кем: Albert кайдан: Qazan
20.09.2011 08:08
Эрдоган эшлэренэ сокланып карыйм. Инш-Аллаһ...
Чын, 100%лы Түрк ул.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
19.09.2011 11:55
Бу табигый күренеш, чөнки төрекләрдә демократик элементлар тарихтан килә, шулай ук Төркиәдү Халифат үзәгедә, моны гарәп халкы истән чыгармаганга ошаган. Тарихи ядкәрләрне гасырлар да җуалмый, әгәр гадел хөкүмәт булган булса. Минемчә төрек султаннары күбрәк гарәп дөнясын кайгыртканнар, ә үз төрекләрен түгел, бигрәктә төрки кардәшләрен күздә тотмаганнар.