киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


халык сүзе

Дубай көндәлеге. Сигезенче көн

27.08.2010
Дубайда бүген соңгы көнем. Диңгездә коенып, 12 сәгать 30 минутта бүлмәм ишеге төбендә басып тора идем инде. Ләкин бүлмә ачылмый. Рецепшенга төшәм. Ул миңа матур елмаеп 14 доллар түләргә кирәклеген әйтә. Бу бит 500 сум чамасы. Бирәсе килми бит. Өстәмә түләү алу вакытын Мила дөрес аңлатмаган, димәк, әллә мин дөрес аңламаганмын? Ярты сәгать өчен 500 сум. Акча чыгарасы килмичә күңелсезләнеп торам.

Шулчак рецепшенга бер кара тәнле кеше килеп сүз катты. “Проблем” дигән сүзен генә аңладым. Аның да проблемы бар микәнни? Баксаң, ул минем “проблем” өчен борчыла икән. Миңа борылып “мөслимә?” диде, аннан “Фәләстин? Иран?” дип кайсы илдән булуымны тәгаенләде. Русиядән дигәч бик аптырап: “ Үзбәкстан,Таҗикстан?” дип санап китте. “Юк ,Татарстан, Казан”, дидем мин.

Ул мин түләргә тиешле акчаны түләгән икән. Кем инде ул миңа? “Кем түләде инде минем өчен?”- дип исемен беләсем килгән иде. “ Аллаһ!” диде. Пәйгамбәребезнең мөселманнар бер-берсенә, кешеләргә ярдәмчел булырга тиеш дигән әхлакый күрсәтмәсен үтәгәндер. Аллаһның рәхмәте булсын аңа.

Аэропортка озатучы ир-егет тә мөселман иде. Индонезиядән. Минем мөслимә булуыма шулкадәр куанды, исемемнең мәгънәсе матур булуы хакында сөйләде.
Мәскәүнең Домодедово һава аланы

Боинг очкычы ап-ак кояшлы илдән үз ватаныма алып китте. Домодедово аэропорты... Мәскәүнең Казан вокзалы... Казан вокзалы... Бөтенләй башка мохит, ничаклы аерма. Мәскәүнең Казан вокзалында инде мин Дубайның матурлыгын, чисталыгын, аракы, сыра парлары булмаган һавасын сагындым.

Разыя Әхмәтҗанова
Карадуган авылы, Балтач районы

Дубай көндәлеге. Беренче көн
Дубай көндәлеге. Икенче көн
Дубай көндәлеге. Өченче көн
Дубай көндәлеге. Дүртенче көн
Дубай көндәлеге. Бишенче көн
Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн
Дубай көндәлеге. Җиденче көн
Дубай көндәлеге. Сигезенче көн



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: каракаш кайдан: шуннан ук
28.08.2010 18:15
алла бәндәләре, я җиденче, я сигезенче көн генә буладыр инде ул. Әллә икесе бергә кушылганмы? Кушылса --8 -7 көннәр булырга тиештер. Логикага да сыймый бит!
Гаҗәп, кайчандыр гәҗит битләрен укып, дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнеп була иде! Ә хәзер.. эзләгән кеше таба имеш,, утырыгыз алайса шулай, хаталар ясап ! берәр җитди кеше кисәтү ясаганчы.. безнең кебек "вак" кешеләрнекен исәпкә алмагач!
җавап

кем: Azatliq.org
29.08.2010 00:53
Хөрмәтле Каракаш! Язмаларны бер-берсенә бәйләп барган "чылбыр" тәртибе Сезнең өчен катлаулырак булган, ахры. Шуны искә алып, бар сылтамаларны бергә җыеп, һәр язманың астына күчердек. Бу яңа тәртип Сезнең мантыйкка да туры килер дип өметләнәбез.

кем: каракаш кайдан: казан
28.08.2010 11:31
тәк. җиденче әллә сигезенче? баш исемдә бертөрле, язма башында,,,? әйткәнгә хәтерегез калмасын, барыбер хаталар тулып ята сездә.
җавап

кем: Azatliq.org
28.08.2010 12:55
Хөрмәтле Каракаш! Бу чыннан да СИГЕЗЕНЧЕ көн язмасы, сез "җиденче" дип күргәне - ул алдагы көн язмасына сылтама гына, аңа басып сез ҖИДЕНЧЕ көнгә чыга аласыз.

Әйткәнегезгә хәтеребез калмады, хаталар булгалый, бигрәк тә аларны эзләп утыручылар өчен. Сезгә тагын да зуррак игътибар белән укуны телибез.
     
текст зурлыгы - +

Хөрмәтле Азатлык укучылары!

 

Сезгә үз хәбәрләрегезне дөньяга җиткерү өчен яңа мөмкинлек тәкъдим итәбез. Сез үзегезнең төбәгегездә булган йә буласы хәлләр, татар-башкорт тормышына кагылышлы кызыклы вә әһәмиятле вакыйгалар турында хәбәрләрегезне безгә җибәрә аласыз. Без аларны Халык сүзе бүлегенә урнаштырып барырбыз.
 
Хәбәр язу кагыйдәләре форумдагы шикелле (форум кагыйдәләре). Моңа өстәп, хәбәрегез мөмкин кадәр әдәби телгә якын, кызыклы һәм эчтәлекле булсын.

Хәбәрегез бераз редакцияләнергә мөмкин, ләкин аның эчтәлеге өчен тулысынча үзегез җаваплы булачаксыз. Хәбәр ахырында исемегезне һәм элемтәгә керү өчен email адресыгызны, телефон номерын язарга онытмагыз.

Хәбәрегезне azatliq@rferl.org адресына җибәрә аласыз.

Фото, видео, аудио файлларны безнең Мультимедиа җибәрү бите аша җибәреп була.

Көнбатышта “citizen journalism” дигән төшенчә бар. Үзебезчә әйтсәк, “халык журналистикасы” буладыр. Әйдәгез, башлап карыйк.