киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


халык сүзе

Дубай көндәлеге. Өченче көн

20.08.2010
Кичә Миладан өйрәнеп калган берничә инглизчә сүземне кабатлап кунакханә ишек төбенә чыктым, таксистлар йөгерешеп килә. “Дубай” сәүдә үзәгенә барачагымны әйтәм. Ничек җайлы! Китеп тә барабыз. И-и, кичә тилмергәннәр, онытылырлык булмады.

Дубай сәүдә үзәге искиткеч зур, товар да күп, бәяләр дә әйбәт. Ләкин шунысы аяныч - мөселманнар өчен кием юк. Монда халык нәрсә кия икән соң? Мөслимәләр барысы да кара киемнән, ә мөселманнар актан. Алар шулай гадәтләнгәндер инде. Аны каян алалардыр, кибеттә алары да юк.

Русиядән, Казакъстаннан килеп эшләүчеләр дә бар икән. Мин килеп керү белән русча исәнләшәләр. Үз халкыңны таныйсың инде ул. Тирәлеккә карап аң, акыл, гадәтләр формалаша, кая барсаң да менә шулар сата да инде сине. Дубайның иң бай сәүдә үзәгендә йөрсәң дә, синең кем икәнлегең билгеле. Әлһәмдүллилаһ! Ничек бар шундый инде без!

Ул сәүдә үзәгенең матурлыгы, бизәлеше, сокланырлык. Шул кибет эченә шаулап аккан шарлавык та ясап куйганнар, бүлмә зурлыгында аквариум да бар. Никадәр эзләсәм дә мөслимәләр өчен су коену костюмы да, өстемә кию өчен бер күлмәк тә таба алмадым!

Русиядән килгән сатучылар кәгазьгә бер адрес яздылар, таксистларга күрсәт, бәлки анда бардыр, диделәр. Бусы базар икән, бездәге вьетнам базары кебегрәк нәрсә. Нәкъ бездәге бәяләр, кыйбатрак та әле. Бәлки мондагы хезмәт хаклары өчен бик арзандыр бу. Монда халык гади, бары да ир-атлар гына диярлек, анда-санда гына хатын-кызлар күренә. Дубай да икегә бүленә икән, нәкъ бездәгечә, бае бар, хәерчесе. Байларга - уңайлы кибет, ә хәерчегә - базар.

Бардым, күрдем. Бернәрсә дә алмадым. Алырлык әйбер тапмадым. Аның каравы сотовый телефоныма зарядка өчен чыбык булды. Сатучы кара малайлар берсенә бер ярты сәгать эзләттеләр. Аллаһның рәхмәте булсын аларга. Кич кайту белән улым белән сөйләштем. Рәхәт булып китте.

Ә, бу көннең иң мөһим вакыйгасын язмаганмын әле. Мәчеткә кереп намаз укыдым. Базар янында гына мәчет бар. Юлда килгәндә генә, сездә мәчетләр юкмы әллә, дип таксист белән сөйләшеп килгән идек. Таксист – кара тәнле кеше. Көзгедән мине карап-карап барды да: “Мөслимә”, дип сорады. Әйе, дип башта башымны гына кактым, аннан икебез беравыздан “Әлһәмдүлиллаһ!” дип кабатладык.

-
Африкадан икән. Гарәп телен минем кадәр генә белә. Базар янында мәчет бар дип ул әйткән иде. Намазымны укып бетерү белән минем янга ике кара тәнле кыз килде. Ни хикмәттер, кайда булып, нәрсә генә эшләсәм дә минем янга балалар елыша. Әниләре орыша, болар һаман минем янда, 6-7 яшьлек кызлар, бертуганнар, исемнәрен оныттым инде. Оман Солтанатыннан базарга килгәннәр. Мәчеткә ял итәргә кергәннәр. Ахырдан әниләре фотога да төшерде.

Разыя Әхмәтҗанова
Карадуган авылы, Балтач районы

Дубай көндәлеге. Беренче көн
Дубай көндәлеге. Икенче көн
Дубай көндәлеге. Өченче көн
Дубай көндәлеге. Дүртенче көн
Дубай көндәлеге. Бишенче көн
Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн
Дубай көндәлеге. Җиденче көн
Дубай көндәлеге. Сигезенче көн



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +

Хөрмәтле Азатлык укучылары!

 

Сезгә үз хәбәрләрегезне дөньяга җиткерү өчен яңа мөмкинлек тәкъдим итәбез. Сез үзегезнең төбәгегездә булган йә буласы хәлләр, татар-башкорт тормышына кагылышлы кызыклы вә әһәмиятле вакыйгалар турында хәбәрләрегезне безгә җибәрә аласыз. Без аларны Халык сүзе бүлегенә урнаштырып барырбыз.
 
Хәбәр язу кагыйдәләре форумдагы шикелле (форум кагыйдәләре). Моңа өстәп, хәбәрегез мөмкин кадәр әдәби телгә якын, кызыклы һәм эчтәлекле булсын.

Хәбәрегез бераз редакцияләнергә мөмкин, ләкин аның эчтәлеге өчен тулысынча үзегез җаваплы булачаксыз. Хәбәр ахырында исемегезне һәм элемтәгә керү өчен email адресыгызны, телефон номерын язарга онытмагыз.

Хәбәрегезне azatliq@rferl.org адресына җибәрә аласыз.

Фото, видео, аудио файлларны безнең Мультимедиа җибәрү бите аша җибәреп була.

Көнбатышта “citizen journalism” дигән төшенчә бар. Үзебезчә әйтсәк, “халык журналистикасы” буладыр. Әйдәгез, башлап карыйк.