якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:02

татарстан

Казанга "Кояш циркы" килде

Башкаланың чит илләрдән килгән артистларны күргәне бар, цирк белән дә казаннарны шаккатырып булмый. Әмма "дю Солей" башкаларга охшамаган, гаҗәеп бер тамаша булыр ди оештыручылар.

текст зурлыгы - +
Чара 21нче августа башланыр дип көтелә. Бүгенге көндә Казанның "Меңъеллык мәйданы"нда чатырлар коралар, әзерлек эшләре бара.

"Цирк дю Cолей" дөньяда тиңе булмаган, иң зур хосусый цирк дип санала. Ул урам артистларының гадәтен дәвам иттереп, әкияттәгедәй театрлаштырылган тамашалар оештыра, караучыларны киемнәре һәм гаҗәеп номерлары белән шаккатырырга тырыша.

Быел Казанда булачак тамаша ”Кортео” дип атала. Ул "Кортеж" дип тәрҗемә ителә. Төп герой клоун тамашачыларны карнавал рәвешендә оештырылган чарага чакыра. Анда катнашкан артистлар матур һәм ямьсез, зур һәм нәни, көлкеле һәм кызганыч булып уйнаячак, дип әйтә тамаша авторлары.



Әлеге цирк 1984 елда Канаданың Квебек төбәгендә оешкан. Аны артист һәм эшмәкәр Ги Лалиберте үзенең берничә дусты белән ачып җибәргән. Беренче тамашадан ук, бу циркның бик уңышлы проект булуы аңлашылган. Хәзер "дю Солей" дөньядагы иң зур чараларга чакырулы. Аерым алганда ул, 2009 елда Мәскәүдәге "Евровидение" бәйгесендә чыгыш ясады.

Цирк труппасында 40 илдән 4 меңләп кеше эшли, алар арасында Казан цирк мәктәбендә укып чыккан артистлар да бар. "дю Солей" вәкилләре төрле бәйгеләргә йөреп, иң яхшы, иң кызыклы номерларны күрсәткән артистларны чакырып йөри. Казаннар да анда шулай эләккән.

Бу Казан өчен үзенә күрә зур тамашалар оештыру тәҗрибәсе дә булачак дип әйтеп була. Казанның 1000 еллыгына, республика көненә, шәһәр бәйрәмнәренә тамашалар караган бар. Әмма әле берсенең дә дөнья буйлап сәяхәт итүе турында ишетелгән булмады.

Дөньяда танылган Cirque du Soleil чыгышына төтен дә, эсселек тә комачауламаска тиеш. Тамаша ачык һавада булса да, суыту системалары куелган.

Бәяләр 2500 сумга кадәр төшерелгән. Оештыручылар кеше соңгы мизгелдә билет алып килер дип өметләнә. Әлегә билетлар сатылып бетмәгән.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: шамил багаутдин кайдан: samar
13.08.2010 17:57
,берничШ ??? тотен дә ??? Казаннан чыккан хәбәрләрдә хата күрәсе килми. Рәнҗетәсез рухи мәркәзебезне.