киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / пәрәвез

Диләрә Сөләйманова: Вконтакте челтәрендә татар төркемнәре

23.06.2010
Диләрә Сөләйманова – Цюрих университетының социаль антропология факультеты аспиранты. Казан университетының тарих факультетын тәмамлаган, Үзәк Европа университетында (Будапешт) магистрлык дәрәҗәсен алган. Магистрлык эше совет чорыннан соңгы дәвердә татар теленең үсеше турында.

Хәзер ул Татарстанда мәгариф һәм милли үзаң мәсьәләләренә багышланган докторлык диссертациясен яза. Диләрәнең кызыксыну даирәсе шактый киң: милләтчелек, тел вә мәгариф сәясәте, яшьләр субкультурасыннан алып, интернетка кадәр. Татарларның социаль челтәрләрдә аралашуын өйрәнеп ул кызыклы бер хисап әзерләгән.

Татарлар интернетта нинди челтәрләрне куллана? Алар анда нинди телләрдә аралаша? Татар интернеты кая таба бара? Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Диләрә үзенең фикерләре белән уртаклашты. Аның белән Алсу Кормаш сөйләште.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Жэмдихан кайдан: Шыгырдан
24.06.2010 09:44
Дилэлэ бик кызыклы кеше ул. Менэ ничек анализлап бирген!! Бик акыллы кыз. миллэтчелеге дэ бар)))
Энгемесен тынлап карагыз- саф татар телендэ сули.
Бабасы да, анасы да татарга биккуп эш эшлеген кешелер. Алма агачыннан ерак тешми шул.