якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:01

татарстан

Ачык микрофон: Һиллари Клинтон Казанга нигә килә?

текст зурлыгы - +
- Бәлки, татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнергә киләдер, чөнки Казанда төрле-төрле бәйрәмнәр үткәрәләр.

- Казан бик борынгы шәһәр. Кирмәне генә ни тора! Шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм иттеләр. Ул Русиядә өченче башкала булып санала.

- Безнең Казанда бик күп төрле милләт, төрле дин әһелләре дус яши. Бик күп җирдә хәзер төрле милләт, дин халыкларын ничек итеп дус яшәтергә дигән проблема бар. Шуларны бездән өйрәнергә килә торгандыр.

- Америкада бигрәк тә ислам динендәгеләргә бик зур каршылык бара. Бездә андый нәрсә юк. Мөселман динен тотучыларга нинди мөнәсәбәттә икән дигән сорау бирер идем Клинтонга.

- Безнең Кол Шәриф мәчете ул бик матур сәнгать әсәре, дөньяда андый мәчет юк. Шуны карарга киләдер.

- Америкада бик күп татарлар яшәгәнен Һиллари Клинтон белә микән? Анда татарча өйрәтә торган мәктәп бар микән? Чөнки хәзер телне бик яхшы белергә кирәк.

- Казанда Һиллари Клинтонга күрсәтер әйбер бик күп. Казан төрле милләт халкы яшәве белән дан тоткан шәһәр.

- Чехия белән Польша америкаларның ракеталарын үзләренең җирендә урнаштырмагач, Украинага урнаштыру турында киңәшләшергә килми микән?

- Казанда 2013 елда узачак җәйге Универсиадага әзерлек бара. Ул шуңа алып барган әзерлекне бездән өйрәнеп, тәҗрибә алып, үзләрендә тагын да яхшырак итеп үткәрмәкче буладыр.

- Ислам дине иң алга киткән диннәрдән санала. Һиллари Клинтон акыллы җитәкче буларак, мөселман динен күтәрергә, аны үстерергә бездән тәҗрибә алырга килми микән?.

- Казан, Русия тарихында һәрчак бик зур урын алып торган. Чөнки Татарстанның халкы һәрвакытта илнең тәрәккыятенә зур тырышлык кертү белән аерылып тора.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.10.2009 03:06
Кремль пропагандистлары ойрэтсэ дэ шул кэдэрле тозсыз хем файдасыз сораулар биру узе бер житешсезлектер. Курэсен, АЗАТЛЫК радиосына шушындый коры пропаганда машинасы продуктысы ошый. Баскан бит, иренмэгэн. Имеш, Клинтон куп миллэтле шэхэр тэжрибэсен ойрэнергэ килэ ди. Америка узе куп миллэтле дэулэт. Ул узе ойрэтэ бар доньяны толерантлыкка. Анда,Нью-Йоркта яки Вашингтонда, урыс скинхедлары Петербургта яки Мэскэудэ башка миллэт кешелэрен аларнын тэне кара булганга утерэ торган вэхшилеклэр юк. Универсиада, имеш. Америкада дурт ел саен диярлек кышкы олимпик уеннар булып тора. Ана Казаннан урнэк кирэкле тугел. Эле Казан аны уткэрмэгэн дэ. Уткэрсэ, ул тозелгэн хэрэбэлэрне тотарга ыштансыз калачак шул ук Казан. Анысын, элбэттэ, уйламыйлар. Америка андый уеннар уткэрэ икэн, финанс яктан зур файда ала. Э Казан? Курербез. Мактанырлык хем Клинтонга курсэтерлек урнэк юк бу колонияда. Анда халык урыс изуен менэ инде 4 гасыр ярымнан артык вакытта кичерэ. Халкынын ни уз алфавиты, ни уз телендэ алып барылган урындагы власты да юк. Э Казан уртасында доньянын ин вэхши хем ин зур жинаятьчысы Ульянов дигэн кешегэ бронзадан ясалагн карачкы тора. Шунын белэн мактана курмэгез, иптэш Мэликэ. Сезне Клинтон гына тугел, барлык донья анламас. Хэзер бит тышта 20 нче гасыр тугел, СС белэн СССР да беттелэр. Онытмагыз, Казан исемен урысчага тэржемэ итмэгез, аны шулай ук инглиз теленэ дэ тэржемэ итмэгез. Хиллари Клинтон бик белемле хем анлы хатын-кыз.

кем: кысла кайдан: самар
12.10.2009 23:21
Татар яшәгән төбәкләрдә ТОЛЕРАТНОСТ тулысынча татарның бозаулыгына бәйле.Тик татар түземлелеге һәм үз позицияләреннән чигенә барганга гына толератност саклана.Ләкин дә эчке резервларны кулланырга вакыт ул КОРЬӘН буенча яшәү һәм үрчү.Менә монда инде тик үзебез генә гаепле.Һилари пәйгамбәр түгел.Килер дә китәр,сөрү,чәчү,уру татар җилкәсендә калачак.