якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:58

дөнья

Кырым татарлары мәсьәләсе Брюссельдә каралды

Кырым татар мәҗлес башлыгы Мостафа Җәмилоглы Кырым татарлары проблемнары турында Брюссельдә Европа сәясәтчеләре белән сөйләште. Җәмилоглу Европа парламентын "Һолодомор" кебек үк, Кырым татарларының илдән сөрелүен дә хөкем итәргә чакыра.

текст зурлыгы - +
Европа Берлегенә мөрәҗәгатьләр төрле юллар белән игътибарга алына. Әйтик, мөрәҗәгать турыдан-туры Берлектә әгъза булган 27 илнең тышкы эшләр министрлары дәрәҗәсендә карала ала. Шулай ук Европа парламенты аша да тикшерелергә мөмкин. Бу юл бормалы һәм катлаулы булса да, аның һичьюгы ниндидер тавыш куптара алырлык тәэсире булырга мөмкин.

Ә бу ике юлдан кала, әллә ни тәэсире булмаган тагын бер ысул бар. Аның нигезендә, кечкенә сәяси төркемнәр мәсьәләне тыңлау белән генә чикләнә.

Вакыт кыска, проблема зур иде

Мондый тыңлауларның соңгысы Кырым татарлары мәҗлесе башлыгы Мостафа Җәмилоглы катнашлыгы белән үтте. Җәмилоглы анда Кырымдагы вәзгыять һәм Кырым татарлары проблемасын күтәреп чыкты. Аңа Кырым татар халкы дучар булган хаксызлык һәм проблемнар турында аңлатма бирергә бер сәгать вакыт бирелде. 

17 мартта Җәмилоглыны 150 кешелек залда нибары ике дистә кеше генә тыңлады. Әмма ул моңа игътибар бирмичә, милләттәшләренең проблемнарын аңлатырга тырышты.

Сөрген - кешелек җинаяте

Җәмилоглы "сөргенне" Кырым халкына кылынган кешечелеккә каршы җинаять буларак танылуын таләп итә. Әйтергә кирәк, Украинаның үз халкы дучар булган "Һолодомор"ны җинaять итеп таныту тырышлыгы Европа парламентында чагылыш тапкан иде.

Мәгълүм булганча, 1932-33 елларда 6 миллион Украина халкы большевик режимы вакытында ачлыктан кырыла. Җәмилоглы Кырым татарлары дучар булган "сөргеннең" дә шундый зур җинаять буларак танылуын таләп итә. "Ул дөньяда шулай дип танылса, Кырымдагы милли проблемнарга чишелеш табылыр иде", дигән карашта тора Җәмилоглы.

Кырым татарлар - онытылган халык

Кырым татарларына карата Европа берлегенең карашы турында чараны оештырырга ярдәм иткән Литва депутаты Леонидас Донскис болай диде:

"Мостафа Җәмилоглы кеше хокуклары активисты, көч куллануга каршы торучы зур шәхес. Аның Европа парламентындагы беренче чыгышы Кырым татарлары дучар булган проблемны күзаллауга ярдәм итте дип ышанам. Үз дәүләте булмаган бу халыкның проблемнары әле дә чишелмәгән. Сан ягыннан да алар бик аз калган. Шуңа аларның проблемнарына дөньяда игътибар җитми.

Без Балтыйк илләре халкы Европага якын булганлыктан, коммунизмнан соң тиз генә Европа мәдәният һәм сәясәтенә кире кайта алдык. Шул уңайдан, Кырым татарлары проблемасына мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышырга кирәк дип уйлыйбыз", диде.

Тәүге чыгыш - алга таба өмет

Литва депутаты коммунист режимы басымына дучар булган үзәк Европа илләренең бу мәсьәләгә битараф калмаячагына ышана.

Ә икенче яктан, кайбер көнбатыш Европа илләре вәкилләренең дә Кырым татарлары мәсьәләсенә игътибар юнәлдерүе, җыендагы уңай күренеш булган.

Кырым татарлары мәсьәләсе турыдан-туры Европа парламентында каралмаса да, Җәмилоглы Европа рәсмиләре алдында тәүге чыгышын ясады. Аның бу чыгышы алга таба күреләчәк чаралар өчен мөһим һәм зур адым була ала.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.03.2010 22:09
Камил эфэнде, мин бу мэкэлэне эле генэ куреп алып укыдым. Бездэ булып уткэн ураган нэтижэлэрен эле булса тозэтэлэр, интернет та шул тарафта. Узем инде ауган агачларны кисеп, оеп куйдым, юлга да чыгарлык рэт бар. Ике кон электрсыз утырдык. Каминга утын ягып жылынырга туры килде.
Мэкэлэгэ килгэндэ, ул, хичшиксез, урыс изуе астында булган эсир миллэтлэр язмышы очен бик эхэмиятле. Мостафа Жэмилоглы билгеле, бик кыю Кырым татарларынын лидеры. Ялгышамасам, ул бит Украина парламентынын депутаты. Дорес булсам, бик гэжэп, нигэ хэбэрче монын турында лэм-мим. Аннан сон Мостафа эфэнде Украинанын элекке президенты Ющенко белэн бик тыгыз элемтэдэ торды, бик куп татар халкынын мэсьэлэрен чишэргэ ярдэм алды. Европа иле депутаты Европарламентка да сайлана ала. Ул болай да анда барып узенен инициативалары белэн чыга ала. Шул ук рэттэн Ачтан Утеру жинаяте буенча да. Э кая безнен татар депутатлары, нигэ алар лэм-мим шундый жирлэрдэ? Хэйер, тик риторика очен генэ сорыйм. Монда аны белмэгэн беркатлылар юклыгына шиклэнмим.
Ни эшлэргэ сон безгэ, татарларга, шушы шартларда? Ничек Европарламентка чыгарга? Анда гади халык белэн сойлэшмилэр. Эйдэгез, уйлыйк шунын турында. Чонки, хэзер Ачтан Утеру сэясэте ачык рэвештэ алып барылмаса да, татарнын байлыгын талау, анын керемнэренен 90 процентын Мэскэугэ озату дэвам итэ. Э бит, шул ук БМО караларында аз халыкларнын табигый байлыкларын зур миллэтлэр тарафыннан талау катгый рэвештэ геноцид сэясэтенэ бару дип квалификацияланган. Бэлки, безгэ шул ук Мостафа эфэнде белэн кинэшлэшергэ кирэктер, шул ук Леонидас Донскис белэн дэ. Минем уземнен шул юнэлештэге хэрэкэтлэрем элегэ нэтижэсез булдылар. Эммэ, мина гына бит кирэкми татар язмышы. Энэ ничек монда мина жэберлэлэр торле ураллы, алмаз, тукран дигэн никлар астындагы КГБ шымчылары, ничек кенэ булса да минем ихтибарымны, вакытымны хэм энергиямны юкка таба юнэлтер очен. Эйдэгез, уйлыйк бергэ, татар миллэтчелэре. Мин дэ тырышырмын.
җавап

кем: ураллы
28.03.2010 14:59
Мирзаяндын совет осоронан калган ауыр мирасы - кешелэргэ торло ярлык тагыу. Мин инде профашист та, КГБ шымчысы да булып боттем, бары тик уз фекеремде эйткэн осен генэ. Урыс эйтмешлэй, каждый судит по степени своей испорченности.
Мин сайтка ингэндэ ук башкортка каршы хэшэрэт нэмэлэр язып боткэн был эдэмгэ, мин, башкорт буларак, бер ни эйтмэй, сэпэкэйлэп торорга тейеш булганмын икэн. hеззен кеуектэр ойрэнгэн дэ башкорттон шымып калыуына. Сонки элеге лэ баягы, исэр енедем тиер, акыллы куйдым тиер? принцибы менэн йэшэргэ ойрэнгэн. Эммэ мин инде hузгэ - hуз, кузгэ - куз тип йэшэу ягындамын. Сонки, басылганга бака - айгыр, тигэн мэкэл дэ бар. Бакаларзы айгыр итеп курмэйем шуга курэ. Куземэ тондоргандын кузен кугэртмэй калдырмайым.
җавап

кем: камил кайдан: казаннан
21.03.2010 08:59
Вил әфәнде бу бит Азатлык радиосы ,димәк азатлыкка омтылучылар өчен.Ә башкортларга азатлык кирәкми(үзләре әйтеп тора),алар белән бәхәсләшеп вакытыгызны да,энергиягезне дә әрәм итмәгез.Без россия хакимиятеннән азатлык сорау ахмаклык кына түгел ,яшәү өчен куркыныч та икәнен беләбез.Татарстан хакимиятен көн саен кысалар-теләкләре булса да берни эшли алмыйлар.Шуңа күрә татарның карап торганы милли мәҗлес.Минем фикеремчә кулга корал алу турында сүз дә була алмый.Иреккә чыккан илләр,колонияләр юлын өйрәнү һәм үзебезнең юлны ачыклау-менә безнең максат шулдыр.Без сезгә ышанабыз.

кем: камил кайдан: казаннан
20.03.2010 09:08
Бу язманы укыгач Вил Мирзаянов,Фәүзия Бәйрәмова ...-икенче төрле әйтсәк акыллырак кешеләрнең фикерләрен укырбыз дигән идем,ләкин юк:балта саплары белән сапсыз балталар нинди хәрефне кая куярга дип сафсата саталар.Я ходаем безнең татарлар дошман ишек алдында йөргәндә дә мич башында шулай спорлашып ятарлар инде.

кем: татар кайдан: Татарстан
19.03.2010 12:23
Нинди агач телле кеше язды бу текстны ? "Голодомор" чеп-чи урыс сюзе , элбэттэ , ул Г хэрефе белэн язылырга тиеш , ник монда могез чыгарырга . "Кырым халкына кылынган кешелек жинаяте" тугелдер могаен , э "Кырым халкына кылынган кешелеккэ каршы Советлар Берлеге жинаяте" дип эйтергэ кирэк . Литва депутаты "Донскиса" тугелдер , э Донскис тыр (хатын-кыз очрагында Донските була) . Буген Русия дэ без татарларнын хокукларын кычкыртып боза , анын милли азчылыкларга карата кылган гамэллэре илнен Аурупа Шурасы алдында алган бурычларын тупас рэвештэ боза . Бэлки Русиядэге татарларга да Аурупа структурларына Балтия иллэре аша чыгып карарга кирэктер .
җавап

кем: Azatliq.org
19.03.2010 14:03
Игътибар белән укуыгыз һәм төзәтмәләрегез өчен рәхмәт! Тәнкыйтегезнең шактые урынлы, текст төзәтелде, әмма Һолодомор мәсьәләсендә килешеп булмый - биредә аның саф татарчасы китерелгән. Рус телендә украиннарның Һолодомор сүзе "Г" хәрефе белән урысларда "Һ" авазы булмау сәбәпле языла, татарда ул аваз да, аны билгеләүче хәреф тә бар.
җавап

кем: Татар кайдан: Әһәмияте юк
19.03.2010 16:19
Татарда:һолодомор сүзе дә, голодомор сүзе дә юк.Татарча язарга телисез икән, татар сүзен табу кирәк, голодомор урынына.
җавап

кем: татар кайдан: Татарстан
19.03.2010 19:07
Бу очракта "голодомор" сюзе украин тарихы белэн бэйле сэяси эхэмияткэ ия "холокост" шикелле , шуна кюрэ аны татарчага тэржемэ иту дорес булмас .