якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:57

татарстан

Милли хәрәкәтнең Һиллари ханымга әйтер сүзе бар

Кама аръягы республиканың машина төзелеше, нефть һәм газ, милли хәрәкәт төбәге. Биредәге кешеләрнең дә Клинтонга фикер-тәкъдимнәре бар.

текст зурлыгы - +
Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре татар милли хәрәкәтендә аерым урын алып торулары хакында да әйтергә кирәк. Бу төбәктә милли көрәш 20 ел чамасы дәвам итә. Нәтиҗәсе матур түгел. Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова хәзерге вакытта авыру килеш хокук органнарының игътибар үзәгендә, аңа карата җинаять эше ачылган. Хокук органнары белән көрәш алып барырга мәҗбүр.

Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповның да мәхкәмә йортларыннан кайтып кергәне юк. Вәзгыять милли хәрәкәтне кысуын күрсәтә. Һиллари Клинтонның Казанга булган сәфәренең алшартлары нидә? Әгәр аның белән очрашу булса, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова АКШ дәүләт секретаре Клинтонга нинди сорау, тәкъдимнәрен әйттер иде?

Русия киләчәктә кайдан тарала башлар

“Русиядә милләтләр күп. Аның нәкъ менә татар яшәгән төбәккә килүе яхшы күренеш. Әлбәттә, моңа Милли Мәҗлеснең, сөргендәге татар хөкүмәтенең халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итүе этәргеч бирде. Һиллари Клинтонны татар халкының сәяси әзерлеге кызыксындырадыр, дип уйлыйм. Ягъни, Русия алга таба кайдан тарала башларга мөмкин.
Фәүзия Бәйрәмова


Татар халкы бу хәрәкәттә бер сәбәпче була аламы? Заманында дәүләт тоткан татар сәяси көрәшен дәвам итәргә лаеклы халыкмы? Мөмкинлекләре бармы? Ул шуны капшарга киләдер, дип уйлыйм. Клинтонны ислам мәсьәләсе дә кызыксындырадыр. Чөнки бу мәсьәлә дөнья күләмендә үзәктә тора. Мөселман-татар дөньяга куркыныч тудырамы? Яки тынычлык үзәге булып торамы? Алга таба безнең бәйсезлекне таныганда ислам нинди роль уйнаячак? Боларны да тикшереп китәр.

Әлбәттә, аны Казандагы милләтчеләр белән дә очраштырырлар, дин әһелләре белән дә. Ул очрашуда булсам, беренче соравым дәүләт бәйсезлеге белән бәйле булыр иде. Татарстан 1990 елларда ук бәйсезлек игълан итте, без аны кат-кат күтәрдек. Әгәр тагын шундый күтәрелеш булса, АКШ, дөнья җәмәгатьчелеге Татарстан бәйсезлеген танырга әзерме, Косовоны таныган кебек.

Икенче тәкъдим, дөнья халкы татарның мөселман булуыннан курыкмасын иде. Безнең ислам мәгърифәтле, гыйлем аша килгән. Безнең бәйсезлекне таныганда ислам факторы курку һәм каршылык тудырырга тиеш түгел. Һиллари Клинтон Русиядә кеше хокукларының ни дәрәҗәдә бозылуын беләме икән? Мәктәпләрдә ана теленең бетүе, уку йортларына христиан диненең үтеп керүе, христиан диненең дәүләт диненә әверелүе аңа танышмы? Таныш булса, Русиягә каршы нинди чара күрергә уйлыйлар? Чөнки Русия тоталитаризм, сталинизм чорына күчеп бара. Монда кеше, милләт хокуклары бозыла. Дөнья җәмәгатьчелеге моңа чара күрергә тиеш дип уйлыйм”, ди Фәүзия Бәйрәмова.

Рәфис Кашапов
Кашапов: Шәймиевкә инде Обама белән сөйләшергә вакыт

Түбән Кама Татарстанның өченче зур шәһәре. Биредәге ТИҮ рәисе Хәмил Әюпов Клинтон ханымга: “Татарстанның мөстәкыйль булырга хакы бар. Безнең республикада мөстәкыйльлек буенча референдум уздырылды. Бәйсезлекне тану безнең өчен һаман актуаль булып кала”, дигән фикерне җиткерергә тели.

Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов тәкъдимнәре мондый: “Татарстан мөстәкыйльлеге буенча референдум булды, тиешле документлар кабул ителде. БМО нигезләмәсе буенча, АКШ президенты Барак Обама Татарстан бәйсезлеген таный ала. Русия Мамадыш районы зурлыгындагы Абхазия һәм Көньяк Осетияне таныды. 7 миллион татарны бу республикалар белән чагыштыру мөмкин түгел. Татар милли университеты өчен озак көрәштек, ул юк. Латин алфавитына каршы килделәр, татар мәктәпләре азая. Бу авырткан проблемнар хакында ике президент - Барак Обама һәм Миңтимер Шәймиев утырып сөйләшсеннәр иде.”
Дамир Шәйхрәзиев


Милли Мәҗлеснең элекке рәисе, язучы Айдар Хәлим дә Һиллари Клинтон сәфәренә өмет баглый. “Русия яңармыйча, колонизатор булудан туктамыйча, алга китә алмый. Җир шарында империяләр калмады. Бары Русия генә империя булып халыкларны коллыкта тота. Җир йөзендә башка халыкларның канын эчеп яшәгән Русия кебек империя юк. Аны яңарту мөмкинлекләре бармы? Татар милләте Косово мөселманнары кебек азат тормышка лаекмы? Татар милләте моңа әзер дигән сүзләрне Клинтонга әйтер идем”, ди Айдар Хәлим.

БТИҮнең пленум әгъзасы Дамир Шәйхразиев Һиллари Клинтон белән очрашу мөмкинлеге булса, аның да әйтер сүзләре бар.

“Татарның дәүләтчелеге булган. Без дәүләтне торгызырга тиеш. Бу көрәштә безнең сәяси мөмкинлекне Һ.Клинтон ничек күз алдына китерә? Америкадагы кебек демократия булдыруда ярдәм итсә, без аңа рәхмәтле булыр идек”, диде пленум әгъзасы Дамир Шәйхразиев.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
15.10.2009 17:47
Бик дорес язасыз, Дамир энем. Хэрбер нэрсэнен уз вакыты бар. Шунын очен без бит бергэ корэшэбез. Минемчэ, Хиллари Шайми белэн сойлэшэ икэн, сойлэшэ бирсен. Бит, Х.Клинтон анын белэн тугел, э татар халкы белэн сойлэшэ. Дипломатик протокол шундый. ФСБ эзэрлеклэулэрен хем пресса кешелэрен эзэрлеклэулэрен Х. Клинтон ихтибарсыз калдырмаган, ана узенен нэфрэтле карашын Мэскэудэ, кеше хокукларын яклаучылар белэн очрашканда белдергэн. Өч сэгатьле визит вакытында Х. Клинтон, элбэттэ, Казандагы бик куп нэрсэлэрне курэ алмаган. Эммэ, курыкмагыз, анын ярдэмчелэре бар. Алар Татарстанда барган хэллэр турында бик яхшы белэлэр. Эгэр сез АКШ гезитлэренен Татарстан турында язмалары белэн танышып барасыз икэн, анда Шаймиевка карата бик кире фикер барганын курми калмагансыздыр.

кем: Фәрит! кайдан: Казан
15.10.2009 17:27
Клинтонның Казанга килеп, татар халкына мөнәсәбәт күрсәтүе Шәймиевның эшчәнлеге түгел, Милли мәҗлеснең тырышлыгы, хәер бу болайда билгеле инде...

кем: Дамир Шэйхетдин кайдан: "Чаллы яшьлэре" редакторы
14.10.2009 22:48
Хилари ханымны Казанга "китертуче" - Милли Мэжлеснен 2008 елнын 20 декабрь морэжэгать-резолюциялэре. Милли Мэжлес хэм ана якын торган кешелэр буген фсб хэм "хокук яклау" органнары тарафыннан эзэрлеклэнгэн вакытта Шэймиев Хилари белэн кэртечке тошеп йори...
Милли хэрэкэт корэшеп алган "сувениритет"ны да Шэймиев прихватизировать иткэн иде... Хилари ханымга Милли Мэжлес белэн очрашмак ляземдер бэлки

кем: Идрисов кайдан: Татарстан
14.10.2009 19:42
Бик яхшы фикерләр, киләчәкктә дә шушы юнәлештә эш алып барырга кирәк. Халык телендәге сүз "тамчы тама-тама ташны да тишәр"

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
14.10.2009 17:35
Рэхмэт Гафиуллага, рэхмэт АЗАТЛЫК радиосына, дореслекне ярып салган. Димэк, татар халкы узенен максатына ирешу остендэ уйлау гына тугел, э яна фикерлэр, яна идеялар тудыра. Ин мохиме, алар барысы да бугенге хем иртэгэ килэсе донья барышы белэн бэйлэнгэннэр. Шулай булгач, тамчы таш яра дигэндэй, безнен корэш фикерлэре АКШ хем башка Конбатыш демократик иллэренен элитасына барып житэ башлаган. Шушы ысуллы корэшлэребезне кочэйту очен безнен активистлар Американын интернет сайтларына кереп язсыннар иде. Мэсэлэн, http://www.politico.com/ хем дэулэт департмент сайты http://www.state.gov/ Курыкмагыз, бераз инглиз телендэ хаталар китсэ, амриканнар бик туземлелэр хем чокына торган тугеллэр. Ничек эйтсэн дэ, эмигрантлардан оештырылган миллэт. Менэ мин бик шаталандым минем Fasebook тагы хэбэремне бер Казан яшь кешесе кереп укырга тырышканын. Эйдэгез, дуслар, шушы юнэлешкэ зур ихтибар туплыйк.