якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:56

татарстан

Изге Болгар җыены “рәхмәт” астында узды

Беренче тапкыр 1989 елда үткәрелгән Изге Болгар җыенында елдан-ел күбрәк халык катнаша. Быел анда 15 меңләп кеше килгән иде.

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1121 еллыгына багышланган бу җыенда Татарстан җитәкчелеге, Русия төбәкләрендәге дин әһелләре, Ислам илләреннән кунаклар һәм эшмәкәрләр катнашты. Җыен Яңарыш вакыфының рәсми чаралары белән үрелеп барды Миңтимер Шәймиев Болгардагы эшләрнең ике ел эчендә тәмамланачагын әйтте. Шулай ук анда Болгар табибы Таҗетдин әл-Болгари өйрәтүләренә нигезләнгән дәвалау йорты да булачак.

Шәймиев рухи яңарышка йөз тота

Һиҗри ел исәбе буенча Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1121 еллыгы тантанасы яңгыр астында башланып китте. Камал театры артистлары һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге дәүләт хоры чыгышларыннан соң сүз рәсми кешеләргә бирелде.

Җыенга килүчеләрне беренче булып Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Аннан соң сүзне шәйхелислам Тәлгат Таҗетдин алды. Ул хәер-догада булып, Татарстан дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу вакыфының Багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиевкә ханнар кия торган баш киеменә охшаш башлык кидертте.

Шәймиев чыгышын, “яңгыр“ сүзенең төрек телендә “рәхмәт” дигән мәгънәсе дә бар икән, димәк, бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, безнең уйларыбызның сафлыгына тагын бер кат инандыра”, дип башлады. Яңгыр астында басып торган халыкны бу дәртләндереп җибәрде.

Ул Болгардагы эшләрнең ике ел эчендә тәмамланачагын әйтте, шулай ук ел саен шушы мөнбәрдә очрашачакбыз, дип вәгъдә итте.
Татарстанның элекке президенты сүзләренчә, Болгар һәм Зөя утравын төзекләндерү проектлары туристлар үзәге генә булып кына калмаячак, ә рухи яңарыш үзәгенә дә әйләнәчәк. Татарстан эшмәкәрләре аның бу башлангычына актив кушылганнар – барлыгы 547 ширкәт вакыф исәбенә акча күчерергә теләк белдергән.

Шәймиев чыгышыннан соң тантананың рәсми өлешен Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти-шәех Равил Гайнетдин дәвам иттерде.
Аннан соң җитәкчеләр һәм кунаклар болгарларның ислам кабул итү уңаеннан төзеләчәк истәлекле корылмага нигез ташын салды.

Корылма Болгар җирендә булачак. Бу корылманың иганәчесе АКИБАНК ачык акционерлар җәмгыятенең идарә рәисе Илдар Галәветдинов инде эшнең башлануын хәбәр итте.
 


Шулай ук яңгыр астында үткән таш салу тантанасын Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый төгәлләп куйды. Ташны әйләндереп алган дәүләт җитәкчеләре фоторәсемгә төшү өчен генә кулчатырларын җыеп тордылар.

Туристлар өчен җитди үзәк булырга мөмкин

Бу көнне Республиканың химаячелек эшчәнлеге буенча шурасы һәм “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу вакыфының Багучылар шурасының утырышы да булды. Ул Спас районының мәдәният сараенда үтте. Ә Болгар җыены Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә Кече манара янында дәвам итте.

Утырышны Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул “Безнең һәркайсыбыз күңелендә шушы тарихи һәйкәлләр өчен канәгатьсезлек хисе йөртә иде. Аларны (тарихи һәйкәлләрне - Л. Ә.) эзләсәң дә табып булмый. Башка илләр, төйбәкләр үзләренә ниндидер урыннар, вакыйгалар уйлап чыгара, шунда туристлар җәлеп итә. Ә бездә Русия күләмендә җитди булган ике изге урын бар. Ул Болгар белән Зөя. Әлбәттә, бүген башлаган игелекле эшкә без барыбыз да кушылырга тиеш”, диде.

Аның сүзләренчә, алга киткән илләрнең эчке тулай керемендә туризм 30 %ка җитә, Русиядә 2 %. Безнең республикада бу сан 1,8 % икән. Болгар белән Зөя - дөнья күләмендә танылу алырлык туристлар өчен җитди үзәк булырга мөмкин, өстәвенә алар географик яктан да уңайлы урынга урнашкан.

“Болгар белән Зөяне торгызу - Татарстан халкының рухи өлгергәнлеген күрсәтә”

Утырышта төп чыгышны Миңтимер Шәймиев ясады. Ул Болгар белән Зөядә тарихи һәйкәлләрне төзекләндерү, торгызу эшләренең уңышлы башланып китүен билгеләде. Бу эшкә “Газпром-трансгаз-Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең һәм Татэнерго компаниясенең кушылуын да әйтте.
 


Аның сүзләренчә, Болгарның елга вокзалы бер үк вакытта музей комплексы да булачак. Аны финанслауны Татнефть үз өстенә алган. Шулай ук биредә 2 мең урынлык тирмәләр шәһәрчеге дә төзеләчәк. Аны Татэлектромаш башкарачак.

Көньяк капканы торгызу эшенә Русия Дәүләт думасы депутаты, “Нефтегаз”ны контрольдә тотучы Фоат Комаров һәм аның улы алынган. “Зенит” банкы Болгарда Кече манараны, Зөядә Сергий чиркәвен төзекләндерәчәк. Икмәк музеен республиканың 20 авыл хуҗалыгы ширкәте эшли.

Элекке президент Зөядәге корылмаларны төзекләндерү буенча иганәчеләрне дә санады. Алар арасында Дәүләт шурасы депутаты Равил Җиһаншин, Амур өлкәсенең элекке губернаторы Николай Колесов, “Бәхетле” кибетләр челтәренең җитәкчесе Мөслимә Латыйпова һәм башкалар бар. Шулай ук Казан вертолет заводы, КамАЗ, Ритэк, Нәфис-косметикс, ТАИФ, Ак Барс холдинг һәм тагын бик күп предиприятиеләр аерым корылмаларны төзекләндерергә алынган.

Татарстан президенты каршындагы торак вакыфы Болгар белән Зөядә 60-70ләп фатир төзиячәк. Болгарга кадәр юлны яңарту эшләрен юл-транспорт министрлыгы һәм Алексеевски районының юл төзү идарәсе башкарачак.

Дәүләт киңәшчесе Яңарыш вакыфына өлеш керткән бик күп эшкуарларны санады һәм аларга рәхмәт белдерде. Аерым кешеләрдән дә, районнардан да вакыф исәбенә акчалар күчүен әйтте. Бигрәк тә Кукмара, Буа, Кайбыч районы актив, диде ул. Ул бу проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткән кешеләргә истәлекле билгеләр тапшыру һәм һәрбер катнашкан кешенең исеме махсус китапка кертеләчәген дә әйтте.

Миңтимер Шәймиев балаларга мәктәптән үк Болгар һәм Зөя турында тарихи мәгълүмат бирү кирәклеген дә искәртте.
Шулай ук бу эштә мәгълүмат чараларын да актив катнашырга чакырды. “Яңарыш” программасы Татарстан халкының рухи үсешендә яңа баскыч, андый мәсьәләләр киңкүләм мәгълүмат чараларының җитди игътибарына лаек”, диде ул.
 

Болгар – татар хыялы иде

Шәймиевнең президент вазыйфасыннан киткәч, Болгар һәм Зөя утравын төзекләндерүгә алынуын төрлечә аңларга һәм аңлатырга тырышып карадылар.Чыгышын йомгаклар алдыннан ул ни өчен нәкъ менә шушы урынны торгызырга алынуын да аңлатып китте.
 


“Без үзебезнең тарихи изге урыннарыбызны, Болгар дәүләтен торгызу белән шөгыльләнәбез. Болгар дәүләте булмаса, Казан ханлыгы булмас иде. Без тарихта татар исеме белән йөрибез икән, моны кадерләргә кирәк, моның белән горурланырга кирәк. Без Болгарны торгызып татар халкының гасырлар буена килгән хыялын тормышка ашырабыз, 922 елда Ислам динен үз иреге белән кабул иткәннәргә тарихи бурычыбызны кайтарабыз", диде Шәймиев.

Болгарда яңа җәмигъ мәчете төзеләчәк, аның проектын Кол Шәриф мәчетенең архитекторлары эшли. Болгарда 30 шәкерткә исәпләнгән мәдрәсә ачылачак. Бу мәдрәсә тора-бара Русия ислам университетының бер филиалы да булып китүе ихтимал. Болгарга шәйх-әл-ислам килеп йөриячәк, шуңа күрә, Шәймиев фикеренчә, монда аның резиденциясе дә булырга тиеш.

Иң соңгы яңалыкларның берсе – Шәймиев бу фикернең соңгы көннәрдә генә тууын ассызыклады – биредә дәвалау йорты да булачак. Дәвалау ысуллары XIII гасыр Болгар табибы Таҗетдин әл-Болгари өйрәтүләренә нигезләнәчәк.

Галимнәргә эш

Болгар җыенында Русиянең дин әһелләре түгәрәк өстәл сөйләшүе дә үткәрде. Ул Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Думасына Русиядә Ислам дине кабул ителгән көнне истәлекле көннәр исемлегенә кертү тәкъдиме белән бәйле. Моның белән кавказ мөселманнары килешмәгән. Алар Русиядә ислам дине кабул ителгән көнне Болгар дәүләтеннән башларга кирәкми дигән фикердә. Ислам Төньяк Кавказга VIII гасырда ук килгән ди алар.

Түгәрәк өстәлнең темасы – “Русиядә ислам: тарих һәм хәзерге заман” дип атала. Сөйләшүне журналистлар ишетә алмады. Әлегә Рөстәм Миңнехановның бу мәсьәләне хәл итүне галимнәргә калдыруы турында гына билгеле.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Юныс кайдан: Ырынбур
22.06.2010 08:02
Бер изге эш урыныннан кузгала башласа, тиз генә кулларына балта тота белмәгән абзыйларыбыз хаталар эзли башлый. Ә без яшь буын күзәтәбез, рәхмәт яусын Мохаммат кебекләргә. Кырыгаеп каткан чынлыкны чәйнән-чәйнәп каптырмакчылары, инде ул тарихны астын-өскә китереп бетердегез түгелме инде сезнең кебекләр. Зөя охшамый икән, урыс канаты астында яшәгән мөскен татарга нәрсә кала? Үзгәртегез "Баш кала" аркылы татар тормышын, эшләрегез Мәскәвегездә дә буа буырлык! Ырынбур хәлләре мөшкел икәнен сездән башка да беләбез, ярдәм итә алмаганыгызга чәйнәргә дә кирәкми. Булгар булып ана телен саклап булса,эх! Мәскәү "бүребугазларының" татарларга тараткан һәм кулланган законнары да татарлыклары да, Мәскәү-Зөя чүбе соман тоела...

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
21.06.2010 23:16
Билгеле инде, Зөя кальгасы тарихи татарларга үзенең басып алу урыны булып тора. Әлбәттә аны да торгызырга кирәк, тик татар тарихында бер кайгылы көн булып тасвирланырга тиешле. Без әллә ничек, вөҗдансыз халык төсле тоелабыз: хөрмәт итәбез үзебезнең тарихны да, һәм безләрне кол иткән ят милләт, ят дәүләт тарихында? Алай эшләргә ярамый бит инде, безнең кайбер абзыйлар әйтмешли "мулла янында мулла бул, караклар янында - карак бул"? Менә бит ничек күнеккән эш итәргә гади залык, шундый татардан кем чыгар иән соң? Менә шушы бозык, әммә халык күңеленә кереп оялаган фикердән арынырга инде күтән вакыт, тик менә әлегә арынып кына булмый. Шуңа күрә без торгызабызда инде "изге Зөя утравын".

кем: Нурулла Гариф кайдан: Казан
21.06.2010 20:57
Җыенда без дә булдык. Тарихыбыз белән сокланырлык, горурланырлык, уйланып-гыйбрәтләнерлек тә.
Җитәкчеләрнең хыял-ниятьләре чынга ашса - халкыбызны туплауда бу зур эш булачак. Болгардан соң башка тарихи һәйкәлләргә дә кул җитәр дигән өмет тә калыйк.
Бәлкем әле Шәймиевнең үрнәген җирле җитәкчеләр дә күтәреп алыр. Районнар биләмәсендә, Болгар шәһәре үрнәгендә эшләп, район җитәкчеләре башкарып чыгарлык тарихи һәйкәлләр дә җитәрлек... Тик алар элекке чордагы кебек, хәзер дә, Шәймиевкә охшарга, ярарга тырышырлармы? Аларның кемлеге дә шунда күренер иде...

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республика
21.06.2010 20:26
Аллаh исеме белэн куркэм,КУМЭК башланган бу ЭШНЕН нэтижэсе хэерле булсын иде..Мине Болгар белэн Зэй......бергэ куелуы борчый.....
Ике уги.хэм уз баласына берэу 3йомырка пешерэ..Тыйнак угилэр йомыр
ка эрчегэнче уз баласы ашап бетереп еларга тотынгач,ана угилэргэ:
"..бирегез шуна ЯРТЫШАРны..тыгылсын.." дигэн имеш..
Интернет заманы..купме акч каян кергэн кая с е н г э н леген халыкка
белдереп бару Р.Ф.та Ноу-хау -яналык УРНЭК булсак И Д Е.
җавап

кем: Анурбик кайдан: Шуннан
22.06.2010 06:41
Рэсми шуранын кай телдэ булуын ишетеп..........
кем уги буласын анладым.....

кем: Идел булгары кайдан: Булгар Иле
21.06.2010 19:31
Зөя һәйкәлә - ул безнен данлык түгел. Бу окупантларга һәйкәл!
Аны торгызырга керекми, лекин онытыргада керекми... 450 еллык коллык һейкеле!