якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:52

татар дөньясы

Беларус татарлары Татарстаннан яклау көтә

12 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш сәфәре белән Беларус башкаласы Минскида булды. Татарстан президентының Беларуска сәфәре биредә яшәүче татарларны да өметләндерде.

текст зурлыгы - +
Беларус татарлары мәчет төзү һәм мәгариф эшләре өчен Татарстан ярдәменә өметләнә.

Беларус мөселманнары мөфтие Исмәгыйль Варанович радиобызга Беларуста яшәгән татарларның мәктәп һәм мәчет салу өчен матди ярдәмгә ихтыяҗы булуын әйтте.

Варанович Татарстанның Казанда укырга теләгән Беларус татарларына ярдәм күрсәтүен искә төшерде. Элек Беларус татарлары ислам динен Якын Көнчыгышта үзләштерсә, хәзер алар Казанга тартыла башлаган.

Варанович Минскидагы Русия илчелегенең Беларустагы ике татар оешмасына ярдәм күрсәтүен әйтте.

Беларуста 3 меңгә якын татар яши. Аларның күпчелеге XIV һәм XVI гасырда Польша һәм Литвадан Беларуска күчеп килгән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Нур кайдан: Казан
13.08.2010 18:54
Миңнеханов анда баргач беренче эш итеп, милләттәшләре белән очрашырга тиеш иде бит. Үзегез татарлар турында язасыз. Ә бу мәсьәләдә фикерегезне кистереп әйтмисез. Әйе, йә юк диегез. Шул ук татарларга шалтыратып, белешергә дә була бит.
Нигә бу турыда хәбәр юк.
Очрашмаган икән, юк, бу эш каралмаган диегез...
Мәкалә бар, ә анда шул мәсьәләгә җавап юк. Ничек була инде бу?!