киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










татарстан

Хөкем карары укылганда Бәйрәмова хастаханәдә иде

Фәүзия Бәйрәмовага ашыгыч ярдәм күрсәтелә

Фәүзия Бәйрәмовага ашыгыч ярдәм күрсәтелә

24.02.2010

24 февраль көнне Фәүзия Бәйрәмовага хөкем карары игълан ителде. Әлеге карарны гаепләнүче үзе дә, килгән халык та ишетә алмады. Бәйрәмова, мәхкәмә карары укылганда Чаллы телевидениеләре журналистлары катнашуына ризасызлык белдереп, мәхкәмә залына керүдән баш тартты.

Фәүзия Бәйрәмова үзе телевидение вәкилләре барында мәхкәмә залына кермәүне болай аңлатты: ”Телевидение минем хакта бер дөрес сүз дә әйтмәячәк. Каралтып күрсәтү хакында гына уйлаячаклар Мондый нәрсә миңа кирәк түгел”.

Утырышка керүдән баш тартып ишек төбендә утырган Фәүзия Бәйрәмованың хәле бераздан авыраеп китте. Аңа ашыгыч ярдәм чакырыла һәм аны хастаханәгә алып китәләр. Шушы вакытта казый хөкем карарын укый. Карарны укыган вакытта залда гаепләүче, казый һәм телевидение вәкилләре генә була.

Ишек төбендә торган халык та, Фәүзия Бәйрәмова үзе дә хастаханәгә киткәнче, телевидениенең залга кертелмәвен язмача һәм телдән таләп итәләр. Шуңа да карамастан, хөкем карары ТВ камералары каршында гына укыла. Шушы вакыйгадан соң “Азатлык” хәбәрчесе гаепләүче прокурор Эдуард Мифтаховка мөрәҗәгать итеп, хөкем карарын ачыклады.

“Гаепләнүче Бәйрәмовага сынау шарты белән 1 ел хөкем бирелде. Ул 282 маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле, дип табылды. Мәхкәмә эше ачык иде. Фәүзия Әүхәди кызы мәхкәмә утырышына килде. Ләкин корреспондентлар барында залга кермәде. Шуның белән тагын бер тапкыр мәхкәмәгә мөнәсәбәтен күрсәтте”, диде гаепләүче Мифтахов.

Мәхкәмә эшен күзәтеп баручылар, җәмәгатьчелек вәкилләре хөкем карарының шушы рәвешле чыгарылуын ничек кабул итте? Ничек бәяли алар моны?

“Бу күренеш әлеге хөкем эшенең заказ буенча булуын тагын бер кат күрсәтә. Бер кеше булмаган килеш, ТВ камералары каршында гына хөкем игълан итү бик сәер”, ди югары уку йорты доценты Илнар Шәйхетдинов.

Илнар Шәйхетдинов (с), Тәлгат Әхмәдишин, Дамир Шәйхетдин
“Бу күренешне Сталин заманнары белән генә чагыштырып була. Ниндидер экспертлар сүзенә ышанып, хөкем карары чыгарыла. Мәхкәмәләр хәзер күз буяуга гына кайтып кала. Сәяси хөкемнәр Русиядә аклау белән бетми. Фәүзия апаның телевидение барында мәхкәмәгә кермәве дөрес булды. ”ТВ мине каралтып кына күрсәтәчәк”, диде ул.

"Хөкем карарының камералар каршында гына укылуы-хокукларыбызны кысу”, дип үз бәясен әйтте Тәлгать Әхмәдишин.

“Чаллы яшьләре” газеты баш мөхәррире Дамир Шәйхетдингә гыйнвар аенда хөкем карары чыгарылган иде. Хәзер ул аны Югары мәхкәмәдә кабат карату белән мәшгуль. Дамир Шәйхетдин фикеренчә, Фәүзия Бәйрәмова татар халкының язучысы гына түгел, танылган шәхесе дә.

"Мәхкәмәгә телевидение чакырту - татар халкын санламау, танымау. Аның йөзенә төкерү белән бер. Минем мәхкәмә эшенә дә телевидение чакыртылды. Ике сәгатьтән соң мине каралтып, яла ягып күрсәттеләр. Ике сәгать эчендә генә мондый каралтуны эшләп булмыйдыр. Аны алдан әзерләгәннәр. Бәйрәмованың, халыкның хөкем залына кермәвен хуплыйм”, дигән сүзләрен “Азатлык”ка җиткерде Дамир Шәйхетдин.

Аның үзенә карата булган мәхкәмә эше дәвам итеп, 26 февральдә Казанның Пушкин урамындагы мәхкәмәдә дәвам итәчәк.

Фәүзия Бәйрәмованың яклаучылары белдерүенчә, әлеге хөкем карарын кабат карау өчен Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгатъ итәчәкләр. Чаллы мәхкәмәсенең 24 февральдә Бәйрәмовага карата чыгарылган хөкем карары белән риза түгел алар.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Радик
03.03.2010 17:06
"журналистлар катнашуына ризасызлык белдереп"?
Олы сталинизмны кече сталинизм алыштырган. Һәрвакыттагыча журналистлар гаепле булып чыгамы?

кем: Дамир Шәйхетдин кайдан: Чаллыдан
26.02.2010 22:58
Бүген Казанда минем "җинаять" эшен Югары суд карады. Постановление: Чаллы шәһәр суды приговоры үзгәрешсез калдырылды
җавап

кем: Айдар кайдан: Буа
27.02.2010 02:58
Европа судына кадәр барып җитәргә түземлегең, батырлыгың җитми икән, суд гомерең буе җилкәңнән төшмәячәк, дускай. Алга бар!

кем: Анурбик кайдан: Чаллы
26.02.2010 15:16
Жэмагать бу "1 ел шартлы.."хокемнен халкыбыз тарихына купмегэ тошкэнен исэпли алырбызмы..икэн...
Мэхкэмэ карарына хэтле дэ 1 елдан артык ирегеннэн чиклэнеп..бара
сы жиренэ бараалмый..язасы хезмэтлэрен язаалмый..мэхкэмэлэр
юлында йореп сэлэмэтлеген..какшатты
Адда, Эйткэн ,язган хэр сузенэ. "экспертиза" буласын белеп ...ИЖАТ итунен нэтижэсе бик ук югары булырмы икэн...
итунен

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
26.02.2010 11:37
Кадерле милләттәшләр! Миңа карата әйткән яхшы сүзлзрегез өчен бик зур рәхмәт! Әйе, шулай килеп чыкты - ул көнне мәхкәмә карарын миннән башка гына укыдылар. Алай да була икән! Югыйсә, минем хәлем начарланып киткәч, суд сәркәтибе үзе "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртты бит! Күрше бүлмәдә миңа электрокардиогармма эшләдедәр, көчле уколлар ясадылар, "стенокардия" диагнозы куйдылар, инфаркт куркынычы яный, дип, хастаханәгә алып кителәр. Ә шул вакытта буш залга хөкем карары укып яталар икән! Мин үземә бер ел шартлы хөкем карары бирелгәнлеген больницада гына ишеттем. Хәзер мин өйдә дәваланам, чөнки мине башка хастаханәгә күчерергә теләделәр, имеш, мондагысында ремонт икән! Монда шундый хәлләр, җәмәгать, әгәр "өстән" әйтелгән икән, хастаханәдә дә карамыйлар. Без хөкем карарын Татарстан Югары Судына шикаять итәчәкбез, иншаллаһ! Әмма анда өмет юк, шул ук шайка бит инде ул! Аннан соң Европа Судына мөрәҗәгать итәчәкбез. Чөнки бу - сәяси заказ, сәяси суд, сәяси хөкем карары /приговор/ булды. Сталин заманнарыннан соң мин сәяси яктан хөкем ителгән беренче татар язучысы икәнмен! Хөкем карары үз көченә кергәнче, минем бераз ирекле вакытым бар, шуңа күрә мин аны мөмкин кадәр файдалы үткәрергә тырышам, халык белән очрашулар уздырам, дөреслекне җиткерәм. Әле бу көннәрдә Айдар Хәлим белән Лениногорски шәһәрендә зур очрашу эшләп кайттык, анда мәрхүм язучы, "Батырша" романы авторы Җәмит Рәхимовның 75 еллык юбилеенда катнаштык, чыгышлар ясадык. Аннан Әлмәт шәһәренә килеп, язучы Разим Вәлиуллин янында булдык, ул ике тапкыр рактан операция ясатты, хәзер табиплар тарафыннан бер төймә дару да ала алмый ята. Югыйсә ул бөтен Әлмәт төбәгенә 40 ел буе нур сибеп яшәгән милләтпәрвәр шәхес бит! Хәзер бу мәсьәлә буенча Әмәт шәһәре башлыгына барырга уйлыйбыз. Кичә Чаллы Язучылар берлегенең 30 еллык юбилеенда катнашып, чыгыш ясадым, милләтебез хәлен, үз хәлемне сөйләдем. Бүген өйләдән соң Айдар Хәлим, Фаикъ Таҗиев һәм мин Чаллы педагогия институты ректоры Фәйрүзә Мостафина белән очрашырга барабыз, анда татар теле куркыныч астында, татар бүлекләрен бетерергә җыеналар икән. Эш күп, проблемалар күп, аларны хәл итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк!
җавап

кем: Ринат кайдан: Аксубайдан
27.02.2010 01:20
Татарның төштән соң исенә төшә. Менә без шундый хәлгә калабыз да инде. Бердәм булмаганга. Исән-сау терелегез.
җавап

кем: Мәүлет кайдан: Казан
26.02.2010 22:35
Монда бер кызык фикер бар. Урысча булды инде алай да уздырырлар дип уйлыйм. ..
"Конституционный суд (КС) России постановил, что вердикты, вынесенные Европейским судом по правам человека (ЕСПЧ) по гражданским делам, являются основанием для пересмотра решений российских судов, сообщает пресс-служба КС. «Решения ЕСПЧ обязательны для России. Государство обязано не только произвести компенсационные выплаты человеку, нарушение прав которого установлено ЕСПЧ, но и обеспечить, насколько это возможно, полное восстановление нарушенных прав, в том числе в отношении других лиц, оказавшихся в положении заявителя», — говорится в постановлении.
Дөнья үзгәрә, Рәсәйнең дә үзгәрүдән башка чарасы калмаячак. Көрәшергә кирәк...!
Рәхмәт Фәүзия апай. Аллаһ сезләрне рәхмәтеннән ташламасын!!!

кем: Мәүлет кайдан: Казан
26.02.2010 07:58
Фәүзия апай без сезне юксынабыз. Аллаһ сезгә сәламәтлек бирсен, әлеге борчулар узсын. Сәламәтләнеп чыгыгыз. Сезнең фикерләр безгә бик кирәк, менә хәзер дә сезнең фикерне ишетәсе иде...

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.02.2010 05:49
“Профессор Фирсов в книге “Чтения по истории Сибири” /стр.50-75/ приводит многочисленные примеры торговли русских завоевателей Сибири женщинами-инородками. “Вся история покорения Сибири и взимания с их обитателей ясака есть история похишения женщин у инородчиского населения.” В описанное время /17 и начало 18 века/ в Сибири русские колонизаторы торговали женщинами очень широко. Большею частью предметом торговли были инородческие женщины добытые на войне, или просто на грабеже. Тут грабителям представлялась полная свобода половой эксплуатации женщин. Дикие и развратные “завоеватели” насиловали малолетных девочек, а наскучивших им – продавали. Цена на 5-7 летнюю девочку-инородку была очень низкая: от 20 коп. за каждую.” /стр.89-90./
Казанның руслар тарафыннан алынуын Худяков менә болай тасвирлый:
“Сражение было окончено. В городе была произведена страшная резня, так как русское командование распорядилось произвести поголовное избиение всех мужчин... Все мужское население громадного города было истреблено. Из мужчин был оставлен лишь один хан Ядыгар. С женщинами было поступлено также жестоко: царь отдал их в полное распоряжение своим солдатам.... Грабеж начался с первого же момента, как только русские ворволись в город... Чудовищное избиение жителей взятой Казани составляет одну из самых тяжелых страниц русской истории. Такою колоссальною гекатомбою человеческих жертв закончился «крестовый поход” христолюбивого воинства против казанцев, первое выступление русского государства на пути территориальных завоеваний.”/М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1923./
Шундый тетрэндергеч фактлар белэн тулган Фэузия Байрамованын "Сонгы Сузе" буген инглиз телендэ минем www.mirzayanov.com/home.html hem Facebook ta, Twitterd sajtlarina kueldi. Kopijalar shulaj uk ГосДеп хэм Берлэшкэн миллэтлэр оешмасына жибэрелер. Кем инглизча укый белэ, тэржемэ сыйфаты турында сузегезне эйтегез.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
27.02.2010 03:27
1739 елның 30 апрелендә, урыс патшабикәсе Анна Ионовнаның әмере белән, 60 яшьлек татар хатыны Кисәнбикә Байрасова, көчләп чукындырылганнан соң яңадан ислам диненә кайткан өчен, Екатеринбург уртасында тереләй яндырылып үтерелә. “По Указу Ее Императорского Величества...оной татарке за три побега и что она, будучи в бегах, крещенная обасурманилась, учинить смертную казнь – сожечь” диелгән була патшабикәнең фәрманында. /ГАСО. Ф.24.Оп.1.Д.818.стр.243-245./
Аңа кадәр, 1738 елның 20 июнендә, шул ук Екатеринбург каласында, шул ук патшабикә Анна Ионовна әмере белән, татар кешесе Тойгелде Җүләков тереләй утта яндырылып үтерелә, аны да көчләп чукындырганнан соң яңадан исламга кайтуда гаеплиләр. “По Указу Ея Императорского Величества самодержицы Всероссийской и по определению его превосходительства Тайного советника Василия Никитича Татищева, велено тебя, татарина Тойгельду, за то, что ты, крестясь в веру греческого исповедения, приняли паки махометанский закон, и не только что в богомерское преступление впал, но яко пес на свои блевотины возвратился, и клятвенное свое обещание, данное при крещении презрел, чем Богу и закону его праведному учинил великое противление и ругательство, - на страх другим таковым, кои из махометанского приведены в христианскую веру, при собрании всех крещенных татар велено казнить смертию – сжечь.” /Е.В.Анисимов. Дыба и кнут. Политический сыск и русское общество в XVIII. – М., 1999, стр.541-542./
(Фэузия Байрамова. Сонгы суз.)

кем: Авыл баласы кайдан: Чаллыдан
25.02.2010 15:23
Акыллы, кыю газеталар бар. Фаузия апаны гел яктыртып барды бер газета. узган ел яздыра башладым, гел алачакмын, Аллах кушып... Менэ соны язма, укыгыз. Бар да юньсез дип ормагыз газеталарны, журналистларны. Арада Аминовлар гына тугел.
http://www.beznen.ru/news/?id=1447

кем: Гафиулла Газиз кайдан: Чаллы
25.02.2010 11:49
"Азатлык"ның хөрмәтле тыңлаучылары. Радионың хәбәрчесе буларак, теге-яки бу язмам өчен рәхмәт сүзләрен төрле юллар белән ирештерүчеләр бар. Рәхмәтләрегезгә рәхмәт! Ләкин кайвакыт рәхмәт сүзләре хәбәрчене уңайсыз хәлгә куя. Мин, "Ничек бар, шулай" дигән "Азатлык" принцибы буенча язмаларны әзерләргә тырышам. Тормышта шунысы да мәгълүм, мактау сүзе кайвакыт хурлау булып та кайта. Алга таба да язмаларга төпле, нигезле, уйланган, ачык, матур, килешле, беркемне дә кимсетми торган, тупас булмаган, зирәк, төрттерүләрсез, уйландырырлык, хөрмәт хисле фикерләр әйтеп, форумнарда катнашырбыз, дип,калам. Аңлавыгызга рәхмәт.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.02.2010 19:04
Мин Гафиулла язамаларын гел кызыксыну белэн укып барам. Анын хезмэте, хичшиксез, урнэкле, кыю хэм тирэнлек белэн аерылып тора. Фэузия эшлэре кебек эйберлэрне яктырту бик жинел эш тугел. Мэсэлэн, монда бик куп сораулар бар шушы эштэ зур урын алган ялганчы экспертиза турында. Узем, шундый экспертиза эшлэре белэн бик таныш кеше буларак, эйтэсем килэ. Экспертиза анда тобэлгэн кешелэр тарафыннан башкарылмый, алар тик ФСБ белэн бэйлэнгэн (подпискалы шымчылар!), экспертиза олкэсендэ бик тубэн белемле пешкалар. Барысын да ФСБ-КГБ нын юристлары эшлилэр. ФСБ да хосусый "Юридическое управление" дигэн хезмэт идарасы бар, анын башлыгы генерал чинында. Ату чеп-чи надан Галимуллин белэ ди, кайда нинди "галим" хэм бу олкэдэ белемле кеше булуын! Белми генэ тугел, э ул узе дэ монда чеп-чи пешка! Э мэхкэмэгэ килгэндэ, ул инде суд башланганчы нинди карар бирергэ тиешлеген белэ. Ана бирелгэн икэн статья, ул я ботенлэй акларга тиеш, я шуннан бер чара сайларга тиеш. Аклау-акламау анын эше тугел, ул сэяси эш булып остэн, ФСБ дан курсэтелэ. Прокурорнын роле монда ишек ачучы швейцар вазифасы гына булып тора. Шунысы бар, минем эш буенча минем адвокат А.Аснис шундый экспертизага безнен яктан бер генералны хэм полковникны кертэ алган иде. Алар шул экспертиза карары белэн килешмичэ узлэренен шэхси карарларын яздылар. Шунысы да кызык, нэкъ аларнын карарлары мине аклаган Генераль Прокурор карарынын нигезе булып хезмэт иттелэр.
Озын сузнен кыскасы, бэлки, Гафиулла, килэчэктэ шул "экспертлар" га да сорау биру кирэктер: кем аларны белеп чакырган да, нигэ алар ана ризалашканнар. Халык узенен остеннэн мыскыл кылган кеше актыкларын якынырак белергэ тиеш дип уйлыйм.
җавап

кем: Дамир Шәйхетдин кайдан: Чаллыдан
25.02.2010 22:31
Ул экспертларның берсе - Маркелов судта экспертлык турында шаһәдәтнамәсе булмавын әйтте. Димәк, ФСБ "экспертлары" биргән "экспертиза" белдерелгән гаепләүне раслый алмый... Ләкин Рәсәйдә хәтта "президент"ны билгелиләр... Суверенитетны указ белән юкка чыгаралар бит - менә шундый правовой нонсенслар иле ул Рәсәй.

кем: nailtatar кайдан: Qazan
25.02.2010 09:06
анын., шулай буласын билгеле инде.
урыс империясе инде 457 ел татарны кысып бетерергэ маташа.
шуна анын, мэхкэмэсенен, шундый карар чыгаруы гаж,эплэндерэ торган факт тугел.
Фэузия без Сезнен, белэн!!! Бирешмэгез!!!
Европа мэхкэмэсендэ Сез хичшиксез ж,ин,эчэксез!!!
АЗАТЛЫК!!!

кем: Нур кайдан: Казан
25.02.2010 08:30
Рәсәй империясе, үзенең татарстандагы куштаннары белән берлектә тагын бер оятсыз гамәлен кылды...
Фәүзия апайга сокланам. Аның судка кермәве үзе бер җиңү, баш бирмәү сыйфаты.
Үзләренә үзләре укысыннар карарларын, алар үзләре лаек аңа!
җавап

кем: Хакимхан кайдан: Уфа
27.02.2010 23:36
Болар Алладан да курыкмыйлар, халык нэфрэтеннэн дэ. Эле хокем алар кулында. Халык ачуы чигеннэн чыкса, узлэре дэ мэхкэмэ алдында явап бирэчэклэрен уйламыйлар микэнни.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Мәхкамә Бәйрәмовага 1 ел шартлы җәза билгеләде

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile