киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Бәйрәмова читтә сыену сорый

11.11.2009

Татар милләтенең дә үз дәүләтенә лаеклы булуын яклау өчен Русия хакимияте мине эзәрлекләү юлына басты, андый золым илендә кала алмыйм, татар өчен көрәшне ирекле илдә дәвам итәргә телим, дип белдерә Милли мәҗлес рәисәсе Азатлыкка юллаган белдерүендә.

Татар милли хәрәкәтәнең күренекле вәкиле, хәзерге вакытта Милли мәҗлес оешмасын җитәкләгән Фәүзия Бәйрәмова чит илдә сәяси сыену соравы турында хәбәр итте.

Азатлык радиосына ул, Русиядә “минем үземнең дә, милләтемнең дә кадере булмады, азатлык өчен көрәшкәннәр юк ителде, яраклашканнар кол ителде... ирегемне буарга җыенган ил миңа Ватан була алмый”, дип белдерде.

“Сәбәбе - Русия тарафыннан эзәрлекләнүдә...”

Сыенуны кайсы илдә сорыйсыз дигән сорауга Бәйрәмова, моны әлегә әйтә алмавын, чөнки Русия иминлек хезмәтләренең моңа каршы чаралар күрә алуыннан шикләнүен әйтте.

“Менә инде бер елга якын хокук саклау органнары, прокуратура һәм ФСБ, Милли мәҗлеснең татар халкын яклап халыкара оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен сәбәп итеп, мине эзәрлекләү юлына басты”, ди Фәүзия Бәйрәмова. Бу уңайдан ул өендә үткәргән тентүләрне, эшләгән комьпютерын, документларын, архивын алып чыгып китүләрне, ирекле хәрәкәт итүен чикләүләрне искә ала, шулар нәтиҗәсендә үзенең йөрәк авыруы кичерүен әйтә.

Шушы бер елга сузылган тикшерү эшләренә хәзер нокта куелып, прокуратура Бәйрәмовага карата гаепләү чыгарды һәм эшне мәхкамәгә тапшырды. Гаепләү ягы җинаять эшен 282нче матдәгә нигезли, анда сүз милләтара нәфрәт уяту турында бара.

Җитәкчелек тә, җәмәгатьчелек тә якламады

Белдерүендә Милли мәҗлес рәисәсе Татарстан җитәкчелегенә булган үпкәсен дә әйтә, үзенә карата күрелгән гамәлләр турында Шәймиевкә дә, Татарстан прокуроры Кәфил Әмировка да, хокук яклау оешмаларына да кат-кат мөрәҗәгать итүен, әмма алардан бер ярдәм дә күрмәвен, киресенчә, шул мөрәҗәгатьләрдән соң аны эзәрлекләүләрнең тагы да арта төшүен белдерә.

“Мин әгъза булып торган иҗтимагый оешмалар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге, мондый шартларда мине яклыйсы урынга, Сталин заманындагы кебек матбугатта миңа каршы белдерүләр белән чыктылар”, ди Бәйрәмова, Татарстанда җитәкчелекнең генә түгел, җәмәгатьчелекнең дә Милли мәҗлесне эзәрлекләүгә каршы чаралар күрмәве турында.

“Русия җитәкчелеге мине Татарстанның дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшкәнгә хөкем итә, Татарстан җитәкчелеге үзләренә каршы оппозициядә булганга үч ала, җәза органнары исә мөселманнарны яклаган өчен, аларның үзләрен тарих алдында исемләп фаш иткән өчен мине төрмәгә утыртып куярга хыяллана”, дип белдерә Милли мәҗлес җитәкчесе Бәйрәмова.

Русиядә үзенең дә, милләтенең дә кадере булмавына, иреген шулай буарга җыенган илнең Ватан була алмавына ишарә итеп, Фәүзия Бәйрәмова, үзен төрмәгә утыртырга җыенган шушы илдән баш тартуын әйтә, һәм чит илдән сәяси сыену сорарга карар итүен белдерә.

Аның сүзләренчә, татар бәйсезлеге өчен көрәшне ул кешенең кадере булган, хокуклары бозылмаган ирекле илдә, ирекле шартларда дәвам итәргә карар кылган.

Ул арада Казанда...

Татарстанның юстиция министрлыгы Милли мәҗлес эшчәнлеген 4 айга туктатып тору карарын чыгарган. Бу хакта министрлыкның идарә башлыгы урынбасары А.Идрисова имзалаган хатта әйтелә.

Милли мәҗлеснең сәркатибе Зөһрә Айсина министрлыкның шушы вәкиле белән телефон аша сөйләшеп, мондый чикләүнең ни сәбәпле куелуын сораган, әмма Айсина сүзләренә караганда, Идрисова моңа жавап бирә алмаган.

Милли мәҗлес оешмасы татарның милли парламенты булу дәгъвасы белән 1992 ел референдумы алдыннан төзелгән иде. Аның хәзерге әгъзалары бер ел элек, 2008 ел декабрендә, Татарстанның бәйсезлеген тану үтенече белән дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать иткән иде.

Бу адым Русия федераль хакимиятенең ачуын чыгарды һәм Милли мәҗлес әгъзаларына каршы эзәрлекләүләр башлануга китерде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

Тамгалар: bayramova_bairamova_milli_tatar

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (3)
кем: Hafiz Candarli кайдан: Candardan
16.11.2009 04:02
Fәwzijә hanım! Tәhlil itә--analizlıj torgaç sezgә daimi rәweştә problemalar jasatuçılarnıng jöz çalımları qalquwıraq bulıp şәkellәşә başladı bİllәhi Ber biş-altı jıl elek pojezdda barganda ike tatar agajınıng söjәşkәnnәren ireksezdәn tınglap barırga turı kilde. Ә anda süz 90 jıllar başında sezneng belәn ber "barrikadada" jörgәn, sezneng arqadaşlarız haqında bara ide.Söjlәşülәre şuşı şәkeldәrәk ide: Fәrit Sorurov digәn bәndә 1979 jılnı әrmijәdәn qajtqaç slesar öjrәnçege bulıp 2—3 aj minga gajka bjru açqıçları birep torırga ölgermәde jugarı partınnıj ışqulda da uqıj başladı. Bik jıldam hәm dә ütә dә jalagaj ide. Şunnıq belәn nәçәlestewe dә üzen bik tiz kürep aldı.Tsehkom rәise bulıp küp tә jörmәde, gorkom partijәdәn ber cılı gına kәnәfigә dә menep qunaqladı jegetebez! Ә min qaldım inde şul uq eşemdә 72-nçe nümile gajka boru açqıçımnı qoçaqlap.Menә bit Hodanıng hikmәte: 1991 jılnıng qojaşlı august könendә Jeltsin babajnıng ber imzası belәn Fәrit quldaşımnıng gorkomın biklәdelәr gә qujdılar! Kürsәgez halıqnıng söjengәnen. Alarga ijәrep min culәr dә söjenәm: әhә, dim, minem Fәritem dә partijә jortı ihatasında üsüçe çәçәklәr aşap tora almas iç inde, qajtır_әle tsejıbızga dip atna-un kön kötkәn arada, uramga çıgıp jәşel bajraq ta kütәrep jöri başladı! Gorkomning 26 bülmәsendәge jullar hәm elemtә çaraları bülegeneng başlıgı iptәş Fәrit Sorurov uzaçıqqan jәşel töskә bujanıp Fәrit әfәnde Sorurıjga әwerelde dә qujdı. Ә min haman da şul gajkaborgıçım belәn tamaq tujdıram. Әmma küp tә ütmәde Sorurov әfәnde üze elegrәk utırgan kabinetına jangadan әjlәnep qajtıp da utırdı. Annan song ber jıllap waqıt uzgançı bezneng tseh jabıldı, ә min eşsez qaldım. Ütkәndәde quldaşım janına büregemne jomarlap kerüwemneng dә fajdası timәde, Ber qoçaq kitaptır, listovkalar gına birep çıgardı... Fәwzijә hanım bu, ozınga suzılgan kereş süzemneng asılı şunda da, iseme üzgәrtelgәn bu partokrat sezneng külәgәgez ışıgında şaqtıj gına waqıtlar dәwamında qojırıq bolgap jörgәn adәmlәrneng berse genә. Ajıq aqıl belәn bagıp qarasaq, min fәqıjregezgә kürenep torgannarı gına da, sezneng janda jalagajlanıp jörgәn monıng kebek qızıllı-jәşelle partokratlarnıng sanı öç distәdәn dә artıp kitә. Küpçelektә qәlәm ijәseneng әlegedәj kollizijәlәrne tanu öçen küngel küze dә çagırraq bula şul... Tagın ber bigük matur bulmagan nәticә jasap şunı әjtergә mәcbürmen: caj çıguga "tege utızlıq" sezneng isemne iman kәlimәse urınına tәkrarlap socialistik cәhәnnәmnәn kapitalistik cәnnәtkә kerdelәr. Mәşhür әsәrdәge mәğlüm personaj әjtkәndij: ".töş attan—Bolvar ikebezne dә kütәrә almajaç" digәnnәr inde alar sezgә. İmanım kәmil, monda "öçençe köçlәrneng" hiç tә qatnaşı juq. Sezne üz arqadaşlarıgız sındıra... Ә min sezgә fәn belәn şogellәrgә kinәş itәr idem. Monıng öçen sәrmaja kirәk iç, ә talantlılarda ul nәrsә citeşsezrәk bula şul... İhtiram belәn. Hafiz Candarlı


кем: камиль кайдан: казан
15.11.2009 18:38
Хормэтле Фэузия ханым!Вил Мирзаянов фикере белэн килешэм,минемчэ дэ алар сезнен хэм халыкнын реакциясен капшап карыйлар,эгэр сезне чит илгэ жибэрэ алсалар кыюланачаклар.Сезнен кулларыгызны богауласалар да аларнын сезгэ буйлары житэчэк тугел,менэ аларны нэрсэ чыгырдан чыгара.Мин ышанам сез утырткан голлэр чэчэк атыр,Сэламэтлек сезгэ хэм рухи ныклык телим.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
15.11.2009 17:29
Минем язмышыма карата битараф булмыйча җылы сүзләрен әйткән барлык милләттәшләремә дә зур рәхмәтләремне белдерәм! Минем өчен сезнең теләктәш булуыгыз бик мөһим, чөнки дөнья гел "кара көчләрдән" генә тормый бит, анда яктылык, нур да бар...
Ә инде Дәрдмәнд мәсьәләсенә килгәндә, ул үзе бер фаҗига. Ырынбур, Чиләбе төрки-татар далаларыннан 5 тонна саф алтын чыгарган Дәрдәмәнд - Закир Рәмиев 1921 елның көзендә Орски шәһәрендә ачтан үлә... Бүгенге көндә аның хәтта кабере дә юк, чөнки анда хәзер хәрби завод салынган. Мин еш кына уйланам, нигә Дәрдмәнд, Риза Фәхретдинов революциядән соң бу илдән китмәделәр икән, дим. Чөнки алар барыбер Сталин репрессияләрен туктатып кала алмыйлар, икесе дә ачтан үлә, үзләре үлүгә, икесенең дә улларын НКВД төрмәләрендә атып үтереләр. Бу чорда бары тик Россиядән киткән татар зыялылары гына зур тарих, әдәбият тудыра ала һәм затлы нәселен саклап кала. Алар - Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Габдрәшит Ибраһимов, Зәки Вәлиди, Әхмәт Тимер, Муса Бигиев \аның гаиләсе монда калып кырыла/ һәм башкалар. Ә илдә калган Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин, Әхмәт Тимернең әтисе Рәшит Яруллин, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин һәм күп татар зыялылары Сталин төрмәләрендә юк ителә...
Безнең милләтнең хәле бик аянычлы, татар зыялылары да 450 ел буе кылыч өстеннән йөриләр. Хәзер дә шул Явыз Иван, Сталин чорлары якынлаша, аның бөтен билгеләре бар. Бүгенге көндә бер Татарстаннан гына да йөзләгән мөселман-татар бер гаепсезгә төрмәләрдә утыра, аларның хәтта 25 елга хөкем иетлгәннәре дә бар. Мондый корбаннар нәрсәгә кирәк? Моннан милләтнең хәле җиңеләяме? Безнең шартларда милләт я җиһад кылып, илен-җирен кяферләрдән азат итәргә тиеш, я үзен һәм динен саклап калу өчен һиҗрәт кылырга тиеш. /Һиҗрәт - дин тотарга, кеше булып яшәргә иркенлек булган җиргә күчеп китү./ Безнең милләт моның икесенә дә әзер түгел, димәк, бу мәсьәләне һәркем үзе шәхси хәл итәргә тиеш. Мин һиҗрәткә ният иттем, ләкин бу әле мин бүген бу илдән чыгып китә алам, дигән сүз түгел. Әле миңа суд булачак, әле Рәсәйнең хөкеме булачак.
Шунысын да әйтәсем килә, Милли Мәҗлескә карата да хөкем башларга торалар, Татарстанның Юстиция министрлыгы Милли Мәңлеснең эшчәнлеген 4 айга туктатып торды. Сәбәбе - элеккеге рәис Илдус Әмирханов 2005, 2006, 2007, 2008 елларга хисап бирмәгән. Без дә отчет бирә алмыйбыз, чөнки Милли Мәҗлеснең төп теркәлү документлары Илдус Әмирхановта, ул аларны бирми. Кыскасы, органнар аның ярдәмендә безгә каршы тагы яңа эш кузгатырга уйлыйлар, монысында Милли Мәҗлесне "преступное сообщество" дигән "җинаятьчел төркем"гә әйләндереп, мине аның главары буларак хөкем итәргә җыеналар. Болар хәзер тын алырга да ирек бирмәячәкләр, шуңа күрә дә мине алтыннан да артык күреп саклыйлар, мине мисалымда бөтен Россия өчен шау-шулы процесс уздырырга уйлыйлар...
Сүземне Дәрдмәнд белән башлаган идем, аның белән тәмамлыйсым килә. 23 ноябрьдә аның 150 еллыгы, бу сүзләребез аңа дога булып барып ирешсен иде! Дәрдмәнд - минем иң яраткан шагыйрем, ул әле ачылмаган йолдыз, иң серле талант иясе... Узган ел мин аның туган авылы Җиргәндә булдым, Гариф абый Солтанның өйрәтеп җибәрүе буенча, нигезләрен эзләп таптым, дога кылдым. Алар күршеләр булган икән, бәлки әле туган да булганнардыр, икесе дә бик затлы нәселдән. Җиргән зиратында Дәрдмәнднең дә, Гариф абыйның да әби-бабалары ята, мин анда да булып, рухлары өчен дога кылдым... Сүземне Дәрдмәнд шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шунда үтәр -
Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы,
Рәнҗемә, зинһар, күтәр!
Рәнҗемә, зинһар, күтәр!

Ни газизрәк - бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!

кем: Рафис Кашапов кайдан: Чаллы
15.11.2009 16:54
Империя тырнагына бер эләккәч аннан ычкынуы авыр, әммә дә ләкин барыбер көрәшергә кирәк.

кем: усал татар кайдан: бөредән
14.11.2009 22:56
Утлы дуска.
Фәүзия Бәйрамовага.
Идел кебек, күңлең киң,
Уйларың, хәйран якты!
Шул яктыга тартылдым мин,
Көннәрем кара чакны.

Кара көннәр, гүя болыт,
Агылып үтте инде.
Күкрәк киреп җырлар чаклар
Безгә дә җитте инде.

Әйдә җырлыйк , утлы дустым,
Шатлыклар иңсен илгә.
Сиңа афәт килә калса,
Ышыклан минем иңгә.

Синең өчен калкан булып,
Кашканып каршы чыгам,
Утка керәм, суга төшәм,
Галәмгә сәфәр чыгам...

Халкым кебек, күңелең җор,
Сыгылма юк-бар җилгә.
Яшен булып яшьнәп калыйк,
Яшәгәч шушы җирдә.

9 май 1987 ел.
Бишнә авылы.

кем: Bıltırgı "@" кайдан: Urman alaninnan
14.11.2009 22:30
Fәwzijә hanım, çitkә çıgıp kitәrgә bula inde ul. İke mәrtәbә küçenüne ber januga torışa dilәr tügelme әle? Mәs'әlәgә bu jassılıqtan qaraganda, şaqtıj gına matdi bajlıqlarga ijә bulgan olpat qına sanәğәtçe, igelekle iğanәçe hәm nihajәt ütә dә üzençәlekle şağıjr Zakir Rәmıjeff - Dәrdemәnd tә: "Kemgә waslәt, kemgә ömid Niğmәten birde fәlәk. Min ömidneng sul qulınnan Ber sınıq nan almadım Kemgә waslәt, kemgә ömid!.. Min sınıq nan almadım! Әjttelәr, kem, ber bәhetsez İlgә ğaşıjqsıng, fәqıjr. Ber qızardım, ber buzardım... Ni tanıjm—tanalmadım. Ni tanıjm?.. Tanalmadım! Sezne millәt qızları, ah! İ ömid joldızları!"—dip eçe poşqannan gına jazıp qaldırmadan iç inde... Bu şağıjr dә nәq sezneng hazerge jәşebezdә, jә çit ilgә çıgıp kitәrgә, jәki talanıp betkәn köjençә ildә qalırgamı?—digәn dilemma qarşısınnda torıp, aç-jalangaç qalsa da çıgıp kitmәde iç? Hәzerge jәşlәrneng slangında—söjlәmendә "sındıru" digәn tәğbir bar. Sezneng ictimağıj hәm sәjәsi eşçәnlegegezne 1988 jılnlng 29 oktәberennәn birle küzәtep kilüwemnәn jasalgan ujlanular bujınça fikerlәwlәrdәn ber küngelsez genә nәticә borın törtergә azaplana. Hәrkemneng dә çın arqadaş hәm dusları bulgan şikelle, anıng külәgәsenә ıçıqlanıp, at jögennәn urlap peçәn jolqıgan sıman, anıng talantına kerle qulları belәn suzuluçı jırtlaç hәm wocdansız bәndәlәre dә bihisap bula iç. Hәm menә şundıj bәndәlәr genә törledәn törle fetnәnәlәr çıgarırga mahir bulalar da inde. Mәhkәmәlәrgә tarttırtular hәm şunıng kebek bik küp etleklәrne şәhsәn minem üzemә "jaqın duslarım" belәn ing tırış şәkertlәrem әle bügengәçә ük qılıp toralar. Jәşrәk çagımda sәwdә çeltәrendә eşlәgәn waqıtımda janımda küp kenә jalagaj duslarım böterelә ide. Әmma, şul uq "dus-işlәrem din julına kerep kitüwem belәn ük, başıma әllә niçә mәrtәbә fetnә östenә fetnә belәn bәrdelәr. Hәzer min tınıçlanıp qaldım inde. Әgәr dә mine din hәm milli mәdәnijәt julında qıjnıjlar ikәn, dimәk, minem külәgәm astına ışıqlanırga mataşuçı "can duslarım"nıng ruhları fәqıjr ikәn iç, dim. Bu haqta ğәrәplәrneng әdәbijat beleme "ber qıjssa da, jәşәgәn ide ber şaqal dip başlanmıj, ә bәlki böten qıjssa-hikәtlәr dә jәşәgәn ide ber arıslan dip başlana", dip iskәrtә. Sugılgan, qagılgan çaqlarımda min sugıştan eşkә jaraqsiz bulıp, jaralardan tetkәlәnep betep qajtqan әtijemne jad itәm. Öjebez iske ide, anga sugış invalidı buluwına kürә sovhoznıng üzәgennәn taş jort tәqdim itkәç, "balalarımnı urıs itәr hәlem juq!"—dip awılıbızdan küçep kitmәde. Ul bezne hәttә buşlaj birelgәn jullama belәn pionerlagerına da ber mәrtәbә dә cibәrmәde. Süze qatgıj ide: "anda barıp etlәşergә öjrәnmәsәgez dә usallıgıgız tamanga gına kiler әle—dijә ide. Jazu maşinasında ğәrәb hәm latinin ımlalarında un barmaq belәn jaza aluwıbız belәn dә bez әtijebezgә burıçlıbız. Dimәk tatarlıqnı şuşı rәweşçә genә saqlap bula da ikәn iç inde. Çittә soltan bulgançı, jortta oltan bulsangçı digәn süz dә bar iç әle, busı berençedәn, hәm songısına: julga çıqsang iptәşehg üzengnәn jahşıraq bulsın dilәr. Bәlki sezneng böten problemalarıgız da üzegezneng janıgızdagı qajsıber "eçkersez duslarıgız belәn jәrdәmçel arqadaşlarıgıznıng" bulışlıgı belәn tudırıla torgandır?.. Hosusan minem üzemneng açı tormış tәcribәm menә şuşındıj ujlarga etәrә. Ğıjas İshaqıjnjng bu nisbәttәn "nuterennij vrak"—"eçke doşman" digәn tәğbire bar. İhtiram belәn.

кем: Нур кайдан: Казан
14.11.2009 14:59
Без бүген "бөек" Рәсәйнең юкка чыга баруына, үлеменә таба барган чорда яшибез. Шуны күрү, һәм аларның да шуны тояеп, империяләренең юкка чыгуына каршы төрле кыргыйлыкларга төшеп, җан тартышулары, бары вакыт агышына бәйле булуын тануларын күрү бәхете һәр кемгә дә тәтеми.
Артык борчылмагыз әле. Безгә бүген милләтпәрвәрләр, көрәшчеләр кирәк. Аннан соң "батырлары" күп табылыр аның...
Фәүзия апайга Аллаһ ярдәм кылсын!!! Без дә теләктәшлектә.

кем: Ixsanov Şamil кайдан: Ukraina
14.11.2009 00:14
Nindi qızğanıç tatar xalqı uzeneņ millәtpәrwәrlәren yaqlay sәlәten tamam yuğaltqanı! Әz-mәz üzen bәysez sanağan waqıtlı matbuğat çan qağırğa batırçılıq itә almağanda, millәtebez yazmışına bitaraf bulmağannarnıņ küpçelege piketlarğa baruğa batırçılıq itә almağanda bәlki maddi yaqtan mөxtәrәm Fәüziyә Bәyrәmovağa yardәm cıyıp bulır ide? Minemçә mәxsüs fond buldırırğa kirәk. Fondnıņ tөp burıçı – tөrle instantsiyә mәxkәmәlәrendә, şul çirattan xalıq ara mәxkәmәlәrendә, milli xәrәkәt әğzәlәren yaqlau eşen oyıştıru. Bigrәktә Tatarstannan hәm Rәsәydәn çittә yәşәgәn millәttәşlәrebez өçөn mondıy fondnıņ buluı milli xәrәkәtkә real өlөş kertü çaralarınıņ iņ mөhime bulır ide.

кем: Айрат кайдан: Казан
13.11.2009 21:58
Мин үзем бүген үк чит илгә китәр идем мөмкинчелек булса. Бу алдакчылар һәм ялганчылар арасында яшәү бик авыр. Фәүзия ханым, Сезнең турыда бүген "Эхо Москвы" дан ишеткәч, белсеннәр, дөнья ишетсен, Татарстанда татар халкын яклаучыларга нинди басым баруын белсеннәр, дип уйлап куйдым. Дөрес, татар гәҗитләрен, мәктәпләрен ябып куйганнан соң надан халык белән җитәкчелек итүе җиңелерәк була торгандыр инде урыслашкан татар җитәкчеләренә. Түземлек бирсен Аллаһым Сезгз Фәүзия ханым, Вил әфәнде.

кем: усал татар кайдан: бөредән
13.11.2009 20:42
фәүзия!!! Мин бергә эшләгән чаклары искә төшерәм. Мин синең кыюлыгыңа соклам.
    алга 
фикерләр бите: (3)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Бәйрәмова читтә сыену сорау сәбәпләрен аңлата