якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:51

дөнья

Кыргызстанда матәм

Кыргызстанда 75тән артык кеше үлеме белән тәмамланган президент Корманбәк Бакиев белән оппозиция арасында барган каршылыктан соң, илдә һәлак булганнарны искә алып 2 көнлек матәм игълан ителде.

мультимедиа

текст зурлыгы - +


Ил буйлап хакимияткә каршы арткан каршылык чараларында 75 кеше һәлак булды, йөзләрчә кеше яраланды. Протест чараларында һәлак булган кешеләр шимбә көнне Бишкәк шәһәре читендәге Сталин чоры корбаннары өчен төзелгән каберлеккә җирләнәчәк.

Кыргызстанда вакытлыча берьяклы төзелгән хакимият җитәкчеләре вакыйгаларда үлгән кешеләрнең гаиләләренә акча түләнәчәген белдерде.

Бакиев яклау көтә

Бүген Кыргызстанда элекке көннәргә караганда, тынычрак иде. Каршылыклар вакытында Бишкәктән качып киткән президент Корманбәк Бакиевның Мәскәүдән акча ярдәме таләп итүе белдерелә. Бакиев моның өчен Русиягә махсус вәкилен җибәргән.

Оппозиция яңа хакимият төзүен игълан иткәннән соң, президентны вазыйфадан чигенергә чакырды. Корманбәк Бакиев исә вазыйфадан китмәячәген белдерә.

Яңа хакимият Бакиевка каршы торган 13 оппозиция вәкиле тарафыннан төзелгән. Алар Мәскәүнең ризалыгын алуларын белдерә. Хакимиятне элекке тышкы эшләр министры Роза Отунбаева җитәкли.

Русия президенты Дмитрий Медведев "стратегик уртак" буларак Кыргызстандагы хәлләрне Мәскәүнең якыннан күзәтеп баруын әйтте.

АКШ мөнәсәбәте

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Филип Кроули, АКШның ике якның вәкилләре белән дә, ягъни оппозиция һәм Бакиев рәсмиләре белән тигез элемтәдә торуын белдерде.

"Президент әле вазыйфасында тора. Шул ук вакытта оппозиция тарафыннан вакытлыча төзелгән яңа хакимиятнең вазыйфага керешүе белдерелә. Без бу очракта тараф тота алмыйбыз. Безне кыргыз халкының сәламәтлеге һәм каршылыкның тыныч юллар белән чишелүе кайгырта", диде ул.

Кичә Русия радиосына биргән әңгәмәсендә Бакиев үзенең илнең көньяк вилаятендә булуын әйтте һәм вазыйфадан чигенмәячәген тагын бер кат белдерде.

Оппозиция вәкиле Атамбаев Бакиевны биргән вәгъдәсен үтәмәүдә һәм илдә коррупция кылуда гаепләде.

Бакиев хакимияте вакытында премьер-министр булып эшләгән Атамбаев, яңа хакимият Кыргызстанда тагын бер тапкыр тоталитар режимның кайтуына юл куймаячак, дип белдерде.

Әфганстанга стратегик ярдәмнәр өчен кулланылган АКШның Манастагы хәрби базасының язмышы турында оппозиция вәкилләрендә төрле караш бар. Кыргызстан Русия белән АКШ өчен стратегик әһәмияткә ия. Чөнки бу ике илнең Кыргызстанда хәрби базалары урнашкан.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: шулай кайдан: булган
13.04.2010 20:37
Вакытлы хөкүмәт Мәскәүнең ризалыгын алган. Үзбәкстан, Кыргызстан Мәскәүгә буйсынамы әллә? Аннан киңәш, рөхсәт сорыйлар.

кем: татар улы кайдан: татар иле
11.04.2010 18:56
Бакыев, халыкны аттырганчы, кем белән киңәште микән?
Үзбәк башы Кәримов, Рәсәй белән киңәшкән, нишләргә микән, дип. Үзбәкстандагы халык сөйли. Кәримов, атып бастырган иде баш күтәрүчеләрне.

кем: тархан кайдан: илдән
10.04.2010 10:24
Кинәт кенә күп республикалар элеккеге СССР чигенең аръягында калып бәйсез илләргә әйләнделәр.Рәсәй эчендә калганнары аларга көнләшеп карадылар.Бер нинди көрәшсез чыгып киттеләр,бәйсезлек аларга "күктән төште"диделәр.Ләкин "күктән төшкән" бәйсезлек тә бик кыйммәткә төшәргә мөмкин икән.Бердән,иске хуҗаңа муеннан бурычка баткан булсаң...Үз чанасына утыртырга башкалар да чакырып тора.