якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:48

татарстан

Суверенитетка 20 ел: сукмаклар ничек аерылды

Моннан егерме ел элек Татарстанның бәйсезлек декларациясен кабул итүдә турыдан-туры катнашкан, ул вакытта республиканың Югары шурасында депутат булган, берүк вакытта төрле милли оешмаларда да эшләгән шәхесләрнең күпчелеге әле дә исән-сау. Әмма бүгенге көнгә аларның бик азы гына хакимият тирәсендә кала алды, күпчелеге инде депутат итеп сайланмады.

Миңтимер Шәймиев (с) Русия президенты борис Ельцин белән
x
Миңтимер Шәймиев (с) Русия президенты борис Ельцин белән

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
90нчы еллар уртасына кадәр хакимият тә, милләтчеләр дә бер юнәлештә – Татарстанга күбрәк мөстәкыйльлек яулау, аннан аны яклау юлында иде. Шулай да 1994 елда Русия белән Татарстан арасында шартнамә төзелгәч, республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиев милли хәрәкәтне сәяси кырның читенә чыгару сәясәтен башлады: 1995 елда Татар иҗтимагый үзәге үз бинасыннан куып чыгарыла, милләтчеләр депутатлыкка үтә алмый.

Шәймиев үкенгән диләр, әмма инде соң була

Шәймиевнең ул вакыттагы сәясәтен аңлап була - президент Мәскәү-Казан арасындагы мөнәсәбәтләр киләчәктә ике башкаладагы элиталар арасында шартнамәләр төзеп шулай ал да гөл барыр дип уйлый. Әмма бу инде федераль хакимияткә Владимир Путин килүгә үзгәрә башлый.

Берничә ел эчендә Татарстан янә Русиянең гадәти бер төбәгенә әйләнде. Моны Татарстан түрәләре үзләре дә бик тырышып халыкка сеңдерергә тырыша. Хәер, Шәймиев үзе үк инде 1994 елда ук суверенитетның милли төсмере булмавын белдерә. Дөрес, сүздә Татарстанны үзенчәлекле юлдан барган республика итеп күрсәтергә тырыштылар. Бүген исә бу «үзенчәлекле юл» да тарихта гына калыр дип уйлаучылар да бар.


Ельцин Татарстанның "чамалы" суверенитеттын да күпсенә

90нчы еллар уртасында Мәскәү - Казан аралары ал да гөл булыр, хәзер милләтчеләр басымы кирәк түгел дип уйлаган Шәймиев, инде берничә ел үтүгә үзенең шушы сәяси ялгышын таныган дип сөйлиләр. Әмма ул вакытта халыкның мөстәкыйльлек рухы сүнгән булуы аңлашыла.

Хакимияттә милләтчеләр калмады

Шәймиев Мәскәүдән андагы хакимияткә Владимир Путин килгәч кенә шикләнә башлый. Шәймиев Путинның Борис Ельцинның капма-каршысы, каты куллы кеше булуын аңлый. Ә 1995 елда Дәүләт шурасына икенче чакырылыш депутатлар сайлаганда Миңтимер Шәймиевкә милләтчеләр кирәк булмый әле. Шул рәвешле Татар иҗтимагый үзәге башлыгы Марат Мөлеков, язучы Фәүзия Бәйрәмова, режиссер Дамир Сираҗиев һәм бик күпләр 1995 елда инде депутатлыкка узмый.

Мондый шәхесләрнең исемлеге зур. 90нчы еллар башында Казан - Мәскәү юлын күп таптаган тарихчы Индүс Таһиров та 2002 елда татар конгрессы башлыгы итеп сайланмый, 2004 елда депутатлыктан да китә. Тора-бара җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, язучы Ринат Мөхәммәдиев тә хакимият тирәсеннән читләштерелә. 2008 елда президент киңәшчесе, суверенитет идеологларының берсе Рафаил Хәкимов та эшеннән азат ителде.

Фәндәс Сафиуллин: "Аларның исемнәреннән оялырлар"

Сулдан уңга: Разил Вәлиев, Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллин
Хәзер Дәүләт шурасында милли проблемалар турында сүз әйтүче ике генә депутат – Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин гына калды. Алары да "Бердәм Русия" фиркасенә керү аркасында.

Элекке депутат Фәндәс Сафиуллин сүзләре белән әйткәндә, аларны да депутатлыктан төшереп калдырсалар, Шура тулысынча "чистарачак", Татарстанда "татар проблемасы бетәчәк".

Сафиуллин, суверенитет кабул итүдә катнашкан күп кешеләрне 90нчы еллар уртасында төшереп калдыру махсус эшләнде, ди: "Без хакимиятнең милли проблемага битараф булуын соңгы елларда гына аңладык. Алар безне үзләре рәхәтләнеп баю өчен читләштерделәр. Бу кешеләрнең исемнәреннән, фамилияләреннән киләчәк буыннар оялыр дип ышанам", ди Сафиуллин.

Фәүзия Бәйрәмова: "Дәүләт теле татар теле генә буласы иде"


Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова 1990 елда Югары шурага депутат булып Саба районы хуҗасын җиңеп сайлана. Татарстан бәйсезлеге декларациясен кабул итүдә катнаша. Аның сүзләренчә, декларациядә дәүләт теле итеп татар теле генә кабул ителергә тиеш була.

"Без моңа хәтта урысларны ризалаштырдык. Ул вакытта СССР җимерелергә торган вакыт, аларның котлары чыккан иде. Урыслар татар теленең генә дәүләт теле буласына ризалашты. Әмма Шәймиев декларация кабул иткәндә: ике тел дә дәүләт теле булырга тиеш дип әйтте. Без моңа "аһ!" иттек", ди Бәйрәмова.

Поездның алдыннан йөгерделәр

Фәүзия Бәйрәмова милләтчеләрне хакимияттән читләштерү сәясәте 1993 елның җәеннән үк башланды дип саный. Ул моны 1993 елда Ельцинның Мәскәүдәге парламент йортын бомбага тотуы белән аңлата.

Фәүзия Бәйрәмова
"Шул вакытта безнең җитәкчеләр бу хәл Татарстанга да килер дип бик каты куркып, тегеләр сорамаган килеш килешү юлларын эзләргә тотынды. 1994 елның февралендә ике арадагы шартнамәгә кул куелды, шуннан соң ахыргача чигенү башланды.

Чигенү генә түгел, бөтесен бирделәр. Җитәкчеләргә декларация, референдум нәтиҗәләре, конституция дә кирәкми булып чыкты. Иң мөһиме аларга гына кагылмасыннар, тимәсеннәр, тупларга тотмасыннар. Шуннан соң милләтчеләргә каршы һөҗүмнәр башланды. Мөгаен, Мәскәүдән шундый әмер бирделәр. 1995 елда инде милләтчеләрне депутатлыкка үткәрмәделәр.

Мин декларациянең егерме еллыгын инде хөкем ителгән җинаятьче булып каршылыйм. Минем өчен нәтиҗәсе шул. Шуның өчен җитәкчеләргә дога кылыйммы? Минем кебекләр бер мин генә түгел", ди Фәүзия Бәйрәмова.

"Бәйсезлек тә, милләт тә, (президент) Шәймиев тә юк..."


Бәйрәмова милли проблемаларны күтәрүче депутатларны төшереп калдыруның икенче сәбәбен дә күрә.

"Хакимияттәгеләргә котырып баерга кирәк иде. Ә без моны аларның күзләренә карап әйтә идек. Хәзер менә халыкның фатирына түләсә, ашарга акчасы калмый. Алар татарны урыс, урысны татар белән куркыттылар. Янәсе, без булмасак хакимияткә милләтчеләр килә. Бу карта егерме ел уйнады. Хәзер менә карта да, Шәймиев тә юк, милләт тә юк дәрәҗәсендә", ди Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова.

Шәймиев өчен уен шулай тәмамланды

Милләтчеләр ничек кенә сүкмәсен, Татарстанның суверенлыгы йөзе булып алар түгел, ә нәкъ менә Шәймиев тора. Әмма ул да декларациянең 20 еллыгын инде президент буларак түгел, башка дәрәҗәдә каршы ала.

2013 елда Казанда Универсиаданы президент буларак үткәрергә уйлаган, быел ТАССРның 90 еллыгында Дәүләт шурасында Русиядә федерализм турында нотык укырга җыенган Миңтимер Шәймиев чыннан да кинәт кенә үз теләге белән президентлыктан китәргә булды.

Әмма аның хакимияттән үзе теләп китмәвен әйтүчеләр дә бар. Шәймиев өчен сәяси уен көтмәгәндә тәмамланды. Мәскәүгә артык ышанып, бөтенесеннән коры калган татар, нугай морзалары кебек.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Фәрхәт кайдан: Татарстан
11.08.2010 11:01
Тарихи шәхесләр бүкәй була алмый доцент әфәде. Фәлсәфәгез ашау дәрәҗәсендә генә булуы гаҗәп. Кеше ни кадәр югарырак утыра, җәмгыяткә йогынты ясау мөмкинлеге зуррак. Аннан үзенә каерып алуы да мулрак. Димәк, тәнкыйть утына да көчлерәк тотыла ала.Бер дә кайгырмагыз югары җитәкчелек башын комга тыккан страус хәлендә яшәргә җайлашты. Эт өрә кәрвән бара дип яшиләр. Аларның укырга вакытлары юк. Ул мескеннәр -- власть һәм байлык коллары. Пәрәвезгә эләккән чебен кебек безелдиләр, үрмәкүчтән куркып.

кем: мишара кайдан: талкыш
10.08.2010 21:11
Шәймиев та сезнең кебек милләтче, дияр иде Р.Хәкимов.Кстати, ул ничек уйлый бу турыда? - дип яза доцент. сез азатлыкны даими укымыйсыз ахры. хакимов сойледе бит инде бу турыда


кем: Доцент кайдан: Азинодан
10.08.2010 17:45
Мәкалә урынлы дөрес язылган. Ләкин экспертлар да, форумга язучылар да бер як, бер төркем кешеләре. Фәүзиянең рәнҗүе бетми, икенче тапкыр депутат итеп аны, Марат Мөлековны 1әм башкаларны үткәрергә курыктылар. Дудаев булмас иде алар, зерә курыктылар. Ә күпме татар утырды һәм утыра депутат, чиновник, идарәче булып?
Монда Шәймиевтан бүкәй ясап, аны сүгеп үч алуыгыз косасыны китерә. Почти һәркайсыгыз аның кулыннан ашады яки ашарга хыялланды. Шәймиев та сезнең кебек милләтче, дияр иде Р.Хәкимов.Кстати, ул ничек уйлый бу турыда? Тагы башка милләтчеләр юкмыни? Аларны искә алсагыз, алардан сорасагыз, үзегезнең зәгыйфьлегегез күренә. Менә шуңа күрә буксовать итәбез дә инде!
Менә шуңа күрә

кем: Фәрхәт кайдан: Татарстан
10.08.2010 15:02
Шәймиевка ,,бәя,,бирелде инде.Аны тарихка татарның Иван Сусанины итеп кертерләр мөгаен.Әмма, чытырманлыкка рус урынына татарның үзен кертеп калдырды. Аңа канына кереп урнашкан коммунистик тәрбиясе -- интернационаллеге комачаулады. Кирәгеннән артык глобалләшеп Рәсәйне федерализм аша демократиягә кертмәкче булды. Чечен фаҗигасы фонын файдаланып милләтнең тел, мәгәриф өлкәсендәге ихтыяҗларына җавап бирерлек сәясәт үткәрә алмады. Мөмкин кадәр күбрәк татар эшмәкәрен милекле итү турында уйламады. Үз төркеме мәнфәгатләрен генә кайгыртты. Үзен очраклы рәвештә хакимлеккә килеп, вәзгыять уңаена йөзүче итеп күрсәтте.Принциплар белән яшәүче җитәкче ирешелгән биеклекне югалтуда катнашмый. Көчлерәкләргә урынын бирә.Һәм горур рәвештә көрәшнең башка юлын сайлый.Җиңелеп китүче җитәкченең җиңүче рәвешендә йөрүе ,,елмаерга,, мәҗбүр итә.
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
10.08.2010 20:33
Браво, Фәрхәт әфәнде! Синең Шәймине И. Сусанин белән чагыштыруың бик, бик урынлы. Тик бит Сусанин үз халкын яклап дошманнарны сазлыкка ияртеп кертеп батырган. Шәйми исә татар халкын коллыкка ияртеп кертеп бетерә язды. Шуңа күрә Шәймиевны Шахгали белән чагыштыру күпкә урынлырак.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
10.08.2010 11:59
Шушы 20 ел татар халкы өчен бик кадерле еллар, бигрәктә башлангыч чоры. Ул елларда өметләр бәйсезлеккә зур иде. Без, ягни бар татар ышанды Татарстан җитәкчеләренә, ә менә җитәкчеләр милләтнең көткәнен акламады. Түрәләрдә җаваплык дигән матдә булмаган, алар совет заманында кебек, берне әйтә-икенчене эшләделәр, чөнки сүздә халык алдында тору, алар өчен куркыныч күренгән. Нишлисең, татар түрәләре соңгы 4 гасыр эчендә тик "кушканны" гына үтәүчеләр иделәр, аларның мөстәкыйль фикерләү сәләте калмаган иде. Ә халык, ә милләт ни карады? Милләт тә озак заманнар куркытылып яшәгән милләт буларак, Үзедә артык сак булды, ышанды түрәләр сүзенә, ышанмый ни эшли ала соң? Түрәләрне татар җанлы итеп яштән ук тәрбияләргә кирәк, тик түрәләр балалары тәрбиәләнәме шушы кагыйдә дә? Әлегә сорау ачык кала.
Мин Шәймиев суверенитетны Мәскәү түрәләренә-үкенгән дигән сүз белән килешмим. Мин М. Шәймиевның үз авызыннан чыккан сүзләр белән кире кагалам, ул Мәскәүдә татарлар белән очрашуда (1997 ел МГИМО институтында булган иде шушы очрашу), әйтте: "Мин башта уйлый идем, күпме күп татарлар Татарстанда, шул кадәрле якшы дип. Хәзер мин алай уйламыйм". Бу хәлләр Путинның килүеннән шактый иртә иде. Путин мәҗбүр итмәде Шәймиевны суверенитеттан колак кагарга, ул моңа эчтән әзер иде инде әллә кайчаннан бирле. Халык әйтеме бар, "байлык бер айлык, бәйсезлек мәңгелек" дип. Бик татарлар өчен һәр вакыт мөһим әйтем, юкка оныталар шуны татар түрәләре.

кем: ! кайдан: Татарстан
10.08.2010 08:01
Шәимиев халкын сатты!
Теленә игътибарсыз булды.
Киләчәккә яшәеш өметен өзде...
Әмма аңа карап кына халык, халык, милләт милләт булудан туктамый. Өметсезләнмик, Шаһгалиләр килә дә китә, киләчәктә алар кабат булмасын өчен тырышыйк...

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.08.2010 03:29
Инде эйтелуе эйтелгэн, бэялэр бирелгэн бу Шаймига хэм анын куштаннарына. Дорес яза булса кирэк, Тубэн Камадан, алар баштан алып татар халкы белэн мэкерле, оч хэреф тарафыннан кушылган уенны уйнадылар. Мона каршы, нэк Фэндэс эфэнде эйткэнчэ, татар молкэтен узлэштеругэ яки коррупцияга чыдамлык белэн тулэнде. Нэтижэ, минемчэ, алдан ук билгелэнгэн булырга тиеш иде. Халыктан пар чыгардылар, аны алдадылар, шул ук Миннулин хэм Валиев турэсенэ идеологик пэрдэ ясап кон курделэр. Алары да тарихта калырлар дип ышанырга була. Шулай да унай нэтижэ дэ бар. Ул да булса, килэчэктэ, наив рэвештэ, эгэр кеше татар икэн, ул, имеш, халкы очен тырышыр дигэн нигезсез омет гупче юкка чыкты. Шуна курэ килэчэктэ халык, минемчэ, узенен житэкчелэре итеп, узелэренен чисталыклары, вожданлыклары, кыюлыклары, эчкерсез шэхес булып татарга хезмэт итулэре белэн танылган кешелэрен генэ сайларга тиешлэр. Ин куркынычы - коррупция, ул юкка чыгара бирелгэн кешелэрне дэ. Син халыкка хезмэт юлын сайлагансын икэн, остэгелэр белэн берниниди дэ эс-вэскэ бара алмыйсын. Ходай сакласын тар карашлы кешлэрдэн. Алар да телэмичэ зур зарар китерулэре бар. Азатлык очен барлык юллар да каралырга тиешле. Алар тик вакытка, империянын пульс дэрэжэсенэ бэйлэнгэн булырга тиештер. Килэчэк очен Милли Межлис тулы, чиксез бейсез булган Татарстанны куз алдында тота. Кем ана каршы, ул татар очен тарихи яктан дорес кеше тугелдер. Империя белергэ тиеш: татар бервакытта да узенен гасырлар буенча саклаган хыялын - бейсез, азат Татарстан дэулэтен торгызудан кире чигенмэде хэм чигенмэячэк. Килэчэк урыс хужаларыбызнын бу мэсьэлэне цвилизациялы юл белэн чишэргэ эзер булу дэрэжэсенэ олгеруе курсэтер дип ышанырга була. Чонки, алар да бит тупикта. Гасырлар буенча узлэренен эсиргэ алынган халыклары белэн сугышу ике якны да туздыра, башка халыклардан артка сурэттерэ. Кин рэвештэ рекалмалаштырылган демокртизация хэм модернизация бу мэсьэлэне чишкэндэ генэ жимешлэр бируе бар. Киресенчэ, андый момкинчелек ботенлэй булмас та.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
09.08.2010 22:23
Мин Шәймиевның бәйсезлек идеясына каршы актив эш йөртә башлауга 1993 еллардан соң гына тотынуы турында фикер белән килешә алмый. Фәкыйрегез 1991 елда ук инде газетада "Яшертен килешү" исемле язма бастырган иде. Анда Шәймиевның инде 1990 елда ук Мәскәү белә яшертен килешү төзүе турында фараз бар иде. Ул фараз фактларга таянып ясалган анализ нәтиҗәсе булды. Узган 20 ел ул фаразның йөз процентка хак булуын раслады инде.

кем: бәртәс кайдан: samar
09.08.2010 22:12
Бәйсезлекне бер Шәймиев кына күтәреп бара алмый. Татар үзе черегән. Безне кимерәләр. Шуңа үпкәләүчеләр бар. Аларга каршы ыжгырырга кирәк. Кая барасың. АЗАТЛЫК радиосы үзе дә ӘЙЛӘН - БӘЙЛӘНгә әйләнеп бара.
җавап

кем: Кәрәкә кайдан: Күлдән
09.08.2010 23:50
Дөрес бәртәс, син узен дә Самардагы язучыгызга эйт әле, кәмит ясамасын монда. Долгов молодец, дөрес язган.