киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


төркия

Үлемгә хөкем ителгән иран хатыны Төркиягә сыенды

Аштияне үлем җәзасына хөкем ителгән иде
07.08.2010

Иранда таш белән үтерү (рәҗм) җәзасына хөкем ителгән Иранның бер хатын һәм аның хокукларын яклаган адвокаты Төркиягә сыенырга мәҗбүр булды. Моңарчы Мостафаи Иранда сәясәтчеләрнең һәм үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең хокукларын яклый иде.

Сакинә Аштияни исемле хатынның хокукларын яклаган адвокатның бер атна хәбәре булмады.

БМОның качаклар югары шурасы соңыннан Мөхаммәт Мустафаинең дә Төркиядән сыену таләп итүен белдерде.Зина кылу гаебе белән үлем җәзана хөкем ителгән 43 яшьлек Сакинә Аштияне Төркиягә сыенды. Чөнки Төркия Иран ватандашларыннан илгә керү өчен виза таләп итми.

Кеше хокуклары оешмалары бу хәлләрне күзәтеп бара. Аштиянең язмышы халыкара җәмәгатьчелектә борчу уятты.

Адвокат моннан кала таш белән үтерү хөкеменә каршы булган кешеләрнең интернет благын җитәкләде.

Мостафаи соңгы тапкыр таш белән үтерү хөкеменә тартылган Сакинә Аштиянине яклады.

Таш белән үтерү җәзасы

Иран хакимияте 1979 елдагы инкыйлабыннан соң зина кылган кешеләрне рәҗм, ягъни таш ыргытып үтерү хөкемен киң куллана башлады.

Соңгы елларда гына бу җәза башкалары белән алыштырыла башлады.

Иң соңгы гаеплене таш ыргытып үтерү очрагы 2007 елда булды.

Узган атнада Бразилия башлыгы Луиз Инасио Лула да Силва да Аштиянигә сыену хокукы бирә алачагын белдергән иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
09.08.2010 18:33
Белүемчә шәригать бу яктан бик зур таләпләр куя. Гаепләүче як китерергә тиешле дүрт шәһит. Шәһитләр китерергә тиешләр конкрет дәлил, алар барчасы, ягни 4 шәһит күрергә тиешләр, ничек итеп зина булган: барчасы күрергә тиешләр, просто кочаклашкан түгел, ә кочаклашып ятканнарын һәм кайсы аста, кайсы өстә булганын һәм ир кешенең ирлеге хатын кешенең аналыгында булганын? Минемчә, бу хәл мөмкин түгел, әммә шулайда хатын кешенең иренә хыянәт иткәнлеге, төрле күренешләр белән расланалар (андый хәлләр безнең илдә дә юк түгел, расланалар бит алар). Белмим Төркиә дәүләтенең үз эченә сыендыру турында килгәндә, бигрәктә хыянәт иткән хатынны? Белмим, шушы адым төрек хатыннарын аздырмасмы? Иренә хыянәт иткән хатынны сыендыру, ул үз чиратында Төркиәдә хатыннар хыянәте гади эш дип кабул ителүе бар. Биредә билгеле тәрбияви ягы турында уйларга этәрә. Шәригать хатын-кызларга да хокук бирелгән ир белән аерылу өчен, тормышта төрле хәл булуы бар, мәхәббәт сүрелгән, зуррак кишер кирәк хатынга һ.б.һ.б. шундый сыйфатлар булганда - аерыл, бүтәнгә кияүгә чык, шушы юл белән шәхсән мөнәсәбәтләрне рәтлә. Ә, болай теләсә кем белән җенси мөнәсәбәткә керү, җенси азгынлык була, шушы чир белән авырый кай-берәүләр, йә ире бик йомшак холыклы, хатын теләсә ни эшли, йә азгын холыклы кеше, аңа бик күп ирләр кирәк, табигате шундый.

кем: сандугач кайдан: талдан
09.08.2010 00:30
ирләр зина кылмыйлар. һәрхәлдә алар үзләрен ничек тә булса аклый алалар. Ә монда.. патриархал законнар.
Мин аның зина кылганына да ышана алмыйм. ирләргә күтәрелеп тә карамаган илдә.. Ничек булгандыр. Но бу бичара кире үз иленә кайтмасын!

кем: чуртан кайдан: самар
08.08.2010 21:45
Зина кылган ирләргә нинди җәза каралган?