якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:45

шәлкемнәр / пәрәвез

Яшь драматург һәм аксакал интернетчы Равил Сабыр

Равил Сабыр пәрәвез дөньясында инде бик күптәннән кайный икән. Театр дөньясында аны яшь драматург дип таныштырсалар, без аксакал интернетчы дип тәкъдим итик.

Равил Сабыр

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +

Равил Сабыр – танылган журналист һәм драматург. Әмма аның әле актив интернет-кулланучы икәнен күпләр белмидер. Блоггер ук булмаса да, Равил әфәнде үзен битараф калдырмаган һәр язмага үз фикерен төртеп куя. Исемен язмаганда да, кайберәүләр аны стиленнән үк таный.

Равил абый, сез интернетта инде ун еллап утырасыз. Сезне татар интернеты барлыкка килүнең шаһиты дисәң дә буладыр. Татнет элек һәм хәзер – аерма зурмы?


Интернет ул гел үзгәреп тора, шунысы белән ул кызык та. Инде барнәрсә дә уйлап табылган дип уйлыйсың – юк икән, яңа нәрсә килеп чыга. Шуңа күрә интернетның кичәгесе һәм бүгенгесе бик нык аерыла. Әйтик, элек видео карыйсы килә иде. Хәзер бу мөмкинлек бар кешедә дә бар. Тизлекләрне әйтеп тә тормыйм.

Ә татар интернетын һәм рус интернетын чагыштырып карасак? Без аларны кабатлыйбызмы?

Шулай килеп чыга инде. Бу интернетка гына кагылмый. Кабатлау мәдәнияттә дә, драматургиядә дә, башкасында да бар. Безнең татар теленнән соң икенче аралашу телебез рус теле булгач, әлбәттә, интернетта күп эшчәнлек шул телдә башкарыла. Ә бу үз чиратында кабатлауга да китерергә мөмкин. Бу табигый нәрсә.

Мәсәлән, мин карый торган сайтларның күбесе рус телендә. Никадәр кызганыч булмасын, минем бар ихтыяҗларымны канәгатьләндерә торган зур, көчле, киң колачлы татар сайты әлегә юк.

Сез – танылган драматург. Интернетта әдәби әсәрләр тиешле дәрәҗәдә куелганмы? Менә, мәсәлән, минем сезнең әсәрләрне театрда карамыйча, монитордан укыйсым килә ди. Таба аламмы мин аларны?

Мин китапханәләргә көннән-көн сирәгрәк йөри башладым. Чөнки бар да интернетта бар. Рус телле һәм чит ил әдәбиятын әйтүем. Татарда катлаулырак. Кайбер әдәби сайтлар бар, әмма анда, гадәттә, язучының биографиясе, кыскача гына мәгълүмат бирелгән. Минем әсәрләремне дә таба алмассыздыр, дип уйлыйм. Чөнки үземнем элгәнем юк.

Пьеса язу – шактый зур эш. Ул энергияне дә күп ала. Һәр эш түләнергә тиеш. Әгәр дә берәр сайт миңа “менә сиңа фәлән сум, әйдә урнаштырыйк” дигән тәкъдим белән чыкса, мин, бәлки, ризалашыр идем. Әмма андый мөрәҗәгатьләр юк. Белмим, киләчәктә, бәлки, шәхси сайтымны булдырып, үзем дә элеп куярмын. Дөньясы шундый хәзер: интернетта яшәүгә күчеп барабыз бит (көлә).

Хәзер иҗатчылар арасында блог алып бару модада. Бәлки, сайтыгызны блог формасында эшләргәдер?

Юктыр. Беренчедән, ул эш күп вакытны алыр иде. Инде блог та алып бара башласам, драматургиягә бөтенләй вакытым калмастыр. Икенчедән, минем фикерем бик күп кешегә кызыклы булыр дип уйламыйм. Андый амбицияләрем юк. Кыскасы, блоггер булырга мин әле җитешеп, пешеп җитмәдем.

Интернетта бәхәстән курыкмыйсызмы? Күп кенә бәхәсләр виртуаль янаулар, сугышларга хәтле барып җитә бит.

Юк, курыкмыйм. Әмма интернетта кем белән дә булса бәхәсләшер өчен мөһим бер шарт бар: минем фикерне хөрмәт итү шарты. Һәм мине кеше буларак хөрмәт итү. Ә бәхәс таш атуга, нигезсез гаепләүгә китә икән, сүз көрәштерүнең бер кызыгы калмый. Әгәр дә интернетта минем әсәрләремә кагылышлы конструктив тәнкыйть булса, бу миңа бик кирәк.

* * *
Равил Сабыр үзенең блог алып баруга әзер булмавын әйтте. Имеш, аның киң аудиторияне үзенә каратырлык кызыклы фикерләре юк. Бу – әлбәттә, итагатьлек саклап кына әйтелгән сүз. Чынлыкта, Равил әфәнденең язмалары бик кызык һәм үзенчәлекле. Моны 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетын укучылар да, бүген татар сайтларында аралашучылар да исбатлый ала. Интернетта яшәүнең 10 еллык стажын да кушсаң, менә дигән блоггер килеп чыгар иде Равил абыйдан. Бәлки, бу әңгәмә чыккач уйлап карар...



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: бабай кайдан: Литва
25.04.2011 17:48
Татарларга әллә кайчан урыслардан аерым сайтлар ачырга кирәк иде. Мәсәлән "Мой мир" mail.ru сәхифәрендә Голфия Исхакова бик гүзәл шигырлар яза татарча, безнең клавиатур булмасада.Азатлык радиосы да интернетта татар интелектуалларны бергә җыярга ярдәм итә аладыр.Эшкә,якташлар!

кем: Мансур кайдан: Оренбурдан
24.04.2011 23:42
"Тик монда инде мине беркем дә чикли алмый, мин үз әсәрләремдәге үзем уйлап чыгарган геройларга теләсә кайсы исемне бирә алам." Равил әфәнде, бу фикерегез белән килешмәскә рөхсәт итегез. Тарихта билгеле исемнәр белән ирекле файдалану аларга урынсыз тап төшерергә мөмкин бит. Менә монысы инде - гафу ителмәс нәрсә. Кеше язмышы бит ул!

кем: Равил Сабыр кайдан: Чаллы
23.04.2011 12:17
Исәнмесез!

Исәнмесез!

Теләктәшләр, иҗатны танучылар юк түгел инде ул. Мәсәлән, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Нияз Игламов, Вахит Имамов, Факил Сафин... Мәрхүм Миркасыйм ага Госманов бик югары бәя биргән иде «Абага алмасы ачы була»га. Әлеге спектакльдә Насыйбулла карт образын тудырган артист Рафил Сәгъдуллин «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» бүләген алды. Бу исемлекне дәвам итәргә булыр иде. Танымаучылар да, бар, әлбәттә. Мәсәлән, Фәүзия Бәйрәмованың мине берничә мәртәбә тәнкыйть утына тотканы бар:

«Равил Сабыр үзенең «Абага алмасы ачы була» дип аталган әсәрендә Әхмәт Тимерне әсир татарларның палачы итеп тасвирлады...
http://www.azatliq.org/content/akhmat_timer/3556177.html
...Әсәр миңа шактый примитив тоелды, фәлсәфәсе колхоз-совхозча, идеясе аңлашылмый, хәтта ки, зарарлы. (...) Бу әсәр заказ белән язылганны һәм куелганны да хәтерләтә, чөнки бу темага Рафаэль Мостафиннарның сүзе үтми башлаган иде.
http://www.matbugat.ru/news/?id=3494»

Кызык кына инде, ничек идеясе аңлашылмагач, аны зарарлы дип бәяләп була икән? Ә «татарларның палачы итеп тасвирлау»га килгәндә, мин беркайчан да бары тик ак яки бары тик кара төсләр белән генә эшләмим. Бусы – бердән. Икенчедән, «Абага алмасы ачы була» – Әхмәт Тимернең тормыш юлын өйрәнгән документаль хезмәт түгел, ул үзәгендә җыелма образ, уйлап чыгарылган каһарман, ягъни Насыйбулла карт торган әдәби әсәр, андагы Әхмәт Тимер дә әдәби герой, аның чын тормышта шул исемне йөрткән кеше белән уртаклыклары бөтенләй булмаска да мөмкин. Чөнки пьесаның төп максаты Насыйбулланы ачып бирү, аның язмышын күрсәтү, ә башка персонажлар бу мәсьәләне чишүгә ярдәм генә итә. Алайса Әхмәт Тимер дип исем бирмәскә иде ул персонажга, диярсез. Тик монда инде мине беркем дә чикли алмый, мин үз әсәрләремдәге үзем уйлап чыгарган геройларга теләсә кайсы исемне бирә алам.

Минем пьесамдагы Насыйбулла – җинаять эшләү түгел, үз гомерендә чебен дә үтермәгән. Тик үз халкын кыруга юнәлтелгән совет системасы аны ун елга Себергә озаткан. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, ул әниемне, сөйгән ярымны яклыйм, дип үз теләге белән фронтка киткән, штрафбатка эләккән. Аннан соң әсирлек һәм концлагерь. Анда Насыйбуллага «Идел-Урал» легионына күчәргә тәкъдим итә алалармы? Әлбәттә! Мин бары тик шул вакытта нинди сөйләшү була алуын күзалдына китереп кенә яздым. Ягъни әсәрдә күрсәтелгән диалог тормышта да була алырга мөмкин иде. Әгәрдә кем дә булса пьесаның бу өлешенә тотынганчы мин «Идел-Урал» легионының тарихын өйрәнмәгән, аңа бәйле шәхесләрнең тормыш юлы белән кызыксынмаган, дип уйлый икән, ул бик нык ялгыша.

Кыскача гына тагын ике нәрсә турында. Пьеса персонажы, ассызыклап куям, әдәби герой Әхмәт Тимернең Насыйбуллага әйткән бер сүзенә игътибарыгызны җәлеп итәсем килә – «Уйлап-нитеп тормый гына теләсә кемгә теләсә нинди ярлык тагарга шәп өйрәткәннәр сине большевиклар!»

Аннан соң шунысы да бар, драматургның иҗаты турында сүз йөртү өчен пьесаны укырга кирәк, спектакльдән чыгып аңа бәя бирергә ярамый. Чөнки авторның «мин сине яратам» дигән сүзләрен режиссер артистка шундый итеп уйнаттыра ала, сәхнәдән нәкъ менә шул сүзләр яңгыраса да, алар «хәзер бәреп үтерәм мин сине» дигән мәгънәне бирергә мөмкин. Мәсәлән, минем өчен Әхмәт Тимер персонажының әйдәп баручы, төп фикере менә мондый: «Мин бер лагерьдән икенчесенә чабам, үзебезнең татарларны үлемнән алып калыйм, дип тырышам». Спектальдә исә бу реплика бераз арткы пландарак кала, башкалары күпертебрәк бирелә. Бу турыда режиссер Фаил абый Ибраһимов белән бәхәсләшкән дә булды, тик ул образны үзенчә күрә, аныңча куелганда дөресрәк дип саный һәм минем аны гаепләргә бернинди хакым да юк.

Анурбикның «бушлай кую» турындагы теләген исәпкә алып, «Абага алмасы ачы була» пьесасының Насыйбулла белән Әхмәт Тимер диалогы өзеген «Азатлык» редакциясенә җибәрәм. Кызыксынучылар күп булса, бәлки бөтен кеше дә укый алырлык итеп урнаштыру җаен табарлар.

Сау булыгыз!




кем: Анурбик
21.04.2011 16:07
"Пьеса язу – шактый зур эш. Һәр эш түләнергә тиеш. Әгәр дә берәр сайт миңа “менә сиңа фәлән сум, әйдә урнаштырыйк” дигән тәкъдим белән чыкса,...."
Башта БУШЛАЙ куеп теләктәш,иҗатыңны танучылар....булдырыргадыр..