киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / пәрәвез

Хезмәт + ирек = фриланс

Эльдар Абдуллаҗанов
06.09.2010

Фриланс - интернетта ирекле рәвештә акча эшләү. Моның белән кем шөгыйльләнә ала? Нинди куркыныч яклары бар? Фрилансер булып кына баеп буламы?

Мәктәп һәм югары уку йортлары ишекләрен ачты. Институт һәм университетларга керү бәхетенә ирешкән егет-кызларның яңа тормыш башланды. Ә керә алмаучылар эш эзләргә мәҗбүр. Бүген диплом һәм зур тәҗрибә була торып та эш табуы җиңел түгел, ә югары уку йортына керә алмаган кичәге мәктәп укучысына нишләргә? Шулай да проблемнан чыгу юлы бар икән.

Ул да булса интернет аша фрилансер буларак эшләү. Фриланс – ирекле рәвештә хезмәт кую. Монда берәү дә эшкә килүне таләп итми, диплом сорамый. Хезмәткәрне бары тик аның эшләре буенча бәялиләр. Ә заказ бирүче һәм аны башкаручы төрле шәһәрләрдә, хәтта төрле илләрдә яшәргә мөмкин.

Казан егете Эльдар Абдуллаҗанов фриланс белән мәктәп елларыннан бирле шөгыльләнә. Төп эше – версткалау. 11 сыйныфны быел гына тәмамлаган Эльдарга Казан Федераль университетының ВМК факультетына керү өчен 61 балл кирәк булган булса, ул 60ны гына җыя алган. Егетнең язмышын нибары 1 балл хәл иткән. Әмма Эльдар борчылмый. Теләсә кайсы җиргә укырга кергәнче, теләгән җиргә генә керәчәкмен дип, ул киләсе елга үз мөмкинлекләрен кабат сынап карарга җыена. Ә әлегә бер ел буе фриланс ярдәмендә акча эшләмәкче.

Эльдар, синеңчә фриланс нәрсә ул?

Фриланс – ул интернетта акча эшләү. Кешеләр өйдә утырып эшлиләр. Башкарылган хезмәт клиентка электрон почта аша тапшырыла, ә клиент шуның өчен акча күчерә. Фриланс белән шөгыльләнер өчен әллә нинди зур сәләт кирәкми. Иң элек теләк кирәк. Күп кенә шөгыльләргә китаптан укып та өйрәнергә була.

Фриланс тәкъдим итүче иң популяр сайтлар нинди?

Ил күләмендә иң танылган сайтлар www.weblancer.net һәм www.free-lance.ru. Башкалары да бар, әмма алары бик үк таныш түгел.

Фриланста нинди хезмәтләр аеруча популяр?


Версткалау, программалау, дизайн эшләү, оптизмизацияләү.

Мин эшне башкардым ди. Әмма акча түләүне кем гарантияли?

Абсолют гарантия юк. Әмма фриланс сайтларында кайтавазлар калдыру функциясе бар. Мәсәлән, теге яки бу кеше тиешле акчаны түләми икән, без аңа карата начар фикер язып калдыра алабыз. Шулай ук яхшы фикер дә язарга мөмкин. Шушылардан чыгып, эш башкаручы кеше заказ бирүченең намус дәрәҗәсен хәл итә. Шулай ук фриланс сайтларында “безопасная сделка” дигән функция дә бар. Без сайтка алдан акча түлибез дә, ул безгә заказ бирүченең акча түләячәген гарантияли.

Акча күчерү электрон рәвештә башкарыламы?


Әйе. Электрон түләү системалары хәзер бик күп бит: “Вебмани”, “Яндекс-деньги”, “Майл.ру-деньги” һ.б. Бу системалар буенча акча килеп җитә дә, без аны тере акчага әйләндерәбез.

Фриланс ярдәмендә күпме акча эшләргә мөмкин?

Эшенә карап. Мәсәлән, версткалаучы бер проект өчен уртача бер 2000 сум акча эшли. Ә оптимизаторларның хезмәт хаклары зуррак: 20-40 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Фриланс сайтларында татарлар очрыймы?

Очратканым юк. Әмма Казаннан утыручылар шактый.

Ә татарча эш тәкъдим итүчеләр бармы? Әйтик, русчадан татарчага, яки татарчадан русчага тәрҗемә?

Бик сирәк, әмма күргәнем бар.

Татарга аерым фриланс сайты кирәкми микән?

Юктыр. Татарларның барысы да диярлек рус телен белә. Теләгән эшне рус сайтларыннан да таба алалар.


Эшсезлек проблемасы җәмгыятьтә гел дә бар. Кайсыдыр чорда әзрәк, кайсыдыр чорда күбрәк. Бүген бу проблеманы күпмедер дәрәҗәдә интернет хәл итә ала. Фриланс сайтлары тәкъдим иткән эшләр бихисап. Алар, мәсәлән, бала белән өйдә утыручы әни кеше, сырхаулар, инвалидлар өчен бик уңайлы. Әлбәттә, монда эш төрләре чикләнгән. Әйтик, слесарь, машина йөртүче, пешекче кебек һөнәр ияләре өчен бу сайтлар файдасыз. Әмма югары технологияләр, дизайн, гуманитар юнәлешләр белән бәйле өстәмә эшне, халыкча әйтсәк, “шабашканы” монда шактый күп табарга мөмкин. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
13.09.2010 05:23
1. Илдар, сак бул, – интернетның "фриланс" дигән өлешен төрле жуликлар баскан. Беркемгә беркайчан СМС җибәрмә! Ерактан торып верстка, текст җыю һ.б. – йөз процентка алдау гына, андый эшне үз шәһәреңдә эзлә лутчы. Алдан беркемгә бер тиен дә түләмә! "Сынау өчен" дигәннәренә карап түләмәс борын зур эш эшләп тапшырма, 2-3 сәгатьлек булса гына ярый.
2. Чын фриланс – штаттан тыш хәбәрче дигән сүз ул: берәр гәзит-журналга хәбәр я башка язма җибәрәсең – алар сиңа гонорар салырга тиеш. Ләкин бу идеалда, чынлыкта исә – татар басмалары гомумән гонорар түләми (шуңа күрә хәбәрләре юк, үзләре дә бетте дияргә була инде); Татарстанның рус басмалары шулай ук түләми (белгән кадәрләре); Россиядә түләүчеләр берничә генә; чит илләргә без кирәкми.
3. WebMoney белән эш итмәгез, аның һәрхәлдә рус өлеше – этлекле.