киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


комментар

Президент: исеме ни дә, җисеме ни?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (с) Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (у) белән аралаша. Уртада Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойты. Русия президенты исеменә ат чабышында, Ростов, 01.06.2010
03.09.2010
2 сентябрьдә Чечня парламенты “президент” атамасын “республика башлыгы” дип үзгәртү турында карар кабул итте. Президент дип аталырга теләмәвен Рамзан Кадыйров өч атна элек үзе белдергән иде.

Кадыйровның илдә (Русиядә) бер генә президент булырга тиеш дигән фикерен, Төньяк Кавказның башка республикалары шундук күтәреп алды. Соңрак бу фикергә Мари Иле, Чувашстан һәм Бурятия кушылды. Башка республикалар да шул юлдан китәр дип көтелә.

3 сентябрьдә Әстерхан өлкәсе депутатлары төбәк җитәкчеләрен “президент”, ә җирле парламентларны “дәүләт думасы” дип атаудан туктарга чакырган канун өлгесен Русиянең Дәүләт Думасына тапшырды.

Узган гасырның 90-нчы елларында “суверенитетлар парады” күзәтелгән булса, бүгенге күренешне шул елларда ирешелгән казанышлардан ваз кичү парады, дип атарга булыр иде.

Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре әлегә президентлыктан ваз кичәргә ашыкмый. Ләкин аларның да каршылыгы озакка бармас сыман. Ни аяныч, аларны да якын арада вертикаль баганасына китереп терәрләр, дип көтәргә кирәк.

Диалектика фәнендә форма һәм эчтәлек дигән төшенчәләр бар – исем һәм җисем – алар бер-берсеннән аерым яши алмый.

Русия төбәкләрендә президент институтның болай да инде исеме генә калган иде. Аның җисеме, эчтәлеге алты ел элек бетерелде. 2004 елның сентябрендә Беслан фаҗигасеннән соң, Русиянең ул чактагы президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен гамәлдән чыгарды.

Өстән билгеләп куелган бер кеше, әлбәттә, бу сүзнең тулы мәгънәсендә президент була алмый. Асылда, бу соңгы еллар президент булып кылану еллары булды.

Язмыш шуклыгымы, әллә Кремльнекеме, президент төшенчәсен юкка чыгару галәмәте алты ел элек Кавказдагы Беслан фаҗигасенә таянып башкарылган булса, алты елдан соң ул шул ук Кавказда тәмамлану төсмере ала. Кадыйровның башлангычы ихтыяри булып күренсә дә, күзәтүчеләрнең күбесе моның артында Кремль торуында шикләнми.

Русиядә милли республикаларны бетереп, милли төсмере булмаган губернияләр ясау, бер телле, бер динле халык әвәләү хыялы күптән бар.

Узган атна Казанда үткән Бөтендөнья татар яшьләре җыенында катнашкан татар яшьләре Татарстан президенты атамасын саклап калырга чакырды. “Татарстан президентлыгы татарның милли үзаңын ныгытуда мөһим урын алып тора, татар яшьләре, бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен милли яңарыш символына әйләнде”, дип белдерде алар.

Русия президенты Дмитрий Медведев, Кадыйров башлангычын хупласа да, әлегә төбәк җитәкчесен ничек дип атау – ул һәр төбәкнең үз эше дип саный. Ләкин илне унитарлаштыру юлына баскан Кремльнең ярты юлда туктап калуына ышануы кыен.

Ахыр чиктә Татарстан белән Башкортстанның да президентлыклары гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Президенты булмагач, Конституциянең һәм дә гимн белән әләмнең дә кирәге бетер. Шуннан соң инде республика төшенчәсен дә бетерүгә күп калмый.

Шушы тәрәккыятьне искә алганда, татар яшьләренең президент атамасын саклап калу өндәвен хупламау мөмкин түгел. Ләкин президент атамасын саклап калу гына мәсьәләне хәл итми. Исем генә җитми, җисем кирәк. Башлап, татарча сөйләшергә, ана теленең куллану даирәсен киңәйтергә, Татарстанны башка төбәкләрдән аерып торган үзенчәлекләрне үстерергә кирәк.

Нихаять, төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен кайтару, хакимиятләр бүленеше, бәйсез мәхкәмә, сүз иреклеге, кеше хокуклары... Кыскасы, ничек кенә тапталган булып яңгырамасын, татарга шул әлеге дә баягы демократия өчен көрәшүдән башка чара юк сыман.

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра


Русия республикалары

Әлегә президентлы:

  1. Адыгей
  2. Башкортстан
  3. Бурятия
  4. Дагыстан
  5. Ингушетия
  6. Кабарда-Балкар
  7. Карачай-Чиркәс
  8. Мари Иле
  9. Саха (Якутия)
  10. Татарстан
  11. Удмуртия
  12. Чуашстан
Инде президентсыз:
  1. Алтай
  2. Калмыкстан
  3. Карелия
  4. Коми
  5. Мордовия
  6. Төньяк Осетия
  7. Тыва
  8. Хакасия
  9. Чечня



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фәнзаман Баттал кайдан: Казан
05.09.2010 01:32
И егетләр!... Шушы вак темага тәки вакыт сатып бәхәс корып ятасыз бит, ә! Ул урынга бары тик татарның бөтен мәнфәгатәтләрен сату өчен ялланучыларны, милли хисләрен тәмам югалткан, татарныж алга китешенә дошман бәндәләрне генә куюларын белмисезмени соң сез?! Нинди президент булсын инде алар?! ХАЛЫК ҮЗЕ сайлап куйган кеше генә президент була алганын аңларга вакыттыр бит! Бәлки ПРЕЗЕРВАТИВ дип атаргадыр. Көлмәгез: ПРЕЗИДЕНТ белән ПРЕЗЕРВАТИВ сүзләре Зур энциклопедиядә ЯНӘШӘ торалар һәм икесе дә бер үк мәгнәдә: ягъни, АЛДА ТОРУЧЫ, АЛДАН САКЛАУЧЫ. Ышанмасагыз, ачып карагыз.
Әгәр дә инде баш киемнәре исемнәрен куярга теләсәләр, пажалыста: Миңнехановка - БАШЛЫК, район җитәкчеләренә -ЭШЛӘПӘ, авыл җитәкчеләренә ТҮБӘТӘЙ дигән вазифалар бирергә кирәк. ЯУЛЫК, КИПКЕ, КАЛФАК дигән баш киемнәрен хутка кертү дә мишәйт итмәс...
Берүк, презерватив сүзен әшәке сүз дип сафсата сата күрмәгез. Ул шул ук бияләй, оек кебек үк зарури кием. Киелә торган әгъзалары гына төрле.
җавап

кем: Татар кайдан: Татарстан
05.09.2010 22:37
Дааа.... Ә мин элек Фәнзамал абыйны хөрмәт итә идем...
җавап

кем: Рамил кайдан: Татарстан
06.09.2010 22:19
Ан,лашылмый. Сез анын, карашы белэн килешмисезме, яки презерватив сузен куллануы ошамадымы?

кем: фәрхәт кайдан: казан
04.09.2010 16:10
Кызыклы фикерләр, мондый анализлар күбрәк булсын иде Азатлыкта. Бер генә нәрсәне аңламыйм, нәк бу "президент" атамасына шулай ябышып ятасыз суң? Безнең халыкта президентлар булмаган лабаса. Бетерсен аны Мәскәү, бик теләгәч. Казан үзенә "әмир" я "хан" атамасын алсын. "Булдырабыз!" дип мактанырга яраталар бит. Исеме дә мач килеп тора - Татарстан ханы Рөстәм Миннихан! Дөрес әйткән автор - милли үзенчәлекләрне үстерергә кирәк!
җавап

кем: Монир кайдан: Сембер
05.09.2010 07:50
Фэрхэт. Бэтен бэлэдэ шунда шул: татар халкында да хэзер крепостнойлар психологиясе - хансыз яши алмый. "Президентларыбыз" да Конституциягэ кулын куеп ант итсэ дэ, узенчэ - хан кебек эш итэ.
җавап

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
04.09.2010 22:49
Ә нинди бөеклек эшләдә әле ул татарга хан булырлык? Әнә кайтсын да лесхозында "хан" булып утырсын, Саба җире аны кабул итсә. Мәскәү үзенә чакыртып алса хәерлерәк булыр иде, аул хуҗалыгы министрлыгына "бәрәнге сатып алу" буенча бүлек мөдире буларак.
җавап

кем: Монир кайдан: Сембер
04.09.2010 20:22
Фэрхэт. Бэтен бэлэ шунда - бездэ дэ, турэлэр хан кебек яшилэр. Лэкин без ХХ1 гасырда яшибез. "Президент" (узебезчэ эйтсэк "Илбашы") Коституцияне нигезендэ эшлэргэ тиеш, аны халык шунын, эчен сайлап куя. Ч Чечня хэллэрен белэсез. "Ичкерия-инфо" сайтында С-Х. Абумуслимов: "Национал-пособничество - это высшая форма предательства", дип язып чыкты.

кем: Ык буе мишәре кайдан: Ык буеннан
04.09.2010 16:04
Татарларны мәсхәрәләп кокойты эдуард, ә какой-то рамзаннар белән йөрмә инде син, ибдәш Рөстәм, ут базына эләгәсең килмәсә!

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
03.09.2010 22:40
Русия төбәкләрендәге бергенә җитәкче дә чын мәгънәдә "президент" түгел. Хәтта Русияның үзенең президенты да чын мәгънәдә легитим президент түгел. Президентны, ягъни ил башлыгын халык үзе сайларга тиеш. Ирекле сайлауларда, ачык рәүштә, саннарны, тавышларны яшермичә, кешеләрне алдамыйча. Бөтөн дөньяда шулай. Ә үз-ара пышылдашып куелган "преемник" бәләкәч, партия тарафындан билгеләгән марионетка "президент" түгел инде ул. Идарәчә, элекке совет чорындагы хакимият системасындан калган партаппарат кешесе, "назначенец". Бүген бар, иртәгә юк. Шулай булгач "президент" дип йөртмәсеннәр үзләрен, кеше көлдереп. Бер сәгатлек хәлифләр.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
03.09.2010 22:29
Билгеле, Рәсәй империясенең күптәнге хыялы таптарны бетерү, ул моңа инде Казан дәүләтен басып алгач ук хыялана башлады. Һәр хәлдә шушы нияте белән башта татарларны күпләп чукындырды, чукынмаганнарын бөлгенлекә төшерде, ә чукынганнары урыслашты. Шуңа күрә Рәсәй кнәзлеге патшалык итеп иглан ителде, соңрак мперия диелде, һәм нәк империя булоды да. Тик бу империя бик явыз империя булды безләр өчен, ул әледә шулай ук явызлыкта эшләре.
Безне шулай дистә еллар ярым-азатлы итеп совет заманында күрсәтеләр., чөнки чынлап карасаң нинди татар өчен азатлык булды совет чорында? Без тиз явызлыкларны онытабыз, кайсыларын безгә карата, аерым-аерым да, һәм бар татар халкы өчендә эшләнеп килде бер туктаусыз, тик без курекудан гел күрмәмешкә салышып яшәргә күнектек, ә аның ахыры бу кадәр тиз булачагына ошанмый яшәдек. Үз-үзебезне юатып; татар әле яши дигән булып куандык, хәттә белсәктә куанычыбыз бер көнлек икәнен. Безне кысу туктаусыз дәвам итә... Президент билгеләнгән булсада, барыбер ул безнең президент, калсын Татарстан президнентлы булып, барысы да баш тартсын, ә без шушы исемне саклап калыйк! 1992-нче елда Шәймевны бирмәдек бит Шахрайга алып китәргә, хәзердә саклыйк шушы исемне. Билгеле, бәлки кемдер әйтер, президентыбызны билгели бит Мәскәү дип, билгеләгәч ул нинди президент дип? Юк, президент билгеләнсәдә билгеләнмәсәдә ул ТР президенты булып кала. Килер вакыт без әле сайларбыз президентыбызны, Алла кушса!! Бирешмик кардәшләр!!!
җавап

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
04.09.2010 12:48
"Президент" исемен саклап калдыгыз, ә ул сезне тотты да Мәскүгә сатты (чөнки алар кешесе иде, кинул), бөтен хокукларыгызны, байлыгыгызны, телне, мәгарифне, иң мөхиме суверенитет идеясын юк итте. Халык хәзер бер нәрсәгә дә ышанмый, рухы сүнгән. Бер кешегә статуслы кәнәфи саклап калабыз дип, милләтне үтердегез. Тыш күренешне саклап калабыз дип эчтәлекне юк иттегез. Урыс эйтмишли "поменяли шило на мыло". Шәймиев, Минихановларга урын саклыйбыз дип татар халкының корбан булуын телисез ме? Мәскәүгә шул гына кирәк. Бу бик мәкерле уен.
җавап

кем: Усман кайдан: Казаннан
04.09.2010 15:59
"... Бу бик мәкерле уен."
Сәясәтчеләрнең бөтен эше мәкергә нигезләнгән, ә Аллаһ тәгалә Мәкерлеләрнең иң Мәкерлесе һәм Аны беркем дә алдый алмый. Аллаһ тәгаләне алдау мөмкинлеге мәхлүкатьнең берсенә дә бирелмәгән.
Үзләренең яшәү рәвеше итеп мәкер һәм алдауны алганнарның соңгы урыны - җәһәннәм. Ул нинди яман урын.
Ә җәһәннәмнең кызулыгын бик җиңелчә итеп булса да Аллаһ тәгалә быел җәй ничек итеп күрсәтте.Билгеле, күрә белгәннәр өчен.