киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Диалог Ауразия” ифтары: мулла да бар, поп та

03.09.2010

“Диалог Ауразия”нең Татарстан комитеты рәисе, Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев Русия күләмендә Ислам дине кабул итү көне рәсмиләштерелмәсә, бәлки, Дәүләт Шурасының Татарстан җирлегендә Ислам кабул итү көнен канунлаштырып куячагын әйтә. “Диалог Ауразия” платформасының Татарстандагы бүлеге төрле дин, милләт кешеләре катнашында ифтар ашы оештырды.

Ифтар ашында язучы-депутатлар Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Татарстаның язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстанның дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин, әдипләр Рабит Батулла, Гәрәй Рәхим, әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Нурмөхәммәд Хисамов, журналистлар Илфак Фәйзрахманов, Мансур Мортазин, Рифат Фәттахов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил Юныс, тарихчы Дамир Исхаков, православ динчеләре Алексей һәм Роман, Казандагы алман йорты җитәкчесе Виктор Диц, Татарстан язучылар берлегенең әгъзасы булган бердәнбер төрек кешесе Фатих Кутлу һәм башкалар катнашты.

Толерант сүзен яратмасалар да

“Диалог Ауразия”нең Татарстан комитеты рәисе, Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев сүзләренчә, оешманың исеме “Диалог Ауразия”, ягъни халыклар, диннәр арасында әңгәмә кору булгач, алар ифтарны да үзенчәлекле итеп үткәрергә булган. Поп, муллаларның бергә ифтарда утыруы сирәк күренеш билгеле. Мөгаен, моны үзенчәлекле юлдан барган, халыклар, диннәр дуслыгы ягыннан башкаларны көнләштерә дип саналган Татарстанда гына күреп буладыр.

Разил Вәлиев
“Ифтарга төрле милләт, дин кешеләрен чакырырга булдык. Татарстанда мондый тәҗрибәнең булганы юк иде әле. Әгәр Татарстан күпдинле, күпмилләтле республика икән, безгә үз эчебезгә генә бикләнеп калмыйча, башкаларны да ифтарга чакырырга кирәк. Бу ни өчен мөһим? Бер-беребезне белергә кирәк, без бит дус яшәргә телибез, толерант җәмгыять төзергә омтылабыз дибез. Дөрес, толерант сүзе күпләргә ошамый, әмма әлегә башка сүз уйлап табылмаган.

Башкалар белән аңлашып яшәү өчен, бер-береңнең йолаларын, гореф-гадәтләрен, динен белергә кирәк. Белмичә торып дуслашып, яратып булмый. Безнең максатыбыз бер – бер-беребез белән якынаю. Башка халыклар, дин кешеләре белән ризык җыеп утыра албыз икән, безнең киләчәгебез дә матур булыр”, ди Разил Вәлиев.

Ислам кабул итү көнен кем рәсмиләштерер?


Быелдан башлап Русиядә 28 июль – Русьны чукындыру көне истәлекле көннәр исемлегенә кертелде. Бу карарны Дәүләт Думасы кабул итте, президент аңа кул куйды. Шуннан соң Татарстан Дәүләт Шурасы да 922 елда Идел Болгарында Ислам динен кабул итүне бар Русиядә рәсмиләштерү тәкъдиме белән чыкты, Федерал җыелышка мөрәҗәгать юллады. Әмма хәзергә Шураның мөрәҗәгате турында сүз ишетелгәне юк.

Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев Ислам динен кабул итү көнен рәсмиләштерү эшенең четрекле булуын яшерми.

“Эшнең катлаулы буласын уйлап та бетермәгән идек. Гәрчә, катлаулы икәнен күпләр әйткән иде. Чөнки Ислам дине Болгарда гына гына түгел, Кавказда да кабул ителгән. Аларга ул башка вакытта кергән, кайберләренә көчләп кертелгән, ирекле дә кабул ителгән. Әмма кабул ителү вакытлары төрле. Бүгенгә бу турыда фикер алышу бара. Әгәр дә инде бар Русиядә ислам динен кабул итү көне истәлекле көннәр рәтенә кертелмәсә, бәлки, Татарстан җирендә Ислам кабул итү көнен канунлаштырып куярбыз”, ди Разил Вәлиев.

Татарлар правослауларга чиркәүләрне кайтарырга булышты

Ифтар мәҗлесендә диннәр, милләтләр арасындагы дуслык, якынлык турында сүз күп булды. Шулай да монда узган елларны искә алмыйча булмый. Тарихчы Дамир Исхаков туксанынчы елларда татар милли хәрәкәтенең правослауларга чиркәүләрне кайтарырга булышуын искә алды.




“Чит ил кешеләренә Татарстанда чиркәү белән мәчетнең янәшә торуы сәер. Әмма туксанынчы елларда без – милли хәрәкәт активистлары, шул исәптән Фәүзия Бәйрәмова белән Петр һәм Павел чиркәвен халыкка кайтару эшендә актив катнаштык. Дөньяның бүтән җирләрендә халыкның башка дин йортларын да торгызуда катнашуын күреп булмый”, ди Исхаков.

Бәйрәмгә килгән попларга мондый мәҗлесләрне Татарстан епархиясе дә оештырсын иде, дигән тәкъдим әйтелде. Юкса, кунакка гел татарлар гына чакыра, башка милләтләр янында татарлар гына тырыша-тырыша урысча сөйләшә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (4)
кем: Кариб кайдан: Утраудан
11.09.2010 21:57
Ул "Диалог-Ауразия", "Пен-клуб"лары кебек үк, масонннарның бер оешмасы гына түгелме соң? Разил белән Туфан татар масоннары... Алар что хошь сөйли, что хошь оештыра. Масон клубның уставына каршы килми бит
җавап

кем: Камил кайдан: Казан
12.09.2010 22:37
Надан татар белән белән бер сафта булмас өчен татар масон белән, Разил вә Туфан агалар янында булуым хаерлерәк.

кем: Римзил Вэли кайдан: Казаннан
08.09.2010 15:24
Хөрмәтле укучылар һәм тыңлаучылар!
Төрле дин вәкилләренең мөселманнар ифтарына чакырылып, диалог алып барулары турында Кол Шәриф мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Юнысның фикерләре азатлык радиосының җомга чыгарылышан тәкдим ителәчәк.

рамазан аендагы тәэсирләр турындагы тугәрәк өстәл сөйләшүен якшәмбе тапшыруында тыңлагыз
Гает бәйрәмнәре мөбарәк булсын, тоткан уразаларыгыз кабул булсын"!
җавап

кем: viner
09.09.2010 14:50
Хәзрәткә ТНВ-да яки хакимиятнең башка чыганагында урын бирергә кирәк. Мондагыга караганда аудитория да анда зурырак, халык та яңа информатсияга мохтаҗ.
Азатлыкта аны бик аңнамаслар. Монда бит инде шул "вертикал" пропагандасыннан туйган кеше җыелган.
җавап

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
08.09.2010 21:26
Рамил Юнысның нәрсәләр сөйләп утырчагы билгеле - акланып утырачак. Аның теле шома, ул койрыгын тоттырмас. Аның мөфти буласы килә. Ә Русияда мөфти булыр өчен бик "толерант" мулла имиджын булдырырга кирәк. Шуның өчен поплар белән "халыклар дуслыгы" ифтарларын уздыралар да инде, расходларын хакимият түли. Чын дин әһеле белән карьерист дин әһеле шунда сынала да инде.
җавап

кем: Рафыйк кайдан: Казан
09.09.2010 13:48
Зөлфия.
Каршылыклы фикерләү аралашу ул теманы тирәнтен аңларга ярдәм итә, ләкин белер белмәс сөйләп, белгеч яки дәлиле бар кеше кебек үзең ышанган ялганны башкаларга дә сөйләп/язып утырып кына алга барып булмый. Күбебездә бу проблема бар, моны төзәтү өчен дөрес тәрбия алу кирәк әлбәттә. Ул кеше үзенә хөрмәте булган кебек башкаларга дә хөрмәте булырга тиеш. Иң элек гайбәт итмичә фикер алышуны өйрәнергә кирәк. Сөйлисе акыллырак сүзең булса рәхим ит, монда яз сине кем тота.
җавап

кем: viner
10.09.2010 10:43
Рамилга.
Толерантност турында бик дөрес күзәтү. Бу "медал" ике яклы. Берсе "марҗа да кеше бит, ярый инде яшәсен" дигән мәгнәдә булса, икенче ягы турында аның ачыклап әйтелми. Ул үзеннән үзе барлыкка килә: фикерләр торгынлыгы, үз позитсияңне төгәл һәм эчтәлекле итеп раслай белү сәләтен югалту, сотсиал конформизм һ.б.... Менә шундый чир тагалар халыкка. Бу Русиянең татарны юк итүгә юнәлдерелгән бик хөйләкәр һәм мәкерле сәясәтенең дәвамы.
җавап

кем: Рамиль кайдан: Татарстан
09.09.2010 20:58
Бэтен католиклар исеменнэн Папа Римский "тэре походлары" эчен гафу итенде. Э православларнын кэчлэп чукындырган эчен гафу итэргэ сораганнары юк эле. Шуна курэ "карт бабай"нын дэлилен ("Словарь иностранных слов"тан) кабатлыйк: "Толерантность"нын бер мэгнэсе "Терпимость" булса, икенче мэгнэсе "Потеря организмом способности к выработке антител в ответ на раздражение". Шуна курэ "Кочаклашырга" инициатива безнен яктан булырга тиеш тугел.
җавап

кем: инсан
09.09.2010 18:00
>Рафыйкка ; Сез мәсьәләнең асылы турында сөйләшү урынына , мөшрикъләрчә Зөлфия ханымның сыйфатларын тикшерүгә күчкәнсез . Мондый ысул сафсата дип атала .
җавап

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
09.09.2010 17:35
Рафыйкка
Рамил Юнысның берничә ел элек дини королтайда мөфти булыр өчен кармак салып караганны булды. Барыгыз муллалардан сорагыз. Мин белмиче әйтмим. Мин болар артилен бик яхшы беләм. Һәм ирекле американ радиосы форумында минем үз фикеремне әйтергә хаккым бар. Бу радио шул максат белән корылды - халыкка хак, ирекле сүзне җиткерер өчен. Охшамый икән, димәк заманадан артта калгансыз, абзый. Барыгыз "мулла песиләре" форумларында сакал сыйпап, "мес мес килеп" бер берегезгә һәм түрәләргә мәдхия укып утырыгыз "политкоррект" рәвештә.

кем: хәлил кайдан: казан
08.09.2010 03:26
менә дигән дәһриләр сабан туе булган. гуляй, ауроазия! фотолардан да шул күренеп тора. бутафориясе чын ризыклардан торган спектакль!

кем: Min de eytim кайдан: Ankara
07.09.2010 23:16
Mondıy meclesler Törkiyede her zaman uzdırıla hem mona bereünen de ise kitmi gadetten ber hel itep karala. Ama Allahı Tegalenen Kor'ende bezlerge hristiyan ve yahudilerne dus totmavıbıznı emer itüen eytep ütü kirek.
җавап

кем: Җәүдәт кайдан: Истанбул
08.09.2010 09:44
Min de eytim!
Коръәндә әхле китап хөрмәт белән телгә алынган аятләр дә, әгәр дус тотмаска икән аның тиешле шартлары да бар. Коръәндә күрше хакы, гайлә темасы киң яктыртылган. Ә синең күршең мөселман булмаса, аның белән дус булмаска диелгән ме? яки хатының мөселман булмаса аны кочаклап ятмыйсың мы, аны сиңа кияүгә чыккан өчен үч аласың мы? Сиңа томышта авыр бер эштә бик нык ярдәм кулы күрсәткән кеше мөселман булмаса син аны кулланып качасың, араңны эзәсең ме? Бу яхшы әхлак була мы?
Төрекчәдә бер әйтем бар "ярты мулла имансыз, ярты табип җансыз калдырыр" ди
җавап

кем: Харис кайдан: Капка төбеннән
08.09.2010 12:32
Төркиләр булсак та, дин мәсьәләсендә бүген безгә төрекләр үрнәк түгел. Ялгышмасам, сезне имамнарыгыз да сөннәтне киресенчә аңлый... сакал урынына мыек йөртә.

кем: viner
07.09.2010 15:29
Бу казна акчасына уздырылган чарага 2 төрле караш була ала икән: берәүләр хуплыйлар, икенчеләре кискен каршы тора.

Хуплаганнары, билгеле, бу чараны уздыручы Татарстан хакимияте тарафдарлары. Чын мөселман дин кардәшләр моңа каршы торалар.
Бигрәк тә аларны, поплар вәгдә иткәнчә, "мондый мәҗлесләрне Татарстан епархиясе" дә оештыра башласа анда ничек итеп мөһмин мөселманнарның хәләл булмаган ризыктан (чучка ите, вино белән причастится итү) авыз итүе куркыта.

Бу чараны, катнашучыларын искә алганда, чын мәгнәсендә ифтар кичәсе дип атау да бик шикле.

Күрәсең хакимият Татарстанда ислам диненең йомшак позитсиядә булуыннан файдаланып бу экпериментны уздырырга булган.
Мондый чараларны изге Рамазан аенда уздыру беренчедән Идел-Урал буе мөселманнарының дини хисләрен изү, икенчедән халыкка һаманда шул "раздвоение личности" психологиясен иңдерү.

Әммә чараны узыдручылар (яклаучылар) моңа борчылмый. Алар үзләренә очко җыер өчен төрле экспериментлар куялар, һәм изге Рамазан аенда моның өчен файдаланалар.
җавап

кем: Рафыйк кайдан: Казан
08.09.2010 09:32
viner! Ифтар казна акчасына уздырылганын кайдан ишеттең, бу ялганны үзең уйлап чыгарып коткы таратасың килсә, бигрәк тә Рамазан аенда, кеше хакына керәсең, гөнахы зур бераз сүзләреңне уйлап яз.
"...анда ничек итеп мөмин мөселманнарның хәләл булмаган ризыктан (чучка ите, вино белән причастится итү) авыз итүе куркыта"
синең кебек "чын мөселманнар" куркса да, өрексә дә, мин таныган мөселманнар кайда нәрсә ашарга икәнен бик яхшы беләләр.

"ифтар кичәсе дип атау да бик шикле."
сиңа моны фәрештәләр әйткәндер инде.

"халыкка һаманда шул "раздвоение личности" психологиясен иңдерү" "
монда бер кем дә бер кемне дә икейөзле булырга өндәми, ул куркак кеше сыйфаты.

"Әммә чараны узыдручылар (яклаучылар) моңа борчылмый. Алар үзләренә очко җыер өчен төрле экспериментлар куялар, һәм изге Рамазан аенда моның өчен файдаланалар." белүемчә экспиремент бер тапкыр ярар ике тапкыр эшләнсен, ә ифтарны инде Казанда 6 нче ел үткәрәләр, дөньяда булмаган хәл дә түгел. Сезнең кулда булса айны да яшереп кешеләргә күрсәтми тотар идегез.

җавап

кем: viner кайдан: Рафыйкка
08.09.2010 15:42
"раздвоение личности" икейөзлелек түгел ул.
Икейөзле - двуличный, хәйләкәр кеше, алдакчы.
"раздвоение личности" - кешенең психикасына тышкы көчләр (физик көч, вакыйга, пропаганда ...) аркасында зыян килгән хален сүрәтли торган термин. Андый кеше үз үзен, кем икәнен белми, аңламый.
җавап

кем: viner кайдан: Рафыйкка
08.09.2010 15:22
Кем акчасына дигәннән, минем үземнең башым җитмәс иде аңа, пилорамда йөргәндә бер абзыйдан ишеттем. Карале ди:
Разил Валиев - депутат, гомер бакый хакимият янында.
Т.Миннуллин - депутат
Илфак Ибраһимов, Рифат Фәттахов - хакимият тарафыннан куелган кешеләр,
Ринат Вәлиуллин - министерстводан
Кайсын алма - "хөкемәт кешесе". Яраталар болар хөкемәт акчасына сыйланырга - ди. Юктыр, - мин әйтәм, - берәр бизнисмин түләгәндәр.
- Син нәрсә, әллә шундый зур дәрәҗәле хакимият эшлеклеләрен ришваятчелектә гаепләмәкчеме - ди бу миңа. Бай бушка чиновникны (депутатны) сыйламас. Үзенә кирәк законнарын лоббироват итәргә тәләп итәчәк бит - ди. Әе шул.
Яңадан уйлап куйдым, әллә , мин әйтәм, катнашучылар, казна акчасына кермиенче, җыелышып попларны сыйламакчы булдылар микән? Рабит абый, күпме акча җыйдылар? Күңелле булдымы? Күңелең рәхәтләнеп җал иттемме? Хасан агай Туфан нәрсә дияр иде микән?

"кайда нәрсә ашарга икәнен" белгән мөселманнар турында.
Бездә татарда ашка барсаң хуҗабикәнең өстәлгә куйган бар ризыкларыннан да авыз итәргә кушалар. Ризыкның хәтере кала диләр. Попка (шундый сүз килеп чыкты инде, гаепләмәссез) кунакка баргач: мин нәрсә ашарга үзем беләм" - дип утыра алмассыз. Хуҗаны да үпкәләтүегез бар, йө бөтенләй ачуланыр: Ты, что, басурман (мөселман сүзе урысча шулай була), брезгуеш моей едой", - дисә бөтенләй кәефегез кырылыр. Алай ук әйтмәсә дә, сау булышканда бик җылы мөнәсәбәттә кала алмассыз. Шулай итеп гасырлар буе тынычлыкта яшәгән урыс белән татар арасына зыян гына китерә булып чыга мондый Рамазан аенда уздырыла торган аш-су мәҗлесләре.


җавап

кем: Харис кайдан: Капка төбеннән
08.09.2010 12:28
Бүгенге депутатларны халык депутаты дип әйтергә тел дә әйләнми. Ә син кайсысының ялчысы, Рафыйк?
җавап

кем: viner
08.09.2010 11:40
Әйт әле, Рафыйк, (Җәүдәт, бик күп исемле зат .... ) ашлары тәмне булдмымы соң? ;-))

кем: Илнур
07.09.2010 10:28
татарларның әле хаман закомлексованный, мескен, ислам турында берни дә белмәгән халык булуы комментарийлардан аңлашыла. Пәйгамбәребез (с.а.в.) гөмере буе җыен мушрик-христиан-х.б. белән аралашкан, алар белән диалог корган. хәттә Хәмзә абыйсын (р.а.) үтергән Вахшига (р.а.) күпме хат язган, һәм тегесе ахырда мөселман булган! мондагы "даһиләр", әлбәттә, үзләрен Алланың вәкиленнән акыллырак саный. эх...
җавап

кем: Харис кайдан: Капка төбеннән
08.09.2010 21:26
Төзәтмә:
"Син туганкай,пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмне гомере буе шулай эшләгән дип аңа нахак эш вә сүз такма һәм кешеләрне адаштырма! Аның өчен сиңа олы хәсрәт вә газап булуы мөмкин.
җавап

кем: Харис кайдан: Капка төбеннән
08.09.2010 13:01
Син туганкай,пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмне гомере буе эшләгән дип аңа нахак эш вә сүз такма һәм кешеләрне адаштырма! Аның өчен сиңа олы хәсрәт вә газап булуы мөмкин.
Син сөйләгән хәлләр якынча пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең 13 ел буе Мәккәдә мөшрик, кәфер тарафыннан изелеп җәберләнеп чорына охшаш. Ул бервакытта да алар белән дус булмады.Ни өчен син пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмгә Мәккә мөшрикләреннән һәм кәферләреннән аерымлану өчен Аллаһ тәгаләнеңаңарга Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә әмер ителгәнен онытасың? Белмисеңме әллә?Мәдинәгә күчеп,ислам дәүләте урнаштырыла башлагач та, ул саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм мөшрикләр, кәферләр, мөнафыйкьлар,насаралар,яһүдиләр белән дуслашмады, ә бары тик исламны тәкъдим итеп хат язды, ә кабул итмәгән очракта җир йөзендә исламны урнаштыру өчен даимән аларга каршы сугышка, походларга чыгуын исеңә төшер!Ә бит ул чагында Коръән иңдерелеп бетмәгән һәм җир йөзендә ислам урнаштырылмаган иде.
Әгәр ялгышмасам,пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм киләчәккә безгә, яши торган урыннарыбыздан мөшрикнең учак уты күренмәскә тиеш икәнен искәртте. Ягъни безнең алардан ара ераклыгы учак утлары күренмәслек булырга тиеш
Ә инде кәфер тарафыннан басып алынган ислам җирләренең исламны яңадан урнаштыру өчен азат итү зарурияте барча мөселманнар өстендә.

кем: Мөслим кайдан: Татарстан
06.09.2010 17:12
Рәзил Вәлиев : "Чөнки Ислам дине...кайберләренә көчләп кертелгән". - Ялгышасыз , Рәзил әфәнде , Ислам динен бер халыкка да көчләп такмаганнар . Моның далиле - Мисырда , Сүриядә , Либанда носара гарәпләрнең күп булуы . Ә Рәсәйгә Ислам динен кабул итү бәйрәмен кертергә маташу - бу аһмаклык һәм түбәнсенү , оят белергә кирәк әзрәк безнең түрәләргә . Болай да империалист-колонизаторларга тәлинкә тотып көн күрәләр , имансызлык-дөнсезлек баскан үзләрен .

кем: Монир кайдан: Сембер
06.09.2010 11:48
Разил абый Вэлиевнен, бэтен эше турында белмэсэм дэ, шуны эйтергэ телим: "Дэрес, толерант сузе куплэргэ ошамый" дип дэрес эйтмэгэн. "Толерантность" бер генэ яклы булса, ул "пособничество"га эйлэнэ. Энэ Саша Долгов та сузен шунын, белэн бетерэ: "Юкса, кунакка гел татарлар гына чакыра, башка миллэтлэр янында татарлар гына тырыша-тырыша урысча сэйлэшэ".
җавап

кем: Мансур кайдан: Казан
06.09.2010 15:16
Монир туган
Толерант сүзе киң мәгънәле, ул түзеп тору, сабыр итүдән генә гыйбәрәт түгел каршыдагы кешене аңлый белү, халгә керү мәгънәсенә якын. Бу инде олы йөрәкле мәрхамәтле көчле кешегә хас сыйфат, ә инде арттан сөйләнеп ыңгырашып йөрү, качу, посу көчсез мескен кеше эше. Көчле намуслы кеше ул хәрвакыт күкрәк киереп җиргә каты басып йөрер, кунакка да халле кешеләр чакыра мескеннәр кунакка чакыраалмый.
җавап

кем: Монир кайдан: Сембер
06.09.2010 17:02
Мансур туган. Бэтен хикмэт тэ шунда шул: "кара кэч" (зло) моны ан,ламый (шунын, эчен "кара" инде ул),э уйлый: "Шулай булырга тиеш" дип, hэм хаман муенга менэ. "Добро" узен якларга эйрэнергэ тиеш. Дипломатларнын, асылы - нечкэлек. Тормышта бар элкэдэ дэ - "в деталях кроется дъявол". Тозсыз ашны да ашап булмый, тозы кубрэк булганын да.

кем: Харис кайдан: Капка төбеннән
06.09.2010 11:31
Аптыраган Ураллы Ринат!
Беречедән, "Бәкара" -62 нче аятьне күрсәтәсегез килгәндер. Бу "Бәкара"-62, "Маидә" - 69, 82 нче аятьләрдә сүз тәре таккан поплар турында түгел, ә бәлки аятҗләрнең берсендә сүз Коръәнне ишеткәннән соң сәҗдәгә китүче монахлар турында булса, ә башкаларында исламны кабул итеп,изге гамәлләр кылучы яһүдләр, насаралар, сабийлар турында Аллаһның Сүзе. Пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдис шәрифендә китерелгәнчә, беренче иң хәерле изге эш вә гамәл ул - вакыты кергәч тә укылган фарыз намаз.
Бәлки бу тәре таккан поплар Кол Шәриф мәчетенә кереп, Рамил артында сафка басып фарыз намазларның берсен дә калдырмыйча укып баралардыр?! Шулай булган очракта, поплар белән бергә матур булып күренергә тырышучы аптыраган ураллы ринат мин дә синең белән булыр идем. Әмма аларның намаз укулары бик шикле.
Шуңа күрә мин "Кәфирун" сүрәсендәге Аллаһ тәгаләнең сүзләренә иярәм:"...Сезгә үзегезнең динегез, миңа үземнең динем."
Намазсызларга үз юллары, безгә үз юлыбыз.
җавап

кем: Адәм кайдан: Казан
06.09.2010 15:08
Адәм
"....сүз Коръәнне ишеткәннән соң сәҗдәгә китүче монахлар турында булса" дигәнсең, Рамил хазрәт ифтарда Коръән укыды мәгънәсен тәфсилләп аңлатты алар ишетте. Ә син мөселман булмаганнарга Коръәнне ничек ишеттерер идең?

Намаз укымаган попка исең киткән икән татарларның да бик күбесе намаз укымый, син үзең автоматик рәвештә халык дошманы буласың ич.
җавап

кем: ураллы
06.09.2010 13:02
мин Ринат тугел. Гомумэн, исемем саф башкортса

кем: ураллы
06.09.2010 04:19
Кара-карап торам да тагы бер карап куям, тигэн ти бер кеше.
Рамазан айында ла уз-ара гаугалашып яткан татарга ни эйтэhен!

Поп сакырып, табынга харам тезеп куйhалар - шауларга ла булыр ине.
Фытыр садакаhын кемдэргэ бирергэ момкин икэнен искэ тошорэйек , булмаhа.
Унда бит мосолмандарга ярзам курhэтеп тороусы башка диндекелэргэ лэ бирергэ момкин тип эйтелгэн. Инде фытыр бирергэ момкин булган икэн, ризыгынды ашатыузан ни зыян?!
Валиев башкортка хаслыклы кеше, эммэ был осракта мин уны гайеплэй алмайым. hыйышып йэшэй белэйек, богонго кон ысынбарлыгынан сыгып, э былтыр яуган карзы эзлэп, талашып ятырга тугел.
җавап

кем: Харис кайдан: Капка төбеннән
06.09.2010 12:04
"Кара-карап торам да тагы бер карап куям, тигэн ти бер кеше.
Рамазан айында ла уз-ара гаугалашып яткан татарга ни эйтэhен!.."

Әле сиңа тагын кат-кат карарга туры килмәгәе Ураллы туган! Ни әйтһәң дә әйтерһең инде.Мин сиңа коммунистик пропагандаңныһәм байларны яклавыңны ташларга тәкъдим итәм. Әллә син үзең бик бай булып, байлыгың өчен калтырыйсыңмы?
Син бит беләсең, моның гауга түгел, ә бары тик Аллаһ тәгаләнең бүген безгә биргән мөмкинлекләреннән чыгып, интернет-форумда әңгәмә кору, фикер алышу икәнлеген.
Дөньякүләм ялганга ияреп, адаштырылган, аптыраган башларны турыларга тырышу икәнлеген.

Коръәни Кәрим белән таныш булсаң игътибар ит:
"Әй сез иманлылар! Аллаһка һәм Аның илчесенә буйсыныгыз һәм үзегезнең изге гамәлләрегезне юкка чыгармагыз.
Чынлыкта Аллаһ ышанмаучыларны, башкаларны Аллаһ юлыннан яздыручыларны һәм соңыннан ышанмаган хәлләрендә үлүчеләрне гафу итми.
Зәгыйфьлек күрсәтмәгез һәм тынычлыкка өндәмәгез, чөнки сез башкалардан өстен. Аллаһ сезнең белән һәм сезнең гамәлләрегезне киметми." (47: 33-35)
җавап

кем: ураллы
06.09.2010 13:14
Карале, Харис, элдэ татарзын бэхетенэ башкорт бар. Уз-ара талашып, бер-берегеззе кыйратып ботер инегез, вакыт-вакыт башкортка переключаться итеп тормахагыз
    алга 
фикерләр бите: (4)
текст зурлыгы - +