киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Болгар тирәсендә каршылыклар

03.09.2010

Дамир Исхаков: “Болгар цивилизациясе” дип атауның тирән эчтәлеге булмауны” әйтә. Галим Искәндәр Гыйләҗев тә, Болгар чорының әһәмиятен арттырып җибәрү дөрес түгел, ди. Шулай да халык күңелендәге якты истәлек фәнни яктан дәлилләнгән булырга тиеш дигән карашта.


“Звезда Поволжья” газетында бер-бер артлы диярлек ике мәкалә дөнья күрде. Аның беренчесе - Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты хезмәткәрләре: тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Измайлов әлеге басмага әңгәмәгә биргәннәр. Язма “Болгарчылык яңара” дип атала. Әңгәмәдә Болгарга кирәгеннән артык зур игътибар булуга басым ясала. Болгар һәм Зөяне торгызу өчен “Яңарыш” вакыфы оештырылу һәм археология институты булдырылу турында да һәм аларның фәнни күзлектән караганда җитешсезлекләре турында да әйтелә.

                                 Дамир Исхаков
Дамир Исхаков сүзләренчә, үз вакытында сәясәтчеләр татарның мәдәни тормышында Алтын Урданың ролен һәм әһәмиятен таныган иде, хәзер исә Болгарга булган артык игътибар үзенә күрә бер чигенеш тә булып тора.

“Урысларның күпчелегендә Алтын Урдага тискәре караш. Сәсәятчеләр әлеге хәлне искә алып Алтын Урдага таяна алмый”, ди Исхаков. Шуңа күрә артык нәфрәтле булмаган Болгарга игътибар бирелгәнлеге турында әйтеп китә.

Искәндәр Измайлов исә тарихка берьяклы гына караш болгарларга бернинди катнашы булмаган Пенза, Түбән Новгород, Сарытау, Әстерхан татарлары кая китә дигәнрәк сорау да куя.

Әлеге ике галим фикеренчә Болгарга гына чамадан тыш игътибар булу фәнни кысаларга берничек тә сыя алмый.

Казан федераль (Идел буе) университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, профессор Искәндәр Гыйләҗев “Звезда Поволжья” газетының соңгы санында “Болгарчылык яңарамы?” дигән мәкаләсен бастырган. Исхаков белән Измайловка җавап итеп Болгарны Алтын Урданыкы дип кенә ассызыкларга нигә кирәк булды, ди ул. Бу шәһәр Алтын Урда чорында барлыкка килгән мени, монголларга кадәр булган Идел буе Болгарстанының дәвамы булып тормый мени ул? дигән сорау да куя.

“Аек акыл белән эш итсәк, безнең тарихыбыз бик бай икәнлеген онытырга хаклы түгелбез. Безнең тарихыбызда төрле-төрле чорлар, төрле дәүләтләр булган. Төрле халыклар татар халкы формалашканда эз калдырган. Бөтен нәрсәне без бер комплекста алырга тиешбез. Тарихтан ниндидер бер чорны, ниндидер бер дәүләтне ясалма рәвештә чыгарып ташларга хаклы түгелбез.

Берьяктан караганда болгарчылыкны, Болгар чорының әһәмиятен арттырып җибәрү дә дөрес түгел. Чөнки тарихыбызда хәзәр дәүләте дә, кыпчаклар да, данлыклы һәм шөһрәтле Алтын Урда да бар. Тарихыбызда һәрбер чорның үз урыны. Шуңа күрә һәрбер дәүләтне, чорны аек акыл белән күз алдына китереп аны аек акыл белән бәяләргә тиешбез”, ди Гыйләҗев.

Болгар Русия сәясәтенә кулай


Искәндәр Измайлов фикеренчә, Болгарны күтәрү Русия бүген алып бара торган сәясәткә иң кулай әйбер булып тора. “Идел буе Болгарстаны бик матур һәм үтә дә толерант ил, ә анда яшәүчеләр бөтенесе белән дә дус булган дип язу – XVIII-XIX гасыр әкияте. Екатерина II үзенең реформаларын башлаганда атарларга үзләренең кыргыйлар белән бернинди дә уртаклыгы булмауны, тынычлык яратучылар икәнлекне дәлилләргә кирәк булган”, ди Измайлов.

Искәндәр Гыйләҗев исә Болгар төшенчәсенең халык күңеленә тирән кереп урнашкан булуын әйтә.

“Болгар сүзе, Болгар чоры дигән нәрсә ул халыкта киңрәк мәгънәдә- мөселманлык чоры, дәүләтчелек мәгънәсендә кулланылган ул. Ләкин барыбер, ул безнең тарихи хәтеребездә яшәгән һәм яши. Болгар шәһәре һәм дәүләте тарихыбызның бик матур булып үскән бер вакыты.
                                  Искәндәр Гыйләҗев

Бүгенгә кадәр анда кешеләр килә, табыналар һәм дога кылалар. Бик күп кеше үзенә “Болгари” дигән тәһәллүс алган. Димәк, ул үзеңне элекке традиция белән бәйләү дигән сүз. Ничек инде без бүген Болгар ул Алтын Урда шәһәре дип, Алтын Урда чорын гына өйрәнергә тиеш. Барсын да өйрәнергә кирәк.

“Яңарыш” фондының эшләве кирәкле нәрсә. Аны дәвам итәргә кирәк. Ләкин аның да фәнни нигезе булырга тиеш. Ансын да онытырга ярамый. Без кайвакыт бик арттырып җибәреп, тарихи контекстны онытып калдырабыз. Бүгенге көннең сәяси мәнфәгатьләреннән һәм таләпләреннән чыгып тарихны онытып җибәрәбез”, ди Гыйләҗев.

Дамир Исхаков фикеренчә дә, бүгенге көндә күтәрелә башлаган дискуссия академик галимнәр өчен эшнең хәтсез күп икәнлеген дәлилли. Сәясәтчеләр тормышка ашыра торган эшләр авырлыклар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, җитди фикер алышулар да таләп итә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Molli кайдан: York
07.09.2010 23:52
"Урысларның күпчелегендә Алтын Урдага тискәре караш." - alarniing kupchelegenda' bashka illargada' tiskare' karash, amma' bashka xaliiqlar uriislarniing karashiin isapka' almiiylar.
Uzlare' uriislar uzlaren' berda' "bez fin" (Sankt Peterburg uriislariiniing ber oleshe' uriislashkan finnar) ja' "bez vyatich" ja' "bez pomor" ja' "bez viking" dimilar, dores' eshlilar', chonki' alar ale' uriislar. Alar uzlaren' uriis saniiy, chonki' alar ochen' ul faydalii.
Bezda', agarda' dores' juldan bariirga telasak', tatar yaziiliirga tiyesh. A' inde bezneng arada chiigiishii buyiincha kaychandiir kemder mariiy, chuvash, bolgar, pecheneg, mongol, kiipchak ham' bashka torle' kabila', xaliiq keshelare' bulgan ikan' ul bit xaziir moxim' tugel', chonki alar tatarlashkannar. Xazer' bez bariibiizda tatarlar. Kuz' aldiigiizga kilteregez nemslar uzlaren' bez pruss diysalar' sayer' toyiilachak, bezda' agarda' uzebezne' bolgar ja' kiipchak diysak' bik sayer' bulachak.
A' bez chiin tatarlar, chiigiishiibiiznii bezneng milli koylar' chagiildiira, a' bezneng milli koylar' ul Kiitay koylare'. Bezneng milli koylar' ul bik moxim' kursatkech'. Tagiinda bezneng genotip ta bik moxim' kursatkech'.
Shulay itterep bez chiin tatarlar. Uriislar bezdan' niiq kurka (iske Tataria diygan' kartalarnii karagiiz ul Rusiyaniing kupchelege'), alar bela' bez tatar ikanen', bela' toriip bezga' torle' yalgan jullar takdim' ita', imesh bez "bolgarlar". Agarda' bez "bolgar" ikan', bezga' uriislarnii "pomor" diyase' gena' kala, a' yaponnarnii "aynii".

кем: Кадерле
06.09.2010 16:32
Галимнәр дә буталгач, безгә ни калган инде, дияргә дә, берни уйламаска да булыр иде, әммә, минемчә, татар кешесе ул шундый, төбенә тоз коя торган кеше. Шулай итеп, теге "тозны" бераз гына койганда да, шундый нәрсәләр ачыкланыр.
Бердән, билгеле инде һәммәбезгә, тарихыбыз ифрат бай, һәм, әйтергә кирәк, бик әз өйрәнелгән.
Икенчедән, тоталар да шул болгар һәм дә Алтай төрки-татарлары тирәсендә генә сүз куерталар. Борыңгы бабаларыбызның Тәңре балалары икәнлеге турында бер сүз ычкынмас. Нәк шул тәңрегә табынган бабайларыбыздан "Төнгекүк", "Мәңгелек күк", ә инде соңга табан үзләрен дә "Мәңгелек халык", яисә, "Мәңгеләр" дип атый башлыйлар. Менә каян килеп чыккан башка халыкларның безне маңгул дип атаулары. Әлеге маңгуллар, алар үзләрен гомер-бакый халха дип атый. Һәм төрки-татар океаны белән чагыштырганда бер тамчы су гына ул. Шулай итеп, Чыңгыз-хан, мәхабәт гәүдәле, зәңгәр күзле баһадир - ул татар ханы, татар баһадиры... Нәк шул баһадир сугышчылар, мең еллардан артык зур-зур кытай армиясына каршы уңышлы сугышып, хәттә кытай империясенә башлык булып та яшәп киләләр... Әз-мәз китап укыштырырга кирәк, агай-эне. Шул ук Александр Бушковның "Чыңгыз хан. Билгесез Азия" китабын булса да...
Тагын бер мизгелгә тукталасы иде. Менә тотасыз да, имеш, болгар бабаларыбыз... утраклы тормыш... Кем дә аларны инкар итми. Билгеле - алар безнең сөекле бабаларыбыз. Тик бит безнең иң зур өлешебез, иң булдыклы һәм иң данлыклысы - электән татар исемендә булган бабаларыбыз да, тарихи күзлектән караганда, шул ук Идел-Урал төягенә бервакытны диярлек килеп төпләнәләр. Ул вакытларны кем-кем белән сугышмаган. Шул ук Рязан белән Мәскәү кенәзлекләре бертуктаусыз, диярлек, сугышып-үтерешеп яшәгәннәр.
Без бүген урта гасыр кешеләренә әйләнмик, 21-нче гасырда яшик. Һәм дә бай тарихыбыз белән горурланып яшик. Империячел көчләрнең тегермәненә су коймыйк. Бүгенге авырлык, минемчә,
вакытлыча. Әммә шушы шартларда да без үз ресурсларыбызны көчләтә алабыз. Менә нәрсә турында уйларга кирәк...

җавап

кем: исемсез
07.09.2010 19:59
ий инде Кадерле.
Нинди мангуллар, уйлап чыгарып куялар да инде. Аларнын дорес аталмышы - моголлар.
җавап

кем: Рөстәм кайдан: Болгардан
07.09.2010 12:53
Сез дуракка,явыз Иванда,Чыңгыз ханда,Батыйда,Сталинда,Гитлерда,
"мәхәббәт гәүдәле,зәңгәр күзле баһадирлар "булып төшегезгә керәләр күрәсең.......Сез шушы кешеләр Болгарларны канга батырганнарын белмисез мени?! Кызганычка каршы,сезгә охшаган "галимнәр" шулай уйлап чыгараларда инде ул,"мәңгеләр"имештә "маңгуллар".Көлке,тагында да бер тапкыр көлке!!!
җавап

кем: Вил кайдан: Чаллыдан
09.09.2010 20:10
Бик дөрес язгансың Рөстәм ,рәхмәт.

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
06.09.2010 07:07
Хәзерге заман кешеләренең ниндидер сәбәпләр аркасында дөреслекне танырга теләвенә-теләмәвенә бәйле булмаган чынбарлык:
1. "Татар" һәм "болгар" атамалары артында олы тарих бар (яшеренеп ята, дисәң дә була).
2. Ләкин икесе дә бу җирләрдә утрак яки күчмә тормышта яшәгән һәм күпкә борынгырак булган төрки телле (хәзерге заман терминологиясе буенча) халыкларның үз атамасы түгел.
3. Идел буенда да, Азау диңгезе кырында да, Балкан ярымутравында да болгарлар исемен БОЛГАТУЧЫЛАР биргән (нинди кавем икәнлеге болай да аңлашыла). Әйтик, Балкан болгарлары бу исемне ХХ гасырның икенче яртысында гына үз итә башладылар.
4. "Татар" исеме бүген безнең халык генотибында монгол явы белән "китереп аударылган" кыргый дала каны өстенлек итүен раслый.
5. Моны аңлаган хәлдә дә, без бүген - татарлар! Исем-атама алмаштырып кына бәхетле булып булмый! Без - татарлар, "күпмилләтле" һәм "күпканлы" чынбарлык.
6. Үзенең иң борынгы исем-атамасын безнең халык белми. Аны тарихчы дип атала торган галимнәр әйтергә тиеш. Ләкин бу исемне атау әлеге галим-голаманың ялган "хакыйкать"кә табынуын һәм үз тормышларын бушка уздыруын тану булыр иде. Кем соң моңа үз теләге белән риза булсын!

кем: касим кайдан: янаул
05.09.2010 20:36
без булгар-без узебезга урыс кушкан кушамат менан купме адам колдерерга була.
җавап

кем: Чын Татар кайдан: Яңавылдан
20.09.2010 16:21
Якташ,син "болгар"диеп язылып,ТАТАРлар санын киметмә,яме!
җавап

кем: марат кайдан: казан
06.09.2010 08:39
хәзер мин кем булып чыгам инде. кыпчак дип аталыргамы?!

кем: Илсояр кайдан: Казан
05.09.2010 17:44
Ничек кенэ тырышмасыннар, казан татарларын топ, баш этник элементы - Батухан белэн килгэн татарлар инде.
башка татар этнотерриториаль торкемнэрене болгарларыгыз бер да кагылмый.
Татарлар тарафыннан болгарлар яки юк ителгэн булган, яки урманнарга куып чыгарылган...
менэ, чуаш дэреслеклэрендэ доресен язалар бит
җавап

кем: Чын Татар кайдан: Яңавылдан
18.09.2010 16:47
Чуаш дәреслекләре сезнең өчен төп әсбап мени?Алай булгач,татар белән болгарлар ике дошман милләт булып чыга инде...Чуашлар мөселман диненнән булсалар да,бик зур чөй кагып куйганнар икән ике арага!
җавап

кем: Vatandash кайдан: Idel-Ural (Bulgar Ile)
05.09.2010 19:56
Исенмесез! сез ме "КАЙТ ЧИНГИЗХАН" диген җырны җырлысыз?!
Синеңче без Батуханнар, Чингизханнар белен хем үзге килген килмешек монголлар белен килдек Идел буена?! Алай булса "Азатлык" хем "Безнең Ил" диген җырлырыңны җырламада! Без - килмешеклер дисек үзебезне, Идел--Урал безнең илебез булалми. Шуннан чыга:
килген килмешек ят илге монгол далаларыннан килеп "Безнең Илде" "Азатлык" байрагын күтерелми!
аңнашылдымы?!
җавап

кем: Нәсим кайдан: Казан
06.09.2010 19:37
Кызганычка каршы,күпкенә татарлар ,Чингизхан, Батыйхан ,дип ушлары китә инде.Ян дигән язучының китапларын укыганнарда алар,шуның белән башлары буталган......Бөтән тарих китапларын алар укырга теләмиләрдә.

кем: Арслан
05.09.2010 14:35
Ә Алтай җирлегендәге бабалар - төрки яки прототөтрки, ә Алтын Урдада - монголлар яки магуллар түгел мени?

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
04.09.2010 19:29
Болгарлар да, кыпчаклар да, мишәрләр дә, барчасы татарлар. Ә кем аерыврга тели татар исеменнән ваз кичмәкче булып, боларны провокатор дип атарга кирәк, чөнки болар татар милли исем урынына болгар дип язмакчы. Ни әйтергә инде шушы эшләрне, провокаторлар димичә?
җавап

кем: Монир кайдан: Сембер
05.09.2010 15:39
Мэхэммэт абый, барыбызны да "провокатор" дип атарга ашыкмагыз эле. Мин Богданов Шэвкэт Мидхэт улын да "провокатор" дип атарга жыенмыйм - "болгар" дип язылырга эндэп йэрсэ дэ. Чэнки бу анын, ихлас карашы. Мин дэ, жан исэбен алу темасы буенча Мэскэу сайтына - МТСС (Московское татарское свободное собрание), уз карашымны эйткэн идем: "Мин "татар" булып язылам"- дип. Лэкин сорау тора - ничек итеп "Татарское иго" ярлыгыннан котылырга? Бэлкем чыннан да безгэ оправдываться итэргэ кирэкмидер? Узегезнен, карашыгызны тэпле генэ, Нурулла Гариф кебек ан,латыгыз.
җавап

кем: Илназ кайдан: Сарытау
05.09.2010 13:28
Сез мишәр татары,ә мин болгар татары ,килештекме.Хотя сезнең мишәрләрнең тамырлары барыбер Болгарларга барып тоташа.
җавап

кем: Vatandash кайдан: Idel-Ural (Bulgar Ile)
05.09.2010 20:01
Илназ, бутама. Мишер татарлары шунды ук Идел-Урал булгарлары. Мин үзем мишер татары
җавап

кем: Илназ кайдан: Сарытау
06.09.2010 19:06
Бик яхшы Ватандаш. Шулай булгач,сездә күкрәкләрегезгә сугып,үзегезнең БОЛГАР татары икәнегезне исбатлый аласыз бит инде.

кем: Харис кайдан: Капка төбеннән
04.09.2010 11:02
..."“Аек акыл белән эш итсәк, безнең тарихыбыз бик бай икәнлеген онытырга хаклы түгелбез..."

Анысы шулаен шулайрак...
Әмма дә ләкин...
Бүген аек акыллы кешеләр җитәкчелек буларак Коръәни Кәримне кулланалар, пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләренә таяналар, һәм аның яшәү рәвешен үзләренә үрнәк итәләр, ә эчемлек буларак зәм-зәм суына өстенлек бирәләр.

кем: Монир кайдан: Сембер
03.09.2010 23:57
Безнен, - Ульяновск-Сембер татар ижтыймагый оешмаларнын, мэрэжэгэтенэ Оренбург элкэсе дэ кушылды: "Из учебников истории и органов массовой информации сложилось представление об отождествлении современных татар с завоевателями - монголами,...для татар вне Татарстана, живущих в русском информационном пространстве, это является моральным гнетом, способствующим ассимиляции нашего народа, особенно для подрастающего поколения. И как бы ни старались некоторые деятели показать положительную роль Золотой Орды в становлении Российского государства, это невозможно сделать, так как история борьбы русского народа против монголо-татарских захватчиков - основа русской истории. ...также убедительно просим, на примере республик Саха (Якутия), Северная Осетия-Аланния, именовать: Республика Татарстан-Булгар иле".
җавап

кем: Molli кайдан: York
07.09.2010 22:52
"..lэто является моральным гнетом, способствующим ассимиляции нашего народа, особенно для подрастающего поколения..." - yalgan, bu kiresencha' bezneng ruxnii kutara' gena'.
җавап

кем: Бату кайдан: Казан
04.09.2010 01:16
Без - татарлар. Буленмәс, бердәм халык.
Бабаларыбыз - борынгы татарлар, Алтын Урда да, Чыңгызидлар да - татарныкы бит.
Ничек кенә булмаса да, болгарлар - чуашларның ата-бабалары инде.
җавап

кем: Нурулла Гариф кайдан: Казан
04.09.2010 13:52
Болгармы без татармы дигән урында тарихи вакыйгалар териториял җирлек һәм хронологик вакыт аралыгына бәйле кулланылырга тиешле.
Бүгенге көндә, әйе, без - татарлар!
Монгол яуларына чаклы тарихи вакыйгаларда әлеге җирлектәге вакыйгаларны, безнең бабаларыбыз - болгарларга бәйле бәян итү дөрес, чөнки бу җирлектә безнең бабаларыбыз Бөек Болгар илен торгызган.
Ә Алтай җирлегендәге тарихны бәян иткәндә безнең бабаларыбыз - татарлар турында сүз бара. Алтын Урда дәүләте чорында без - татарлар. Чөнки, өлешчә хәзерге Рәсәй биләмәсе белән тәнгәл килүче җирлектә алар Алтын Урда дәүләтен төзегәннәр. Әлеге дәүләт төзелешендә болгарлар, кыпчаклар һәм башка төрки-татар кабиләләре катнашкан.
Татарстанга "коерык тагу" һәм халыкның атамасын үзгәртергә тырышу бүгенге вәзгыяткә уңайлык тудырмый. Халыкны бүлгәләүгә генә китерүче, таркату эше буларак бәяләнә ала.
Ә Болгарны төзү уңай, яхшы эш. Үзебезнеке бит, нигә күпсенергә. Үткәннәр белән өркетергә кирәкми, ә горурланырга кирәк. Бу чара милләтне берләштерүдә уңай күренеш.
Болгар - болгар чоры белән Алтын Урда чоры синтезлашкан шәһәр.
Татарның тарихы шул чаклы зур ки, моны колачларга ике-өч тарихчының фикере генә җитми. Шул сәбәпле алар, үз, шәхси фикерләрен генә белдерә ала. Ә хакыйкать күпкә тирәндәрәк. Шул сәбәпле тарихыбызны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле...
Безгә моның өчен өлешчә совет чорында калыплашкан ментальлектән дә котыласы бар...

кем: Дамир кайдан: Агыйделдән
03.09.2010 21:34
Да, туганнар. Шушындый дәрәҗәдәге галимнәрдә, тарихыбызны кире ягы белән язалар икән,гадый татар халкыннан ни көтәргә соң? Соңгы вакытларда Алтын Урда диеп сөенүчеләр көннән көн күбәяләр,чыннанда әллә Чингыз ханның кәберен тапканнар??????
Бүгенге Монголлар ,үзләредә күптән түгел генә,Чингызхан турында ишетеп белделәр бит(Николай Громов -Академик РАН).Әллә безнең галимнәр шуларны белмиләрме?Укыгыз әнә Фоменко һәм Носовский китапларын ,күзләрегез ачылыр бераз !!! Болгар тарихын күтәрәгенә башлаганнар иде,шундук тарих сөймәгән кешеләр табылды. Шуннан чыгып әйтәсем килә,татар халкы беркайчанда тату яшәмәс ул(эшләр шушылай барса),Әнә бит халкыбыз ничек ызгыша,Зиганшин дигән бер кеше,хәттә ,Булгар "калдыклары" ,без аларны (болгарларны)әллә кайчан инде татарларга әйләндереп бетергәнбез дип яза,араларыбызда шундый наданнар булган чагында,без тарихыбызны өйрәнә алырбыз микән??? Идел -Урал өлкәсендә яшәгән татарларыбыз бигрәктә аңларга тиешләр БОЛГАРЛАР безнең бабаларыбыз!
җавап

кем: Р. Рамхан кайдан: Уфа өлкәсе
06.09.2010 08:10
Татарлар, чыгышлары белән – сәкалибә, татарча эскәлбә, юнан телендә – скиф. Болгар чоронда, эскәл атамасы астындада йоргәннәр. Анаңны, сәкалибә оргыры! Ищи в google, «Татары – племя скифское».
җавап

кем: Дамир кайдан: Агыйделдән
06.09.2010 14:25
Син туган,Рахимовка охшагансың,аның кешесе түгелме соң син?
     
текст зурлыгы - +