киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Татар яшьләре дә җиң сызганырга уйлый

03.09.2010

Башкортстан татар яшьләре дә милли-мәдәни тормышның үзәгендә булырга җыена. Уфада узган җыелышта катнашучылар шул фикерне еш кабатлады.

Башкортстан татар яшьләренең бер төркеме яңа гына Казаннан әйләнеп кайтты. Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашты алар. Әлеге сәфәрне “Хәзинә” исемле сәяхәтләр оештыру ширкәте җитәкчесе Камил Сираҗетдинов әзерләде һәм вәкиллеккә җитәкчелек итте. Камил әфәнде Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр эшләре комиссиясен җитәкли. Башкортстанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге, хакимият басымы астында, үз эшен берничә ел элек туктатырга мәҗбүр булгач, соңгы вакытта татар яшьләрен нәкъ менә Камил Сираҗетдинов бергә туплый башлады.

Әле Казаннан татар яшьләре форумыннан Уфага әйләнеп кайткан яшьләр һәм башка активистлар, шушы җыен хакында фикерләшергә һәм киләчәккә уй-ниятләр корырга дип җыелыш үткәрде. Чәй табыны артында узган сөйләшү бик иркен һәм җанлы барды. Әлеге очрашуга Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов та килде.
Камил Сираҗетдинов

Сөйләшү башында Камил Сираҗетдинов Бөтендөнья татар яшьләренең 4нче җыены хакында фикерләре белән уртаклашты, аның файдасы, уңай нәтиҗәләре турында сөйләде. “Хәзерге ашкынулы заманда яшьләр тәвәккәлрәк булырга тиеш, вак-төяк чаралар оештыру өчен дә кемнәндер ярдәм сорап йөрергә тиеш түгел”, дигән уртак фикер еш яңгырады”, ди Камил Сираҗетдинов.

Камил Сираҗетдинов татар яшьләре белән сөйләшүдә алда торган бурычларга да тукталды.

“Әлеге көндә иң төп эшебез халык исәбен алуга әзерлектә һәм аны үткәрүдә актив катнашуыбыз. Әлеге кампаниядә катнашуның төрле юлларын файдалану кирәк. Районнардагы яшьләребез дә бу эшкә җәлеп ителсен, аеруча татар укытучылары, иҗади зыялылар аңлату эшләрен алып барса яхшы булыр”, диде ул.

Җыелышта фикер алышуда катнашкан егет-кызлар да алдагы чорда башкарыласы эшләр хакында үз теләк-тәкъдимнәрен әйтте. Төп тәкъдим – Башкортстан Татар яшьләренең “Азатлык” оешмасын яңадан тергезү булды. Хәзер аны тиз арада тормышка ашыру өчен тәгаен эшләр башланачак, дип әйтелде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
03.09.2010 21:41
Бик әйбәт, димәк уфа татар яшләре дә уянды, тагы сүнмәсен иде диәсе генә кала. әфәрин егетләр-кызлар эәләрегездә уңышлар телим, рухи ныклык сезләргә телим! Нык булырга, бердәм булырга телим сезләргә. Сез яшләр безнең (өлкәннәрнең) ялгышларын кабатламассыз дигән өметтә калам. Дошман тырышыр сезләрне дә бүлгәләргә, тик сез икеләгән чакта алдыгызга сорау куегыз: кем файда күрәчәк безләр бүлешкәннән дип. Шул чак аңларсыз, хеть әллә нинди катлаулы, чуалчык хәлләрне дә. Уңышлар һәм теләктәшлек Уфа татар яшләренә!
     
текст зурлыгы - +