киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкортстан татарлары – “Яңа Гасыр”да

Алик Локманов
03.09.2010

“Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе иҗат төркеме янә дә Уфага эш сәфәренә килде. Бу юлы да алар берничә районда булып кызыклы шәхесләр турында тапшырулар әзерли.

“Татарстан-Яңа Гасыр” каналы журналистлары элекке атналарда да Башкортстанда булып киткән иде. Ул чактагы эш сәфәре барышында да алар Башкортстан татарлары тормышы һәм эшчәнлеге хакында байтак тапшырулар өчен мәгълүматлар туплады, мавыктыргыч сюжетлар төшерде.

“Татарстан-Яңа Гасыр” каналы иҗат төркеме Уфада гына түгел, ә районнарда да булды һәм кызыклы шәхесләр белән очрашты. Шулар арасыннан Кырмыскалы һәм Иглин районнарында булган очрашуларны Казан кунаклары аеруча ихлас булды, дип билгеләде.

Уфада телевидение журналистлары танылган татар рәссамы, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов хакында тапшыру әзерләде. Рәссамның остаханәсендә булу, аның иҗат итү барышын күзәтү һәм тасмага язу, шулай ук, аның белән эчтәлекле әңгәмә кору бу тапшыруны да бик кызыклы итте.

“Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе иҗат төркемен Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле, танылган композитор Алик Локманов озатып йөри һәм ярдәмләшә. “Казан журналистлары әле Башкортстан татарлары хакында җәмгысе уннан артык зур тапшыру әзерли”, ди Алик Локманов.

Аның сүзләренчә, хәзер Башкортстанда президент алмашынгач, республикада “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе каналы тапшыруларын күрсәтүгә рөхсәт бирелер дигән ышаныч бар. “Алай гына да түгел, Уфада “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесенең хәбәрчеләр үзәген ачу мөмкинлекләрен дә тикшерәбез”, ди Алик Локманов. “Бу исә Башкортстан татарлары тормышы һәм проблемнары хакындагы мәгълүмати бушлыкны тутырырга булышлык итәр иде”, дип ышана ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Алгыр кайдан: Уфадан
08.09.2010 13:13
Уфада менә бер ай чамасы инде "Башинформсвязь" нең кабель телеведениесы буенча ТНВ (Татарстан-Яңа гасыр) каналын күрсәтә башладылар. Эксперимент өчен генә микән, әллә даими күрсәтергәме? Татарстанда БСТ каналын күптән карасалар да Рәхимов вакытында татар мәдәнияте башкортныкын "басып китәр" дип куркып керттерми җафаладылар. Халык спутник тәрликәләре куеп карарга тырыша иде... Менә карый башладык җир дә ярылмады, күк тә ишелмәде. Татар мәдәнияте башкортныкын басып та китмәде... Менә чагыштырабыз, БСТ хатта ТНВ га караганда милирәк тә икән әле, башкорт телле тапшырулар күбрәк икән. ТНВ лар татарның интернационализмы (бу аның уңай ягы да бәхетсезлеге дә) аркасында урыс тапшырулары белән бертигез чамасы гына икән. Башкорт тапшыруларын "Курай", "Туган тел" (чиратлашып бер татар бер башкорт җыры тапшырыла), РТР каналларыннан да карарга була. Кыскасы башкорт телевидениесы тапшырулары күбрәк булып чыга. Татарстан телевидениесына үрнәк алырга гына кала икән!
     
текст зурлыгы - +