киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Мөселман бала караучылар агентлыгына килмиләр

Наилә Җиһаншина
03.09.2010

Казанда инде ике атна мөселман бала караучылар һәм авырулар янында утыручыларны яллау агентлыгы эшли. Анда хәзергә 5 мөселман хатын-кызын эшкә алганнар. Әмма әлегә аларга беркем дә мөрәҗәгать итмәгән.

Татарстанның өч шәһәрендә бала караучылар һәм авыручылар янында утыручыларны яллау агентлыклары күптән эшли икән инде. Агентлык хуҗасы Казанда махсуслашкан – мөселман балалар һәм картларны караучылар оешмасы ачкан. Оешманың рәисе Наилә Баязитова сүзләренә караганда, Әлмәт, Лениногарски һәм Азнакай шәһәрләрендә эшләп килгән агентлыкларда нәкъ менә мөселман кешесе кирәк дип мөрәҗәгать итүчеләр юк, ә Казанда эшләр башкача булыр дип ышанабыз, ди ул.

“Кечкенә шәһәрләрдә динне тотучылар аз, шунлыктан мөселман бала караучыларына сорау юк. Казан – зур, монда дин тотучылар да күбрәк. Аннан соң, мөселман бала караучыларын татарлар гына яллый ала дигән сүз түгел бит әле. Аларны урыслар да яллый ала, чөнки мөселман хатын-кызлары яхшы сыйфатларга хас, алар тәртипле”, ди Наилә Баязитова.

Әмма мондагы мөселман хатын-кызлары авыру ир-атлар артыннан карарга җибәрелмәячәк, дин моны тыя, дип өстәде Баязитова.
Мөселман хатын-кызлар берлеге башлыгы Наилә Җиһаншина әйтүенчә, мөселман гаиләләре һәрвакыт балалары артыннан мөселман кешесенең каравын телиләр. Ул оешма аларга ярдәм итсен иде дигән теләктә.

“Бүгенге көндә бик күп мөселман хатын-кызлары эшкә чыгарга тели, алар өчен балаларын мөселман ханымнарына тапшыру мөһим. Мөселман булмаган гаиләләр дә бу оешмадагы хатыннарга мөрәҗәгать итерләр дип уйлыйм. Чөнки массакүләм матбугат чараларында бала караучының кыйнавы, игътибарсызлык күрсәтүе, балаларга җылы мөнәсәбәттә булмаулары, акча өчен генә эшләүләре турында язалар. Ә мөселманнарга алар ышана ала, алар эшләрен изгелек өчен дә эшли бит”, ди Җиһаншина.

Шәхсән үзем татар телен белмәгән ханымга баламны карарга тапшырмас идем, минем кебек уйлаучы хатын-кызлар күп, дип өстәде мөселман хатын-кызлар берлеге башлыгы.

Наилә Баязитова Казандагы оешмага бала караучыларны алганда татар телен белүен дә тикшереп алдык, ди. Ә калган 3 шәһәрдә бала караучының татар телен белүен таләп итүчеләр аз булган.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: каракаш кайдан: казаннан
09.09.2010 18:30
чые мөселман хатыны үз баласын үзе тәрбияләргә тиештер бит? Кар ера артыннан чабасыз,-дип!,- акчалы эш урынын югалтырга теләмәгән хатыннарны үзләре бит бик гаеплиләр.

кем: Әти кеше кайдан: Казан
08.09.2010 12:13
Сөйләгәнсез, сөйләгәнчез, кызганыч, агенлыкның ни адресын, ни телефонын язмагансыз.
Реклама була дип курыккансыздыр инде.....

Азатлык ул шул вак-төяктән җыела да инде.

кем: Рим кайдан: kazan
05.09.2010 15:36
Мин, мәсәлән, бүгеннән үк өлкән яшьтәге түшәктә ятучы ир-атларны карарга барыр идем. Мин үзем бик үк өлкән яшьтә түгел, яңа гына аз гына булса да пенсия ала башладым, әмма эшсез утырам. Ничек итеп бу оешманы табарга.

кем: ! кайдан: Казан
03.09.2010 18:46
Бу мәгълүматны таратырга кирәк. Белмиләрдер. Бу яхшы яңалык һәм аның белән күпләр файдаланыр. Күрәмсең вакыт һәм аңлау кирәк...
     
текст зурлыгы - +