киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Президент пикетчыларны ишетәме?

Кадерле Имаметдинов
02.09.2010

Татар оешмалары Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән диалогта каршылык чараларын куллану нәтиҗә бирер дип исәпли. Шуңа якын араларда районнарда да каршылык чаралары оештырылачак.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы узды. Анда 30 август көнне узган каршылык чарасына бәя бирелде. Ул мәктәпләрдә дәүләт теле буларак, башкорт телен укытуга каршы узган иде. Анда татар оешмаларыннан башка урыс, чуваш һәм мари җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә катнашты. Утырышта ул пикетка югары бәя бирелде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов шундый каршылык чараларын районнарда да үткәрү кирәк дип исәпли.

“Барыгыз да белүегезчә, күптән түгел Бүздәк районы хакимиятенә каршы урам җыены узган иде. Чараны коммунистлар оештырды, анда безнең вәкилләр дә катнашты. Пикетны башта Бүздәк халкы ерактан гына күзәтте. Тора-бара гына якын килә башладылар. Ягъни урыннарда халык нык куркытылган дигән сүз. Шуңа без районнарга барып, халыкны курыкмаска, таләпләрен җиткерә белергә өйрәтергә тиешбез”, диде ул.

Утырыш якын араларда татар районнарында пикетлар уздырырга карар итте. Ул чараларның темасы гадел җанисәп булачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: башкорт кайдан: офо
04.09.2010 20:37
татар дуслар формируйте сами,ни пычагыма сезга бигнов,аюпов, кеуек ворлар?алар белан узегезне масхара итасез бит.сайлагыз авторитетлы адамнарегезне лидер итеп-и флаг вам в руки.шул сакта безда поддержим сезнен сузларны.
җавап

кем: Алмаз Усал кайдан: Идел-уралдан
11.09.2010 14:42
Башкортка.
татар дуслар формируйте сами,ни пычагыма сезга бигнов,аюпов, кеуек ворлар?алар белан узегезне масхара итасез бит.сайлагыз авторитетлы адамнарегезне лидер итеп-и флаг вам в руки.шул сакта безда поддержим сезнен сузларны.
Син безнен лидерларны тикшермә,яме.Ата- карак Рахимов, фашист Галинларны,Ильдьбаевларны тикшер.Безгә башкортнын поддержкасы кирәге дә юк хәзер,власть сезнен кулада түгел.
Ә Бигнов,Аюпов "вор" булсалар күптән утырырлар инде зонада.Рахимов заманыныда "с меньшими грехами люди на нарах парились" , каршы барганнар.
"В России,кто не любит власть,живут по закону.Остальным делают исключения."Башкирияда бигрәктә.

кем: ماللي кайдан: يورق
04.09.2010 00:50
Kaderle' Imametdin dores' uyliiy: "...якын араларда районнарда да каршылык чаралары оештырылачак"

кем: viner
02.09.2010 21:42
"районнарга барып, халыкны курыкмаска, таләпләрен җиткерә белергә өйрәтергә тиешбез"
Афәрин!!! Бик дөрес фикер. "Бойкот" кирәк түгел.

кем: Зирәк кайдан: Уфа
02.09.2010 19:04
Татар милли оешмалары сайлаган юл бик дөрес. Республикадагы башка милли оешмалар белән бәйләнештә булу, татар проблемаларын алга сөрү.
Милләтнең дәрәҗәсен теләнеп күтәреп булмый, фәкат көрәшеп кенә.
Хәмитов та шуны әйтергә уйлаган бугай, менә аның сүзләре:
«Получаю замечания, что мол не уделяю внимания вопросам основополагающим, например, формированию гражданского общества и т.д. Отвечаю тем, кто призывает. Формируйте, и вам за это ничего не будет. Работайте, трудитесь. Всё в ваших руках. Я же работаю, в том числе и на то, что бы вам ничего за это не было».
     
текст зурлыгы - +