киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкортстанда коррупциягә каршы “көрәш” дәвам итә

02.09.2010

Башкортстанда район һәм шәһәр башлыклары “үз теләкләре белән” вазыйфаларыннан китсә дә, аларга эш табыла: Дүртөйле районы башлыгы Равил Дәүләтов, Гафури районы башлыгы Әхәт Шаһиев экология министры урынбасарлары итеп билгеләнде.

Дүртөйле районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Равил Дәүләтов узган атна ахырында “үз теләге белән” вазыйфасыннан киткән иде. Эш шунда ки, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов август уртасында ук аңа әлегечә эшләвен дәвам итсә, башка урынга күчәргә киңәш биргән иде. Равил Дәүләтов коммуналь түләүләр өчен агымдагы елда бурычның 140%ка үсүе, ут һәм газ өчен түләүдә күп миллионлы бурычлар һәм башка җитешсезлекләр өчен тәнкыйтьләнгән иде. Рәсми мәгълүмат чаралары аның урыныннан китүен шуның белән аңлата.

Рәсми булмаган чыганаклар моның сәбәбен Дәүләтовның райондагы эшмәкәрләр белән булган каршылыклардан күрә. Эшмәкәрләр район җитәкчесенең эшеннән китүен алардан һәрдаим акча җыеп торганы, коррупциягә батканы белән аңлата. Алар бу хакта президентка да хәбәр иткәннәр.

Равил Дәүләтов президент киңәше белән урыныннан китте һәм зур вазыйфага билгеләнде. Хәзер ул экология министры урынбасары булып эшләячәк.

Гафури районы башлыгы Әхәт Шаһиев та урыныннан очты. Элегрәк хәбәр итүебезчә, ул бер эшмәкәр белән каршылыкка кергән иде. Чит илләрдән инвестицияләр алып авыл хуҗалыгын күтәрә башлаган эшмәкәрдән район башлыгы акча таләп иткән. Тегесе түләүдән баш тарткач, фермаларына һөҗүмнәр оештырган, төрле яклап басым ясый башлаган. Шуннан соң эшмәкәр хакимият җитәкчесен резин ядрә ата торган корал белән атып яралаган иде. Эшмәкәргә җинаять эше ачылган. Инде хәзер Гафури районы башлыгы Әхәт Шаһиев вазыйфасыннан алынды һәм ул да экология, табигатьтән файдалану министры урынбасары итеп билгеләнде.

Чиратта – Зилаер һәм Илеш районы җитәкчеләре. Зилаер районы хакимияте җитәкчесе Юнир Вәлиев рөхсәтсез урман кистерүдә гаепләнә. Илеш башлыгы Илдар Мостафин “Илешсөт” ширкәтенә рейдер һөҗүмендә шаһит буларак катнашкан. Алар кайсы министр урынбасарлары булып китәр – киләчәк хәбәрләребездә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ислам кайдан: РБ
10.09.2010 23:37
Район башлыклары-гына тугел БРКА-адвокатлар башлыгында алып бэрер кэрэк! Мин Ю.Б.Г.-ка аксамды тулэп анын подставахы менэн "утырзым!!!"

кем: Кадерле
03.09.2010 20:26
Бу Дэулэтов дигән бәндә турында, аның "поделнигы"- район шифаханәсе баш врачы һәм аларның нәсел "кланнары" турында кире яклап район халкы гына белә түгел, Русиянең күп урыннарында, хәттә чит илләрнең байтак кешеләре дә ишеткәндер инде. Бу әдәмнәр катнашында ничәмә-ничә мәртәбә судлар үткәндер дә, төрле тикшерүләр булгандыр. Болар кысылышы сәбәпле күпме кеше җәфә чиккәндер дә, күпме хатын-кыз яш түккәндер... Ә алар, һаман да, урысча әйткәндә, на плаву. Алай гына түгел, үз карьераларында өскә үрмәлиләр... Безнең төбәктән башка бу хәбәргә беркайда да ышанучы табылмас иде. Бу хикмәтне Хамитов хикмәте дип кенә атарга кала. Шулай итеп, яңа президент яңа хикмәт уйлап табучы, яңа хикмәт кертүче булып китте әле. Ходай хәерлегә кылсын...
җавап

кем: Булат кайдан: Илеш ягы
05.09.2010 01:49
Бер дә аптырамагыз: алар барысы да вертикаль коррупциянең бертуган җимешләре!

кем: юлчы кайдан: юлдан
03.09.2010 07:59
Бик кызык килеп чыга бит бу: халык алдында гаебе ныграк булган саен югарырак эшкә урнаштыралармы? Бигрәк тә Мортазаның тугрылыклы ялчыларын

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 19:40
Tatarlarga bashkiirtlarga karshii bulgan "рейдер"lar bezneng doshmannar tarafiinnan oyiishtiiriila ham' bezga' jibarela', alarniing maksatii iktisadi tugel', a' bezneng shirkatlarne' controlga aliip, anda keshe uteruchelarne' eshka' urnashtiiriip, yasheren' tatar bashkiirt keshelaren' uterep' bezne kol yasaw, bezne uriislashtiiru, bezneng economikanii bolgenlekka' tosheru'. Shuniing ochen' kanunga tayaniip uriis fashistlariiniing "рейдер"larii yukka chiigariiliirga tiyesh.
     
текст зурлыгы - +