киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Милли мәгарифнең миллиметрлары

02.09.2010

Казанда үткән IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәрендә түгәрәк өстәлләр, милли проблемнарны хәл итү буенча сөйләшүләр күп булды. Шуларның берсе – күпмилләтле илдә милли мәгарифнең әһәмияте турындагы түгәрәк өстәлдә танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм 50ләп делегат катнашты.

Милли мәгариф турында сөйләшүне татар яшьләре форумы бюро әгъзасы Айрат Фәйзрахманов алып барды. Татарстан фәннәр академиясенең өлкән хезмәткәре Марат Лотфуллин беренче булып чыгыш ясады.

“Ике телле илдә телне саклау өчен күпчелекнең ике телдә дә иркен сөйләшүе мөһим. Мәсәлән, Казанда рус теллеләр татарча аңламаса һәм сөйләшмәсә, икетеллек турында сөйләшү була алмый”, диде ул үз чыгышында.

Лотфуллин туган телдә белем бирү һәм туган телне өйрәнү төшенчәләренә дә тукталды. Ул рус телендә белем алуның да милли, ләкин моның рус милли мәгарифе булуын билгеләп үтте. Академик бездә русча белем алу нейтраль, татарчасы милли дигән фикер яшәү, ә чынлыкта, анда рус теленә, рус сәнгатенә хезмәт итүчеләрне тәрбияләүләрен әйтте.

“Бүген Татарстанда 100% рус, 67,3% татар кешесе мәктәпкәчә белемне туган телендә ала. Урта белем бирүгә килгәндә, 100% руслар һәм 47% татарлар туган телдә укый. Бу - статистик саннар, алар сыйфатка карамый, билгеле. Шушы ук урында 73% яһүд, 43% мари, 69% мордва, 65,3% удмурт, 55% чуаш балалары туган телендә белем алуын билгеләп үтәргә була”, диде Марат Лотфуллин.

Айрат Фәйзрахманов үз чыгышында татар яшьләр форумы бюросының мәгариф юнәлеше буенча нинди эшләр башкаруын санап үтте. Шуларның берсе – татар теле – икенче дәүләт теле булсын, дип имза җыюларын да искәртте.

“Татар теле икенче дәүләт теле булсын, дигән имзалар җыйган идек. Әйе, бу эшебезнең нәтиҗәсе уңай булмады. Ләкин безнең максатыбыз – татар милли мәгариф системасына игътибарны җәлеп итү иде. Шуңа ирештек дип уйлыйм”, диде ул.

Фәйзрахманов тел турында сөйләгәндә, тарихны һәм динне дә онытмаска киңәш итте. Татар телен өйрәнү буенча интернет дәреслеккә татар тарихын укыту да кертелгән икән. Айрат Фәйзрахманов делегатларны үз регионнарында татар телен өйрәткәндә моны онытмаска чакырды.

Раил Гатауллин
Belem.ru интернет-порталын, сайтын булдыручы Раил Гатауллин делегатларны әлеге портал белән таныштырды. Ул 21 укытучының татар телендә үз сайтларын булдыруы, аларга ярдәм итеп, аралашып торулары турында әйтте.

“Татарлар интернетта татарча аралашып булуын аңладылар. Аңлап кына калу түгел, үз-үзеңне җиңеп, татарча аралашырга кирәк. Безгә интернет челтәрендә ресурслар булдырырга кирәк”, диде Гатауллин.

Утырышта татар мәктәпләре мәсьәләсе буенча һәм 309нчы федераль канунның сәяси эчтәлеге турында Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин сөйләде. Аның әйтүенчә, мәгарифебезнең бүгенге хәлгә калуына латин әлифбасын тыюның тыныч кабул ителүе гаепле.

Фәндәс Сафиуллин
“Латинны тыю – безне сынау. Шуңа риза булып калабыз икән, киләчәктә безнең татар мәктәпләренә һөҗүм башланачак, дип 2004 елда ачыктан-ачык әйтелгән иде”, диде Сафиуллин.

Сәясәтче 309нчы канунны юкка чыгармыйча, бернигә дә ирешеп булмау турында да әйтте:

“309нчы канун – тарихыбызны, орфографиябезне, ана телебезне тартып алу, ни теләсәләр шуны язып бирәчәкләр, ни язсалар, шуны өйрәнергә тиешбез, дигән сүз. Бу бик сәяси эш. Монда тәкъдимнәр кертеп кенә, бу законны үзгәртеп булмый. Бу канунны нинди генә өстәмәләр кертеп тә үзгәртеп булмый. Аны юкка чыгарып кына була”, диде Фәндәс Сафиуллин.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында телне саклау һәр кешенең үзеннән башлануын билгеләп үтте.

“Һәрбер кеше – үзе кечкенә генә дәүләт ул. Һәр кешенең үз конституциясе, мораль йөзе, намусы булырга тиеш. Әгәр үземне татар дип хис итәм икән, эшне мин үземнән башларга тиеш”, диде ул.

Разил Вәлиев дөньяда милли булмаган мәгариф системасы була алмавы, һәр илнең үз милли мәгариф системасы үзенә хезмәт итүе, әмма, кызганычка, Татарстанда, алай булмавы турында әйтте.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев мәгариф системасының әһәмияте турында искә алды.

“Метр бар бит, миллиметр аннан йөз мәртәбә кечерәк. Литр зур, милли литр аннан йөз мәртәбә кимрәк. Әмма безнең милли мәгариф зур мәгарифтән йөз мәртәбә кимрәк булырга тиеш түгел. Киресенчә, зур мәгарифкә тагын да куәт бирә торган, милләтне куәтле итә торган мәгариф булырга тиеш”, диде ул, ярым шаярып.

Үз чыгышын Разил Вәлиев “Телең – дәүләт теле булсын өчен, дәүләтең булу кирәк”, дигән сүзләр белән тәмамлады.

Утырыш дәвамында делегатлар 309нчы канун буенча мәхкәмә эшенең ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды.

Сорауга 2нче гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина җавап бирде.

“2008 елда Русия мәгариф министрлыгы БДИны русча гына бирү турында 362нче карар кабул итте. Баласы бездә укучы Аида Камалова “Бу карар балаларыбызның РФ конституциясендә бирелгән хокукларын боза”, дип декабрьдә мәхкәмәгә бирде. 2009 елда Русиянең югары мәхкәмәсе утырышы ике мәртәбә булды, Камалова икесендә дә оттырды. Шуннан соң ул шикаятьне Европа мәхкәмәсенә бирде. Бүген эш Европа мәхкәмәсенә кабул ителгән. Яңадан-яңа белешмәләр сорап алына, эш карала. Соңгы белешмәләр быел июньдә бирелде”, диде ул.

Төрле төбәкләрдән килгән форумчылар үзләренә укытучылар җибәрүләрен сорап та мөрәҗәгать итте. Алар белем бирергә кешеләр булмаудан зарланды.

Утырыш резолюция кабул итү белән тәмамланды. Киләчәктә башкарыласы эшләр исемлегенә делегатлар, кунаклар да үз тәкъдимен кертте. Делегатлар үзләрендәге милли белем алу проблемнарын хәл итү буенча эшләргә сүз куешып таралды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ماللي кайдан: يورق
08.09.2010 12:24
Bezga' maksat kuyarga kirak': bar uriis maktaplaren' bezneng jirlarda' betererga': bezga' kirakmey' "педеральный" maktaplar'. Ul maktaplar' "педеральный" diyela', chiiniinda isa' alar uriis maktaplare'.

кем: нуриәхмәт кайдан: казаннан
03.09.2010 10:06
Татар миллиәтен юк итәргә максат куйган Рәсәй сәясәтен яшләр форумында күрмәскә мәҗбур ителделәр .Соңгы ике елда 111 мәктәп ябылганын һәм аларның бары тик татар мәктәпләре икәнен искәдә алмадылар. Әгәр бу уку елына бары тик Саба һәм Теләче районнарындагынада 15 мәктәп ябылуын әйтмәделәр. Мин чыгыш ясап 1 татар конгессында 1992 елда татар мәгарифен торгызырга,ә 1997 елда 2 конгресс Татар мәгарифен һәм үзенең мәгариф- тәрбия системасын булдыру,һәм 2000 елга кадәр Татар дәүләт университетын ачу турында карар чыгарды .Мондый карар Татарстан Госсоветы да чыгардылар, ләкин болар берседә үтәлмәде. Шәймиевв китәр алдыннан, Гилметинов белән парлап татарга 4 класс җиткән диеп үзләренең чын йөзләрен ачтылар, Ул үзе Актанышта Пучыда татар мәктәбен тәмамлаганын оныткан.Калганнар тизрәк урыслашсын дип,Мэскэүгә коллыгын курсәтеп Милли Университетны ачтырмады хэтта югары уку йорты ТДГИ ны юк иттерде.Яш"ләр форумы карарына кертәбез дип вәгдә ителсәдә ул турыда "онытырга" мәҗбүр ителделәр:Хәзер татар мэгарифеннән башка татарсыз"киләчәк" программасы кабул ителә.
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
04.09.2010 00:42
Урыслар безне алдый: алар бу федераль диеп безгә урыс милли компонентын тагалар.

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 18:38
Tatarstanda ber gena' tel dawlat' tele buliirga tiyesh - tatar tele. Songadan chuvash ham' mari tellaren' dawlat' tele yasarbiiz. Amma' uriis telena' Tatarstanda uriin buliirga tiyesh tugel'.
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
03.09.2010 07:43
A' balki' chuvash ham' mariiy tellaren' ale' uk' dawlat' tele yasarga vaqiit jitkander'.
җавап

кем: ماللي кайдан: York
09.09.2010 19:50
Tatarstanda bashqiirtlar az' diyep tormiiychii bashqiirt telenda' dawlat' tele yasarga kirak', chonki' telagan' bashqiirtlar zakonlii raweshta' uz' telenda' ukiiy alachak, a' tatarga ul ber ziiyanda kiltermiyachak'. Finlandiyada shvedlar az' buluga karamastan alarniing tele dawlat' tele. Alega' xatle' finnarga ber ziiyanda kilmade', kiresencha' 1939 yiilniing sugiishiinda shedlar finnarga niiq yardam' itte, uzlare' az' buluga karamastan (5.5%). A' ni ochen' finnar belan' shvedlar arasii yakshii? Bu sorawga jawap bar: 1922 yiilnii finnar ap' az' bulgan shvedlarniing telen dawlat' tele yasadiilar fin tele belan' berrattan'. Finnarga angardan ber ziiyanda tiymade'. A' 1992 yiilnii Saam tele turiinda kanun kabul itelde, anga ayiiriim status birelde.
Shuniing ochen' bezga' uriistan kurkiip tormiiychii Tatarstanda bashqiirt, mariiy, chuvash tellarenda' dawlat' tele yasarga kirak'.

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 18:36
Marat Lotfulla bik doros' aytkan.
Uriislar aldap bezga' aytalar: bar mena' shundiiy Rusiya Federaciyasii systemasii, a' bar mena' milli systema - ul yalgan. Alege' systema ul uriis systemasii: uriis anii yashererga' tiiriisha - amma' ul bariiber milli uriis systemasii. Dimak' 309 kanun ul ber gena' milli componentnii kaldiirmakchii: uriis milli componentiin. Uriis nacistlariina (alar uzlaren' "нашист" ди) tatar milli componentii kirakmey'. A' bezga' kirak'.
Doroslek' bezneng yakta, bez jingachakbez'.

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 18:29
Akiilii keshe suzlare': "Ул рус телендә белем алуның да милли, ләкин моның рус милли мәгарифе булуын билгеләп үтте. Академик бездә русча белем алу нейтраль, татарчасы милли дигән фикер яшәү, ә чынлыкта, анда рус теленә, рус сәнгатенә хезмәт итүчеләрне тәрбияләүләрен әйтте."
Miinii kup' keshe angnamiiy.
Shuniing ochen' bezga' telibezme telameybezme' uriis telena', uriis madaniyatena', uriis maktap' systemasiina, uriis yugarii uku systemasiina, uriis TV yiina, uriis radiosiina nafrat' uyatiirga kirak'.
Agarda' yatlar telena' nafrat' bulmasa bezneng tel betachak'. Ul nafratneng' zurliigii buliirga tiyesh shundiiy: uriislar tarafiinnan uterelgan' tatarlar sanii + uriislar tarafiinnan sterilizaciyalangan tatar kiizlarii jegetlare' sanii + uriislar tarafiinnan bezneng neft ham' gaz orlaniip Evropaga ham' bashkla illarga' satiilgan sanii + bezneng kochlap' chukiindiiriilgan keshelar' sanii + bezneng telsez kalgan keshelar' sanii + tatardan aldap tartiip aliingan jirlar' sanii + tatarga uriis yalgan birgan' sanii + uriis tarafiinna kochlangan' tatar kiizlarii sanii ham' bashka yawiizliiklar.
     
текст зурлыгы - +