киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Русиядә татар мәдәнияте көннәре үтәчәк

02.09.2010

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Русия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Марс Тукаев сүзләренчә, төбәкләр үзләре мәдәният көннәре үткәрү үтенече белән чыккан.

Башка еллар белән чагыштырганда татар мәдәнияте көннәре быел бик зурдан узачакмы?

Русиянең бик күп төбәкләреннән безгә мөрәҗәгатьләр булды. Андагы җирле оешмалар Татар мәдәнияте көннәре республикаларның һәм өлкәләрнең мәркәзләрендә генә түгел, ә район, авыл һәм кечкенә шәһәрләрендә дә уздыруны сорадылар.

Иң беренчесе Иркутски өлкәсендә башланып китә. 8нән 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Рамазан бәйрәменә дә туры китереп 10, 11 сентябрьдә шулай ук бик күп төбәкләрдә дә татар мәдәнияте көннәре башланып китәчәк. Чаралар октябрь аеның урталарына кадәр дәвам итә.

Төбәкләрнең нәрсәләр күрәсе килә? Монда програмны Казан әзерлиме, яисә үзләре шуны күрәсебез килә, дип мөрәҗәгать белән чыктылармы?

                                 Марс Тукаев
Төбкәләрдән хатлар килә, үзләренең үтенечләрен дә җиткерәләр. Беренче чиратта, ул төбәкләрнең үзенчәлекләренә дә карый. Диниерәк төбәкләр Зөһрә Сәһәбиева, Миңгол Галиев, Гөлзада Сәфиуллина кебек җырчыларны, үзләренә якын булган язучыларны күрергә теләүләрен әйтәләр.

Төбәкләргә юл алучы төркемнәрдә артистлар, язучылар, фән эшлеклеләре, зыялы шәхесләр булачак. Алар анда барып халык белән дә аралашачак. Бик күп төбәкләрдә авыл клубларында, мәктәпләрдә очрашулар каралган. Иҗтимагый оешмалар шәһәрләрдә бик зур залларны алды. Мең кешелек заллар тулачак дип ышандыралар.

Чаралар барлык төбәкләрдә дә Татар мәдәнияте көннәре дип узачакмы?


Барсында да диярлек шулай. Мәсәлән, Ярослау шәһәренең быел 1000 еллыгы. Безнең чара шул бәйрәм кысаларында үткәрелә. Ә кайбер җирләрдә ураза бәйрәме кысаларында, әмма Татар мәдәнияте көннәре дип узачак. Екатеринбурда аны Мәҗит Гафуриның юбилеена багышлап үткәрергә планлаштыралар. Ә Свердловски өлкәсенең калган шәһәрләрендә Татар мәдәнияте көннәре дип аталачак.
Дин әһелләре һәм укытучылар исә Казанга җыелачак


Аннан да кала бик күп төбәкләрдә үзләренең алдан планлаштырган чаралары да дәвам итә. Мәсәлән, “Түгәрәк уен” Бөтенрусия татар фольклор төркемнәре фестивале быел Екатеринбур шәһәрендә узачак. Бу чараларга безнең зыялыларыбыз, артистларыбыз, галимнәребез дә барачак.

Татарлар иң күп яшәгән республика – ул Башкортстан. Анда хәлләр ничегрәк? Чөнки элекке елларда мондый чаралар үткәреп булмый, борылып кайтырга туры килә дигән сүзләрне дә ишеткәләргә туры килгән иде.

Әйе, Башкортстанда да үткәрү каралган иде. Уфадан да, башка шәһәрләреннән дә Татар мәдәнияте көннәре уздырсак иде, дигән мөрәҗәгатьләр булды. Андагы оешмалардан заллар алдык, төгәл шул көннәрдә була дигән хәбәр әлегә килмәде. Башкортстанда да татар мәдәнияте көннәре узар дип ышанам.

Төбәкләргә чыгу өчен барлыгы ничә төркем булдырылды?

Дистәләрчә төркем бар. Алар менә шушы ай ярым эчендә бөтен Русияне йөреп чыгарга тиеш.

Мәдәният көннәре зур финанс чыгымнары таләп итә. Аларны кем күтәрә?


Татар мәдәнияте көннәрен конгресс үз мөмкинлекләре белән генә башкарып чыга алмаячак. Монда хөкүмәт ярдәм итәчәк. Төбәкләрдәге эшмәкәрләр һәм андагы оешмалар зур өлешен: заллар алуны, халыкны җыюны, реклам эшләрен, килгән кунакларны бер җирдән икенче җиргә алып баруны үз өсләренә ала.

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелгән чаралар вакытында аларны оештыручылар татар халкы алдында торган җитди пробленар турында да ачыктан-ачык сөйләшүләр булыр; мәгариф, мәдәният һәм милли мәнфәгатьләрне кәнәгатьләндергәндә туган кыенлыкар да ачыкланыр диләр.

15-18 сентябрьләрдә Казанда Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы узачак.

Татарстан башкаласында 27-30 сентябрьдә Русиядәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының корылтае да булачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Ярмэкэй кешесе кайдан: Башкортостан
04.09.2010 17:19
Купме сорашсам да, беркем эйтми, Башкотостаннын кайсы район-шэхэрлэпендэ була бу мэдэният коннэре? Бу юлы да безне урап утэлэр бугай. Бина табып(татарлар очен), чакырып торучы турэлэр безне якта тумагандыр. Тэкъдим итэнме сон ул Тукаев(я Закиров?), давай сезгэ жибэрэбез дип? Кем, кайсы районда отказ биргэн? Неужели Хамитов та Рэхимолв кебек кылана, татарларны куалап? Скорее всего казаннар узлэре (тукаевлар, закировлар) кэнтэйлэнэ.

кем: Сандук
02.09.2010 22:51
Хэм элбэттэ шул хисаптан Казан бию ансамблен, НКЦ аритсларын, Айдар Галимовны чакырачаклар. Тобэклэргэ шуларны тортэчэклэр. Илсоя Бадретдинованы китертсеннар, файдасы куберак булыр.

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 18:40
Rusiyada tatar tele dawlat' tele buliirga tiyesh, chonki' Rusiya jirlareneng' kubese' tatar jirlare'.
     
текст зурлыгы - +