киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр

Таҗикстан президенты милли киемне яклый

01.09.2010
Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон үз илендәге күп кенә хатын һәм яшь кызларның читтән кергән "мөселман стилендә" киенүенә ризасызлык белдерде.

Чәршәмбедә яңа уку елы башлану уңаеннан Таҗик Милли университетында булганда ул: "Башкала урамнарында мин, башка илләрдәге кием стилен кабатлап, дини яулыкларга төренеп йөргән хатын-кызларны күрәм", дип зарланды һәм "әгәр дә сез үз илегез Таҗикстанга аның мәдәнияте өчен рәхмәтле икәнсез, сезне таҗик киеме канәгатьләндерергә тиеш, ул башка илләрдәгегә караганда күпкә иреклерәк", дип белдерде.

Президент Рахмон шаяртып, "бу иреклекнең кадерен белегез, әгәр сез башка ил киемен яратасыз икән, мин сезне шунда җибәрәчәкмен", дип тә өстәде. Ул элегрәк ата-аналарны чит илләрдәге дини мәктәпләрдә укучы балаларын кире ватанга кайтарырга өндәгән иде.

Рахмон фикеренчә, хиҗап (хиҗаб), йә чадра - таҗик мәдәниятенә чит нәрсә. Совет чорыннан бирле таҗик хатыннарына ачык төстәге чуар яулыклар бәйләү хас. Илдәге халыкның 98%-ы хәнәфи мәзхәбендәге мөселманнар, әмма Таҗикстан үзен дөньяви дәүләт дип таныта. Анда хатын-кызларга йөзен тулысынча каплап дәүләт карамагындагы уку йортларына керү тыелган.

Эмомали Рахмон берничә ел элек таҗик исемнәренә Совет чорында урыс теленнән үтеп кергән -ов һәм -ова кушымчаларыннан арыну күрсәтмәсен дә биргән иде. Ул чакта да Таҗикстан президенты шушы гамәлен таҗик милли гадәтләрен ныгыту кирәклеге белән аңлаткан иде.

Яшь мөселман кызларының милли кием гадәтләрен онытып, торган саен күбрәк Якын Көнчыгыш һәм гарәп илләреннән кергән хиҗапка күчүенә борчылу татар зыялылары арасында да бар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз