киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Министрга яла ягучылар хөкем ителде

01.09.2010

Татарстанның Актаныш районы мәхкәмәсе республиканың эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка яла ягуда гаепләнгән Әзгәр һәм Лилия Әмирҗановларга хөкем карары чыгарды.

61 яшьлек Әзгәр Әмирҗанов һәм аның җәмәгате 58 яшьлек Лилия Әмирҗанова узган ел Чаллыда “Надежда Татарстана” дигән газет чыгара башлаган. Басманың беренче санында ук “Гудбай, Бабай...” һәм “Вся королевская рать, или Кто правит Татарстаном” язмалары чыгарылган. Прокуратура вәкилләре фикеренчә, беренче язмада автор Әзгәр Әмирҗанов Татарстан эчке эшләр министрлыгы һәм аның җитәкчесе Әсгать Сәфәровның исемен пычраткан.

Язмада Татарстанда “хакимияткә ошамаган кешеләрне җаваплыкка тарту инде бер тәртипкә салынган, республиканың эчке эшләр министрлыгы мәхкәмәне, прокуратураны үз кулына алган" дип язылган.

Икенче язмада исә, “Генерал Сәфәров теләгән һәркемгә каршы компромат җыеп, аны төрмәгә яки җүләрләр йортына яба ала”, диелгән булган.

Әлеге басма 11,5 мең данә белән Башкортстанда бастырылган һәм Актаныш районында таратылган. Прокуратура вәкилләре фикеренчә, бу эшләр Татарстанның Дәүләт шурасына депутат булырга дәгъва иткән Әмирҗановларның кызы Гөлшатның абруен арттырыр өчен башкарылган.

Татарстан прокуратурасы Әмирҗановлар бастырган мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен һәм язылганнарның эчке эшләр министрлыгы абруена тап төшерүен алга сөрә. Моны психолингвистик тикшертү дә исбатлаган. Җинаять эшен исә прокуратура министр соравы белән кузгаткан.

Җинаять эше кузгатылганчы, Сәфәров яла ягучыларга карата: “Үземә карата бер генә яла ягу очрагын да җәзасыз калдырганым юк. Сез Шашурин белән булган вакыйгаларны беләсез. Миңа үземнең намуслы исемем кыйммәт. Шуңа күрә беркемгә дә үземә яла ягуны гафу итә алмыйм”, дигән иде.

Быелның 15 февралендә ирле-хатынлы Әмирҗановлар Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе тарафыннан җаваплыкка тартылган булган инде. Күчемсез милек сату-алу эшләрендә алдашу өчен Әзгәр Әмирҗанов 3 ел ярым, Лилия Әмирҗанова 4 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән. Әсгать Сәфәровка яла яккан өчен Актаныш районы мәхкәмәсе Әмирҗановларга булган җәзаларына яртышар ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасын өстәде.

Әмирҗановлар үз гаепләрен танымый һәм басмада язылганнарның барысы да дөреслеккә туры килә, ди.

Берничә ай элек Татарстанда, ул вакытта президент булган Миңтимер Шәймиев шикаяте белән, аңа яла ягу һәм нәфрәт уятуда гаепләнеп аның элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазин 21 айга колониягә хөкем ителгән иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Сәфәрче кайдан: Сәфәрдән
04.09.2010 12:06
Шушы инде ул министр исемен йөртеп мескен хәлгә төшү:
Үзең яклыйсы кешеләрдән куркып, аларны хөкемгә тарту.
Бәндәдән түгел, Аллаһтан курык сәфәров!
Аның каршында ни дип җавап бирерсең?

кем: Рим кайдан: kazan
02.09.2010 09:10
Татарстанда журналистларны кысырыклау бер юлга салынган инде. Бүгенге көнгә чаклы балалар өчен нәшер ителә торган "Әллүки" һәм тарихи "Мирас" журналлары да, редактор өстеннән шикәят язу аркасында чыга алмыйлар. Ул гына да түгел, мөхәррир Сәхәповның эш бүлмәсндә дә тентүләр уздырганнар. Менә шул ул, ирекле сүз.

кем: Nuri Safin кайдан: Мәskәü
02.09.2010 03:49
ШУНЫ ГЫНА ӨСТИСЕМ КИЛӘ:
КОНСТИТУЦИЯ РФ.
Глава 2. Права и свободы человека и гражданина
Статья 29
1. Каждому гарантируется свобода мысли и слова.
2. Не допускаются пропаганда или агитация, возбуждающие социальную, расовую, национальную или религиозную ненависть и вражду. Запрещается пропаганда социального, расового, национального, религиозного или языкового превосходства.
3. Никто не может быть принужден к выражению своих мнений и убеждений или отказу от них.
4. Каждый имеет право свободно искать, получать, передавать, производить и распространять информацию любым законным способом. Перечень сведений, составляющих государственную тайну, определяется федеральным законом.
5. Гарантируется свобода массовой информации. Цензура запрещается.


кем: Nuri Safin кайдан: Meskeü
02.09.2010 03:24
"Сәфәров яла ягучыларга карата: “Үземә карата бер генә яла ягу очрагын да җәзасыз калдырганым юк. Сез Шашурин белән булган вакыйгаларны беләсез. Миңа үземнең намуслы исемем кыйммәт..."
Нинди намуслы исемен истә тотып әйтә торгандыр Сәфәров әфәнде..Мәскәүгә тугрыклы хезмәт исеме??? Мафиягездән коткарыгыз халыкны башта, милитсия әшләүчеләрнең арасында ниндиен генә күрмисен анда эләксән!!! Бәгзеләре югары белемсез, күпләре әллә кайсы авыллардан килеп калып, кулларына власть дигән нәрсә эләккәч, ни генә әйтеп кыланмыйлар, үзеңне дә таларга торалар))))
Әллә ул КГБ эрәге мәллә???
Әллә Сәфәров әфәнде милләтебез өчен көрәшүчеләрне күбесен җәзага тарртым дип горурланамы? Районнарда МВД хезмәткәрләре ни кыйланганлары халыкка мәглүм бит!!! Гаделсезлек хөкем сөрә!
Мескен гади халык бүген тәнкыт итү түгел, үз сүзен дә әйтә алмый булып чыга! Менә килеп терәлдек инде, җәмәгать! Демократиягә омтылабыз дигән сүзләр хакимият авызыннан чыкмаган иде мени?
Димәк, БҮГЕНГЕ КӨНДӘ СҮЗ ИРЕГЕ ЮК, ХАЛЫК, МИЛЛӘТ БАСЫМ АСТЫНДА, КУРКУДА!!! САЙЛАУ ДА ЮК, СОРАУ ДА ЮК.....БУ НИХӘЛ БУ? АРТКА ТАБАН ТӘГӘРЕШ ДИГӘННЕ АҢЛАТА???
БИК АЯНЫЧ ХӘЛ БИТ! БОЛАЙ ЯШӘП БУЛМЫЙ, ЯРАМЫЙ!!!!
җавап

кем: юлчы кайдан: юлдан
03.09.2010 08:07
бу- хайванлык дәрәҗәсенә төшкән әдәмнең эше
     
текст зурлыгы - +