киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Бәйрәмова: "Читлек эчендә бәйрәм итәбез"

Фәүзия Бәйрәмова, Раиф Галиев (артта)
01.09.2010

Татарстан мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итүнең 20 еллыгы Чаллыда кабат чәчәкләр бәйрәме рәвешендә билгеләнеп үтелде. Рәсми котлаулар, сөйләшүләр күренмәде. Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре 30 август кичендә Түбән Камада ифтар ашына җыелды. Анда 20 еллык уңаеннан, узган һәм бүгенге вәзгыятькә мөнәсәбәт тә белдерелде.

Мәҗлесне шәһәрнең милли хәрәкәте татар эшмәкәрләрен җәлеп итеп оештырган. Ифтар ашын Габделхәт хәзрәт Коръән белән башлады. “30 август уңаеннан хөкүмәт тарафыннан котлау ишетмәдем, бәйрәм мөбәрәк булсын”, диде хәзрәт.

Раиф Галиев, “Чулман” кафесы хуҗасы, 1990 елда Татарстан депутаты буларак, мөстәкыйльлек турында декларация кабул итүгә үз өлешен кертте. Раиф әфәнде шушы 20 ел эчендә азатлык хәрәкәтендә көч куйган Марат Мөлеков, Вафирә Гыйззәтуллина, Әбрар Кәримуллин, Рәшит Ягъфәров кебек мәрхүмнәрне искә алды. Чаллы, Түбән Кама, Уфада мәрхүм булган милләтчеләрнең дә исемнәрен атады.

Мәҗлескә килгән 50гә якын кеше Фәүзия Бәйрәмованың чыгышын ишетте:

“Без көрәшкә чыкканда ниятебез изге иде. Татар халкына бәйсез дәүләт таләп иттек. Халыкның дәүләте булмаса, ул башка милләт аягы астында юкка чыга. Сәясәтчеләр дә, милләтчеләр дә, татар зыялылары да бәйсез дәүләтне максат итеп куйды. Уңышлар юк. Мәктәп, мәчетләр булуга куандык. Башка максатка ирешмәдек. Башка дәүләт кануны белән, байлыгыңны шуңа биреп яшисең икән, улларыңны аның гаскәренә җибәреп, табут белән кайтаралар икән, бу милләт әле бәйсез түгел. Без – кол хәлендә.

Казанның 1000 еллыгын уздырганда, читлек эчендә бәйрәм итәбез, дидем. Хәзер дә шулай. Халыкны читлектән чыгара алмадык. Моңа без дә, беренче чиратта җитәкчелек гаепле. Милләтчеләр яулаган бәйсезлекне саклый алмады. Нәтиҗәсе билгеле”, диде Бәйрәмова.

Үз юлыбызны сайларга вакыт

Түбән Кама милли хәрәкәте вәкиле Раиф Галиев Зөя һәм Болгар җирләрен торгызуга, Русиядә православ диненең җәелә баруына мөнәсәбәт белдерде.

“Миңтимер Шәймиев аптыраганнан Зөя монастырен, чиркәвен торгызуга кереште. Моның өчен бездән акча җыймакчылар. Болгар – монда бер сәбәп кенә. Русия җитәкчеләре милли байрак итеп православ динен алды һәм “бер дин, бер милләт” сәясәтен алып бара. Безгә Коръән кануны белән яшәргә вакыт”, диде үз чыгышында Раиф әфәнде.
Рәфис Кашапов (с), Айдар Хәлим (у)

Язучы Айдар Хәлим татар бәйсезлек көрәшен метродагы эскалатор белән чагыштырды: “Без бер менәбез, бер төшәбез. Бу хакимияткә сәяси, икътисади, социаль һәм әхлак ягыннан бәя бирер вакыт җитте. Милли көрәшне шуннан башлыйк”, дип тәкъдим итте Айдар Хәлим.

“1552 елдан бирле татар 40-50 ел саен күтәрелеп торды. Бу хәрәкәт туктамаячак. Әлегә бездә чигенү бара. Булган мәхкәмә эшләре – Русия империясенең безгә каршы көрәше. Рус булмаган башка халыкларга да басым бара”, дигән фикерне әйтте Чаллы ТИҮе Рәфис Кашапов.

Түбән Кама ТИҮ рәисе Хәлил Әюпов Русия кануннары нигезендә милли көрәш алып бару мөмкин түгел, дип саный. Шуңа татар мохитенә, дингә якынаерга чакырды.

30 август мәҗлесендә катнашкан башка бик күпләр үз фикерләрен әйтте. Фәрит Заһидулла, мәсәлән, “Рус белән федерация дә, конфедерация дә төзү мөмкин түгел. Безгә үз юлыбызны сайларга вакыт”, диде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
07.09.2010 23:16
Әйдәгез гөняһка батмыйк кардәшләрем гайбәт сөйләп. Диндә берәүне дә тикшерү изге эшләрдән саналмый. Шулай ук, кем ураза тоткан, кем тотмаган, төгәл белмичә сөйләргә ярамый. Аннан.. бар кешеләр көне буенча дару эчәргә туры килә, ул чакта ураза тотарга мәҗбүри түгел. Шуңа күрә бер-беребезгә ошанырга кирәк, чөнки кешенең һәр эше үзе, яхшысы-яманы, изгесе-гоняһлары өчен үзе җавап бирәчәк, шуны онытмыйк. Мөбәрәк булсын киләсе гает бәйрәме.

кем: Фархат кайдан: Тукай
04.09.2010 18:27
Сәвия нишләп тулаем язып бетермисез?! Ифтар кичәсендә поп та булгач, дуңгыз ите дә була бит инде. Әле шул Юныс поп белән дә кочаклашып эчеп, җырлап та утыргандыр. Сезнең сүздән шулайрак килеп чыга. Мөселманнар изге ураза аенда гәйбәттән читтәрәк торсыннар иде.

кем: Сәвия кайдан: Казан
04.09.2010 10:21
.
Түбән Камалылардан үрнәк алырга кирәк Казан зыялыларына. МәшәАллаһ, Аллаһ сезләрдән разый булсын!

Казанда да ифтар мәҗлесе үткәргәннәр - мулла белән попны чакырып.Шул мәҗлескә барган юнысны әйтер идем...
җавап

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
04.09.2010 14:52
Дин, ураза тотмаган кешеләрнең җыелышып ашап утыруларын "ифтар" дип атарга була микән? Белгәнемчә анда җыелган "зыялыларның" күбесе дин тотмый. Үзләренә пиар өчен Рамазан "ифтарларын" кулланалар инде, изге Рамазан аен тусовкага әйләндереп.
җавап

кем: хатын-кыз кайдан: Татарстан
05.09.2010 01:40
Зөлфия ханым, сез дөрес күрәсез, PR кулланалар! Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә кулланган аны. Тәрбия-аңлату эшендә ул иң кулай алым булып санала. Яман эш булса кулланмаслар иде. Алар рамазан аеның изгелеген күмәк дәлиллиләр.
Сак кына әйтәм, сез үзегез уразада булмаган кеше сыман фикер йөртәсез кебек ... гафу итегез, бәлки ялгышамдыр.
җавап

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
05.09.2010 15:48
Ялгышасыз.... Шуны әйтәсем килә (бер танымаган кеше алдында хисап биреп утырырга яратмасам да) - ураза тоту минем иң яраткан гыйбадәтем. Аллага шөкер. Пәйгамбәребез дә бер кайчан PR кулланмаган, тагын ялгышасыз (йә терминларны белеп бетермичә фикер йөртәсез). Дәгъва кылу, ислам сугышларында катнашу пиар түгел. Пиар ул - үз үзеңне күрсәтү, ихтибар җыю. Пәйгамбәрләргә ул кирәкми. Пиарны шоуменлар гына куллана, ифтарны да "халыклар дуслыгы" шоуна әйләндерү - моның иң яхшы мисалы. (Сүз Казандагы ифтар турында бара, Түбән Камадагы түгел).
җавап

кем: Мөслим кайдан: Мөслимнән
04.09.2010 15:39
Намазсыз кешене зыялы дип атау гүпчи дөрес түгел, Зөлфия ханым. Дөресрәге сәвит чорыннан калган зыянлылар яки бичләр - бывший интеллегентный человек дисәң хәерлерәк булыр.
Ни өчен дисәң, чөнки намазсыз кеше ул Аллаһның Рәхимлелегенә ирешә алмаучы бер бәхетсез адәм актыгы, алар җир йөзендә бозыклык таратучы, алардан кешегә нинди файда булсын.
Ә намазлы булып, ялганчыларга иярүчеләр тагын да яманрак.Чөнки алар хакыйкатьне һәм гаделлекне акчага һәм йомшак урынга алыштыручылар.

кем: Лилия кайдан: Күзкәй, Тукай районы
03.09.2010 15:32
Гали Акыш, Мөхәммәт Миначев, Зәки Зәйнуллин, Айдар Хәлим, Фәндәс Сәфиуллин, Индус Тагиров, Туфан Миннулин, Юныс Камалетдинов, Рәфис Кашапов, Зиннур Аглиуллин. Санап кителгән бөек шәхесләребез татар милләте өчен, армый-талмый бахадирларча көрәштеләр һәм киләчәктә дә татар милләте Азатлык байрагы астында зур көрәшләргә халкыбызны күтәрерләр дип өметләнәм. Татар халкының тарихында алар мәңгегә маяк булып торачаклар. Рамазан айлары мөбәрәк булсын!

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 21:48
Фәүзия Бәйрәмне бик нык кысалар. Аңа алдап ялган исем тагалар "милләтче". Ул "милләтче" түгел ул "ирекче", безнең халыкка ирек яулаучы. Ә аны кысыучылар урыс милләтчеләре, чөнки алар тели без урысча укыганны, урысча сөйләшканне, урысча ТВ караганны, урыска киягә чыгып урыс тудырганны, морҗага өйләнеп урыс атасы булганны...
Безне барыбызны да зомбилаштырып, урыслар безгә ялган исемнәр тагып, безне кырыуны кысыуны дауам иттермәкчеләр. Бу кулга алынган бер гаепсез кешегә, тикшерүче, кыйнап җинаятне үз өстенә алдыртканны хәтерләтә. Андый басымга бирешергә ярамый. Үз өстебезгә булмаган нәрсәне алырга ярамый.
Без "борцы за свободу".
Безгә каршы чыгыучылар урыс милләтчеләре чын мәгнәсендә җинаятчеләр. Шуның өчен тикшереүчегә без бер кайчанда бер гаепне дә алырга тиеш түгел. Бар гаеп урыс милләтчеләренедә.
Без милләтче түгел, без ирекче.
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
03.09.2010 20:13
Фәүзия ханым һәм да без, бик күп татар көрәшчеләре "Милләтче" исемен горурланып йортәбез! Ә менә урыс милләтчеләренең купчелек өлеше шовинизм чире белән чирлиләр.
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
03.09.2010 20:43
Зомбилаштыру мисалы: "..."Милләтче" исемен горурланып йортәбез!..."
җавап

кем: Molli кайдан: York
08.09.2010 00:17
Hitler nemslarii millatche suzen' diskreditaciyaladii: "nazy", "нацист" , "националист", "millatche' " - bezga' bik sak buliirga kirak' andiiy terminnarnii kullanganda. Kaysii berlarebez' uzen' millatche' di, bez anii angniiybiiz, amma' ul bik dores' tugel', shuniing ochen' ing aybat' suz' ul bezneng ochen' irekche, xaliiqchii.
A' inde bez uzebezneng tel ochen' kaygiirabiiz ikan' ul millatchelek' tugel', ul normal raweshta' irekle yashawebezne' kaygiirtu, a' inde har' narsada' uriischa koylangan' ikan' ul uriis millatchelege'. Agarda' bezneng telne kiisalar ikan' ul uriis millatchelege. A' bez uz' telebezne kullaniirga telibez ikan' ul millatchelek' tugel', ul tabigiy ber bezneng talap' uriis millatchelegena' karshii. Uriis fashistlarii bezne "millatche" diyep, bash katiiriip, aldiiy, chiiniinda isa' uzlareneng' uriis millatchelegen' yashera'.
җавап

кем: хатын-кыз кайдан: Татарстан
05.09.2010 01:52
Милләтче булу – үз-үзеңне санлау, хөрмәт итү һәм ярату дигән сүз!
Бутамагыз зинһар, ирекле белән милләтчене. Милләтчеләр инде читлекнең аргы ягында. Алар БЕЗНЕ чакыралар иреккә! Милләтеңне Allah биргән бүләк итеп кабул итсәң – син иректә! Чык иреккә – юл ачык ....

кем: Molli кайдан: York
02.09.2010 16:44
"татар мохитенә, дингә якынаерга" - bu ike narsa' bezne kolliiktan chiigarachak.

кем: Molli кайдан: York
02.09.2010 16:43
“Рус белән федерация дә, конфедерация дә төзү мөмкин түгел. Безгә үз юлыбызны сайларга вакыт” - nindi doros' suzlar'.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
02.09.2010 14:25
Бик мәгънәле мультфильм. Өмет бирә торган. ТНВ аны татарчага терҗемә итеп күрсәтсә - халыкка бәйсезлек пропагандасы булыр иде. Бәлки очарга өйрәнерләр иде. -Зөлфия Кадир.
Ә ТНВ каналы мултик күрсәтә урыс телендә, әлдә ниндиен, бер ишәк рәвешендә хатын-кыз әкиәтләр сөйли татар балаларына урыс телендә бәләкәч Даша белән икәүләшеп. Әле җитмәсә Авентура дигән төшенчә астында ярты сәгать күрсәтә Италия күренешләрен, италия аш-суларын, барда болар урыс телендә баралар. Имештер Яшь ТНВ каналы, безнең яшләрне тәрбиәләү урынына аларны урыслаштыра. Моңа ничек түзә баларның әти-әниләре? Әллә алар бичарамы, берни аңламыйлармы? Татар телендәге мултикны урыс телендәге мультиктан? Гаҗәеп хәл. Нинди без аңгыра халык. Шуңа күрә читлектә яшибездә инде, тавыклар шикелле, тик безләрдә батыр әтәч (җитәкче) кенә юк.
җавап

кем: хатын-кыз кайдан: Татарстан
05.09.2010 02:34
Ә сез, әтәчтән кимме? ник башламыйсыз көрәшне ... мультиктагы сюжет тавыкның иреккә чыгу идеясеннән башлана ... көрәшкә чакыручы да, иреккә чыгу планын төзүче дә тавык була ... куркак, мактанчык, ялганчы яшь әтәчкә һәм карт әтәчнең әкиятләренә ышанып тавык иреккә чыгу дәрте белән янып яши ... тавыкның яшь һәм карт әтәчләргә карата ышаныч белдерүе, хөрмәт һәм ярату хисе белән каравы җиңүгә этәргеч була ... кечкенә сюжет СЕЗЛӘРГӘ УЙ АЗЫГЫ БУЛСЫН!

кем: Roza Kurban кайдан: Ankara/ TÖRKİYE
02.09.2010 12:12
Фәүзия Бәйрәмова кабызган ут сунмэс ул. Бер татар ж,ыры бар бит элэ "Без кабызган утлар сунмэс алар, сунмэс алар кочле жиллэрдэ.." Жанында милли рухы булган татарлар бар булганда бэйсезлек очен дэвам итэчэк ул.

кем: Аспирант кайдан: ИЯЛИ
01.09.2010 21:34
Читлектэ бэйрэм иту турында Фээузия Казаннын 1000 еллыгы жыелышында Пирамида да эйткэн иде. Кабатлана. Фикерлэр, аргументлар иске.
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
02.09.2010 06:26
Кабатланмый нишләсен Фәүзия ханым! Читлек бит бер кая да китмәгән әле. Аспирантларда логика булырга тиеш югыйсә. ;)
җавап

кем: Хатын-кыз кайдан: Татарстан
02.09.2010 02:48
Иске читлеккә ябышып ятуыгызны күрүдән зар булып, нинди яңа фикер яки аргумент тусын? Әле әйткәннәрне ишетеп тә кузгалмыйсыз! Яшь бала тәрбияләгән сыман инде ничә еллар тәрбияли ул татарны, сыңар колак белән бер ишетеп, кузгалып карагыз урыныгыздан, шул көндәлек иске тормышыгызга ябешеп ятмагыз. Яки үзегез тәкъдим ясагыз ... татарның кеше булуына аргументлар китереп.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +