киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Президент - яңа, милли сәясәте иске

Рөстәм Хәмитов
01.09.2010

Башкортстанга яңа президент куелуга 40 көннән артык вакыт үтсә дә, ул үткәрергә җыенган милли сәясәтнең контурларын шәйләп булмый. Һаман булса Рөстәм Хәмитов авызыннан “татар” яисә “милли тигезлек” дигән сүзләрнең чыкканы юк.

Республиканың яңа хөкүмәтен төзегендә, президент Хәмитов, нигездә, элекке президент Мортаза Рәхимов командасында булган башкортларга өстенлек бирде. Республиканың барлык районнарын корылык баскан булса да, Хәмитов әфәнде республика авыл хуҗалыгының умыртка баганасы булган татар районнарына түгел, ә Урал арты хуҗалыкларына ярдәм итү өчен махсус комиссия төзеде.

26 августта исә Рөстәм Хәмитов Сибай шәһәрендә һәм Баймак районында булып, ул якта яшәүчеләргә ярдәм итү мәсьәләләрен тикшерде. Шунысы да игътибарга лаек: яңа президент андагы халык белән башкортча сөйләшергә тырышты, татар сүзләре ычкынгаласа да.

Әлбәттә, республика халкы, бигрәк тә татарлар, яңа президенттан башкортча сукалауны гына түгел, ә милли-мәдәни өлкәдә яңа, гадел сәясәт үткәрүен көтә. “Толерантность” хәрәкәте үткәргән социологик тикшерүләргә караганда, республика халкының 86% яңа президент элеккесеннән яхшырак булыр, дип өметләнә икән. 85% халык Рәхимовның китүен уңай бәяләгән.

Бу аңлашыла да: күпмилләтле республика президенты булып исәпләнсә дә, Мортаза Рәхимов, үзенә хәтле булган Башкортстанның элекке җитәкчеләре кебек, үзен республика президенты итеп түгел, ә “Башкорт иле” хакиме итеп тотты. Башкорт теленә, мәдәниятенә үсеш өчен өстенлекле шартлар тудырып кына калмады, татар халкын рухи кысуны да алга сөрде.

Рөстәм Хәмитов та, элек республика башында булган Зыя Нуриев, Мидхәт Шакиров, Мортаза Рәхимов юлыннан китмәсме? Күпләрне шушы сорау борчый. Борчылырга нигез юк түгел. Бик күпләр Рөстәм Хәмитовның интернет-блогына башкорт телен көчләп укытуны туктатуны сорап язсалар да, Хәмитовтан әлегә җавап юк. Җавап аның укытучыларның август киңәшмәсендәге чыгышында да яңгырамады.

Башкорт телен көчләп тагуны туктату кирәклеге турында Башкортстандагы фирка башлыклары президент Хәмитов белән 25 августта булган очрашуларында да белдергәннәр. 30 августта республикадагы татар, мари, рус, чуаш милли оешмалары да Хәмитов утырган Республика йорты янында башкорт телен көчләп укытуга каршы пикет үткәрделәр. Ягъни бу мәсьәлә Башкортстанда күпчелекне борчый торган мәсьәләгә әйләнде.

Татар җәмәгатьчелеге татар балаларына башкорт телен мәҗбүри укытуны татарларны мыскыл итү, башкорт элитасының республикага кем хуҗа икәнлеген танытырга маташуы дип карый. Ни дисәң дә, татар баласы ана телен белә икән, ана телендә укый икән – ул башкорт телен дә белә дигән сүз. Дөньяда татар-башкорт сүзлеге юк һәм ул була да алмый. Шуларны белә торып та татар балаларының башын башкорт теле укытып бутау махсус рәвештә, татарларның үзаңын җимерергә маташу дип тә кабул ителә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 21:31
Bezneng yangii milli sayasat' buliirga tiyesh: torki' xaliiqlarniing telagannarneng' RF echenda' tatar iseme astiinda yoretew'. Ni ochen' ul kirak' ?
Berenchedan': bezneng xokuklar Ideldan Tiin Dingezena' xatlek' bulachak, Oske' Uraldan Asterxanga xatlek' bulachak.
Ikenchedan: Agarda' Kazan tatarlarii bolgar iseme astiinda yoresa', Ural tatarlarii bashkiirt iseme astiinda yoresa' RF ta tatar kalmiiyachak, nogaylardan bashka (alar uzlaren' tatar iseme astiinda yoretachak'): Ber yaktan Idelda' bolgarlar, ikenche yaktan Uralda bashkiirtlar: Idel-Uralda tatar kalmiiyachak. Shuniing ochen' bezga' bariibiizgada tatar yaziiliirga kirak'.
Elekke kitaplar ga tayansak alege' bashkiirtlar tatar tasviriina yaqiinrak, alege' Kazan tatarlariinnan.
Yangii sayasat' shundiiy buliirga tiyesh: bez bariibiiz da tatarlar (bolgarlar da tatarlar, Ural tatarlarii da tatarlar, Seber tatarlarii da tatarlar, nogaybaklarda' tatarlar, misharlarda' tatarlar, nogaylarda tatarlar, kiiriim tatarlarii da tatarlar, gagauzlarda tatarlar, balkarlar da tatarlar, altaylarda tatarlar). Uriislar uzlaren' bez "вятич", "русич", "...", "помор", "древлян" dimilar' alar uzlaren' ber iseme astiinda yoreta'. Alar ochen' ul bik ungiishlii. Shuniing ochen' bezgada' tatar iseme astiinda yoresak' ungiishlii. Kiiriim tatarlariiniing telen standard itep alalmiiybiiz chonki' ul niiq toreklashkan'. Seber tatarlariiniing da telen standard itep alalmiiybiiz. Nogay tatarlariiniing da telen standard itep alalmiiybiiz.
Standard itep bezga' Kazan (Idel) tatarlariiniing (bolgarlarniing), Ural tatarlariiniing (bashqiirtlarniing) dialektlariin aliirga kirak'.

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 19:59
Allah birsa' milli sayasat' uzgarer'.

кем: Сукбай кайдан: Уфа тирәсеннән
02.09.2010 17:08
Кәрим Яуш һаман булса Рөстәм Хәмитов авызыннан “татар” яисә “милли тигезлек” дигән сүзләрнең чыкканын көтеп йөри. Андый сүз чыгырмы икән? Милләтен Мәскәүдләр кушуы буенча алыштырса, ул үзе үк әйтеп тора, һичшиксез, арытабан нәрсә кушалар барысын да эшләячәк.

Шунысы кызыксындыра, нәрсә әйттеләр икән аңа Мәскәүдә, 90-93 елларда үзен татар (Уфагуб-та сайлау бюллетенең копиясе бар) дип атаган кеше бер атна эчендә башкыртка күчте дә куйды.

кем: Асхат Зиганшин кайдан: Уфадан
02.09.2010 07:07
Яхуд Екатерина II мордва угро - финнарны "велирос"ка эйлэндерде , э яхуд Джугашвили шул ук татарга эйлэнеп беткэн угро - фин белэн киргизларны hэм нугай - татарларны "башкорт" диеп атап аларга башкорт букварен дэ уйлап чыгарды .

Яхудларнын, планнары бит татарларны бетерегэ , мусульманнар яхудларнын, беренче дошманнары !
Кем ул Хамитовны "башкирия"га призидинт итеп куйды - шул ук яхудлар .

кем: Зирәк кайдан: Уфа
01.09.2010 16:31
Хәмитовның Взгляд гәзитенә биргән интервьюсыннан өзек.

ВЗГЛЯД: Смена власти в Башкирии, вопреки предсказаниям многих политологов, прошла ровно. Но не опасаетесь ли вы, что со временем представители татарской или русской общин могут потребовать предоставить национальную квоту в правительстве, как это негласно практикуется на Северном Кавказе?

Р.Х.: Национальные вопросы всегда, конечно, возникают. На то она и жизнь, чтобы возникали задачки, которые надо решать, но сейчас я не вижу каких-либо острых моментов... Но, вообще говоря, этот вопрос не стоит даже ставить, поскольку у нас умные люди есть среди всех национальностей. Мы, прежде всего, исходим из профессионализма и умения работать.

Мортаза чорында милли - мәдәни политканы алып баручы кураторлар үз вазифаларында калды, димәк алар “поскольку у нас умные люди есть среди всех национальностей “ – дигән төркемнән. Димәк аларның профессионализмы (башкыртлаштыру буенча эшләү осталыгы шуңа керәме икән) мортаза вакытында ук исбатланган.

Ә пикетлар оештыру, татарга тигезлек таләп итү - Хәмитов боларның барчасына берюлы әйткән: "...этот вопрос не стоит даже ставить..."