киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Билайн” татарча сөйләшә башлады. Кыенлыклар да бар

31.08.2010

“ВымпелКом” операторы Татарстандагы “Билайн” абонентларына татарча хезмәт күрсәтә башлау турында реклам таратты. Бу яңалык Республика көнендә, 30 августта эшли башлады, дип игълан итте. Тик татарча хезмәт күрсәтү көйләнеп бетмәгән.

Республика көне алдыннан Казандагы реклам такталарында үзенчәлекле рәсемнәр дә пәйдә булды. “Билайн”ны таныта торган сары төскә кара сызыклар төшкән свитер һәм татар түбәтәе кигән ир-атны арттан бер кечкенә кыз кочаклаган. Ул кызның чәчләрен дә сары төстәге күбәләкләр белән эләктереп куйганнар.

Иң өскә “Сине аңлаганда шундый рәхәт!” дип язганнар. Аннан соң инде “Билайн”ның татарча да сөйләшә башлавы турында язып куйганнар. Шалтырату өчен телефон номерлары да күрсәтелгән.
ВымпелКом - оператор, Билайн - товар билгесе

Рекламда күрсәтелгән 253-53-53 номеры Казан телефоны кебек. Әмма элемтәнең теге башында бөтенләй татарча аңламаган кеше утыра һәм ул бөтенләй Казанда түгел, ә Екатеринбурда икән.

Екатеринбурда утыра торган Олег исемле егет минем алар белән татарча сөйләшергә телүвемә башта бик нык гаҗәпләнде һәм үзләрендә татар теле белгән кешенең булмавын әйтте. Ул Казанда “Билайн”ның татарча сөйләшә башлавы турында бөтенләй хәбәрдар түгел икән. Казандагы офиска ничек шалтыратырга мөмкин икәнлеген дә белми.

Рекламнан ары китеп булмый


Реклам тактасына эленгән икенче номерны - 08-103не җыябыз. Монда сәламләү сүзеннән соң, автоҗавап (автоответчик) 1 төймәсенә бассаң мәгълүматны урысча, ә 2гә бассаң татарча тыңлый аласың, дип хәбәр итә. Без 2гә басабыз.



“Билайн” татарча сөйләшә башлады. “Билайн” абонентларга бөтен яктан хезмәт күрсәтүне татар телендә башлап җибәргән беренче телекоммуникацион компания. Сайт, клиентларга ярдәм күрсәтү үзәге эшчәнлеге, офиста хезмәт күрсәтү – болар барсы да рeс һәм татар телләрендә – күңелегезгә хуш килгәнен сайлап алыгыз.

Сөйләшүне һәм мәгълүмат алуны татар телендә уңайрак күргән абонентлар “Билайн” сервисын яңа яктан бәяли алачаклар. Мәгълүмат һәрдаим яңартылып торачак. “Билайн” абонентлары барлык яңа тәкъдимнәр турында Татарстанның ике дәүләт телендә вакытында белеп торачак”, ди автоҗавап.

Әмма әлегә бу 08-103не җыеп та әллә кая ерак китеп булмый. Иренмәсәң, тагын шушы ук мәгълүматны тыңларга мөмкин. Бу номер аша турыдан-туры сөйләшә торган элемтәче (оператор) белән бәйләнешкә кереп булмый.

Хәйран азаплана торгач, интернеттан Казандагы “Билайн” хезмәте белән элемтәгә керү өчен тагын бер кыска номер табылды. Ул - 06-22. Анда да автоҗавап мәгълүматны ике телдә дә тыңлап булу турында хәбәр итә. Тик телефонның 2ле саны төшерелгән төймәгә бассаң, нигәдер кабат рeсча сөйли башлый.

Шулай да теге яктагы оператор белән сөйләшү мөмкинлеге дә туды. Лидия исемле кыз алды. Ул бер генә рeс сүзе дә кыстырмыйча “Билайн”ның мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде.

Рекламда күрсәтелгән номерга шалтыратканда Екатеринбурга эләгү, башка номердан татарча тыңлыйм дип басканда рeсча сөйли башлау проблемнарына карата, Лидия фикеренчә, бу хәл эш башлагандагы кыенлыклар гына булырга мөмкин.

“Сезнең сорауларны җитәкчелеккә җиткерермен. Минемчә, киләчәктә алар чишелер”, диде Лидия. Ул җитәкчелек белән бәйләнешкә керү өчен аерым телефон да биргән иде. Әмма сишәмбе көнне аны алучы булмады.

Бу җитешсезлекләр, кара әле "Билайн" үзебезчә, матур итеп татарча сөйләшә, шуңа күчим әле, диючеләрнең тиз генә гайрәтен чигерергә мөмкин.

Башта тувача, аннан кытайча, хәзер татарча

“Билайн”ны татарча сөйләтү өчен “ВымпелКом” ширкәте 3 миллионнан артык акча тоткан. Реклам һәм мәгълүмат татарчага тәрҗемә ителгән. Кулланучылар белән элемтә үзәгенә (колл-центр) 16 яңа хезмәткәр дә алганнар.

“Бизнес ONLINE” хәбәр итүенчә, “ВымпелКом”ның башкарма вице-президенты Дмитрий Плесконос мондый проектларның Русиядә беренче түгел икәнлеген әйтә. Тува республикасында тува телендә хезмәт күрсәтә башлаганнар инде. Красноярски өлкәсендә һәм Көньяк Урал төбәгендә яшәүче кытайлар өчен тарифларны кытай теленә дә тәрҗемә иткәннәр.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Rimma кайдан: Qazan
01.09.2010 23:45
nerse inde sez kizlar-egetler!? Meskeu shirkete Tatarstan jiteshteruchelere eshlemegen eyberne bashqarip chiqti bit! Huplarga kirek! Azatliq radiosi da, boten matbugat ta "mene maladislar" dip yazip chigarga tiyesh ide, e sez nindider psevdotiksherenu uzdirip yatasiz! tatarcha reklam birulere ochen de bashlarinnan siyparga kirek! jemegat,Bilayn operatorina totashirga kirek dip haliqni onderge kirek... e sez ayq chlalasiz alarga

кем: Ринат кайдан: Казань
31.08.2010 19:20
Ну ясно, болар акча алганнар да татарча ясыйбыз дип, бюджетны распилили. Бар жирда шулай хазер, Электронное правительство кебек булган бу. Анда да миллионлар биралар, а толку юк.
җавап

кем: Доцент кайдан: Казаннан
31.08.2010 22:54
Бюджеттан тугел, узлжреннэн 3 миллион тотканнар. Татарлар уз теллэрендэ сойлэшмэсмикэн дип. Э безнен халыкны узегез белэсез...
җавап

кем: Ринат кайдан: Казан
01.09.2010 17:17
Бюджет хокуметнеке гена булмый бит, компанияларда да бюджет инде. Билайн акча булген, аны ейбет кене освоили. Кагазда и лентада татар теле бар, на самом деле ул юк. Белмилер да бар икенен. Мене бит проблема.

кем: Керпе кайдан: Чаллыдан
31.08.2010 17:45
Әгәр дә эш халыкка ярдәм итү ягыннан түгел, ә күбрәк кеше җәлеп итеп акча сыдыру юлында булса, берни барып чыкмаячак!
җавап

кем: Сандугач
31.08.2010 18:26
Керпе, мондый гигант-ширкәтләрнең максаты шул акча эшләү бит инде, "халыкка ярдәм итү" дигән төәенчәне алар белмиләр дә. Безгә барыбер шатланырга кирәк, димәк татар теле белән дә акча табырга мөмкин, бу стимул түгелме?

кем: ! кайдан: Татар
31.08.2010 16:40
Аңлатыгыз әле гади генә. Мин нинди уңайлыклар алам. Татар телендә нинди мәгълүмат киләчәк һәм аның өчен мин телефоным белән ни эшләргә тиеш?
Рәхмәт!

кем: Сандугач кайдан: Qazan
31.08.2010 15:57
Бик шәп хәбәр! Мондый чараларга ярдәм итәргә кирәк!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

“Билайн” татарча сөйләшә башлады.