киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

IV яшьләр форумы татарча өйрәнергә өнди

Форумда катнашучылар "Туган тел" җырын башкарды, 29 август 2010 ел.
яңартылган: 07.09.2010 16:05

IV Бөтендөнья яшьләр форумы тәмамланды. Анда яшь лидерларның татарча өйрәнү, чыгышларны урысча ясамау мәсьәләсе ахыргача кискен торды.

Татар яшьләр форумы рәсми төстә ябылса да, аның кайбер чаралары дүшәмбе көнне дә дәвам итте. "Казан" милли мәдәни үзәгендә, милли-мәдәни хокукларны яклау һәм дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлек турындагы мастер-клаcслар булды. Шуның белән бергә форумчылар 30 август бәйрәм чараларында катнашты.

Элегрәк,  29 август көнне исә IV яшьләр форумының йомгаклау утырышы булды. Анда кайбер төбәк вәкилләре чыгыш ясады һәм форумның җитәкче органнары сайланды.  Татарча чыгыш ясау мәсьәләсе икенче көнне дә бик кискен торды. Русча сөйләүчеләргә башта гафу үтенергә туры килде, кайберләрен яшьләр кичермәде.

йөклә

Татарча сөйләмәүчеләргә - протест

Үзбәкстан яшьләр оешмаларын вәкиллек иткән Нариман Камалов кайберәүләр татарча аңламый дигән сылтау белән чыгышын урысча башлап җибәргән иде. Залда утыручылар аңа: "Татарча сөйлә!  Син татарча беләсеңме?" дип кычкыра башлады. Нариманның  үзенең дә татарча белмәве ачыкланды. Ул, Азиядә татарча өйрәнү бик авыр, дип акланырга тырышты һәм русча дәвам итте. Әмма халык сызгырып, кул чабып аңа сөйләргә ирек бирмәде. Форумны алып баручы оешма җитәкчесе Руслан Айсин һәм президиумда утырган хакимият вәкилләре дә яшьләрне тынычландырырга тырышса да, залдагылар тыңламады. Алар русча нотыкны тагын берничә тапкыр кул чабып бүлдерде.

Ахыр чиктә Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закировның үтенеченнән соң, протест белдерүләр туктады. Нариман Камалов үзенең нотыгын русча сөйләп бетерде.

Бүленмәс халык булырга килешенде

Бердәм атлаганда гына җиңеп була. Форумчылар Арчаның 80 еллыгында булды, 29 август 2010 ел.

Форумга җыелучылар алдында тагын Әстерхан, Новосибирски яшьләр оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Аларга да сүзләрен башлаганчы, русча сөйләгән өчен гафу үтенергә туры килде.

Яшьләр төбәкләрендә алып барган эш турында сөйләгәндә хисап чыгышларын рәсемнәр белән бизәде, алар астына дәртле музыка уйнатты, чыгышларны заманча, шаян һәм мавыктыргыч итеп ясарга тырышты.

Форумның йомгаклау утырышында шулай ук үткән секцияләрдә кабул иткән карарлар укылды. Белгәнегезчә, форумның беренче көнендә берничә секция эшләде. Бердәм татар мәгълүмат кырын булдыру турындагы сөйләшүдә татарларның татар матбугатын нигә укымауйларын тикшергәннәр.

Яңа татар элитасын үстерү хакындагы җыенда, заманча технологияләрнең әһәмияте, җәмгыятьтә элита булып милли үзаңны саклау турында кайнар бәхәсләр барды. Милли мәгарифнең киләчәге турындагы сөйләшүдә Испаниядәге каталоннарның үз телләрендә белем алу мөмкинлекләре тикшерде. Соңыннан форумның гомум карары кабул ителде. Анның төп фикере: "Татарлар - бердәм, бүленмәс халык булып калырга тиеш" дигән җөмләдән гыйбәрәт иде. Бу һәм башка карарлар күпчелек тавыш белән кабул ителде.

Форум урынына җыен



Шулай, 29 август көнне булган җыенда форумның җитәкче оешмаларына да үзгәрешләр кертелде. Зур җыеннар арасында очраша торган торган Бюроны бу форумнан соң Координацион шура дип йөртергә килештеләр. Анда Русия һәм Үзәк Азия дәүләтләреннән барлыгы 40 якын әгъза сайланды.

Соңыннан Координацион шура әгъзалары җитәкчене билгеләде. Бу урынга яңадан Руслан Айсин сайланды. Шулай ук, көтмәгәндә, яшьләр форумның исемен дә үзгәртеп куйды. Залдан йөгереп чыккан Актаныш вәкиле Рөстәм Мусин татарлар җыелган җирдә татарча сөйләшмәүгә каты тәнкыйть белдерде һәм форум исемен җыен дип үзгәртергә чакырды.

Аның тәкъдиме залда шактый шау-шу тудырды. Нәтиҗәдә татарча әйткәндә, Бөтендөнья татар яшьләр җыены, русча – форум дип йөртергә килешенде.

Форумны "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. "Ак барс" яшьләр үзәгендәге тавыш операторында татарларның милли гимнына әйләнгән бу җыр табылмады. Шуңа да карамастан форумда катнашучылар торып басып, күмәк рәвештә көйсез генә "Туган тел" җырын ахырга кадәр яттан башкарды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Алмаз Нурлы кайдан: Актаныш
02.09.2010 13:47
Мин беренче Бюро утырышына хэтле ул сорауны ( жыенда гел татарча гына сойлэшергэ дигэн) кутэреп караган идем, кубесе битараф булып калды, эллэ ул беркешегэдэ киракми, э Сирень вгубщем каршы килде, ул Синен барып чыкмайчак ди, Безнен Республикада Ике Дэулэт теле ди!
Шуннан сон куренэ инде нинди Татарлар жыелганны Жыенда ( Форумда)!!!!

кем: NailTatar кайдан: Qazan
02.09.2010 11:50
Rimma 100% килешәм синең белән!!!!!!
хич бер аңламыйм, бер сүз телне белмичә, ничек оялмыча ТАТАР форумына килеп була ул ә???
аннары горурланып, чыгышларын урысча ясарга. хәтта протест белдергәндә "Я все равно буду по русски" диеп ничек әйтергә була?
нигә андый СБРОДны чакырырга гомумән? гнать вшею!
кирәкми андыйлар безгә!

кем: Алмаз Нурлы кайдан: Актаныш
02.09.2010 11:20
Татар телен белмэгэн делегатларны жибэру дорес тугел! Мусин Рустем дорес проблема кутарган иде, эммэ турэлэр тагын курыкты, тавышка куймадылар шул. Бу сорауны онытырга ярамый, Мин Бюро эгъзэсе буларак бу сорауну онытмаячакмын, азагына хэтле житкерергэ тырышам! Бик кунеслесез бит шундый зур татар жыеннарын урысча алып баргач, докладларны урысча укыгач!!!!!
җавап

кем: Камилжан кайдан: Уфа
02.09.2010 12:29
Без татарчаны башка теллэргэ караганда да яхшырак топлерэк белергэ тиешбез!
Эмма лэкин читтэ яшэгэн татарларны да онытырга ярамый!
Аларны татарча белми дип кенэ тошереп калдыру дорес тугел!
Татарча белу - hэрбер татар кешесе очен зур стимул, максат булырга тиеш!
Эйдэгез! Бердэм булыйк!
Бергэ уйлыйк!
Шунда гына без зур максатларга, якты килэчэккэ бара алырбыз!
Без - Булдырабыз!
җавап

кем: Rimma кайдан: Qazan
02.09.2010 13:46
толерантлык уенын куп уйнадык инде, җитэр. Алар татарча белмэгэнгэ кимсенмидер, лэкин ник мин хурлаysп аларнын урыс телендэге чыгышларын тынлап утырырга тиеш? Тэржемэ итсен, ятласын, хичьюгында узбэкчэ, казахча, кыргызча сойлэсен!
Тобэклэрне оныту турында суз бармый, Казан тобэклэр проблемаларын белми тугел, белэ. Мин узем дэ тобэк кешесе, акыл сатып утырмагыз. Имеш, Казанда татарча сойлэшергэ мохит бар, бэлки,монда татар теле мэсьэлэсе тагын да кискенрэктер. Менэ тобэклэрдэн Казанга килеп татарча сойлэшергэ телэмэучелэрне урчету, аларга лояльлек, иплелек курсэтеп утыру, чэкчэк белэн каршы алу хурлык! Житте. Узлэрен татар дип саныйлр икэн, ойрэнсеннэр.

кем: Rimma кайдан: Qazan
02.09.2010 00:59
Казанга татар телен белмэучелэрне жыеп ятудан файда юк! Йормэсеннэр. Телне белмэуче, хичьюгында аны ойрэнергэ омтылмаган ярымтатарга таянып буламы?. Купчелеге хэтта туган телне белмэуне оят, хурлык дип тэ анламый, "Я не виноват(та) что не знаю язык" дип эйтэлэр. Трибунага чыгып: "Мои дети не знают татарского языка, он им не нужен, но они все равно татары..." дип эйтэргэ оялмыйлар. татарча газет яздырмыйлар, китап укымыйлар, татарча яшэмилэр...Нариман кебек тел белмичэ трибунага чыгалар, кичен Ураза вакытында урыс кебек эчэлэр. пычагыма кирэкме безгэ андый татар? Эле шулар Бюрога керэ, эле шундыйлар ботен тобэктэге татарларнын вэкиле булып кукрэк киереп йори
килсен 80-100 кеше, лэкин алар сыйфатлы татар булачак, шулар белэн эшлэргэ кирэк. 5 кешегэ татарча ойрэнергэ импульс бирер очен бюджеттан 4 млн. сум акча сарыф итэргэ бездэ эндри казнасы бармы?
татарча белмэучелэргэ каты геноцид булырга тиеш. Анласыннар. Урысча чыгыш ясаучыларга каршы кул чабучылар да Татарстан хэм Торкия кызлары-егетлэре булды. башка тобэктэн килучелэр ник каршы кул чабуыбызны анлмады да, эле замечание ясап утырдылар.
Казахстан белэн Узбэкстан вэкиллэренэ купме эйтелде, анлатылды, лэкин алар ел саен Казан жыенында Узбэкстан, казахстан элэмнэрен тотып йорде, узбэк биюлэрен биеде...

кем: Булат кайдан: Чаллы
31.08.2010 14:25
Мин - Татар яшлэре вэкиле диеп килгэн кеше туган телендэ сойлэшергэ белмэсэ - ул гаеп тугел, тик ойрэнергэ телэмэсэ - анысы гаептер хэм кичерелмэскэ тиеш!!!
Нинди хакы бар анын татарларнын вэкиле булырга? Уз туган телен ойрэнергэ дэ телэмэсэ?

кем: мин кайдан: РФ
30.08.2010 23:23
Яшьләрне татарча сөйләтергә омтылу кирәк!Әмма алай ук кискен булырга тиеш түгелдер. Аңында булмаганы барыбер өйрәнми инде ул!

кем: Дамир Шәйхетдин кайдан: Чаллыдан
30.08.2010 20:54
Рөстәм Мусин татарча белмәүчеләргә урысча чыгыш ясатмаска, дип таләп итеп чыгыш ясады. Тик бу тәкъдимне тавышка куеп, Җыен тарафыннан расларга иде бу норманы. Җыенның рәсми теле бер генә - татар теле булырга тиеш.
җавап

кем: Милләт төпчеге кайдан: Казан
31.08.2010 12:57
Хуп! кем өчендер эшләгән төсле килеп чыга
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

фотогалерея

Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы үттекара

аудио

IV яшьләр форумы татарча өйрәнергә куша