киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Түбән Кама: Бәйсезлек чигенешендә җитәкчеләр гаепләнә

Хәлил Әюпов
30.08.2010

1988-90 еллардагы бәйсезлек өчен көрәшне республиканың өченче каласы булган Түбән Кама шәһәрендә дә яхшы хәтерлиләр. Көрәш еллары мондагы татар кешеләренә нәрсә бирде, тора-бара нәрсә югалттылар. Шәһәр ТИҮендә шул хакта сөйләшү булды.

90нчы еллардагы татар бәйсезлеге хәрәкәте вәкиле Хәлил Әюпов Кама аръягында гына түгел, Татарстан күләмендә дә билгеле шәхес булды. Хәзерге вакытта ул Түбән Кама ТИҮ рәисе.

“Түбән Кама милли хәрәкәте беренче булып Татарстан атом электр станциясе төзелешенә каршы көрәш башлады. Бәйсезлек өчен көрәштә, Декларация, Конституция кабул иткән чорларда ачлык, урам чаралары белән без дә алгы сафта булдык. 90нчы елларда күтәргән проблемнардан хәзер дә ваз кичкән юк. Бүген дә әйтәбез, Татарстан бәйсез дәүләт булырга тиеш, аның барлык байлыгы татар, Татарстан халкына хезмәт итәргә тиеш”, ди Әюпов.

Милли хәрәкәт үзенең яулаган сызыкларын югалтты, барысы да кире үз урынына кайтты, дигән сүзләр еш ишетелә. “Моңа Татарстан җитәкчеләре сәбәпче”, ди Хәлил әфәнде.

90нчы еллар - дини яңарыш чоры

Кирам Кашафетдинов ул чорда Түбән Камадагы дини күтәрелешне искә алып, 1990 елларга кадәр шәһәр мөселманнары җомга намазларын фатирларга җыелып укыса, бәйсезлек өчен көрәш мәчетләр төзелешенә дә юл ачуын искәртте.

“Күтәрелдек, тавышландык, йөрдек. Күп нәрсәгә ирештек. Әмма ләкин халыкта милли үзаңны күтәрә алмадык”, дигән борчуын белдерде Зәкәрия Әхмәтҗанов.

Илдар Сәйфуллин сүзләренчә, милли хәрәкәт сүлпәнәю юлында, аларга басым бара. “Шул вәзгыятьтә дә җитәкчеләр баеп калу хәстәрен күрә, милләт, милли мәгариф турында кайгыртучы юк. Кайсыдыр урам җыенында шундый сүзләр әйтелде: “Милләтен кайгыртмаган җитәкчеләргә халык бәддога укыр”. Замана шуңа таба бара кебек”, диде “Азатлык”ка Илдар Сәйфуллин.

Шулай да хәзерге вакытта Түбән Камадагы милли хәрәкәт вәкилләре артык таркау түгел. Алар даими җыелып, көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: рамай кайдан: жирдэн
21.09.2010 17:04
Бисмиллэхир-рахманир-рахим.вакытлар уту белэн тарих кабатлана.булыр иншаллах батыршалар да сатлык татарлар да.шымчылык итеп,донослар язучылар да.аллахы тэгэлэ юлында маллары вэ жаннары биреп корэшучелэр булыр иншаллах.барыбызнын Анын каршына барасы бар телибезме яки телэмибезме барыбызда улуче сойлэшкэн сузлэргэ эшлэгэн эшлэргэ жавап бирэсен онытмыйк

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
02.09.2010 15:07
Юк шул туганкай, 30-нда, берни эшләмәдем, кәефләр йбәт түгел. ТНВ карыймда кәефләр кырыла.
Муллаларга һәм барчагызга шуны әйтәсем килә: Кем сезгә әйтте мин намаз укымыйм дип? Ә, ялган өчен мулла кеше белергә тиешле, кешегә шикләнеп карау гөнаһтан санала, ә гйняһ өчен Алла җәзасы бирелә, сакланыгыз муллалар! Милләтне яклау Көрәни Кәримдә каралган. Аннан, менә Библия дин китабы аны мосельманнар да таный, ә шушы китап Тәңре дине нигезләренән күчереп язылган. Ә бит шушы китап Алланың беренче китабы, кайсысын "җибәргән" гәүрәйләргә, ә ул үзе күчереп язылган төрки-татар дине Тәңречелектән!? Библияне укыганыгыз бармы Мулла әфәнде? Анда бик күп төрки сүзләр, ә алар Библиягә кайдан кергән? Тарихчылар исәбе буенча Библия китабы үзенең күчермәсеннән кхпкә яшь, моны ничек аңларга? Башта күчермәсе грек телендә чзылган дипме? Ә греклар беренче христаннар да яһуди динендә дә түгелләр. Ә кайдан алар шуны күчереп язганар? Менә шушы Септуагинта китабы, кайсы грек телендә күчермә, борынгы яһуди телендә язылган Библиянең төп нөхсәсеннән иртәрәк язылган икән? Мулла абзый бик белемле булсаң шуны аңлат? Ничек итеп, бүген туган бала әти-әнисеннән өлкән? Юкса, кеше сүзенә колак сал, билгеле Кәрәни Кәримдә күп белем тупланган, әммә бар белем түгел икән шул. Билгеле бу сүзләремне Кө'рән Кәримне кабул итү дигән сүз түгел, әммә бар нәрсәнең асылын аңларга тырышу дип аңларга кирәктер.
җавап

кем: Усман кайдан: Казаннан
04.09.2010 16:25
Бу язмагыз бигрәк буталчык Мөхәммәт әфәнде.
Эзләнүегезне дәвам итегез, тик Коръәни Кәрим кысаларыннан чыкмыйча гына.
Почему потому что, Тәүрат, Инҗил вә Коръәни Кәрим - барысы да Аллаһ Сүзе. Аларның охшашлыгы да Аллаһ Сүзе булып бер- берсенә каршылыксыз булуларында. Әмма без Тәүрат һәм Инҗилгә (әле Дауд галәйһи сәлләмгә төшерелгән Забур- Псалтырь да бар) аларның җиргә төшерелгән вакытта нинди чиста булсалар, шул хәлләрендә генә ышанабыз.Ә хәзер инде алар кеше сүзләре белән пычратылган. Ә Коръәни Кәримнең саклануын Аллаһ тәгалә Үзе гарантияләгәнгә күрә, ул хәзер дә чип- чиста. Ул барча без күрә һәм һәм күрми торган дөньяларны һәм барча гыйлемнәрне үз эченә ала. Бу мәсьәләдә сай йөзә торган тарихчыларга ияреп , намаз укыган хәлегездә адашып китмәгез.Тәңречелек - татар өчен махсус аерым дин уйлап чыгарырга тырышучы тәңречеләрнең олы адашуы.
Мондый адашуларга намазлы кешеләр дә эләгә, сак булыгыз.
Һәрбер адашу- бидгать һәм аның урыны утта булачак. Аллаһ тәгаләнең җиргә кешеләр өчен төшергән дине ул бары тик ислам һәм аны да Аллаһ тәгалә пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте буенча гына кабул итә.

кем: Булат кайдан: Чаллы
31.08.2010 20:39
АКШтан ВИЛ абый, МӘСКӘҮДӘН МӘХӘММӘТ абый. СЕЗНЕҢ ЯКЛАРДА ДА ӘЛЕККЕ ТАТАР КӨРӘШЧЕЛӘРЕ БАР ШИКЕЛЛЕ. АЛАР 30 АВГУСТНЫ НИЧЕК УЗДЫРДЫ.ҺӘМ ҮЗЕГЕЗ.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.09.2010 02:36
Мин бэйрэм ни, ял коннэре ни, барыбер уземнен вакытымны борынгы татар тарихы остендэге хезмэтемдэ уткэрэм. 30 августа да. Эш аралаш, шушы сайтка хэм тагын бер-икесенэ керештерэм.

кем: Булат кайдан: Чаллы
31.08.2010 20:33
ТАМЧЫ. мӘРҖӘНИЛӘРНЕ БЕЛӘБЕЗ. СИН ӘЙТКӘН МОРАТ РӘМЗИНЕ ГАФУ. БЕРЕНЧЕ ИШЕТӘМ. ТАГЫН БЕР ГАФУ. КЕМ УЛ?
җавап

кем: Сәвия кайдан: Казан
31.08.2010 22:40

Морат Рәмзи – Бикчура хан оныгы
Элекке Минзәлә һәм Бөгелмә өязе авылларында «Бикчура хан шәҗәрәсе» күп таралган булган. Аңа шул Бикчура хан кәүсәсеннән ботакланып киткән нәсел-нәсәп агачларының кәгазьләрдәге сурәтен минем да күргәнем булды.

Хәер, Сарманга нигез салучы Сарман карт та шушы нәселдән. Бу шәҗәрәнең гарәп хәрефләре белән язылган борынгы нөсхәсе Габделҗәмил бине Габделхафиз бине Габделханнанда сакланган булган. Аны беренче тапкыр туган якны яратып өйрәнүче тарих укытучысы сарманлы Мирхафизан абый Сафин «казып» чыгарган иде. Ул кыскача Сарман тарихын язды. Бу тарихта Бикчура хан шәҗәрәсе дә урын алды.

Соңрак язучы Хәниф Хәйруллин, шул шәҗәрәгә нигезләнеп, «Еллар тузанын каккач» дигән хикәя язып чыкты һәм шуннан соң Бикчура ханнан башланган Сарман шәҗәрәсе фәнни өйләнешкә кереп китте. Аны профессор Гомәр Сат-таров хезмәтләрендә дә, Уфада чыккан кайбер китапларда да күрергә була. Бикчура ханнан таралган башка нәсел шәҗәрәләре мәшһүр галимебез Ризаэт-дин Фәхретдин кулына да килеп керә. Ул аны атаклы «Асар» дигән хезмәтендә куллана, - дип яза татар шәҗәрәләрен махсус өйрәнүче, бу хакта күп кенә хезмәтләр авторы, филология фәннәре докторы Марсель .


кем: mulla кайдан: ber tamchedan
31.08.2010 17:36
АЛЛАҺКА ВӘ АНЫҢ РАСҮЛЕНӘ ИТАГАТЬ ИТЕГЕЗ ҺӘМ НИЗАГЛАШМАГЫЗ! ЮГЫЙСӘ, СЕЗ ТӨШЕНКЕЛЕККӘ БИРЕЛЕРСЕЗ ҺӘМ КӨЧЕГЕЗ КИТӘР. САБЫР БУЛЫГЫЗ! ХАКЫЙКАТЬТӘ, АЛЛАҺ САБЫРЛАР БЕЛӘН!!!

кем: Булат кайдан: Чаллы
31.08.2010 17:02
Алай ук тирэннэн йозмэскэ иде

кем: Илдус Садыйq кайдан: Казан
31.08.2010 13:04
Халкыбызның асыл уллары һәм кызлары! Көрәштән туктамагыз. Югыйсә сезне инкыйраз көтә!!! Гаяз Исхакый. Бу даһи кешенең васыятен без өнытмаска тиеш. Бер- берең белән сүз крәштереп, вак- төяк өчен бәхәсләшеп вакыт уздырып, көчләребезне таркатабыз...Әнә Прибалтлар, брдәм булдылар һәм дәуләтле булдылар, хәече дә тугелләр.

кем: гали кайдан: казаннан
31.08.2010 09:37
Намазлыкка утырыйкта алла безгә бэйсезлек бир дип утырыйк инде. Мәчеттә балаларга да безгэдә исламда милләт юк дип КГБ хезмэтчеләре-Госман Исхакый Венер Якуповлар урыслаштырып урысча вэгаз сойләп ,элек коммунизмга ,хәзер Едреный Россияга россиян булырга кодалаучы "хәзрэтләр" артыннан барырга ондисезме?
җавап

кем: Зиннур кайдан: Актүбә эшчеләр бистәсе
31.08.2010 12:48
Гали!
Намазлыкка утырып түгел, ә намазлыкка басып,намаз шартларын үтәп, сәҗдәгә китеп Аллаһ тәгаләне мактап, пәйгамбәребез с.г.в.гә догалар укып, елап- елап тәүбә итеп, ялварып безне бу дөньяга бар итүче Аллаһтан сорарга кирәк.
"...Едреный Россияга россиян булырга кодалаучы "хәзрэтләр" артыннан барырга ондисезме? " - юк алар артыннан барырга өндәмибез, ә бары тик Аллаһ тәгалә юлыннан, пәйгамбәребез с.г.в. юлыннан барырга һәм читкә тайпылмаска өндибез. Һәркем үз гамәле өчен үзе җавап бирәчәк.
Намазсызларның сүзен түгел, ә бәлки намазлы зыялыларның сүзен ишетү дә зыян итмәс!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
30.08.2010 22:19
Менә шулай, дирчеләр намазга тарта, алар фикеренчә намаз укысаң барысыда булыр. Туганкаем борылып тарихка кара, анда ни күрәбез? Алтын Урда исламны кабул итте Үзбәк хан заманында, ә дәүләт җимерелде? Ислам татар дәүләтен сакламады, җитмәсә мөселман булган Аксак Тимурдан җимертте? Ә урыс дәүләте Алтын Урда калдыклары өстендә җәелеп китте. Шушы әйбер ни турында сөйли? Әллә урыслар артык динлеме иделәр безнең бабаларга караганда? Юк бит. Димәк эш диндә булмаган, әллә ислам дине биредә нейтраль булганмы? Менә шуның асылын аңламый торып, "бәйсезлекне алалмадык, чөнки динсез булдык" диәргә ярамый.
җавап

кем: мохаммәт
07.09.2010 22:28
мохаммәт akiilii suzlar' yazgan, amma' ostarga' roxsat' itegez: agarda' bez islam dinenda' bulmasak, balki' bezneng yazmiish tagiinda nacharrak buliir ide.
җавап

кем: Харис кайдан: Капка төбеннән
31.08.2010 14:46
Рамазан ае белән мөхтәрәм мөселманнар!

Динсез милләтчеләр,ә сезне изге Рамазан ае белән котлауның мәгънәсе юк!
Сез барыбер аңлый алмыйсыз.
Дин турында, ислам турында, ә кулланма буларак билгеле инде, Коръәни Кәрим турында дөрес фикер йөртү, намазыңны торгызмыйча мөмкин түгел! Шунсыз сезгә Коръәни Кәрим дә,динебез ислам да, шәригать хөкемнәре дә бервакытта да ачылмаячак! Шуңа күрә сезнең фикерләрегез дә бары тик хата һәм ялган гына булып кала. Хәтта тарихи фактларга таянып сөйләвегезгә карамастан.

Бу ни өчен шулай соң? Чөнки барча галәмдәге барлык даирәләр белән, ягъни күренә һәм күренми торган, югары һәм түбән, уңдагы һәм сулдагы дөньяларны да кертеп, барысы белән дә бары тик Аллаһ Раббыбыз Ялгыз Бер Үзе идарә итә һәм Тәрбия кыла.
Ярдәм һәм җиңү дә бары тик Аңардан гына.

"...Әллә урыслар артык динлеме иделәр..." дигәндә тарихтан явыз иванның ярыйсы ук тәкъвә булганлыгы билгеле, ә бу вакытта мөселманнар инде таркаулыкта, җир алу өчен һәм байлыкка бирелеп беренче чиратта динебез исламга хыянәт иткәннәр, ә нәтиҗәдә халкына милләтенә һәм туган җиренә хыянәт иткәннәр.Ә нәтиҗәләр белән дә Аллаһ идарә итә. Лә хәүлә вә лә куәтә, иллә биЛләһил Галиәл Газым. Ягъни бернинди көч- куәт юк, бары тик Аллаһ белән генә.
Безнең бүгенге хәлебез шуны аңлата түгелме? Димәк безгә шулай тиешле. Бу хакыйкать. Телибезме теләмибезме, без аны таныйк. Шулай итеп безгә Аллаһка буйсыну да, Аңардан ярдәм көтү дә җайлырак булыр! Ә барча сәбәбләрнең сәбәбчесе Аллаһ сөбхәнәһү вә тәгалә!!!
Әгәр дә шушыны аңлап, Аллаһ каршысында башыбызны тиешле дәрәҗәдә иеп, бары тик Аллаһ колы гына буласыбыз килми икән, алда безне таркаулык, динсезлек, урыс колы, башка халыклар колы, эш колы, гаилә колы, хатын колы, балалар колы һ.б. колы булу һәм ахыр чиктә җәһәннәм генә көтә.
җавап

кем: Зиннур кайдан: Актүбә эшчеләр бистәсе
31.08.2010 12:52
Әйе, намаз уку иң кирәкле гамәлләрнең берсе, мохаммәт!
Тарихка карасаң да карамасаң да намаз укымаган өчен үзеңне аклый алмаячаксың. Ничек кенә тырышсаң да!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
31.08.2010 04:12
Шулай Мохэммэт эфэнде, дорес язасыз. Аксак Тимер Торкияне тар-мар итеп, Европаны моселман торкилэр хакимиятеннэн коткарды. Бу турыда Рэне Гроссенын "Империя степей" дигэн фундаменталь хезмэтендэ бик яхшы язылган. Шул ук вакытта эйтеп утэргэ кирэк, Батулла бик яхшы кино очен сценарий язган бу вакыйгалар турында. Минемчэ, ул тарихи яктан бик тэ дэллиле хэм дулкынландыргыч эсэр. Аптыраш бу муллаларга, тоталар да узлэренекен чукыйлар, ни тарихны, ни тормышны белергэ телэмилэр.
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 19:02
Bezneng mullalarniing ber oleshe' uriislar tarafiinnan zombilashtiiriilgan uriis kushtannarii, tagiin ber oleshe' uriis agenturasii. Shuniing ochen' aptiiramagiiz. Amma' mullalarniing kubese' (minemcha' 98%) mena' diygan' junne' keshelar'. Alar tarixnii da bela', dinne da' yakshii bela'.
җавап

кем: mulla кайдан: ber tamchedan
31.08.2010 01:30
кызганыч, бик кызганыч сезнең кебек татарларның үз тарихларын белмәве, бәлки сез дөрес әйтәсез, чөнки сез бит татарлар ә алар юктан тагылган исем генә, гомумән ул заманаларда болгарлар яшәгән һәм аларның ничек вә ни өчен Исламны кабул итүләреннән сез әлегә кадәр гафил булып яши бирәсез. Гарәпчә укый белмәсәгез, үзебезнең Мәрҗәниләрнең, Мурат Рамзиләрнең тарих китапларын укыгыз, шаять күзләрегез ачылыр иншәАллаһ.
Безнең халыкның, сезнең кебек үзенең динен, тарихын, телен белмәгәнлеге шушындый аяныч хәлләргә китерде.
Тарихыгызны укыгыз, урыслар сезне татар булгангамы әллә мөселман булгангамы изделәр. Татар булган өчен дисәгез, сезнең белән крәшен татарлары арасында нинди аерма???
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 19:05
"Тарихыгызны укыгыз, урыслар сезне татар булгангамы әллә мөселман булгангамы изделәр." - алар безне изде тегесе өчен дә, мынысы өчен дә. Аларга Европа да ярдәм итте тегесе өчен дә, мынысы өчен дә.
Киләчәктә Америка безгә ярдәм итәчәк тегесе өчен дә, мынысы өчен дә.
җавап

кем: Мулла түгел кайдан: Бер тамчыдан
31.08.2010 14:02
Афәрин мулла! Тугъры юл шушы чамадарак булыр!
Әйдә кешеләрне Идел буе татарлары тарихын гына түгел, ә бәлки бөтен ислам тарихын өйрәнүгә чакырыйк!!!

кем: mulla кайдан: ber tamchedan
30.08.2010 21:50
аның нигезе дөрес булмады, милләтчеләр үзләре гаепле, чөнки нигезе Ислам булырга тиеш иде, шул вакытта гына милләт була ала, бәйсезлеккә ирешә ала.
20 ел узды, ләкин ул кычкырып йөрүләрнең бер файдасы да булмады. Бүгенге көн нәтиҗәсе шуны исбатлый.
Алга таба да берни үзгәрмәячәк, әгәр дә Коръәнн үзебезнең тормышыбызга дүстүр итеп алмасак
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 19:14
Алга таба да берни үзгәрмәячәк, әгәр дә Коръән безнең баш китап булмаса диелсә дөрөсрәк булыр иде.
җавап

кем: Мулла түгел кайдан: Бер тамчыдан
31.08.2010 13:56
"...20 ел узды, ләкин ул кычкырып йөрүләрнең бер файдасы да булмады. Бүгенге көн нәтиҗәсе шуны исбатлый..."
Файдасы булды һәм менә нәрсәдә аның файдасы: милләт байрагы һәм шигаре белән барганда Аллаһ тәгаләнең җиңү бирмәве аңлашылды!!!

"...Алга таба да берни үзгәрмәячәк, әгәр дә Коръәнне үзебезнең тормышыбызга дүстүр итеп алмасак ..."
Дүстүр сүзе бик аңлашылып җитми; төгәлрәк әйтсәк, Коръәнгә җитәкчелек итеп карагыз..
Ә инде чыннан да сез мулла булсагыз, сезгә шундыйрак киңәш: төшенкелеккә бирелмәскә, көрәшкә чакырырга һәм кешеләргә аңлаешлырак сүзләр белән мөрәҗәгать итәргә.
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 19:10
"аның нигезе дөрес булмады, милләтчеләр үзләре гаепле, чөнки нигезе Ислам булырга тиеш иде, шул вакытта гына милләт була ала, бәйсезлеккә ирешә ала." - bu doros'.
"20 ел узды, ләкин ул кычкырып йөрүләрнең бер файдасы да булмады. Бүгенге көн нәтиҗәсе шуны исбатлый." - bu doros' tugel', ul kiichkiiriip yoruneng' faydasii buldii, kup' keshelarneng' yoragenda' ireklek utii kaptii, a' ul zamanda keshelarneng kubese' dinga' bitaraf ide, dimak' ul zaman dini shigarlarneng' faydasii az' buliir ide.
"милләтчеләр" - bu doros' tugel', alar millatche' tugel' a' irekche, a' alarga karshii chiiguchii imperiyachiil kochlar' - millatchelar', uriis millatchelare'.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +