киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Чистай имамы шигыйлыкта гаепләнә

Нил Вәли
26.08.2010

Чистай шәһәрендә биш мәчет эшли. Соңгы мәчет Чистай якларында туып-үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче татарлар ярдәме белән төзелгән. Шушы дин йортына имам итеп таҗик милләтеннән булган кеше сайлана. Әлеге вакыйгадан соң шәһәрдәге мөселманнар арасында беркадәр низаг чыга. Эш мәхкәмәгә барып җитә.

Чистай ТИҮ рәисе Нил Вәли инде озак еллар мәчеткә йөри һәм шәһәрдәге дин тормышын якыннан белә. Таҗик милләтеннән булган Дәүләт Азизовны имам итеп сайлап кую вәзгыятен дә, килеп чыккан бәхәсләр хакында да хәбәрдар ул.

“1993 елда Татарстанга яшь таҗиклар качып килде. Шуларның 5сен Казаннан Чистайга алып кайттык. Төпләнеп, оя кордылар. Аракы эчмиләр, сәүдә эшендә баедылар. Гаилә кордылар. Алар шигыйлар. Дәүләт Азизов, мөселманча исеме Әбүбәкер, ул Мичурин урамындагы яңа мәчеткә имам итеп сайланды.

Ни өчен сайланды? Чөнки шушы 17 ел эчендә ул татар телен шундый яхшы өйрәнде, вәгазьне татарча сөйли. Хатыны татар. Әбүбәкер безгә Коръәнне дөрес укырга өйрәтте. Файдасы булды. Татарлар бу таҗик кешесен хөрмәт итәләр. Ул ягымлы, белемле. Бездәге татарлар шундый булса икән. Ләкин алар вакытында шигый булуларын яшерделәр. “Без сөнниләр”, диделәр.

Хәзер алар шигыйлыкта гаепләнә. Монысы “Без проблем” дигән газетта Азизовны каралтып күрсәткән мәкаләдән соң башланды. Мәкалә авторы күрсәтелмәгән. Азизов газетны мәхкәмәгә бирде. Өч утырыш булды инде. Сөнниләр “Без проблем” газетын яклый, кемнәрдер Әбүбәкерне. Чистай мөселманнары шулай итеп икегә бүленде. Алар булмаса бездә бердәмлек булыр иде.

“Якты ай” газеты язды, шигыйлыкны яклап алдап сөйләргә дә ярый икән. Мәхкәмәдә алдауны алар шуның белән аклый”, диде мәхкәмә эшләрендә шаһит булып катнашучы Нил Вәли.

Нил әфәнде фикеренчә, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый бу күренешкә баштан ук чик куярга тиеш иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 18:53
Yangiiliishmasam, shigilar boyek' keshelarga' tabiinu darajasena' jitkan' diyarlek' narsalar' kiilalar. Andiiy junalesh' bezga' kirak' tugel': bezga' barii tik Allaga giina tabiiniirga, barii tik Alladan giina yardam' sorarga kirak'.
җавап

кем: Molli кайдан: York
07.09.2010 22:31
Bugenge' konda' Allaniing ber gena' uzgartelmagan' kitabii bar: ul Koran.
     
текст зурлыгы - +