киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / пәрәвез

Урам чатыннан виртуаль chat-ка

Зарина Шиһапова
23.08.2010

Элек яшьләр урам чатларында очрашкан булса, хәзер күбрәк интернет chat-ларда. Чат - он-лайн режимда аралашырга мөмкинлек бирә торган ресурс.

Интернетта чат дигән аралашу чарасы бар. Кергән кеше он-лайн режимда бер-берсе белән әңгәмә кора. Бу сүз хәтта татарның “чат” дигән сүзенә охшаш. Һәр авылда яшьләр җыела торган берәр урам чаты була. Интернетта да шулай ук. Чат – аралашу, танышуга сусаган яшьләрне җыя. Тик виртуаль рәвештә. “Пәрәвез” сәхифәсенең бүгенге кунагы – “Булмас.ру” чатының администраторы, социаль челтәрләрдә меңнән артык кешене берләштергән берничә төркем модераторы Зарина Шиһапова.

Зарина, социаль челтәрләрдә төркемнәр булдыру һәм аларның эшен алып бару сиңа нәрсә бирә?

Бу хобби гына. Кызык бит. Әле бик күп дуслар да табасың.

Кайбер төркемнәрне әтиең Илфак Шиһапов белән бергәләп алып барасыз. Син аны интернетка алып килдеңме, әллә ул синеме?

“Контакт”та иң элек әтием теркәлде. Аннары мине дә бу эшкә котыртты. Үзе булдырган төркемнәргә мине администратор итеп билгеләде ул.

Нинди төркемнәр, мәсәлән?

Иң зур төркемебез “Мин татар дип язылам” дип атала. Ул халык санын алуга махсус эшләнде. Анда хәзер меңъярымнан артык кеше исәпләнә. Шулай ук “Өмә”, “Тамга”, “Илсөя Бәдретдинова” дигән төркемнәр бар.

Администратор вәкаләтләренә ни керә?

Иң элек спам белән көрәшү. Кешеләрне үз төркемеңә керергә этәрү, кызыклы фикерләшүләр оештыру да бик мөһим. Хәбәрләр гел яңартылып барырга тиеш. Администратор ул котыртучы кеше. Ул һәрвакыт кешеләрне ниндидер гамәлгә этәрергә тиеш.

Ә “Контакт”тагы төркемдә реклама урнаштырып, яки башка рәвешле акча эшләп буламы? Меңъярым кеше – шактый зур аудитория бит.

Юк, алай акча эшләп караганыбыз юк. Реклам кешене бездән биздерер иде.

Күп вакытыңны интернетта уздырасың. Үз сайтыңны булдырырга вакыт җитмәгән микән?

Юк, аны алып бару өчен бик күп вакыт кирәк. Болай да эштән кайтып, төнге икеләргә кадәр интернетта утырам.

Син “Булмас.ру” сайты чатында да администратор булып торасың. Бу татарларда иң популяр чат, шулай бит?

Татарларда гына түгел, рунет масштабында карасаң да без алдынгылар рәтендә. Көн дәвамында безгә 500дән артык кеше керә. Он-лайн режимда, ягъни бер мизгелдә сайтта утыручылар саны 60ка кадәр җитәргә мөмкин. Кыш көне күбрәк, җәй көне әзрәк.

Чатта утыручылар күбесенчә яшьләр һәм балалар. Әллә ялгышаммы?

Юк, олы абый-апалар да кергәли.

Минем күзаллавымча, чатта утыручы кеше ул гади тормышта аралаша алмау, таныша алмау проблемасы булган кеше. Ничек уйлыйсың?

Юк инде. Мин үзем дә бу сайтны ялгыш кына эзләп таптым. Аралашу, танышу проблем булганнан түгел. Хәзер менә ике ел шунда утырам. “Булмас.ру”да бик күп чибәр егет-кызлар бар. Аларның реаль тормышта аралашу проблемасы юк.

Белүемчә, алар виртуаль дөньяда гына түгел, реаль тормышта да очрашып тора?

Бер-ике зур очрашуыбыз булды. Август ахырында тагын оештырырга исәп бар. Узган ел Балтачның Кара күлендә җыелган идек. Шашлыклар пешереп, матур гына утырдык. Ул очрашуга хәтта Казан, Түбән Кама, Әлмәттән чатчылар килгәннәр иде.


Виртуаль аралашу реаль аралашуны, әлбәттә, алыштыра алмаячак. Әмма бүгенге ыгы-зыгылы көндә интернет-чат яшьләрне кавыштыру, хәтта булачак гаиләләр кору урыны да булып тора. “Булмас.ру” сайты чатында бар аралашу диярлек татар телендә бара. Илнең төрле почмакларыннан татар егет-кызлары керә монда чөнки. Аларга татар гаиләләре төзү өчен менә дигән мәйданчык булып чыга бу. Әлеге күзлектән караганда, “Булмас.ру” сайты һәм Зарина Шиһапова кебек егет-кызлар шактый саваплы эш башкара.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (4)
кем: Динар
08.09.2010 16:10
Тагын бер татарча чат: chat2.tmf.org.ru

кем: Вакыйф кайдан: Казан
31.08.2010 13:54
Мэннурэ Эби, эйтеп тэ карагансын инде. Бигрэк попсовый килеп чыккан, чып-чын эбилэрчэ - шигырьлэр белэн.

кем: Харис кайдан: Капка төбеннән
30.08.2010 16:29
БисмиЛләһи вә биЛләһи.
Мөселман гаиләләренәдә туып, чатларда очрашучыларга Рамазан ае икәнен исләренә төшерәм һәм Рамазан ае белән котлыйм!
Ни әйтсәң дә, чат чат инде, урам чаты дисәң дә, виртуаль чат дисәң дә.
Сезнең игътибарыгызга пәйгамбәребез салаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә әйтелгән сүзләрне китерәм.
Ул әйткән: " Җитәр шундый бер заман, чатка ятып зина кылачаклар. Ул вакытта җүнле сүз сөйләүчеләр калмаган булыр. Иң яхшы сүз - булып бары тик- бу гамәлегезне моннан читкәрәк китеп эшләсәгез иде - дигән сүз генә калачак. "
Реаль һәм виртуаль дөньяда да бу хәлләр инде күзәтелә түгелме?
Башта сүз белән, аннары күз белән , аннары реаль рәвештә үзеңә үзең хыянәт итеп, әшәкелек эшлисең түгелме?
Кая барып эләгәсе турында уйлап карамыйсызмы?
Хәләлне харамнан аера белергә вакыт җитмәде әллә? Балакайлар!!!
.

кем: Сәгать кайдан: Айдан
30.08.2010 14:46
Укып чыгарга бик кызык булды ...тагын көтәбез берәр ни, шундыйрак типта...

кем: Джой кайдан: Казан
30.08.2010 00:38
Клёво)*
мина ошый))

кем: марс кайдан: эйтмим
29.08.2010 21:35
нравится она мне! :)

кем: Йолдыз кайдан: Казан
26.08.2010 19:10
Татар чатлары юктыр дип уйлап йори идем. Элегрэк майлда утырган булды. Бик яхшы хэбэр ирештердегез.
җавап

кем: Мэннурэ Эби кайдан: Каенлыктан
27.08.2010 01:52
бик эйбэт нэстэ жанкайларым!! =)) канишна керсэн анда, чыгып китэ алмыйсын))))) нуу......зату скулька эмуциииййй=))))) без анда ашлар пешерэбез, угезлэр булэбез))))))) бер беребезгэ кунакка ерибез))
э хэзер серьёзно. кеше торле була. кайсысы бик сурьёзный, кайсысы чиканутыйрак инде, минем шикелле. кайсы берселэре бик жинелчэ була. сугенмилэр, ачу тотмыйлар, всегда поддержат тему. менэ аларга кеше хаманда яза, ул кайчан керсэдэ. э була.....эйбэтлэп выделять итеп куяларда: "Плэт. мина ник язмыйсыз!" - дилэр. Балам! синга кем язсын? белгэн кешен генэ. вообще, каждый сам себе строит общение. чаттан психланып, нервыланыпта чыгып була, э була кутэрелгэн кэеф белэндэ. менэ мин кергэн саен шунда, авызны жырып тик утырам, пратызларым чыгып тошэ бугай инде =) но....эйтэсе сузем бу тугел иде. яшьлэр, нишлисез сез? купмэ оятсызлык язасыз? нэстэ курсэтэсез шунын б-н? если вам так это интересно, есть специальные форумы. барыгыз шунда э? тэртипле кеше беренче тапкыр олэксэ монда: "Йэ, Ходай, кая олэктем мин?" - диеп эйтэ бит. Андары шунысыда ирэнеп китэ инде =) вообще, в жизни без жиеныбыз нормальный бит. жиеныбызнын дуслар бар. уверена, что со многими из вас весело, а может сез скромняжка и тихоня, а внутри кипииит, вэт чэчрэтеп чыгарасыз жиен эшэкелегезне. ну гомер буе сугенгэ кеше шул чаттада сугенеп утырыр инде. э чаттагы кеше нэстэсе б-н виноват? ул да кеше бит, анында йорэге бар, кунеле. узен бердэ яратмассын сина шулай дисэлэр. тэээккк.....бер сузем бар иде тагын, ярар язып тормым инде. э шул чатны ясаган кешелэргэ инде рэхмэтлэремне эйтэсем килэ!
Йорэклэрдэн чыккан назлы сузлэр,
Кунеллэрдэ булган саф хислэр,
Озын гомер, шатлык, ак бэхетлэр
Миндэн сезгэ эйтер телэклэр.
Якты коннен hэрбер иртэлэре,
Килсен сезгэ кояш, нур булып.
Сэлэмэтлек, бэхет юлдаш булсын,
Куанычлар килсен ургылып. =))))

кем: Милэшэ кайдан: иске сэфэрдэн
25.08.2010 21:01
бик шэп чат!мина ошый!кешеседэ куп!Админы да бик эйбэт!!!!!!!!!!!!!)))))))))

кем: ☜MiSs KaPrIzZz☞ кайдан: Уфа
25.08.2010 17:12
татар чатларыннан иң ошаган чат "чат.Булмас". Мин бу чатта бик күп дуслар таптым,берничәсе б-н инде хәтта күрештем дә=) рәхмәт чатның администраторларына,ә инде Заринага килгәндә аңа бик күп уңышлар телим!

кем: Маасик кайдан: Чикаго
25.08.2010 10:31
Хэзер карарбыз - нинди виртуаль персонажлар анда утыралап
    алга 
фикерләр бите: (4)