киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

“Нур” мәдрәсәсендә мөдир алмашынды

Илгизәр Сәгъдиев
16.08.2010

Самар өлкәсенең мөфтияте каршында беренче мәртәбә мәгариф һәм фән буенча мөтәвәллият төзелде. Шул уңайдан баш казый Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев белән әңгәмә кордык.

Самарда Җәмиг мәчетен төзегәндә дә, тарихи мәчетне торгызганда да, мөтәвәллият (попечитель шурасы) оештырылган иде. Ниһаять мөфтият каршында беренче мәртәбә мәгариф һәм фән буенча шундый мөтәвәллият төзелде.

Бүгенге көндә бу ихтыяҗ нидән килеп чыкты, һәм сез бу яңалыкка ничек карыйсыз?

Аллага шөкер. Бу әйбер вакытында оештырылды дип саныйм. Өлкәбездә Гали авылында һәм Самарда “Нур” мәдрәсәсе эшләп килә. Ләкин мәдрәсәләр эшчәнлегендә сүлпәнлек сизелә башлады. Үз суларында кайнау күзәтелә. Мәдрәсәдә имамнар укыталар. Алар никадәр генә тырышсалар да педагог була алмыйлар.

Мөтәвәллият рәисе итеп Самар өлкәсенең мәгариф министрының баш белгече Дамир Гатин сайланды. Димәк, мәдрәсәдәге укыту планнары фәнни нигезгә салыначак дигән сүз. Шулай ук шура әгъзалары исемлегендә шәһәребезнең дәрәҗәле профессоры Наилә Таһирова, “Яктылык” мәктәбенең мөдире Дания Абдрахимова бар. Икесе дә көчле методистлар. Аннары, шурага милли хәрәкәт юлбашчылары, эшмәкәрләр, журналистлар керде. Интеллектуаль көчләр бергә тупланып мәдрәсәләрнең дәрәҗәсен үстерү мөмкинлеге – чынбарлык.

XXI гасырда дини белем бирүдә дөньяви белем бирү ысуллары кирәк булып чыктымы?

Әлбәттә. Ислам дине – намаз уку дине генә түгел. Ул ритуал дин генә дә түгел. Ислам дине – яшәү рәвеше. Менә шуңа да динебез дөньяви тормыштан аерылгысыз нәрсә.

Ислам дине – мәчет эчендәге тормыш кына түгел. Ислам дине өебездә, гаиләбездә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә яшәргә тиеш. Ислам динен без телебезне саклауда да кулланырга тиешбез.

Шура утырышында “Нур” мәдрәсәсенең мөдире дә сайлап куелды. Яңа мөдир турында сезнең фикерегез?

Яңа мөдир Самар өлкәсенең Шигон төбәгендә туып үскән Зәкәрия углы Али Сөләйманов. Егет бик тәртипле гаиләдән. Ата-анасы, туганнары, нәселе – барчасы да дини кешеләр. Али балачактан дини тәрбия алган кеше. Ульян, Уфа, Каһирә уку йортларында төпле белем алган ир-егет. Гарәп телен яхшы белә. Мөселман илләреннән килгәннәр белән иркен аралаша.

Илгизәр хәзрәт, бүгенге көндә төп бурычыгыз дип нәрсәне саныйсыз?

Мәчетләребезне татар яшьләре белән тутыру. Моның өчен ата-ананың да динебез ислам юлында булуы шарт. Яшьләребезнең секталарга баруы гаиләдә яшәеш исламча булмаганлыктан килә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +