киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / пәрәвез

Татар Википедиясе җиде меңле булды

12.08.2010

Википедия дип аталган интернетта урнашкан ирекле энциклопедиядә узган төндә җиде меңенче мәкалә дөнья күрде. Шушы күрсәткеч белән татар телле Википедия Русиядәге телләр арасында хәзер дүртенче урында.


Татар Википедиясенең идарәчесе Рашат Якупов Азатлык радиосына хәбәр итүенчә, узган төндә Википедиядә җиде меңенче мәкалә дөнья күргән. Бу мәкалә күренекле татар артисты, Тукай бүләге иясе Хәлил Әбҗәлиловка багышланган.

Рашат Якупов
Июнь аенда Рашат Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Википедиядә 6500 мәкалә бар дип сөйләгән иде. Димәк, берничә атна эчендә бу эш белән ихтыярый рәвештә шөгыльләнүче егетләр тырышлыгы белән тагын 500 мәкалә өстәлгән.

Википедия – ул ирекле, ачык, күптелле энциклопедия. Анда һәркем яза ала, бернинди чикләүләр юк. Википедиядә авторлык хокуклары да юк: бар мәгълүмат ирекле, аны теләсә кайда кулланып була.

Рашат әйтүенчә, Википедиягә даими рәвештә якынча 4-5 кеше яза. "Cирәк язган кешеләр дә бар, аноним кулланучылар да кергәли. Язучыларның күпчелеге – студентлар һәм мәктәп укучылары. Бик кызыклы тенденция – гадәттә, кызлар милли җанлырак булып саналса да, Татар Википедиясенә әлегә егетләр генә яза", ди Рашат.

Гомум Википедиядә бүген барлыгы 16 миллионнан артык мәкалә бар. Иң күп язма инглиз телендә – 3.3 миллион, алман телендә – 1.1 миллион. Башка телләр әлегә бер миллионга җитә алмаган.

Хәзергә Википедиядә барлыгы 270ләп тел бар. Татар Википедиясе мәкаләләр саны белән 107нче урында. Русиядәге телләрне алып караганда, күптән түгел якут телен узып, ул дүртенче урынга чыккан.

Татар теле Русиядә икенче тел саналса да, Татар Википедиясе, рус (571 мең), чуваш (11.3 мең) һәм осетин (7.1 мең) телле Википедияләрдән калышып, әлегә дүртенче урында гына.

Форсаттан файдаланып, Азатлык радиосы бу фидакяр егетләргә уңышлар тели һәм үз тыңлаучыларын, укучыларын Википедия белән хезмәттәшлек итәргә чакыра.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ماللي кайдан: York
31.08.2010 07:29
tt.wikipedia.org/wiki jegetlarena' zur raxmat'.

кем: ماللي кайдан: York
31.08.2010 07:15
http://tt.wikipedia.org/wiki/ dagii tatar yazmalariin 1 mln ga jitkererga' kirak'. America tatar madani' fondlariin finanslasa bez anii tiz bashkariir idek.
җавап

кем: Википедияче кайдан: Казан
01.09.2010 14:50
Әлбәттә, бер миллионга җиткерергә кирәк, тик бу эш волонтерлар тарафыннан гына башкарыла шул, әлегә җиде меңне генә булдырдык...
җавап

кем: Molli кайдан: York
02.09.2010 16:49
Sezga', volontyorga, regular ghaskar' jibarerbez' yardamga'. Shul arada ber nicha' million yasap birerlar'.
җавап

кем: Molli кайдан: York
02.09.2010 16:32
Uriislar tatarlarnii iktisad yagiinnan kiisa, blokada yasiiy. A' belasezme' tatar jirennan' chiikan neft belan' gaz xakii nicha' AKS budzhetii? Belgechlar' (ekonomistlar) anii sezga' sanap birerlar'. Amma' tatarniing akchasii yuk. Biran' uriis fashistlarii jota bara. Shuniing ochen' AKS bezga' buriichka ber ike trillion dollar akcha birsa' tatarlarga jingel buliir ide uriis kolliigiinnan kotiiliirga. A' azak baysezlek' algach bez ul akchanii kire kaytariir idek. Shul akchalar kire kaytariilgach bez America Kushma Statlariina bik faydalii kileshular' tozerga' yardam' iter idek. Ul kileshularda' americalarga neft ham' gaz chiigaru konsessiyalarii lgotalii raweshta' bireler ide. Alege' Rusiya Federaciyasiiniing kubese' tatar jirlare'. Elekke kartalarnii karagiiz.

кем: ماللي кайдан: York
31.08.2010 07:12
American alifbasiin kullansak tagiin ber torle' otachakbiiz: AKS bugen' donjaniing berenche ile. Bez uzebezneng madaniyatne' aniing madaniyatena' bayliyachakbez': ul niik faydalii. Ni ochen'? A' mena' ni ochen': american alifbasiin kullansak bezga' ANSI american xareflare' jitachak', dimak' UNICODE xareflare' kirakmiyachak', dimak' infomacion technologiyalarda kup' narsa' bezneng xaliiiq ochen' jingel bulachak.
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
02.09.2010 16:35
Beleshma': ANSI UNICODE ka karaganda ike martaba' tizrak' eshli.
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
03.09.2010 07:04
Beleshma': ANSI UNICODE ka karaganda ike martaba' azrak' uriin ala.

кем: ماللي кайдан: York
31.08.2010 07:08
Saf american alifbasiin kullansak bezneng ochen' ul ing otiishliisii. Mena' ale' yazgan misaliim shundiiy. Ber koyiiriiklii xarefta' kirakmey'. Ni ochen' ul otiishlii?
A' mena' ni ochen': uriistan uzebezga' alfavit sorasii yuk. Al da kullan american alifbasiin: Allaga shoker' american xareflare' xar' computerniing toyma' taktasiinda da bar, har' computerdada bar.

кем: ماللي кайдан: يورق
14.08.2010 11:40
Менә бер мисал:
http://tt.wikipedia.org/wiki/Qazan
Кайсы ахмак шулай безне мыскыл итә:
"Qazan (1918.-1928. yy. – قازان) şəhəre bügen Tatarstan başqalası. Urısça - Казань, İnglizçə – Kazan itep yazalar. İdelneŋ sul yağında,Qazansu yılğasınıŋ İdelgə qoyğan tamağında urnaşqan. İdel-Uralnıŋ iŋ zur səhərlərennən berse sanala...."
Тикшерәбез:
"şəhəre bügen" - ə һәм ü - бу ахмаклык. Булырга тиеш ä һәм ü.
Тагын бер зәгыйфлек:
"İdelneŋ" ŋ урынына булырга тиеш ñ.
Бу ятлар мәдәни диверсиясы - аны алар 20 че гасыр башында куллана башлаганнар.
җавап

кем: Википедияче кайдан: Казан
14.08.2010 17:47
Элекке мәкаләдә (http://www.azatliq.org/content/article/2078847.html) мин 2009 елга кадәр Википедия зур ботка булуын әйткән идем. Теләсә нинди кеше теләсә нинди хәрефләр белән язды. Латин әлифбасы Татар Википедиясе өчен гомумән катлаулы мәсьәлә. Үзегез хаталарны күрсәгез, шунда ук аларны төзәтеп куегыз, зинһар.
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
16.08.2010 18:50
"Латин әлифбасы Татар Википедиясе өчен гомумән катлаулы мәсьәлә." - bu suzlar' yalgan. Standart Azatliq.org siteiiniing latin alifbasii mena' diygan'. Amma' uriislar bezga' koyiiriiklii xareflar' taga.
җавап

кем: Википедияче кайдан: Казан
16.08.2010 22:32
Азатлык радиосы сайтында менэ дигэн булса да, кабатлыйм, Татар Википедиясе очен бу катлаулы мэсьэлэ. Мин Википедиядэ елдан артык язам, хэм вэзгыять белэн таныш. Кешене ялганда гаеплэу алдыннан мен тапкыр уйлап карарга кирэк.
җавап

кем: Molli кайдан: York
16.08.2010 18:48
Tatarga karshii bulgan keshe daimi raweshta' ä ham' ñ uriiniina ə ham' ŋ xareflaren' kuya. Bu almashtiirular mahirliiq olkasendage' uriis diversiyasii.
җавап

кем: ماللي кайдан: York
31.08.2010 07:26
Raximga'
Sin yazdiing: "Чир булмаса инде."
Alege' zamanda ŋ xarefen' kullanu ul chir, chiinnapta.
җавап

кем: ماللي кайдан: York
31.08.2010 07:25
Raximga'
Sin yazdiing: "Азатлыкта да "ə" һәм "ŋ" хәрефләре бар иде" - narsa' aytim' inde, ŋ xareflaren' azatliq.org siteiinda taba almadiim. Bu satashu mii yangiiliishu mii?
җавап

кем: Рәхим кайдан: Казан
17.08.2010 00:13
Молли, кеше башын бутама һәм кирәкмәгәнгә башкаларны гаепләмә, алар синнән аермалы буларак ФАЙДАЛЫ эш эшли. Азатлыкта да "ə" һәм "ŋ" хәрефләре бар иде, алар һаман дөрес язды. Булсын! Татар теле бит ул инглиз түгел, үзенчәлекле авазлары бар икән, хәрефе дә булсын. Тапкан диверсия! Менә синең кыланып әллә ниләр язуың ул диверсия. Чир булмаса инде.
җавап

кем: Википедияче кайдан: Казан
16.08.2010 22:35
Гафу, кем турында эйтэсез Сез? Википедиядэ Латин элифбасы буенча фикер алышу башанды, анда уз фикерегезне дэ житкерэ аласыз: http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F:%D0%9B%D0%B0%D1%82%D0%B8%D0%BD_%D3%99%D0%BB%D0%B8%D1%84%D0%B1%D0%B0%D1%81%D1%8B

кем: Molli кайдан: York
13.08.2010 21:12
Niyader' wikipedia dagii tatarcha latin xarefe' belan' yaziilgan suzlarga' uriis xareflare' tiigiila. Ni ochen' alar urnak' itep azatliq.org latinchasiin kullanmiiylar ja' saf ingliz (american) xareflaren' gena'. Bulsa latincha bariisiida bulsiin latin xareflare'. A' latincha yazgan tatar suzlarena' a', o', u' xareflaren' uriischa yazu ul uriislar tarafiinnan oyiishtiirgan madani' diversiya.

кем: Оптимист
13.08.2010 18:31
Яшэсен ТАТАР ТЕЛЕ!!!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
12.08.2010 19:19
Ишеткәнем бар, ә кереп караганым юк. Бәлки миндә кайбер мәкаләләремне анда урнаштырырга риза, тик белмим: кайда, ничек шуны эшләргә.
җавап

кем: Википедияче кайдан: Казан
12.08.2010 21:18
Мөхәммәт абый, без бөтен энциклопедик мәгънәгә ия булган мәгълүматларга шатбыз. Википедиядә язу - бик җиңел эш, аның турында менә монда укый аласыз: http://tt.wikipedia.org/wiki/Википедия:Яңа_мәкалә_язу.
җавап

кем: Аспирант кайдан: Казан
12.08.2010 20:02
Белүемчә Википедиядәге мәкаләләр тарафлар алмый, фәнни дәрәҗәдә язылырга, фактларга гына нигезләнергә тиеш. Чын энциклопедиядәге кебек. Шуңа башта уйларга кирәк, һәр кеше анда теләсә ни яза аламы.
җавап

кем: Википедияче кайдан: Казан
12.08.2010 21:22
Мөхтәрәм Аспирант, Википедиядә мәкаләләрнең фәнни дәрәҗәдә булуы мәҗбүри түгел, гади мәгълүмат булса да, без аны энциклопедик мәкалә дәрәҗәсенә вакыты белән эшкәртербез. Гомумән, кагыйдәләр йомшак.