киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Азамат: “Без татар булып калачакбыз!”

12.08.2010

Азамат Миңнеханов рэп башкарудан кала, дәүләт күләмендә үтүче яшьләр җыеннарында да катнашa. Кайда гына булса да үзенең татар егете булуын онытмый, хәтта ки руслар арасында да татарларга карата булган начар ярлыкларны җимерә алам, ди.


Азамат узып баручы җәйдә “Силегер 2010” халыкара яшьләр җыенында катнашып үзенең рэп проектын тәкъдим итеп кайтты. Шунда ук ул Русия президенты Дмитрий Медведевны да якыннан күргән. Шулай ук ул яшьләр көне уңаеннан республика президенты Рөстәм
Миңнеханов катнашындагы җыенда да була. Мондый чараларга дәүләт җитәкчеләрен күрергә дип ашкынып баруым түгел, ди Азамат. Үз идея-максатларын күрсәтеп, берәр өметле иганәче (спонсор, продюссер) табырга тели ул.

Татар рэпы башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң?

Рэпның тамырлары Америкага барып тоташа. Дәүләткә каршы булган кара халык арасында, аларның яшь буыны тарафыннан туган музыкаль стиль бу. Татар рэпы йомшаграк, нәфисрәк, тәрбиялерәк дип әйтер идем. Шуңа күрә минем бернинди дәүләткә каршылыкларым юк. Ләкин милли сорауларда битараф кала алмыйм.

Кем соң ул милләтпәрвәр егет – Азамат Миңнеханов?

Тырыш һәм уңган халык яшәгән, Чатыр тавы булган Азнакай төбәгеннән буламын. 1984 елның көзендә дөньяга килгәнмен, быел 26 яшь тула. Горурланып әйтә алам, Татарстанның башкаласыннан 350 чакрым ераклыкта урнашкан туган ягымда татарлык бар һәм без татар булып калачакбыз.
Татар дискәтүгендә

Ялгышмасам, син милли җанлы, татар мәдәниятен саклап, үстереп килүче гаиләдә тугансын?

Әйе, бу чыннан да шулай. Әти-әниемә бик зур рәхмәтлемен. Алар мине милли гореф-гадәтләрдә, татар рухында тәрбияләп үстерде.
Азаматның абыйсы Салават Миңнеханов
Балачактан татар моңнарын тыңладым, ул вакытларда безнең гаилә ансамбле бар иде. Татарстан, Русия күләм фестивальләрдә катнашып йөрдек. Музыкаль мәктәптә белем алдым, бәлки шуңадыр да күңел сәнгатькә тартыла.

Гаилә ансамблендә кем нинди роль башкарды?

Бу хәлләр 10-15 ел элек булгандыр инде. Әти гармунда уйнады, әнием җырлады, нәфис сүз сөйләде, Салават белән Эдуард абыем курайда уйнадылар. Ә мин иң мөһим уен кораллары кубызда һәм маракаста милли көйләр суздым.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Shamil кайдан: Мэскэу
18.08.2010 23:47
Жырларын ишеткэн бар, афэрин, мэскэу татар яшьлэре бик кызыксына ижаты белэн!
Башкорт шовинистлары нишли монда, башкортка кагылышлы берни юк монда, эмма куп блогларда телэсэ нэрсэ язалар, башкорт миллэтенен дэрэжэсен тошереп. Азамат исеме ул чын татар исеме, эмма башкортта кубрэк таралган...шул гына!
Сугыш чыгарып йормэгез монда кремль коллары!
бердэм булыйк чын куршелэрчэ, курше хакы - алла хакы дигэннэр!

кем: Башкорт шымчысы кайдан: Үз ватаныннан
15.08.2010 15:20
Исемсез,
Алайса, мин дә башкорт булып язылам инде хәзер. Бала чагымда ук башкортларны яклап авыл агайлары белән ызгыша идем. Тегеләр, "чыкырый балык түгел, башкорт халык түгел", дип шаярталар иде. Ә мин аларга: "Башкортлар бит безнең ут күршеләребез, тел кардәшләребез", - дип каршы төшә идем. Мин хәзер инде "Татар шымчысы" түгел - башкортныкы!

кем: исемсез
13.08.2010 09:54
Азнакайзар башкорт тизэр ине ине, дорос икэн! Торганы башкорт бит йозо менэн!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Азамат: “Без татар булып калачакбыз!”