киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Омскида XXI марафон үтте

09.08.2010

Марафонда быел 11 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән Русиянең төрле төбәкләреннән,13 ерак һәм якын чит илдән. Шулай ук милләтәшләребез дә шактый иде.

Омскида халыкара Себер марафоны 1990 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел ул беренче мәртәбә чын Олимпия уты кабызудан башланып китте. Олимпия уты ерак Себер шәһәренә турыдан-туры Грециядән китерелде. Грециянең Марафон шәһәре мэры Спиридон Загарис утны үзе алып килде.

Ир-егетләр арасында Башкортстан егете көчле

Марафонның 42 чакрым 195 метр булган төп дистанциясенә йөгерүчеләрнең саны төгәл әйтелмәде, әмма көрәш каты барды. Тулы дистанциягә йөгерүчеләр арасында Башкортстан һәм Татарстан спортчылыры шактый иде.

Башкортстаннан килгән спортчы Олег Марусинга тиңнәр булмады, ир-егетләр арасында ул беренче булып финишка килде.

Милләттәшебез финишка өченче булып килде

Тулы дистанциягә йөгерүче хатын-кызлар арасында ярыш каты булды. Милләттәшебез, Белоруссиянең Гродно шәһәреннән килгән Гөлнара Выговская башта беренчеләр рәтендә иде. Финишка санаулы метрлар калгач Омски һәм Чаллы спортчылары аны узып китте.

Нәтиҗәдә беренче булып Омски спортчысы Марина Ковалева килде. Икенче урында Чаллы кызы Ирина Пермитина. Гөлнара өченче урынга лаек булды.

Гөлнара татарча өйрәнергә тели

Бүләкләүдән соң Гөлнарага берничә сорау бирергә мөмкинлек туды. Мин аңламыйм, русча сорау бирегез, дип Гөлнара гафу үтенде. “Ничектер бер урында көч җитмәде, аз гына артка калдым, шул хәлиткеч мизгел булды”, диде ул.

Гөлнара Выговская
29 яшьлек Гөлнара 10нан артык марафонда катнашкан, 2006 елда Парижда икенче урынны яулаган.

Кызның түшендәге ярымайга күз салып мин чираттагы соравымны юллыйм. Ул Тольятти шәһәрендә туып үскән, әнисе Сембердән, әтисе Башкортстаннан икән.

"Әти-әнием үзара татарча сөйләшәләр иде, әмма безне өйрәтмәделәр. Татарча сөйләшергә өйрәнергә теләгем бар, әлбәттә", ди спортчы кыз.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +