киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


ҡырым

Мәҗлес Янукович белән очрашудан баш тартты

Мостафа Җәмилев
06.08.2010

3 августта Украина президенты Виктор Янукович Кырым хөкүмәте, җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты. Мәҗлес җитәкчелеге бу очрашуда катнашмады.

Кырымда ял иткән Украина президенты Виктор Янукович 3 августта Акмәчеткә килеп Кырым хөкүмәте, җәмгыять оешмаларының әгъзалары белән очрашты. Президент белән бергә шулай ук Украина Югары Радасы рәисе В. Литвин, Украина хөкүмәтенең вице-премьеры Клюев, министрлар, Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов, Кырым хөкүмәте рәисе Василий Джарты да килде.

Президент уз чыгышында Кырымның икътисади вәзгыяте хакында әйтеп, ярыматауга инвестицияләр китерер өчен адымнар ясалганын, монда төрле програмнар буенча эш алынып барылачагын белдерде.

Очрашуда вице-премьер Азиз Абдуллаев һәм башка кырым татар түрәләре булсалар да, Мәҗлес бу очрашудан баш тартты һәм бу хакта Мәҗлес президиумы кабул иткән белдерүне таратты. Сәбәбе шунда ки, бу очрашуга Мәҗлес белән бергә Милли фирка җитәкчесе Васви Абдураимов, Тимур Дагъҗы, кырым татарлары иҗтимагый-сәяси көчләреннән Координацион шура координаторлары Хубедин Хубединов, Садыкъ Берберов ягъни Мәҗлескә оппозиция дип саналган җәмәгать оешмаларының вәкилләре дә чакырылган иде.

Меҗлес рәисе Мостафа Җәмилев бу хакта әйтеп, әлеге шәхесләрнең эшчәнлегенә кире бәяләмә бирде. “Президент бу шәхесләр белән күрешеп, кырым татар халкының шурасы вәкилләре белән күрешмәгәнен халкыбызга ничек аңларга?”, диде.

Президент исә күрешү вакытында: “Мин аларны (Мәҗлесне) чакырдым, алар килмәделәр. Без монда сәяси мәсьәләләрне карамыйбыз, без Кырым белән бәйләнешле мәсьәләләрне тикшерергә җыелдык. Мәҗлес җитәкчелеге, мин кабатлыйм, җитәкчелекнең, мондый позициясенең киләчәге юк ”, диде.

Сүзен дәвам итеп президент: “Мин монда килгән кырым татары вәкилләре белән күрешеп, җыелган мәсьәләләрне хәл итү буенча програм тәкъдим итәчәкмен”, диде.

Васви Абдураимов белдергәнчә, Милли фирка «Крымская повестка президента» исемле кырым татары мәсьәләләрен ачыклаган програмны тапшырган бу очрашуда президент “Сөрелгән халыкларның хакларын торгызу” буенча канун Украина Югары Радасында кабул ителергә тиеш дип, кырым татарлары Кырым хакимият органнарына бер киртәсез кабул ителергә, Бөек Җәми төзелергә, йортлар төзер өчен җир бирү мәсьәләсе хәл ителергә вакыт дип белдерде. В. Джартыга бу мәсьәләләргә сак булырга, аларны күзәту астына алырга кушты.

Күрешүдә Бахчасарай район җитәкчелеге рәисе итеп Ильми Умеров куелу хакында фәрман имзаланганы хәбәр ителде. В.Абдураимов белдергәнчә, В. Янукович И. Умеровка мөрәҗәгать итеп: “Сез яңа хакимияткә оппозициядә булачаксызмы?” дип сораганда, И. Умеров: “Мине бу вазифага тәгаенләгән президент ни таләп итсә, шуны эшләрмен!”, дип җавап биргән икән.

Шулай итеп, кырым татарларының тарихында Украина президенты белән тагы бер очрашу узды, тик бу эштә инде Мәҗлес катнашмады. Украинаның 3 президенты белән узган күрешүләр нәтиҗә бирмичә тик очрашу булып калган иде. Дуртенче президент белән булган күрешү нәтиҗәләре ничек булачак, әлбәттә вакыт күрсәтер.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
13.08.2010 11:36
Күрәсең кырым татарларының милли мәҗлесләрен читләштермәкчеләр, моны Янукович кулы белән эшләячәкләр. Тимур Дагдҗи билгеле бер сатлык җан, әле 1987 елда СССР Югары Советы һәм ЦК КПСС Политбюросы Мәскәүдән Ташкенка махсус очкыч җибәреп китергән иде. Ягни, кырым-татарлары проблемасы буенча сөйләшергә, аңа кадәрле шушы совет чиновнигы белән ни өчендер КПСС оешмасы сөйләшмәгән, ә кайчан кырым-татарлары мең кеше тупланды Кзыл мәйданда, шул чакны Дагҗины китерделәр Мәскәүгә. Мин аңламыйм кырым-татарларын, ни өчен иске сатлык җан әле һаман кырым-татарларына каршы эштә кулланма булып тора? Ник халык аны чүплеккә ыргытмый? Менә тагы, ММ шушы Дагҗига алмаштырып маташалар. Бу юлы дошмани як үз эшен эшли дә алыр кебек, чөнки кырым-татарлары вак-төяк проблемаларга кереп батты, мин-минлек үсте күбесендә менә шундый хәл булган да инде элгәре заманнарда, бер-берләренә каршы булып дәүләтне югалтулар. Күрәсең татар һич шуны аңламый, милләт яклы көчләрне, аның җитәкчесенә тагы ышанмый башладылар. Бәлки М. Җәмилев бигүк ошап кайберәүләргә ошап бетмидә торгандыр, бәлки артык масайгандыр, аны төзәтергә кирәк җыен татар бергә җыелып, ә ММ абруен төшерү, минемчә кырым татарлары үз киләчәкләренә балта белән чабалар. Бу акыллы эш түгел. Болай булса крым-татарларының киләчәге юк. Ә җәл.
     
текст зурлыгы - +