киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / пәрәвез

Башкортстан президенты интернетта хәбәрләшә

Рөстәм Хәмитов
05.08.2010

Башкортстан президентының “Живой журналдагы” интернет блогы популярлыгы ягыннан өченче урынга чыкты. Соңгы тәүлектә генә дә анда җиде меңнән артык кеше кергән. Әмма Рөстәм Хәмитов блогы махсус үстерелә, президент анда үзе язмый диючеләр дә бар.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов “Живой журнал” битләрендә үзенең блогын 30 июльдә үк булдырды. Блог республика халкы белән аралашу, кискен мәсьәләләрне тикшерү, фикер һәм киңәш-табыш итешү өчен ачылды. Президент интернет блогка керүчеләрнең талашмауларын, халык тормышын яхшырту өчен төпле фикерләр әйтүен сораган иде.

Хәмитов өченче, Медведев 23нче урында?

Рөстәм Хәмитовның “Живой журналдагы” интернет блогы популярлыгы ягыннан өченче урынга чыкты. Шул вакытта Русия президенты Дмитрий Медведев блогы 23нче урында гына тора.

Хәмитов үзе интернет блогының популяр булуын Башкортстанга игътибар зур, халыкның актив булуыннан күрә. Икенчедән, Башкорстанда хәл ителергә тиешле проблемалар бик күп, ди ул.

Президент язуынча, интернет аша халык республиканың 100дән артык чиновнигына эш йөкләгән. Шуңа күп шәһәр башлыкларына блокны укып барырга, кыенлыкларны хәл итәргә кушылган. Тиздән блокны район башлыклары да укый башлар.

Башкортстан президенты блокта мәгънәле текст язып калдырган кешенең телефоны булса, аларга шалтырата да. Хәмитов сүзләренчә, ул инде шулай ике кеше белән сөйләшкән.

Рөстәм Хәмитов халыкның үзеннән дә киңәшләр сорый. Мисал өчен аңа ике атнага бер тапкыр БСТдан турыдан-туры чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. “Ризалашыргамы, әллә юкмы?”, дип киңәшә Хәмитов.

Хәмитов уратып алынган

Әмма Казандагы сәясәт белгече Илшат Сәетов Хәмитовның өченче урынга чыга алуына шикләнә. Моны махсус оештырганнар дип саный.

Рөстәм Хәмитов блокта утыручыларга аның тирәсендәге кешеләрнең: ярдәмчеләр, сакчылар, секретаренең кырыс булуын әйтә. Хәмитовның язуына караганда, чиновниклар халыкның чын тормышы турында дөрес мәгълүмат җиткермәскә дә мөмкин. Шуңа ул халык фикерен ишетүне кирәк дип таба.

Хәмитов блогында бик кирәкле мәгълүматларга дә тап булып була. Мисал өчен, Башкортстан президенты 2020 елга кадәр Агыйдел шәһәрендә атом электр станциясен төзү фикере булмавын хәбәр итә.

Президент блокта теркәлүен дәрәҗәсен күтәрү өчен түгел дип язса да, сәясәт белгече Илшат Сәетов Хәмитов халыкны үз ягына авыштырырга тели дип саный.

Сәетов: Блокта үзе яза дип уйламыйм

Илшат Сәетов Хәмитовка блокта үзе яза дип уйламый. Аның фикеренчә, президентка “Живой журналдагы” блокта теркәлергә популярлыгы түбән булу этәргән.

“Аның кем икәнен белмиләр. Мәскәүдән китереп утырттылар. Яртылаш татар, яртылаш башкорт дип сөйләшәләр. Шуңа ул бик каршылыклы кеше. Рөстәм Миңнехановта әле андый ихтыяҗ юк. Әмма безнекеләр дә ачарга мөмкин.

Хәмитов блогта үзе язмыйдыр. Бәлки, ризалыгын бирәдер, хаталарны төзәтәдер. Чечня президенты Рамзан Кадыров та блогын ачып караган иде бит. Әмма үзе язмаганын аңладылар. Шуңа блогны яптылар”, ди Сәетов.

Хәмитов башкорт һәм татар җырларын тыңлый


Рөстәм Хәмитов интернет блогында үзе турында да сөйләп китә. Хатыны Гөлшат белән 30 ел бергә яшиләр. Улы һәм кызы Мәскәүдә. Әмма әлегә оныклары юк икән.

Хәмитов кичләрен фәлсәфә укырга, төрле җырлар, шул исәптән башкорт һәм татар халык җырларын яратып тыңларга яратуын яза. Аның сүзләренчә, олыгайган саен ике халыкның җырлары үзенә ныграк тарта.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ahmet кайдан: РБ
06.08.2010 22:48
Бик якшы,мин яззым вакытында М.Г. Рахимовка яуап булманы! хэзер бар надежда что южный районнарза Закон эшлей башлар...

кем: Доцент кайдан: Казаннан
06.08.2010 08:14
Ильшат Сэетовнын шиклэнуе дорес тугел. Башкортостаннын еллар буе коткэн ЯНА президенты блогына керучелэрнен куплеге бик табигый. 4млн100 кеше яшэгэн Башкортостанда сонгы еллар сэясэте интерентта барды. Башка юл юк иде. 3-4 мен кеше РБ очен бик эле. Татарстан белэн чагыштырырга ярамый. Казанда киоскларда опппозицион нэзит сатыла, анда сэясэт, дэулэт хезмэте интернетнын башка секторланды яши.
Долгов эфэнде, Ильшат Сэетов сэясэтче тугел. [Төзәтелде, рәхмәт. - Azatliq.Org] Ул татар яшьлэое форумында ике ел буе берни эшлэми юкка чыкты. Татарстан сэясэтчелэре интренет белэн мавыкмый, блоглар ачмый.Миннеханов мэжбур итсэ дэ, челтэргэ алар сирэк керэ. Аларнын ярдэмчелэре, секретарьлары кубрэк эшлидер бэлки. И. Сэетов Башкорторстанда башланган зур узгэрешлэрне кимсетэ алмас.
Телэсэ кем Хэмитовка яза ала икэн, бу шэп! Ярдэмчелэре дэ булсын. Минд дэ язам эле анда(бераз сонрак). Сез дэ укырсыз, Хэмитов блогына кереп.
     
текст зурлыгы - +

Веб-мастерлар игътибарына! Сез Азатлыкның бу информерын үзегезнең сәхифәгезгә урнаштыра аласыз. Урнаштырган очракта, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org