киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Гөлназ дүрт яшеннән җырлый

03.08.2010

Июль азагында Ялта шәһәрендә бишенче тапкыр үткән “Сөембикә варислары” фестивале тәмамланды. 13 яшьтән алып 16 яшьтәге катнашучылар арасында Кукмара районы кызы Гөлназ Гарифҗанова I урынны алды.


Ялтада
Гөлназ 4 яшеннән бирле сәхнәдә икән, хәзер аңа 14 яшь. Күпчелек бәйгеләргә укытучысы, әнисе белән бара. “Кызган таба”га кунакка Гөлназ әнисе Фәния белән килде.

“Ул 4 яшеннән бирле борынгы татар җырларын җырлый. Гөлназ әбисе моңнарында үсте. Хәзер аларны халыкка җиткерә. Бөтен кеше җырлый, мин дә җырлыйм, ләкин Гөлназ кебек итеп җырлап булмый шул. Моны бәйгеләрдә җиңүләр раслый, дипломнары бик күп, 78не санадым”, ди Фәния Гарифҗанова.

Гөлназ соңгы елларда җыр бәйгеләрендә беренче урын ала. 2008 елда Татарстан данын Мисырда яклый. 28 илдән килгән жюри һәм 5 меңгә якын тамашачы Гөлназны тыңлый һәм
озак сәхнәдән җибәрми торалар, 2 җыр урынына өченчесен дә җырлаталар. Кукмара районы Киндер Күл авылы кызының көчле тавышына күпләр соклана.

Җырчы кыз Кукмарадагы сәнгать мәктәбендә 6 ел аерым укытучы белән шөгыльләнә. Гөлназ аңа талантын ачуда чиксез рәхмәтен белдерә. 3 балалы гаиләдән чыккан кыз үзе җырлап йөрсә дә, укып бетергәч журналист булырга тели.

“Сөембикә варислары”на мин беренче тапкыр бардым. Анда мине микрофонсыз җырлаучы кыз дип искә алдылар. 30 яшькә кадәр егет-кызлар 2 атна дәвамында Ялтада җыр-моңга сәләтләрен күрсәттеләр. Гөлзада Сафиуллинаның концертын карадык, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә катнашып, андагы халыкны татарчага өйрәттек. Миңа бу фестивальдә катнашу бик ошады”, ди Гөлназ.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
10.08.2010 22:38
Менә куандырды Гөлназ кызыбыз, әфәрин, озак еллар җырлап һәм башка милли эшлрдә катнашып, милләтебезне алга өстерәүчеләрдән бул кызым. Сиңа иң изге теләкләр татар милләтчесеннән! Горур бул, бер кайчан да, бер кемгә дә бирешмә, чын татар кызы булып үс!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Гөлназ дүрт яшеннән җырлый