киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Марсель Әхмәтҗан: “Татар милләте чүп савыты түгел”

02.08.2010

Тарихчы галим Марсель Әхмәтҗанның күптән түгел тагын бер китабы чыкты. Китап “Дәшми калмам – Газраилне күргәндә дә...” дип атала. Ул нибары 300 данәдә һәм сатуда булмаячак.





Узган майда гына галим “Турай – Миякә арасы: бар да меңнәр баласы” дигән кечкенә китап чыгарган иде. Әле яңа гына табадан төшкән китабына ул, нигездә, милли бердәмлеккә өндәү һәм мәдәни мирасыбызга сак караш тәрбияләүне күздә тоткан мәкаләләрен сайлап алган. Алар соңгы 20 елда татар һәм урыс телле матбугатта дөнья күргән.

Ул бу китабын да, “Турай-Миякә арасы: бар да меңнәр баласы” китапчыгы кебек үк үз акчасына чыгарган. Китапның исемен Тукай сүзләре белән атавының да эчке мәгънәсе бар, ди ул.

“Эш шунда ки, мин монда кайбер кешеләрнең дәрәҗәсенә карап тормадым, туры әйттем. Шуңа күрә Тукай сүзләре белән атадым да. Соңгы вакытта ялган тарих язып халыкның башын бутаучылар бар. Узган гасырның күренекле шәхесләребезнең фаҗигале хәлләре турында да халык белми. Башкортстан татарларына кагылышлы мәкаләләрем дә керде.

Мәсәлән, соңгы вакытта Рәхимовның дәүләт киңәшчесе Лаврентьев татарларга каршы пычрак интервью биргән иде. Аңа мәкалә белән каршы чыгарга туры килгән иде. Бу китап әзерләнә генә иде әле, шуңа да ул мәкаләне дә җыентыкка керттем.

Бу китапка кергән мәкаләләр, нигездә, татар телендә. Урыс телендә чыккан мәкаләләрне дә бирдем, аларны тәрҗемә итеп тормадым. Чөнки бу китап белән кызыксынган кешеләр аның мәгънәсен аңлыйлар, беләләр”, ди Марсель Әхмәтҗан.

“Дәшми калмам – Газраилне күргәндә дә...” китабында Марсель Әхмәтҗанның татар тарихы турындагы “Татарга татарның үзе хакында хакыйкать кирәк”, “Күзгә кереп торган хата”, “Татарлар борынгы Кытайда да булган” дигән мәкаләләре кергән.

Марсель Әхмәтҗан татар халкы тарихына икенче яссылыктан карыйм, дип белдерә. “Чөнки моңа кадәр тарих рәсми, бер дә хакыйкатькә туры килмәгән рәвештә бара. Бер халыкның тарихын кимсетеп, мәсхәрәләп, түбәнсетеп язуга мин беркайчан да риза булмадым.

Мәсәлән, Алтын Урда тарихын бик түбән дәрәҗәләргә төшереп яздылар. Ә бит Европада булмаган суүткәргечләр, Алтын Урданың бөтен шәһәрләрендә була. Европада чуен коймаганда, Алтын Урдада 140лап мөселман шәһәрләрендә чуен койганнар, кирпеч яндырганнар. Зәркән сәнгате нык үскән булган. Татар сәнгатен төрле юнәлешләрдә кимсетергә тырышулар булды. Бу китапта шуларга каршы әйтелгән фикерләр тупланды”, ди галим.


Матбугат бер төрле, тарихи документлар икенче төрле сөйли

Җыентыкның байтак өлешен Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәтенә каршы язылган мәкаләләр алып тора. “Башкортлаштыру”, “Башкорт шовинизмы чагылышы”, “Меңнәр шәҗәрәсенең Миякә тармагы” кебек мәкаләләрдә Марсель Әхмәтҗан тарихчы буларак үз фикерен әйтә.

Ул бу сәясәт дәвам итсә, татар халкына зур куркыныч яный, ди. “Чөнки бүген, бигрәк тә быел, шулкадәр ярсулы агитация барды. Телевидениедә, радиода, матбугатта, хәтта татар телле газетларда Башкортстандагы татарларга “сез борынгыда башкорт булгансыз, телегезне оныткансыз”, дип кабатладылар. Ә бит карасаң, документлар бөтенләй башканы сөйли. Мәсәлән, 1761 елгы “Ревизийская сказка” документы бар. Анда Казан белән Уфа арасындагы чама белән ике меңләп авылның исеме язылган. Шушы Казан белән Уфа арасында җиде генә башкорт авылы бар. 900ләп татар авылы, 360ка якын мари авылы, 60 тирәсе удмурт, 20ләп чуваш авылы күрсәтелә. Бер мордва авылы, бер мишәр авылы да бар. Ул документ минем кулымда.

Аннан соң ул вакытта бу җирләрдә “башкорт” дигән сүз була да алмый. Уралның көнбатышындагы җирләр барысы да әүвәлге Ногай Урдасы, аннан да элек Алтын Урда, аңа кадәр Болгар дәүләтенең җирләре була. Анда башкортлар турында сүз бармый.

Башкортлар турында асыл хәбәрләр 1552 елда барлыкка килә. Курбский әйтүенчә, Каманың югары ягында Сердынь тирәсендә “Башкирская земля” дигән бер җир була. Ул җир Казан ханлыгына буйсынган. Ул җир өчен 1467нче елларда Ибраһим хан сугышлар алып барган. Казан алынгач, Ногай Урдасы хакимнәре шул җиргә яңадан дәгъва белдерәләр. Шуңа чыдый алмый, башкортлар Мәскәүгә үз теләкләре белән кушылырга баралар. XVII гасыр ахырына башкортларның 888 йорт була. 1626 елда башкортларның саны 5000 кеше дип саналган. Болар хакында 1916 елда Уфада чыккан “Башкиры” дигән китапта урыс этнографы яза.

Ногай Урдасы 1620 елларга кадәр башкортларны бу якка кертми. Чөнки үзенең куәте була. Шушы елларда Оренбур янында Сакмар елгасы тирәсендә Ногай Урдасы татарлары арасында каты сугышлар була. Шунда татарлар бик күп кырыла. Ногай Урдасы территориясе яклаучысыз йомшап кала. Аларның бер өлеше Казакъстан ягына китә, бер өлеше Кырымга күчә, шулай таралалар.

Шулай итеп, Ногай Урдасыннан бушап калган җирләрне үзләштерү өчен Мәскәү хөкүмәте, урыс воеводалары килә, алар теге 888 йорттагы башкорт гаиләләренә “верные башкирцы” дип бу җирләрне бүлеп бирә башлый. Боларны күреп, калган татарлар да ярлыклар алып, җир ала. Ул сословиегә керү була инде. Аның баштарак этник мәгънәсе булса да соңга таба калмый”, дип сөйләде Марсель Әхмәтҗан.

“СССР тарихы, урыс тарихы татарны сүгү белән тулган. Мин татарны теләсә нәрсә ыргыта торган чүп савытына тиңләүгә каршы чыгам. Халкымның зур тарихы бар һәм аны фәнни әзерлекле итеп өйрәнергә кирәк”, ди китап авторы.

Ул бу китапны сатуга куймаячагын да әйтте. Тарих белән кызыксынган, милләт тарихына битараф калмаган кешеләр үземә мөрәҗәгать итсеннәр, ди ул.

Китап белән кызыксынучылар авторның үзенә мөрәҗәгать итә ала:

420111 Казан, Лобачевский урамы, 2/31
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Марсель Әхмәтҗанга
Телефон: +7(843) 567-80-67



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Уфадан Кадерле
19.08.2010 23:12
Марсель Эхмэтжан эфэнденен яна чыккан китабы турында ике суз. Бердэн, ана Башкыртстан татарлары исеменнэн зур рэхмэт белдерэм. Икенчедэн, китабын бушка таратмаска кинэш итэр идем, чонки бушка килгэн эйбернен кадере булмый. Аны кирэккэ дэ, кирэкмэгэнгэ дэ алулары бар... Киресенчэ, хакын ярыйсы гына куярга кирэк. Ул чакта кирэге бик нык булган кешелэр генэ алачак, хэм файдага кулланачак... Тазалыклар Сезгэ Марсель эфэнде...

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
07.08.2010 23:33
"Тәңре күәте" дигән сүз мәгнәви яктан Алла күәте дигән төшенчәгә тиң. Күәт һичшиксез көч мәгнәсендәге сүз, чөнки күәтле кеше көчле кеше итеп аңлаштырыла.

Көчләп чукындыра башлагач - татарга башкорт булып язылу,,, шушы афәтән котылу дигән сүз, яшәп кара ул чакта, язылмый кая барырсың? Әммә шушы хәл берничектә аңлатмый, шушы башкорт булып язылган татарны - башкорт дип тану. Ялган әйберләрне фән фаш итә, тик безнең илдә тарих фәне сәясәт чүлмәге булып чыкты (көчләү булган җирдә ялган тарала), моңа фән хезмәткәрләре игктибар итә,, ә кай-берәүләре, киресенчә үз файдаларын истә тотып эш итә, башкортлар да шушы юлдан атлый инде ничә дисә ел. Ялган-ялган инде озака барсада барыбер бетә, чөнки тарихны төрле кешеләр, төрле тарихчылар өйрәнәләр, аларның барчасы да башкортлар яклы түгелләр. Бу яктан эшләр катлаулана, бер ише галимнәр чын тарих яклы, ә бер иәеләре ялган тарихны алга сөрә. Гади башкортка кайсына ышанырга? Эшләр җиңелдән түгел. Менә татар тарихын урыслар 500 ел бозып язалар, барыбер аларның тарихлары ышанырлык түгел, ялганнары ярылып ята, аларны күрми мөмкин түгел, шулай ук башкортларга да кагыла шушы хәл, кем хисабына һәм ни өчен тарих бозыла һәм монысы кем файдасына килеп чыга? Шуны ачыклаган кеше шиксез тарихи гапделлекне ача.енә шул гына.

кем: Кадерле кайдан: Уфадан
04.08.2010 21:46
Мин бу язмага сонрак килеп тап булдым. Фикерлэрнен барысы белэн дэ диярлек килешэм. Рэхмэт уз фикерлэре белэн уртаклашучыларга да, hэм бигрэк тэ Марсель эфэнде Эхмэтжанга. Сезнен "Азатлык"тагы чыгышларыгыз hэм бу, Уфа татары очен ин четерекле мэсьэлэ буенча, фэнни китаплар чыгаруыгыз, безне, бугенге конне авыр хэлгэ тошэргэ мэжбур ителгэн боек татар халкыбызнын яртысын диярлек тэшкил иткэн халыкка сулар очен чиста hава биругэ тин. Эйе шул, фикердэшлэр дорес яза, бугенге кондэ Казанда уз татарын якын куреп, татар телендэ, чын йорэген биреп тарих язган зыялылар бармак белэн генэ санарлык. Аларга hаман батырлык житми, чонки алар куп гасырлар буе куркытылып яшэгэн халык дэвамы. Э сонгы 20-25 ел эчендэ аларга бертуктаусыз дигэндэй, Казан элитасы куркаклык лекциялэре тукып килде. Гомергэ ышанмаслык хэллэр: тарихи кузлектэн караганда эле буген генэ миллэт булырга омтылыш ясаган халыкнын хэйлэкэр hэм астыртын "юлбашчысы" боек татарнын байтак зыялыларын, шул исэптэн Шэймиен дэ, уз халкын сатып жибэрергэ мэжбур иттелэр. Э инде Закиров дигэн чиновник аламасы турында суз дэ юк. Ничек аы эле жир кутэрэ дэ, ничек ул таныш-туганнары белэн аралаша?! Намус дигэн нэрсэнен эсэре дэ юкмы икэнни бу бэндэдэ?!..
Без, Марсель эфэнде, Уфада сезнен язмаларыгызны, китапларыгызны гел котеп алабыз, кулдан-кулга йортеп укыйбыз. Э бигрэк тэ коткэнебез - Сез узегез! Хэзер тормыш бераз узгэрэ, элекке сымак ямьсез кыйланмаслар. Шуна да Уфа ягыннан чыккан Казан зыялылары да авыр хэлгэ куелган якташларын "сагынып" дэррэу кайта башлар. Кайтсыннар, без аларга да риза. Уз туганын коточкыч кыерсыткан Рэхимов (татарга да дэулэт теле статусы турында суз чыккач, бук сэйнэмэгез, дигэн кеше) белэн эле генэ кочаклашып убешкэн дигэндэй, Роберт Миннуллинга да риза. Алар да бит татар балалары, аларны да шул ук система боккэн-сындырган, кая барасын?! Урыслар эйтмешли, hэркемнен ашыйсы килэ...
Эммэ бу тормыш-яшэешнен тагы бер ягы бар эле. Минемчэ, Башкыртстан президенты итеп Ростэм Хамитовнын тэгаенлэнуе, ул "татарлык" жинуе генэ дэ тугел, ул Русиядэ бугенге конне демократия жинуе дэ. Нинди микдарда икэне анлашыла инде, э шулай да...

кем: Алгыр кайдан: Уфадан
04.08.2010 10:09
Оренбург шәһәреннән Нур әфәндегә: болгар бабаларыбыз чорында Сез яшәгән төбәктән Урал елгасы буйлап Бөек Болгарның көнчыгыш чиге узган. Краеведлар анда 200 чакрымга сузылган балчыктан өелгән чик буе валлары сакланган диләр һәм аны җирле халык "болгар валы" дип атыйлар икән. Актүбә шәһәре урынында "Кереш" исемле болгар шәһәре булуы мәгълүм. Азак кына нугай татарлары ставкасы урнаша анда...
"Әллүки" имзалы "баз төбеннән" акырып яткан бәндәгә: Нигә "болгар" белән "татар" төшенчәләрен бер-берсенә каршы куясыз? Татар бөтен төркиләрнең җыелма мәгънәдәге аталышы, ә болгар шул татарның бер өлеше, икенче төрле болгарларны "ак татарлар" дип тә йөрткәннәр. Татар этносын таркатырга тырышкан көчләр сүзен куәтләп йөрмәгез инде. Әнә алар инглиз, француз телләрендәге тарихларны урысчага тәрҗемә иткәндә "скифы или татары" дигән җөмләне махсус "скифы и татары" дип тәҗемә итеп бер халыктан ике аерым халык ясадылар. Ул гына да түгел бу ике халыкны бер-берсенә дошман булган ике раса кешеләре ясадылар. Политика брат!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.08.2010 17:44
Алгыр белэн тулысынча килешэм. Менэ шушы коннэрдэ мин куренекле борынгы гуннар тарихы буенча специалист К.А, Иностранцевнын 1926 елда чыгарган китабында куп кенэ Конбатыш галминэренэ сылтау белэн хэм узенен фикере буенча, ул торкилэр яки татарлар дип яза. Ни очен? Чонки, торкилэр доминант халык буларак, Тоньяк Кытайда татар доньясына баш булганнар. Шуна курэ аларны менэ шул "яки татар" дип атаганнар. Бит, бер дэ юкка тугел. Чын галимнэр сэяси барышлардан ерак тора торган кешелэр. Шунысы аяныч, кайбер татарлар узлэренен фикерлэрен оскэ кую очен уз тарихын да бозуны артык дип санамыйлар. Бу инде, ничек кенэ эйтсэн дэ, фэнне олы абзый сэясэтенен унаена ботаудан узмый.

кем: Нур кайдан: Оренбург
04.08.2010 08:42
Марсель абыйның бу китабын ничек эләктерергә инде? Бик мөһим һәм кызыклы фикерләр. Татар халкын алдау бетмәс дә кебек тоела, ялган тарих белән агулау киләчәк буын балаларыбызны урыслаштыра. Чын татар галимнәребезнең күзебезне ачуга каршы чыкмагыз дуслар, алар бит бармак белән генә санарлык.Сез Марсель абый Бачман ханга кагылышлы фикерләрегезне дә керткәнсездер инде бу басмагызга? Оренбург тирәсендә урнашкан татар авылларыбызда көн күргән ата-бабаларыбыз аяк төрәп телне, динне саклап кан түктеләр. Гусар полклары Сәгит бистәсен һәм Үрге-Чебенле авыл крестьяннарын, куркышларыннан чылгап алып тотканнарга архив документлары далил. Сезнең язмаларыгыз ана телен сакларга, милләтебезнең үткәненә горурлык тоеп, изге Ислам динебезне күәтләтергә, Алла -боерса, яшь буынның күзен ачар- Иншалла!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.08.2010 02:37
Жэмэгать, күәт дигән сүз төп татар сүземе яки башка телдән алынганмы? Шуны ачыклау бик мөһим. Зинхар берэрегез языгыз эле.
җавап

кем: Кадерле укучыларыбыз
04.08.2010 08:00
Әлбәттә гарәптән кергән татар сүзе. Бездә әйтәләр Алла куат бирсен. Бу сүз Лермонтовта да бар, Бородино поэмасында.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.08.2010 17:33
Бик зур рэхмэт сезгэ. Эммэ, бик тэ жэл бу суз татарнын борынгы сузе булмавы. Менэ борынгы гуннар тарихында аларнын илбашчысын атый торган хэм Кытай язмаларында сакланган тэнгри-кути дигэн исем бар. Инде йоз елдан артык тарихчылар "кути" дигэн сузне декодировать итэ алмыйлар. Туры килми беленгэн сузлэргэ. Мин эллэ бу суз шул куэт сузеннэн булмагаемы дип уйлап йоргэн идем. Мондагы укучыларны мин шул суз буенча уйлашырга чакырам.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.08.2010 18:55
Жэмдихан, бик зур рэхмэт жавабыгызга. Кызык булыр иде, эгэр куэт гэрэпкэ бирелгэн торки сузе булып чыкса. Кытайларны тэнгри-кути дигэн исемендэге кути сузе торлечэ янгырауы бар. Мэсэлэн, куэти булуы, чонки кытайлада куп вакытларда узлэренчэ янгырасын очен хэрефлэрне тошереп калдыра торган булганнар. Эгэр дэ тэнгри-куэти булып чыкса, ул вакытта башкатыргыч мэсьэлэнен чишелуе бар. Тэнгре узенен куэтен шул безнен татар-гунн илбашчысына бируе булып чыга. Куплэр, имеш, тэнгри-кути дэге кути не кытайча яралаштыралар. Имеш, Сын Неба кебек. Шунысы да кызык. Э. Паркернын "Тысяча лет из истории татар" дигэн тэржемэмдэ мин Паркер язган genya ны жания дип язуым дореслектэн ерак булмаска тиеш. Genya, шулай ук, француз тарихчыларында да. Ул аларча женуия булып янгрый. Берничек тэ татар илбашчысы җен белэн тоташа алмаганга, тик бер генэ вариант калды. Ул да булса Җания. Шулай да эле булса Казандагы тарихчылар урыстан артта калырга тырышмыйлар, хаман, шанья да шанья. Хэйер, инглиз тарихчыларынын хэзергелэре дэ шулай булаша. Аларны гафу итэргэ була, татар телен белмилэр.
җавап

кем: Жэмдихан кайдан: Шыгырдан
04.08.2010 23:55
Вил абый, кути сузе куатке туры килмэсэ дэ, аны кайбер аглимнэр гарэпкэ ториклэрдэн кергэн диген шаккатырыгыч ачышлар белэн татарлаштыралар. Монысы кызык инде)) Эмма, татарда кути, кот, теге ир женесен анлаткан сугену сузе бер тамырдан. Торкилер Кот диген сузне бик куп кулланганнар. буген дэ, котлыйм, котлы булсын, котым очты ише сузлер шул кутига барып тоташа инде. Кот ул жан дигенге туры килген бугай.

кем: Әллүки кайдан: баз төбеннән
04.08.2010 00:26
Татарлар монгол-кытай якларында яшәгән.Казан ханлыгы ул Казанда гына булган...Казанны 1552 елда яулап алгач кына, 100 елдан соң гына урыс патшалары дөнья яралганнан бирле кеше яшәмәгән җирләрдә Чистай,Минзәлә,Чаллы,Сарман,Актаныш,Зәй һ.б. салып кыргый җиргә крепостьләр,чиркәүләрен салып "цивилизация" алып килгәннәр.Шәймиев вакытында үткәрелгән бу "юбилейлар" бихисап булды.Ничектер Казан белән Алабуга гына 1000 еллык булып чыктылар.Болгарны искә дә алу булмады.Менә хәзер Свияжск беренче урынга чыга.Свияжскидан соң Минтимер агайга Михаил исеме биреп урыс чиркәүенең изгесе дип атарлар инде.Ә татар һаман монголиядә,Татарстанда эзе дә юк.

кем: NurTatar кайдан: Tatarstan
03.08.2010 11:02
Бәлки мондый китапларны онлайн уку мөмкинлеген ачарсыз?

кем: Шул инде кайдан: Шуннан
03.08.2010 08:23
Марсель абыйнын бу китабын каян табып була?
Чын тарихны ялганыннан ничек аерырыга сон? Мина калса, ялган тарих бик матур итеп, глянец кэгаздэ, сурэтлэр белэн языла, ерактан ук кызыктырып тора. Э чыны энэ шулай галимнэрнен уз акчасына аз-аз гына басыла бугай хэзер. Рэхмэт Марсель абыйга.

кем: Алгыр кайдан: Уфадан
03.08.2010 08:15
Марсель абзый күтәргән проблема-мәсьәләләр безнең татар өчен бик тә мөһим булган өчен берничә көн элгәре язган фикерләремне кабатлан язам. Алдан ук шул сәбәпле гафу үтенәм...
"Ураллы" имзалы бәндә болай яза: "Переписькэ килгэндэ - бынын законы бар. Архив материалдары бар. Улар подлинный. Элбиттэ, милли узаңын югалткан кешелэребез куп. Был осракта элекке документтарга морэжэгэт итеу тэбиги, бында законга каршы бер ни юк. Гасыр буйы икенсе телдэ укытып кара ла, ни булыр?"
Ягъни "Ураллы" Уфада сакланучы VIII-X "Ревизская сказка"ларга ишарә итмәкче була инде. Башкорт галимнарының кәрт колодасындагы иң төп козырь инде бу әлбәттә. Анда чынлап та татар авылларының бер өлеше халкы "башкирцы", "башкиры из мишар", "башкиры из тептяр", "башкиры из черемис" дип теркәлгән. Шуны күрсәтеп авызны ябарга күнегеп беттеләр. Тирәнгәрәк керергә яратмаган кешене ышандырып махом үз якларына аударалар инде...Әммә тирәнгә кермичә генә Мәскәүдә сакланучы I-III Ревизия материалларын карау белән бу "докозательстволар" шик астына алына башлый. "Башкирцы" дип язылган авыллар Мәскәүдәгеләрендә акка кара белән "татары" һәм "черемисы" дип язылган. Напольон гаскәрләре Руссиягә басып кергәч "башкорт сословие" вәкилләреннән 25 полк гаскәр җыярга боерык килә. Аз санлы вотчинниклар саны бу тиклем гаскәр җыярлык булмагач властьлар типтәр, мишәр, төмән, алатыр кебек татар авыллары халыкларына "башкортлыкка" күчәргә рөхсәт иткән. Чөнки татар өчен бу бик отышлы нәрсә булган. "Башкорт" сословиесында торсаң син димәк көчләп чукындырылмыйсың, налогны да күмәкләп җәмгыят белән түлисең, иң мөһиме - җир хуҗасы булып китәсең дигән сүз. Шуның өчен дә бу процесс массовый төстә барган. Мисалга татар телле Елан волостында гына 40 авыл татарларының "башкорт" булып язылуы рәсми документларда, Волконскийларның перепискаларында теркәлеп калган... Инде татар телле "җир башкортлары"ның төп ядросына килгәндә XIX гасырда урыс краеведы Кудрявцев дигән кеше "урман башкортлары (Агиделнең уң ягы Аскын, Борай, Балтач, Мишкә, Янаул, Тәтешле, Краснокама районнары халкы) үзләрен бүген дә "болгарлар" дип йөртәләр!" дип язып калдырган. Ә болгарлар казан татарларының турыдан туры бабалары. Тагы да чокынганда "җир башкортларының" икенче өлеше Нугай Урдасыннан җирләрен югалтып килгән "нугай татарлары" булып чыкканы беленә. Казан галимнарыннан Д.Рамазанованың "Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии" дигән китабында да күп "башкорт" авылларының казан татарларыннан формалашканы күренә... Иптәш Ураллы, язганым булды бит, аз гына киңрәк карашлы булып Уфа "әкәдимиклары" чыгарган китапларны гына укыма дип!
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +