киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


ҡырым

Кырым татарларына каршы икътисади сугыш

02.08.2010

Инде бер айдан артык кырым татарлары җир бирүне таләп итеп пикет уздыра. Күрәсең, хакимият бу гамәлләргә чик куймакчы. Киевта пикетка чыккан “Авдет” кырым татар оешмасы вәкилләре штрафка тартыла башлады. Шуңа да карамастан пикет дәвам итә.

Кырым татарлары Киевта президент идарәсе бинасы каршында җир таләп итеп тыныч пикетны инде бер айдан артык уздырып килә. Хакимият исә бу чарадан котылу юлын күптән эзли иде һәм моңа мөмкинлек тә туды. Киев административ мәхкәмәсе 25 июль көнне Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл килүне сәбәп итеп урам чараларын уздыруны тыйды. Гәрчә Кириллның сәфәре әлеге урыннардан үтүне күздә тотмаса да, хакимият моны файдаланып калырга булды.

Мәхкәмә карарында исә: “Патриарх Кириллның сәфәре вакытында ниндидер чара уздыру дини каршылыклар, чиркәүләр арасында аңлашылмаучанлык китереп чыгарырга мөмкин. Һәм бу чара уздырганда гына түгел, ә киләчәктә дә…” диелгән.

Инде ун кешегә штраф салынган

“Авдет” кырым татарлары иҗтимагый оешмасының матбугат сәркатибе Нариман Потелов “Азатлык”ка әйтүенчә, хәзер аларның вәкилләре административ җаваплылыкка тартыла һәм аларга 500 сумнан арытк (170 гривня) штраф салына.

Иң кызыгы аларның барысына да 23 июнь көнне “Шәймәрдәнов Р.Х һәм Сейдалиева Р.Ф төркеменә чаралар уздыруны тыю” карары нигезендә протоколлары төзелә. Гәрчә бу кешеләр инде Киевтан киткән булса да, пикетка чыкканнарның барысы да алар төркеменнән дип саналып штрафка тартыла.

27 июль көнне яңа пикет уздыру турында хакимият оешмалары кисәтелгән булса да, алар чара уздыручыларны элекке тыю карарына нигезләнеп, административ җаваплылыкка тарткан. Шул ук вакытта бу кешеләргә әлеге эш нигезендәге материаллар белән танышырга һәм мәхкәмәгә әзерләнергә вакыт бирелмәгән. Моннан тыш пикетчылар адвокат та чакырта алмаган, ә карар берничә минутта дигәндә чыгарылган.



Нариман Потелов әйтүенчә, хәзерге вакытта унлап кешегә штраф салынган.

“Узган атна дүшәмбе иртән министрлар кабинетында очрашу булды, ә төштән соң милиция килеп протоколлар төзи башлады. Дүртәрләп кешене мәхкәмәгә чакырып штрафлар сала башладылар”, ди ул.

Тыюлар Украинаның башка төбәкләренә дә күчә


Потелов сүзләренчә, Киев үрнәге инде Украинаның башка төбәкләренә дә тарала башлаган. Кырымда шулай ук бер айга барлык митингларны тыйганнар һәм анда да штраф салу күренешләре арткан.

Инде бер кешегә штраф түләү турындагы мәхкәмә карары кулына тапшырылган. Мондый язмыш тагын өч кешенә көтә икән.

“Җаваплылык аерым кешеләргә генә кагылырга тиеш, ә бездә Кырымда инде кем үткәрүгә карамастан, барысына да кагыла дигән мәхкәмә карары бар”, ди Потелов.

Шулай ук Днепропетровскида да чаралар тыелган.

“Авдет” оешмасы фикеренчә, түрәләр акчалата штраф салып, пикетны икътисади яктан бумакчы. Ягъни алар Кырымдагы җир мәсьәләсен хәл итәргә теләмичә, кырым татарларын штрафлар салып бастырырга исәп тота. Әмма кырым татарлары барлык штрафларны түләп, киләчәктә бу мәхкәмә карарын халыкара мәхкәмәдә шикаять итәргә җыена.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
02.08.2010 23:25
Тик халыкара судка биру генэ мэсьэлэне чишэргэ ярдэм итэр. Башкача бу коммунякаларга барып житмэячэк.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
02.08.2010 19:40
Әле бүген уккраина президенты апараты каршында пикет уздырыла? Әлдә демократия Украинада бар икән, тизләп Янукович аны бетерер, аңа рәсәй дуслары киңә итәр дип уйлыйм. Җир мәсәләсенә килгәндә кирәк иде Гөмүм кырым-татарлары шушы пикетка чыгарга. Ничек чыкканар иде 1987 елда Мәскәү кремле янында. Шул елны 1 мең кеше булды Кзыл мәйданда, моңа кадәр һәм монан соң да Кзыл мәйданда Митинг булганы юк һәм аны кемдә оештыралган да юк, ә крым-татарлары шундый митингы, әле совет заманында һәр нәрсә тыелган булуына карамастан - оештырды. Шушы митингның әһәмияте соңгыдан зур булды, совет хөкүмәте мәҗбүр булды татарларны үз ватанарына кайтарырга. Кырымга кире кайту татарларга җиңел бирелмәде, күпме татарлар советлар төрмәләрендә сасыдылар, саулыкларын югалтылар, Аллагап шөкер ахры якшы булды, халык үз теләгенә үз көче белән иреште. Хәзер ниндидер таркаулык сизелә үзләрендә, иртә бик иртә арыгансыз татарлар, әле алда күп көрәшләр сезләрне көтә шуны онытмагыз. 1987 елда мең кеше җыелган чакта, нигә бүген Киевта пикета халык аз? Аз көч белән бернигә ирешеп булмый, дошман тик көчлене генә исәпкә ала.
     
текст зурлыгы - +