киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Хәмитов Миңнехановны узды: әлегә интернетта

31.07.2010

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов “Живой журнал” битләрендә үзенең community.livejournal.com/blog_rkhamitov блогын булдырды. Блог республика халкы белән аралашу, кискен мәсьәләрне тикшерү, фикер һәм киңәш-табыш итешү өчен ачылды. Президент интернет блогка керүчеләрнең талашмауларын, халык тормышын яхшырту өчен төпле фикерләр әйтүен сорый.

Хәмитов фикеренчә, IT-технологияләр үсеш кичергәндә виртуаль аралашу тормышның аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп бара.

Рөстәм Хәмитов президент булганчы ук блог ачасын әйткән иде. Башкортстан җитәкчесе заманча технологияләрне куллана белә, интернет сәхифәләрне даими карап бара.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов заманча технологияләрне яратса да, аның республика халкы белән аралашу өчен интернет блогы әлегә юк.

Заманча технологияләр куллануда алай да федерал президент алда бара. Дмитрий Медведевның үз блогы гына түгел, twitter сәхифәсе дә бар. Анда ул бер-ике җөмлә белән үзе эшләгән эшләр турында сөйләп тора.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Студент кайдан: Бишбулэктэн
06.08.2010 08:18
Ура! РБ Президенты турыдан-туры язгач, бу чын революция!

кем: Ыклы кайдан: эрэмэлектэн
01.08.2010 15:44
Жэмэгать ! Узегезнен гозерлэрегезне "Азатлык" сайтына языгыз , ин утемлесе шул . Э тегелэрнекендэ "фильтруй базар" бара . Аларнын IT-технологиялэре кьуз буяу гына . АКШ-ка рэхмэт !
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.08.2010 20:51
Ыклы, мин сезнен белэн килешэм. Хакимов, Минниханов - алар барысы да Кремль наместниклары. Шуна курэ, ин беренче чиратта, алар Кремль кушканны эшлэрлэр, э тик аннан сон, эгэр Кремльдан теге-бу килеп чыкмагае дигэн курку астында, берэр миллэт очен дэ ташланма бирулэре бар. Менэ шуны истэ тотыйк. Э инде аларнын сайтларына килгэндэ, алар чекистлар контроле астында эшлилэр, хичшиксез. Азатлык, бейсезлек, чын демократия, коррупцияга каршы сузлэр, урыснын шовинистларын каршы сузлэр, ул сайтларда беркайчан да куренмэячэге кон кебек ачык. Шуна курэ андыйларны тик хэзергэ шушы сайтта гына язырга була.

кем: Хакимхан кайдан: Уфа
01.08.2010 13:05
Ике Президенын эшлэрен элегэ хуплыйм. Хэмитовнын уз блогын булдырып, халык белэн кинэшлэшу телэге дэ ихтирамга лаек. Ике Президент узара дуслыкларын ныгытып, тугандаш ике халыкнын мэнфэгатьлэрен яклау кимэленэ кутэрелэ алсалар, бигрэк тэ рэхмэтле булыр идем.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
01.08.2010 11:26
Бик әйбәт, тик биредә язарга кирәк иң актуаль темаларны, ягни сорауларны. Алары да күп булуы мәҗбүри түгел, менә алар шуннан гыйбәрәт булырга тиешләр: 1. халыклар тигезлеген рәсмләштерү.
2. татар теленә дәүләт теле статусын бирү.
3. чиновникларны эшкә алу профессионал сыйфатлы булу аркасында, милләт күзлегеннән түгел.
4. җан иәп алганда бернинди алдау юллары булдырмау.
Менә шулар, минечә җитәрлек, шушы мәсәләләр уңай хә ителгән чакта, калганнары үз чиратында урынына басар. Хәерле юл туганнар!

кем: ураллы
31.07.2010 08:29
Президенттын был азымын халык хуплай. Яуаптар за бирелеп торhа, сэпсим эйбэт буласак
     
текст зурлыгы - +